ТАССРның 100 еллыгына. Якташыбыз Рәбига Шакированы искә алу

Татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән якташыбыз  Шакирова Рәбига Нигъмәтҗан кызы районыбызның Яңа Кенәр авылында 1910 елның 10 февралендә дөньяга килә. Аның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясарга мөмкин булган күргәзмә оештырылды.

           Хезмәт юлы:

1929-1931 – Әтнә районының Шурабаш мәктәбендә укытучы,

1931-1934 –  Казан театр училищесы студенты,

1934-1937 –  Казандагы татар “Эшче” театры артисты,

1937-1977 – Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты.

        Уйнаган рольләре:

Александр Островский, “Гаепсездән гаеплеләр”– Галчиха,

Александр Островский, “Соңгы мәхәббәт” – Людмила,

Александр Островский, “Бирнәсез кыз” –  Огудалова,

Шәриф Камал, “Козгыннар оясы” – Фәхринисәнең әнисе,

Кәрим Тинчурин, “Зәңгәр шәл” – икенче хатын,

Гадел Кутуй, “Шатлык җыры” – Ана,

Максим Горький, “Васа Железнова” – Рошаева,

Нәкый Исәнбәт, “Рәйхан” – Мәпә,

Мирхәйләр Фәйзи, “Галиябану” – Галиябану,

Узеир Гаджибеков, “Аршин мал алан”– Җиһан,

Николай Гоголь,  “Өйләнү”– Фекла,

Александр Корнейчук, “Балан куаклыгы”– Ага Щука, соңыннан Ковшин,

Юныс Әминов, “Язылмаган законнар” – Майлыбикә,

Бранислав Нушич, “Иң гади кеше” – Мария,

Сәхип Җамал, “Кара чәчәкләр”– Биби,

Туфан  Миңнуллин, “Безнең авыл кешеләре” – Гыйлмиҗиһан,

Сәет Шәкүров, “Мәхәббәт газабы” – Гадилә түти,

Әсгать Мирзаһитов “Куендагы елан” – Тәттә,

Сабир Өметбаев, Шәрифҗанов һәм Аллутдинов, “Көйсез килен” –Күркәмбану һәм башкалар.

Рәбига Шакирова сәхнәдә тирән хисле, ялкынлы, лирикага бай, юмарт табигатьле, татар теленең музыкаль аһәңлелеген халыкка җиткерә алды. Сәхнәдә аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте урынлы һәм тормышчан. Ул тудырган образларга сокланмыйча мөмкин түгел. Актриса иҗатындагы төп үзенчәлек – ул кешеләр табигатенең акыл көченә ышану, аны зурлау, хөрмәтләү. Хәтта тискәре рольләрне уйнарга туры килгәндә дә аның уңышлары  нигезендә шул нәрсә ята. Монда, билгеле, гомер буе бергә хезмәт иткән, һәр образны тудырганда өлкән дустыңның һәм укытучыңның иңен сизү күп ярдәм иткәндер. Чөнки Рәбига Шакирова үзенең сәхнә тормышын режиссер Сабир Өметбаевтан башка күз алдына да китерә алмый. Аның иҗат биографиясе тулысы белән шушы театрга бәйләнә, ул аны булдыру, яшәтү өчен тырыша, аның иҗат йөзен тудыруда күп көч куя.

Уйналган рольләрнең һәркайсы кадерле,  кайсысын гына искә төшереп : “Рәбига апа бу спектакль кайчан һәм ничек уйналды?” дип сора, ул аның елын һәм эчтәлеген һич ялгышмый сезгә әйтеп бирер. Театр тормышындагы һәр вакыйга аның йөрәгендә сакланып, аныкына әверелгәннәр.Театрдагы эш принциплары тулысы белән Рәбига Шакирова иҗатында үз чагылышын тапкан дисәк, һичшиксез ялгышмабыз. Ул иҗат иткән образлар театр тарихы битләрендә аерым урын билиләр.

Совет хөкүмәте тарафыннан аның хезмәте югары бәяләнә, хезмәттәге уңышлары өчен аңа 1957 елда ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә.1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать дакадасында  “За трудовое отличие” медале белән бүләкләнә. 1957-1963 елларда Минзәлә шәһәр советы һәм район советы депутаты итеп сайлана. Рәбига Шакирова авыллардагы үзешчән сәнгать коллективларына бик теләп булыша.

Артистканың 40 ел гомере тоташтан шушы театрда, һич тә арттырып әйтмичә, тәгәрмәч өстендә үтә. Бер урыннан икенче урынга йөргәндә ул чор артистлары хәтта атлы транспорт белән дә кирәгенчә тәэмин ителмиләр. Ләкин аларның илһамлы рухларын бернинди авырлыклар да сындыра алмый. Кыенлыкларга тарыган чакларында да Рәбига апа Шакирова хезмәттәшләренә һәм тамашачыларга сабырлык, түземлек өлгесе булып калырга тырыша. Менә шуңа күрә дә, кайда гына булмасын, нинди генә спектакльдә уйнамасын, халык аның чыгышын һәрвакыт яратып кабул итә, үзенең сөекле кызын алкышлар белән күмә. Аның башкарган рольләрен саный китсәң алар җитмештән арта, шуларның уннан артыгы рус һәм Европа классиклары әсәрләрендәге персонажлар. Халык мәнфәгатен кайгыртып яшәгән якташыбызның  иҗади хезмәте генә түгел, шәхси тормышы да бик күпләргә үрнәк булып тора.Үзенең мәхәббәтен Минзәлә театрында тапкан Рәбига Шакирова Татарстанның халык артисты Мөхит Кичубаев белән гаилә тормышы корып 42 ел бергә гомер итәләр һәм дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.  Мөхит абый тормышны тирәнтен аңлаган, 1941-1943 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, ярты ел буе госпитальдә яраланып яткан кеше буларак һәр көннең кадерен белеп яши, үзен аямыйча иҗат итә. Рәбига апа да, Мөхит абый да,  аларның  ике балалары да безнең арабызда юк инде. Уллары Илдус, кызлары Илһамия  Минзәлә шәһәрендә яшиләр. Озак еллар Казан шәһәрендә инженер-архитектор булып эшләгән Илһамия Мөхит кызы Кичубаева бүгенге көндә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының  музеен җитәкли. Әти-әнисе турында истәлекләрен яңартып: “Әни бик акыллы, ярдәмчел, туган җанлы  кеше иде. Әти белән бик килешеп, уртак тел табып яшәделәр, сәхнәдә бер-берсен тулыландырып, булышып эшләделәр. Дуслары бик күп иде, аралашырга, киңәшергә яраттылар. Әнинең берничә ел укытучы булып эшләве гомер буе сизелеп торды, яшь артистларга бик теләп ярдәм итте, алар безгә дөрес тәрбия бирделәр. Әниебез 1997 елның 17 октябрендә вафат булды. Озак еллар бергә эшләгән РСФСРның атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина әниебезнең хезмәтен бәяләп: “Театрның әнисе үлде”,- диде. Безнең әти-әнине театр коллективы онытмый, аларның  юбилей даталарын зурлап үткәрәләр”,- дип искә ала кызлары Илһамия апа. Рәбига Шакированың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне,  истәлекләр туплауны дәвам итәрбез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика