15 май – Халыкара гаилә көне

Аякны-кулны, ботны-чатны дигәндәй, малайларча як-якка ташлап өйалдында йоклап яткан чагым. Бервакыт йокы аралый әнинең башымнан сыйпавын тойдым, ягымлы тавышын ишеттем:

-Тор инде, улым, тор, бик озак йокладың. Әнә Хәкимҗаннар әллә кайчан урамда инде…

Колагым ишетә, әмма күзем ник кенә ачылсын! Йокы мине шундый рәхәт эчендә оетып яткыра, бу рәхәтне качырмас өчен минем хәтта кыймылдап кына да карыйсым килми.

Бераздан әни йомшак кына тагын бер дәшеп куйды. Минем дә инде йокым бераз ачыла башлады… Торырга вакыт икәнен дә чамалыйм. Әмма бераз иркәләнәсем килебрәк ятам. Ник дисәң, олылар иртәдән кичкә кадәр гел аяк өстендә, гел эштә. Кайчан тагын шулай баштан сыйпыйлар бит әле.

Менә ачык ишектән әти тавышы колакка чалынды:

— Һи! Бу малай һаман тормыймыни әле? Нигә уятмыйсың? Белми ятканга охшый. Бия аңа колын алып кайтты бит!

Колын! Шуны гына ишетүем булды, ялт итеп сикереп торуым булды. Шулай булмыйча соң! Авыл малаеның иң мавыктыргыч, иң матур хыялларыннан берсе шул колын лабаса инде!

Бу өзек халык язучысы, якташыбыз Гомәр Бәшировның “Туган ягым — яшел бишек” повестеннан алынды. Анда кечкенә Гомәргә карата әти-әнисенең җылы, йомшак мөнәсәбәте күренеп тора. Ул һәр гаиләдә шулай булырга тиеш тә.

Һәр елны 15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Берләшкән милләтләр оешмасы генераль ассамблеясы тарафыннан 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә үткәрелә. 15 майда Гаилә көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелә һәм аларның максаты гаилә әгъзаларына булган мәхәббәт, хөрмәт хисләрен яңарту, ә иң мөһиме һәр гаиләдә бер-берсенә карата игътибар һәм ихтирам итүне арттыруга ирешү.

Гаилә — ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш, нигезе нык булмаган йортның да стеналары ярыла яки  бөтенләй җимерелә. Гаилә тормышы һәркем өчен дә зур сынаулар аша үтә торган сикәлтәле юл кебек. Гомүмән һәр гаилә — үзе бер серле сандык.

Җир шарында берничә миллиард кеше бар, һәм һәркем үзенчә яши. Тик шунысы уртак, җир йөзенә һәркем дә яратырга, бәхетен табарга, гаилә корырга һәм балалар үстерергә килә. “Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр…” – борынгылар әнә шулай җырлаган. Гаилә коручы яшьләргә киңәш итеп:»Әти-әниегез сезне кадерләп үстергән, белем һәм тәрбия биргән, үзегез теләгән һөнәрне  үзләштерергә ярдәм иткән. Менә сез бервакыт күңелегезгә хуш килгән, аннан башка яши алмаячагыгызны аңлаган ярыгызны очратасыз. Һавада очып йөрүче тузан бөртекләре дә очрашмаска, бәрелешмәскә мөмкин, күктәге йолдызлар да шулай ук. Ә менә сез кайдадыр очраштыгыз, уй фикерләрегез, хыялларыгыз туры килә,  билгеле бер вакыт бер-берегезне өйрәнеп бетергән кебек буласыз һәм кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган хыялны тормышка ашырырга, гаилә корырга уйлыйсыз. Сезне беркем дә бу адымга барырга мәҗбүр итми, гаилә нык булсын өчен икегез дә көрәшергә, бер-берегезгә ярдәм итәргә тиешсез. Һәркайсыгызга иртән теләп эшкә барырга, ә кичен яратып, сагынып гаиләгезгә кайтырга насыйп булсын. Шул вакытта сез иң бәхетле пар, ныклы гаилә, балаларыгыз өчен үрнәк әти-әни булырсыз. Бәхет үз кулыгызда, бары тик икегездән генә тора”,- дип әйтәсе килә.Яшьләр гаилә коруга җиңел генә карамасыннар, уйласыннар, әти-әниләре, туганнары белән киңәшсеннәр иде.

Гаилә  — ул җәмгыятебезнең нигезе, киләчәгебезнең үсеше гаиләләрнең татулыгына, ныклыгына бәйле. Һәр гаилә дәүләтне ныгытуга һәм халкыбызның иминлеген арттыруга булышлык итә. Гаиләнең төп максаты – балалар тәрбиләү, ә бала – гаилә җимеше, гаилә бәхете.

                        Һәр гаилә – үзе бер ил бит ул,

                     Аның суы да бар, җире дә.

                                 Анда һәрчак тыныч кына булмый,

                   Исеп китә кайчак җиле дә.

                        Һәр гаилә — үзе бер ил бит ул,

             Анда туып-үсә балалар.

                    Илдә яхшы ата хуҗа булса,

                    Алар бар да кеше булалар.

      Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез, гел шулай бер-берегезгә якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз, балаларыгызны, оныкларыгызны, туганнарыгызны һәм дусларыгызны сөендереп, исән-сау булып тыныч, мул тормышта яшәгез. Гаилә учагы һәркемне тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын. Сезне  Халыкара гаилә көне белән котлыйбыз!

                                             “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                           директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика