Сезгә тиеш әле бик күп назлар…

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб абый Халитовларда булдык. Тормыш иптәше Фәния апа белән Арчада бик уңайлы фатирда яшиләр. Очрашу вакытында Рәгыйб абыйның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен сөйләтеп, яздырып алдык, фотога төшердек, үзләрендә саклана торган документлар белән таныштык.

1941 елда Рәгыйб абыйга 17 яшь тула, Яңа Кенәрнең  унбер егете арасында аны да армиягә алалар. Ул Иваново өлкәсе Ковров шәһәре тирәсендәге кавалерия полкына эләгә. Сталинград янындагы сугышлардан соң, көч тупларга, тулыланырга чыккан 5 нче Дон казаклары корпусына караган 87 запас полк була ул. “ Өч дивизиянең һәрберсендә атлар бар иде. Кайда пехотаның хәле авыр – шунда кавалерия керә. Фронтны өзәргә дә атлы кавалерия кулланыла иде”,- дип искә ала Рәгыйб Усман улы ул көннәрне.

Әмма фронт хәлләренең үзгәрүчән булуын кайсы гына солдат белми дә, кайсы гына солдат үз җилкәсендә татымый. Беркөнне аларны стройга тезәләр дә, җиде һәм аннан югарырак класслы белемгә ия булган солдатларның алгарак чыгып басуын сорыйлар. Аларны радистлыкка укыталар, ләкин 35 кешедән морзе алфавитын үзләштергән 13 кеше генә кала бу төркемдә, алар арасында якташыбыз да була. Шуннан соң Рәгыйб Усманов икенче Украина фронтына кергән корпус штабында хезмәт итә башлый. Корсун-Шевченко операциясендә катнаша, бу сугышлар вакытында немецларның тулы бер дивизиясе чолгап алына. Украина аша Молдавиягә таба бару, Яссы-Кишинёв операциясендә катнашу, аннан Румыниягә үтү – фронт юллары шундый була радистның.

“Тормыш елгасы тигез генә акмый шул.Фронтта исә хәлләр бик тә тиз үзгәрде Мин радиограмманы штабка илткәндә “Мессершмет”тан бомбага тоттылар, аның ярчыклары мине бик каты яралады. Күчмә госпитальдә ятарга туры килде, терелеп чыккач, тагын шул ук хезмәт.

Бу вакытта инде немецлар чигенә, безнең гаскәрләр аларны чит илләр территориясендә җиңеп бара иде. Әмма сугыш каршылыксыз гына буламы соң? Венгриянең гусар полкы да немецлар яклы булып сугыша. Әнә шул полк белән кылычка-кылыч килгәндә, мин тагын яраландым. Бу юлы инде беренчесеннән күпкә авыррак иде минем хәлем. Култык таягына таяна-таяна Мәскәү аша үтеп, Башкортстанның Раевкасына кадәр юл үтеп, Аксаковода ясалган операциядән соң палатада ятканда Җиңү көнен каршыладым. Өченче группа инвалидлык алып, култык таягы ярдәмендә туган авылым Каратайга кайтып төштем”,- дип тыйнак кына итеп сөйли фронтовик сугышта күргәннәрен.

Рәгыйб Усман улы белән әңгәмә барышында без аның үзендә саклана торган бүләкләнүләре, яраланулары турында документлар, фотоларын карадык. Будапешт шәһәре тирәсендә барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Якташыбыз 1945 елның гыйнвар аенда II дәрәҗә Ватан сугышы орденына кабат тәкъдим ителгән була, бу олы бүләк  аңа 1947 елда гына тапшырыла. Ул шулай ук “Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләренә лаек була, алар янына  юбилейлар уңаеннан чыгарылган, сугыш ветераннарына бирелә торганнары өстәлеп килә.

Рәгыйб абый ул елларда күргәннәрен тыныч кына сөйли алмый. Еллар үткән саен сугыш кырында ятып калган яшьтәшләрен, дусларын дулкынланып хәтерендә яңарта. Үзенең сугыштан исән кайтып мәгариф өлкәсендә, дәүләт органнарында зур эшләр башкаруын, хөкүмәтебезнең олы бүләкләренә лаек булуын горурланып искә ала.

Соңгы елларда Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбендә РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Шушы яктан, шушы туфрактан без” фәнни-гамәли конференция оештырыла.Ул быел мәктәп күләмендә алтынчы, районара буларак икенче тапкыр үткәрелде. Анда ветеранның үзенең  тормыш иптәше Фәния апа белән катнашып, укучыларга сугышта күргәннәрен, тыныч тормыштагы хезмәте турында сөйли алуы һәркем өчен сокландыргыч үрнәк.

Хөрмәтле ветераныбыз Рәгыйб Усман улы 25 апрельдә үзенең 94 яшен билгеләп үтә. Без аны туган көне һәм якынлашып килүче 9 май – Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез, куйган хезмәтләре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Гаиләсендә тигезлек, сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының, дусларының ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен телибез.

                                                                         “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                          директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

      Ленар Гобәйдуллан фотолары.

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика