Сәхнәдә үткән гомер (2019 ел — Россиядә театр елы)

7 декабрьдә Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбендә районыбыз горурлыгы булган якташыбыз, шагыйрь, театр һәм цирк артисты, режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хаҗины искә алу кичәсе булды. “Мин тормышка битараф түгел” дип исемләнгән очрашуда аның улы Алмаз, кызы Гөлназ һәм оныклары катнашты. Бу чарага килүчеләр “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Илдар Хаҗиның тормыш юлы һәм иҗаты”на багышланган  күчмә күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар. Мәктәп директоры Лилия Борһанова җитәкчелегендәге укытучылар коллективы һәм укучылар кичәне оештыруга җаваплы караганнар, ныклап әзерләнгәннәр, күренекле сәхнә остасы Илдар Хаҗи турында бик күп мәгълүматлар туплаганнар. Очрашуда аның шигырьләрен укыдылар, үзләре өйрәнгән спектакльдән өзекләр күрсәттеләр.

Казан федераль университеты телевидениесенең техник директоры, шунда ук студентларга белем бирүче Алмаз Хаҗиев: “Әтием Илдар Хаҗи  бөтен гомерен яшьләрне тәрбияләүгә багышлады. Театр сәнгате аша халыкны тәрбияләп булуына чын күңелдән ышанып сәхнә әсәрләре язды, аларны режиссер буларак үзе үк сәхнәләштерде, һәм аларның күбесендә төп рольләрне башкарды. Төрле театрларда тәҗрибә туплаганнан соң яңа төзелә башлаган, СССРның төрле өлкәләреннән килгән халык тупланган Чаллы шәһәрендә беренчеләрдән булып үзешчәннәрнең драма түгәрәген оештырган һәм аның чын театр коллективына әверелүе өчен фидакарьләрчә хезмәт иткән. Бүгенге очрашуда миңа балаларның чыгышлары бик ошады, әтинең балачагы күз алдына килде. Туган ягында аны онытмаганнары, олылап искә алганнары өчен  зур рәхмәтемне җиткерәм”,- дип сөйләде.

Чаллы шәһәрендә яшәүче кызы Гөлназ очрашуга балалары белән кайткан. “Әти-әниебез безгә кечкенәдән татар теленә мәхәббәт тәрбияләделәр. Мине төрек лицеена укырга бирделәр, бүгенге көндә мин төрек фирмасында тәрҗемәче булып эшлим, алдан күреп шундый белем биргәннәре өчен аларга олы рәхмәтлемен. Әти театр сәнгате аша кешеләргә төрле яклап тәрбия бирү, туган телебезне саклау өчен көрәште. Балалар, сез дә әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны хөрмәт итегез. Мин бүген сезгә әтинең иҗаты белән бәйле сәхнә костюмын, портретларын, төрле елларда төшкән фотоларын, үзе катнашкан һәм сәхнәләштергән спектакльләрнең афишаларын һәм буклетларын бүләк итәм. Әти башлангыч белем алган бу мәктәптә, ә кайберләре Арча шәһәрендәге музейда саклансын иде,”- дигән теләкләрен белдерде.

Кем соң ул, Илдар Хаҗи? Очрашуның башыннан ахырына кадәр укучылар аның турында истәлекләрен яңарттылар, шушы мәктәпне тәмамлаган авылдашлары турында яңа мәгълүматлар алдылар.

Илдар Мөбарәк улы Хаҗиев 1946 елның 10 апрелендә Саба районы Керәнне авылында тимер юлчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Мөбарәк ага, төп эше тимер юлда булса да, ишле гаиләне туйдырыр өчен, буш вакытларында итек басу, умартачылык кебек эшләр белән дә шөгыльләнә. Илдарга 4 яшь чагында алар Арча районының разъезд Курса станциясенә күчеп киләләр. Илдар шунда 1953 елда мәктәпкә укырга керә. Мәктәптәге кичәләр, концертлар аның катнашыннан башка үтмәгән. Кемнән дә булса берәр җыр ишеттеме, аны шундук отып ала һәм сәгатьләр буе эченнән көйләп, шыңшып йөри торган була. Кичләрен яшьләр авыл клубына җыелып, күңел ачалар. Алар уйнаган тальян моңнары яшь малайның күңелен әллә нишләтеп җибәрә, аны канатландыра, ерак-еракларга ашкындыра. Ул радиодан җыр тыңларга мөмкин булган бер генә очракны да калдырмый. “Җыр тыңлавы бер хәл, анысы. Эх, шул атаклы җырчы – Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдиновларны үз күзең белән күрсәң иде ул! Ә аннан да бигрәк, шул радиода үзең җырлап карасаң икән ул!..Синең җырыңны бөтен авыл, әти дә, әни дә тыңласын иде! Вәт шәп булыр иде!” – дип хыяллана малай. Һәм аңа беркөнне шундый бер кыю фикер килә: “Ә нигә? Казан ерак түгел бит ул. Әнә, поездга утырдың да киттең… Ике сәгатьтән Казанда буласың. Ә анда инде радиокомитетны да эзләп табарга мөмкин”.

Илдар хыялланып кына калмый,  Горький урамындагы радиотапшырулар комитетын да эзләп таба. Керә, “Менә, менә, Гөлсем Сөләймановаларны, Рәшит Ваһаповларны күрәм”, дип өметләнеп йөргән малайны коридорда әдәби-музыкаль тапшырулар редакторы Ләбиб Айтуганов очрата.

— Энем, син кемне эзлисең?

— Мин, абый, җырларга килгән идем.

— Ә син кайсы районнан?

— Арча районыннан…

— Ә-ә, арчалылар җыр-моңга осталар инде алар… Ә нинди җырларны беләсең соң?

— “Комсомолка Нәфисә”, “Матур булсын”, абый. Тагын бер-ике җырны…

— Әйдә, тыңлап карыйк эле…

Ләбиб Айтуганов аны бүлмәгә алып керә, җырлата. Үзенең чишмә тавышын хәтерләткән саф теноры белән Илдар “Комсомолка Нәфисә”не җырлап бирә. Җыр Ләбиб Айтугановка ошый. Шул баруда ул радиога дүрт җырны “Комсомолка Нәфисә”, “Матур булсын”, “Кошлар кебек” һәм “Ай янында якты йолдыз” җырларын яздыра.

Илдарның хәтерендә балачактан тагын бер хатирә сакланып калган: 1958 елда, Казанга баргач, Ләбиб Айтуганов аны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына спектакльгә алып барган. Шунда Илдар үз гомерендә беренче тапкыр сәнгать осталарының чын спектаклен караган. Шул көнне ул, 12 яшьлек малай, үз күңеленә бер нәрсәне нык итеп беркетеп куйган, ул дөньяга нәкъ менә сәхнә сәнгате өчен туган, киләчәктә үз тормышын нәкъ менә театрга, сәхнәгә багышларга тиеш.

1961 елда Курса Почмак сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Илдар Казан театр училищесына укырга керергә тели. Җырларын тыңлагач, Прозат Исәнбәт аңа: “Быел көндезге бүлеккә кабул итү юк, аннан соң син яшьрәк тә бит әле, киләсе елга кил, акыллым!”, -дип кайтарып җибәрә. Әтисе киңәшен тотып Илдар Юдинодагы тимер юлчылар училищесына укырга керә, ә кичләрен Казан театр училищесына укырга йөри. 1965 елда аны Совет Армиясенә хезмәткә алалар. Армиягә алынганнан соң инде шактый гомер үткән: артта – Украина, Карпат таулары юллары, Тернополь, Черновцы, Чертков шәһәрләрендәге хәрби хезмәт. Чертковта ул алты айлык хәрби авиация мәктәбендә укый һәм аны, хезмәтен дәвам итәр өчен, Чиләбе хәрби училищесына җибәрәләр. Ә монда, бәхеткә каршы, рус халык театры бар икән. Театр, сәхнә дигәндә Илдар йөрәге түзеп тора аламыни?! Ул театрның режиссерын эзләп таба һәм сөйләп бирә: үзенең Казанда театр училищесының кичке бүлегендә укуын, Казан театрларында практика үтүен. Аны рус телен үз ана теле кебек үк белмәсә дә, театрның икенче составына алалар. Театр коллективының Ю.Принценның Николай Островский әсәре буенча эшләнгән “Девятая Симфония” пьесасын куярга хәзерләнгән чагы иде. Илдарны әсәрнең төп герое Николай Островский роленә алмаш итеп куялар. Бу бик җаваплы роль була, чөнки соклангыч көчле рухлы, принципиаль шәхес, миллионнарча совет яшьләренең рухи идеалы булган патриот-язучының образын сәхнәдә гәүдәләндерү нинди генә талантлы артисттан да гаять зур тырышлык, белем, ихтыяр көче, рольгә керә белүне, күп хезмәт куюны сорый. Шуңа күрә Илдар, гәрчә дублер гына булса да, премьерага бик тырышып хәзерләнә, “Корыч ничек чыныкты”, “Давылда туганнар” романнарын тагын берничә кат укып чыга, үзен Островский урынына куеп, репетицияләр ясый. Менә премьера көне килеп җитә. Тантанага язучының хатыны Раиса Порфирьевна Островская да чакырыла. Нәкъ шунда режиссер Владлен Воронин әсәрдәге төп рольне беренче составтагы артистка түгел, ә дублерга, ягъни Казан артында туып-үскән татар егете Илдар Хаҗиевка уйнарга куша.

Илдар шуны хәтерли: залда аның үзе белән бергә хезмәт итә торган солдатлар. Нинди генә милләт вәкилләре юк, алар арасында рус, латыш, украин, казах, азербайҗан, татар һәм башкалар бар. Барысының да күзе аңа төбәлгән. Бигрәк тә Илдар-Островский үзенең тормыш турындагы атаклы сүзләрен әйткән вакытта, бөтен зал, тын да алмыйча, аны тыңлады:

“Кешенең иң кадерле нәрсәсе – тормышы. Ул аңа бары бер генә тапкыр бирелә һәм аны шундый итеп яшәргә кирәк ки, соңыннан мәгънәсез үткән еллар өчен газапланырлык, ваклыклар һәм әшәкелекләр өчен үкенерлек, хурлыкта янарлык булмасын һәм үлгәндә “бөтен тормышым һәм көчем дөньядагы иң гүзәл гамәлгә — кешелек дөньясын әшәкелекләрдән коткаруга багышланды”- дип әйтерлек булсын!”.

Ә соңыннан көчле кул чабулар яңгырады. Раиса Порфирьевна сәхнәгә менеп Илдарны котлый: “Мин бик шат! Сез Николай Островскийның бөтен фикерләрен халыкка җиткерә алдыгыз! Рәхмәт сезгә!”,- ди. Спектакль турында Урал хәрби округы газетасы “Красный боец”ның 1968 елның 10 март санында “Зрители поверили: это – Островский!” дигән зур мәкалә һәм Илдарның Островский ролендәге рәсеме басылып чыга. Шушы уңышы өчен армия командованиесе Илдарны бер айлык отпуск белән бүләкли.

Армиядән кайткач, ул Казан театр училищесының актерлык факультетының өченче курсына,  көндезге бүлеккә укырга керә. Аны СССРның халык артистлары Габдулла Шамуков, Марсель Сәлимҗанов,  РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Рәшидә Җиһаншина, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рифкат Бикчәнтәев һәм башкалар укыта. Илдар анда, соңыннан татар сәхнәсенең даны булып әверелгән Илдар Хәйруллин,  Дамира Кузаева, Фирдәвес Хәйруллина, Сәлим Мифтахов, Айдар Хафизовлар белән бергә укый. Шул елларда төрле спектакльләрдә уйнап сәләтен сынап карый һәм үзешчән артистлар арасында үзенең булачак  тормыш иптәше Венераны очрата. Аяз Гыйләҗевның “Шомырт чәчәк атканда” спектаклендә Венера-Наилә, Илдар-Әндәрҗан ролендә уйный. Әндәрҗанның “Мин гашыйк сиңа, Наилә”- дигән сүзләрен Илдар аеруча илһамланып әйтә һәм үзе дә Венерасына чынлап гашыйк була. 1970 елда алар гаилә корып яши башлыйлар.  Аларның уллары Алмаз бүгенге көндә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, Казан федераль университетында эшли, ике уллары бар. Ә кызлары Гөлназ Яр Чаллы шәһәрендә яши. Төрек фирмасында тәрҗемәче булып эшли. Бер ул, бер кыз үстерәләр.

1970 елда 24 яшьлек Илдарны Минзәлә театрына эшкә җибәрәләр. Ул анда ике ел эшли, ә аннан соң бер ел Казан татар цирк коллективын оештыру өчен күп көч куя. 1973-1976 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. Ул бу елларда егермедән артык төрле характердагы образлар иҗат итә.

1976 елда Хаҗиевлар гаиләсе Чаллыга күченә. Килү белән аларга өч бүлмәле фатир бирәләр. Илдар Хаҗи “Энергетик” мәдәният сарае каршында яшьләрнең үзешчән татар театрын оештыру эшенә алына. Ул анда җитәкче дә, режиссер да, актер да була. Бер елдан театр коллективына “Халык театры” дигән исем бирелә. Үзе оештырган коллектив белән Илдар Хаҗи дистәләрчә пьесаларны сәхнәләштерә, шәһәр халкы арасында сәләтле оештыручы булып таныла. Башка шәһәрләргә һәм районнарга гастрольләргә чыгалар һәм шулай ук Галиәсгар Камал исемендәгн Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә дә чыгышлар ясыйлар. 1985 елда “Илдар Хаҗиев театры” Бөтенсоюз конкурсы лауреаты исеменә лаек була. 1991 елда Илдар Хаҗига, татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәте өчен “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

Илдар Хаҗи барысына әда өлгерергә тырыша. Чаллы шәһәрендә татар иҗтимагый үзәген җитәкли, Хаҗ кылып кайта, укучы балалар белән төрле кичәләр оештыра, Чаллы шәһәре сабантуйларында чыгышлар ясый.

Шекә авылында туып-үскән, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина: “Мин Илдар Хаҗины артист, режиссер булганы өчен генә түгел, милләтпәрвәр булганы өчен дә хөрмәт итәм. Күпме яшьләребезне ничә еллар дәвамында үз тирәсенә туплап тота, сәнгатькә юл ярырга өйрәтә”,- дип яза.

Алан авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов “Якташым Илдар Хаҗи Чаллы шәһәрендә төрле конкурслар, кызыклы чаралар үткәрүдә бик теләп катнаша һәм оештырып йөри иде. Җитәкчеләр аны хөрмәт иттеләр, аның сүзен тыңладылар. Мине дә эшкә алып, үзенең киңәшләрен биреп ярдәм итте. Бик озак еллар аралашып яшәдек. Ә инде ул куйган сәхнә әсәрләренең халык тарафыннан яратып каралуы, уңышлы куелышы аның үз эшенең остасы икәнен раслап килде. Илдар абыйның 50 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде. Аның турында газета-журналларда бик күп мәкаләләр басылды.

Соңгы елларда Венера апаның вафатыннан соң Илдар абыйның да сәламәтлеге нык какшады. 2005 елның 28 октябрендә Илдар Мөбарәк улы Хаҗиев вафат булды һәм Разъезд Курса стансасында җирләнде”,- дип искә ала.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, артист, режиссер, актив җәмәгать эшлеклесе Илдар Хаҗиның сәхнә костюмнары, грим өстәле һәм зур көзгесе, театр афишалары, аңа багышлап чыгарылган китаплар, гезета-журналларда басылган мәкаләләр, фотодокументлар саклана. Без якташыбыз Илдар Хаҗиның куйган хезмәтләре белән чиксез горурланабыз. Яшьләр аның тормыш юлын һәм иҗатын онытмасыннар иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика