ТАССР төзелүнең 100 еллыгына. Алар тарихта эзле…

Татарстаныбыз олы юбилейга әзерләнә, ТАССР төзелүгә 100 ел була. Бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче Татарстан тарихы,  шул тарихны тудырган кешеләр язмышы, аларның киләчәк буыннарга килеп җиткән күркәм эшләре турында сөйләргә, язарга кирәк.

1920 елның 27 маенда В.И.Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя. Шул ук елны ТАССРда республиканың башкарма комитет органнары формалаша. Тормышның төрле өлкәләре белән идарә итү бурычы наркоматларга йөкләнә, Наркомзем, Наркомпрод, Наркомсобес, Наркомтруд, Наркомюст һәм башкалар төзелә. Бер документта шундый сүзләр бар: “Татарстанның Социаль тәэминат наркоматында беренче нарком булып Исхаков дигән кеше эшләгән”.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның 1999 елда “Тимерханның күргән-кичергәннәре” документаль повесте басылып чыкты. Өч повестьтан торган бу әсәр сугыш һәм хезмәт ветераны, 1962– 1977елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе, 1977-1986 елларда Казанда Социаль тәэминат министрының урынбасары, лаеклы ялга чыккач шул министрлыкның музеен төзегән Борһанов Тимерхан  Борһан улының тормыш һәм хезмәт юлына багышланган. Музейны оештырганда ул үзе эшләгән министрлыкның җитәкчеләре турында мәгълүматлар туплаган. Бу китапта: “Тикшерә торгач, Исхаковның халык комиссары булып Арча кантоны башкарма комитеты рәисе эшенә билгеләнгәне ачыкланды. Димәк, аны өлкән яшьтәге кешеләрдән кем дә булса белә торгандыр. Тимерханның келт итеп исенә төште: язучы Гомәр Бәширов егерменче еллар башында Арча кантонында эшләгән бит. Ул белми калмас Исхаковны. Тик ул бит хәзер инде туксан яшендә, хәтере ничегрәк икән?

Китте Тимерхан Гомәр абыйны эзләп Язучылар союзына. Адресын белеште. Новаторлар урамында яши икән. Анда барды. Гомәр ага аны шатланып, якты йөз белән каршы алды. Кырлай музеен салышып, киңәшләрен биреп йөргән чактагыдан бер дә үзгәрмәгән. Хәтере дә шәп булып чыкты аның.

– Бәрәкалла, син түгелме соң бу, Тимерхан? – диде ул, яктырып. Тимерханның музей төзү уе белән йөргәнен белгәч, тагын да ныграк сөенде.

– Бәрәкалла, бик изге эш белән йөрисең икән? Мин сиңа ничек ярдәм итә алам инде?

– Сез, Гомәр ага, Арча кантонында башкарма комитет рәисе булып эшләгән Исхаковны беләсезме?

– Беләм, белмәгән кая! Түбән Мәтәскә егете иде бит ул. Безнең Арча районыныкы. Уртача буйлы, төскә-биткә чибәр, мыек йөртә, бик тә пөхтә киенә, тырыш, эшне бөтен көчен-дәртен куеп эшли. Аны егерменче еллар азагында милләтчелектә гаепләделәр шикелле. Ул бит син эшләгән министрлыкта нарком булды бугай. Ул чагында сезнең министрлыкны наркомат дип йөртәләр иде”,- дигән юллар бар.

Дөрестән дә, 1920 елның 25 сентябреннән 1921 елның 29 июненә кадәр Исхаков Вәли Исхак улы ТАССР социаль тәэминат наркомында халык комиссары булып эшли. Безнең музейда аның ТАССРның беренче съездында шул вазифага сайлануы турында таныклыкның күчермәсе һәм башка документлар саклана. Билгеле булганча, 1921 ел Идел буенда корылык һәм иген уңышының аз булуы билгеле. Социаль тәэминат наркомына тәүлекләр буе эшләргә туры килә. Ачлыкка каршы көрәшү өчен Казан шәһәрендә тулай тораклар, авылдан килгән крестьяннар өчен 350 кешелек кабул итү пункты, шуларга өстәп тукландыру оешмалары ачыла. Балаларга азык-төлек өләшү өчен врачлар белән тупланган махсус поездлар җибәрелә. Бу поездларда балаларны теркәү, аларның сәламәтлеген тикшерү һәм тукландыру оештырылган. Көн саен бишәр мең бала шундый ярдәм ала, ләкин әле ул җитәрлек булмый. Республикада инвалидлар, өлкәннәр, балалар өчен интернатлар ачыла, һөнәргә өйрәтү мастерскойлары булдырыла, һәм тагын ярдәмгә мохтаҗ булганнар өчен төрле юнәлештә эш алып барыла. Бу эшләрнең барысының да башында Вәли Исхаков тора. Архив документларында Вәли Исхаковның үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән, бөтен эш тәҗрибәсен кулланып башкаруы турында әйтелә.

Энергиясе ташып торган якташыбызның хезмәт юлы 1921-1922 елларда Грозный шәһәрендә эшче-крестьян инспекциясе башлыгы, юстиция бүлеге мөдире, 1922-1924 елларда ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары, 1924-1925 елларда Татсовнархоз рәисе урынбасары, 1925-1926 елларда ТАССР эчке сәүдә халык комиссары, 1926-1927 елларда ТАССР халык комиссарлары Советының Дәүләт планы сәүдә-кооператив секциясе рәисе, 1927-1929 елларда ТАССР Дәүләт планы комиссиясе рәисе вазифаларын башкара.

Архивта Исхаковка Мәскәүгә барыр өчен бирелгән командировка бланкасы саклана. Ул РСФСР халык комиссарлары Советына Татарстанның беренче бишъеллыгы планын төзү өчен бара. Әнә нинди белемле, тәҗрибәле кеше була ул Вәли Исхаков. Ләкин ул автобиографиясендәге анкеталарда “Белеме” дигән графада: “Бер мәктәптә дә укымадым. Казан байларында малайлыкта хезмәтче булып йөрдем. Үзлегемнән укырга туры килде”,- дип язган. Шунда ук Вәли Исхак улы Исхаковның (тулы исеме Габделвәли) 1889 елның 15 сентябрендә Казан губернасы, Арча кантоны Түбән Мәтәскә авылында тууы, 1919 елдан ВКП(б) члены булуы турында мәгълүмат бирелгән. Башкарган хезмәтләреннән күренгәнчә үзлегеннән алган белемен һәм тормыш тәҗрибәсен кулланып, үзенә күрсәтелгән ышанычны аклап, бүгенге яңа аталыш белән әйткәндә якташыбыз өч министрлыкта җитәкчелек иткән, һәм тагын бик күп җаваплы вазифалар башкарган. Вәли Исхаков 1920-1930 елларда республика күләмендә танылган шәхесләрнең берсе була.

 

Бу юлларны дулкынланмый, тетрәнми укып та булмый хәтта. Шундый кешедән дә “халык дошманы” ясап кулга алсыннар әле. Уйлар һаман тынгы бирми: нигә дошман ясаганнар соң аннан? Нигә? Баксаң “Милләтче Солтангалиев” белән элемтәдә булган икән. 1928 нче елны Мәскәүдә командировкада чакта, аның Солтангалиев белән очрашуы зур бер гаеп итеп саналган. Ә Мирсәет Солтангалиев судта бу турыда: “Исхаков белән безнең арада бервакытта да милли мәсьәлә турында сөйләшү булмады. Әгәр беләсегез килсә, Исхаков – чын коммунист ул”, — ди. Әмма файдасыз.

Аларның гаиләсен – хатыны Бибинур апаны, уллары – моннан  берничә ел элек кенә вафат булган Ирекле абыйны, энесе Азат абыйны да декабрь суыкларында фатирларыннан куып чыгаралар. Суд карары белән Вәли абый төньякка сөрелә. Чамадан тыш авыр физик хезмәт аның сәламәтлеген какшата. Биш елга сузылган коточкыч михнәтле концлагерь срогын тутыргач, тагын ун еллык Вологда өлкәсе. Аннан сәламәтлеге какшау сәбәпле, Мари республикасының Катлесала бистәсе, II группа инвалид… 1942 дә улы Азатны сугышка алалар, ул анда һәлак була. Ирекле абый исә, урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авиация  институтына укырга керә. Анкетадагы “Туганнарыгыз кайда?” – дигән сорауга ул: “Берни дә белмим”,- дип яза.  Аллаһ рәхмәте белән, ихтимал, аны шул язу коткаргандыр да. Юкса, институтка алмаган булырлар иде, яки, “халык дошманы” баласы дип, куып чыгарырлар иде. Еллары нинди булган бит! Бәхетледер, моны белмиләр һәм ул институттан инженер дипломы алып чыгып, лаеклы ялга киткәнче, әтисен юк иткән җәмгыятькә намуслы хезмәт итә.

Гариф Ахунов бу әсәрендә: “Вәли Исхаков, зыялы булганы өчен, җәһәннәм газаплары күргән татар, 60 яшендә якты дөнья белән саубуллаша. Хатыны Бибинур 95 яшендә дөнья куя. Бибинур ханым, югыйсә, күпме газаплар күрде, күпме ирсез яшәде, гөнаһсызга утыртылган ире белән фронтта һәлак булган улының хәсрәтләрен башыннан кичерде, ничә еллар “халык дошманы” хатыны булып яшәде. Чыдаса да чыдый икән адәм баласы”,- дип яза.

Якташыбыз Вәли Исхаков суд карары белән, дөрес хөкем ителмәгән буларак 1957 елда аклана.Исән вакытта авылдашлары белән элемтәдә тора, Казан шәһәрендә еш була, элеккеге танышлары белән аралашып яши. Түбән Мәтәскә авылында туып-үскән Бибинур апа да үзенең һәм Вәли абыйның туганнары белән аралашып яшәгән.

Бу язманы әзерләгәндә Түбән Мәтәскә гомуми белем бирү мәктәбе музеенда тупланган материаллар да кулланылды, музей җитәкчесе Лилия Закирова зур ярдәм итте. Киләчәк буыннар тарихта эзләрен калдырган шәхесләрне онытмасыннар иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика