Юксына күңел… Өлгермәдем…

-Нихәл, сеңелем! Ниләр язып – сызып утырасың инде тагы? – дип сөйләнә-сөйләнә музей ишеген ачып керер иде  авылыбызның абыстае, музейның даими кунагы Рәсимә апа Минсафина.

Иде шул, кызганыч, уйламаганда, көтмәгәндә бераз гына авырып алды да ул, бу дөньядан китеп барды. Никадәр авыл тарихы аның белән бергә китте…

Рәсимә апай — Гөберчәк авылы кызы. Шушында белем алып, Миннехан абый белән гаилә корып, дүрт кыз үстерделәр. Тормышлары матур, дөньялары түгәрәк иде. Нишләтәсең бу тормыш законнарын?

М.Мәһдиев музеена даими йөреп, авыл тарихының бераз өлешен яздырды ул миңа.  Бөек Ватан сугышына кадәр 140ка  якын хуҗалыклы, игенчелек, терлекчелек, урман кисү, шәл бәйләү, тегүчелек белән көн күргән авыл булган ул Гөберчәк. Авылның беренче исеме Кече Му дип аталган. Чөнки авылга нигезне Иске Му авылының өч гаиләсе салган: Шәмгун, Уразмәт, Кадермәт. Димәк, авылыбызда өч нәсел кешесе яши дигән сүз. Авылның беренче йортлары кая салынган, кешеләре кайларда эшләгән, кемнәрне башка чыгарып, йортлар төзеп, авылны зурайткан – барысын да Рәсимә апа бәйнә-бәйнә сөйли иде.  Һәр йорт хуҗаларының исемлеген төзеп, алар кай урында яшәгәнлекне билгеләп, кемнәре сугышка китеп югалган, кемнәр аннан кайтып читкә киткән, кемнәр авылда яшәп калганлыклары – барысы да аның хәтер сандыгында иде. Гөберчәк  — гомерле чак сүзеннән алынгандыр ул, дип аның мәгънәсен дә аңлата иде.

Бервакыт музейга керде ул. Кулында пакеты да бар. Рәсимә апай ипләп кенә пакетны ачып, аннан киндер ыштан тартып чыгарды.

— Бу нәрсә соң, Рәсимә апай?-дип сорыйм көлемсерәп. Ул көттерми генә сөйләп тә  китте.

— Бу минем әнием саклаган киндер ыштан. Син ,бәлки, көләрсең. Ләкин анда, ыштан эчендә, безнең тарих саклана. Әни анда үзенең документларын, язган кәгазьләрен, безнең туу турындагы таныклыкларны, әтинең эш кәгазьләрен тыгып куйган. Шул килеш  аларны әни сандык төбендә саклаган, хәзер мин саклыйм . Шунда ук әтинең медале дә бар. Ул сугышта катнашкан кеше. Аннан исән-сау кайтты. Үзе үлгән көнне аңа тиешле медальне китереп бирделәр, шуңарчы ул әтигә бирелмәгән булган. Мәете өстенә куелган медаль бу. Документы да бар. Менә алар, — дип Рәсимә апай аларны миңа күрсәтә.

Бик күп төрле газета-журналларга язылып, дөньяви яңалыклар белән танышып барды ул. Кайбер вакытта: «Менә бу газетада шул мәгълүмат бар, укыдыңмы, укымасаң, мә, укы, газетаны сиңа калдырам, боларын мин җыеп барам», — дип мине дә яңалыклар белән таныштырып барырга онытмады. Районда булган кичәләрне дә карарга яратты, М.Мәһдиевкә багышланган очрашуларда укучыларга герой-прототиплар турында сөйли иде. Мөхәммәт аганың бертуганнарын, әнисен яхшы белеп, аларның рухына дога кылырга да онытмыйм, дия иде.

М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрендәге бөтен геройларны танып, аларның реаль тормышта нинди булганлыкларына характеристика биреп чыга иде. Сугышта үлеп калганнарның исемлеге инде китапларга кертелде, ә менә аннан исән кайтучылар турында мәгълүмат аз иде шикелле. Бер музейга керүендә мин аның белән бу исемлекне дә төзедем. Кызыксынуы көчле иде аның, авыл тарихын барлап, китап итеп чыгарып, яшь буынга калдыру хыялы белән янды Рәсимә апай. “Менә Сеҗе авылы турында Ләлә Камалиева китап чыгарган. Сиңа шуны бүләк итим әле, тагы бер дини китап та бирәм. Вакытың булганда укырсың”, — дип миңа китаплар бүләк итте. Дин белән дә кызыксынды, үзе дә Арчада дини белем алып, авылыбызның абыстае булып йөрде. Һәр кешегә яхшылык теләп, туры юлга өндәде ул. 2005 нче елда авылыбызда мәчет ачылды. Шул вакытта да мәчетнең ачкычын алар гаиләсенә ышанып тапшырдылар, чөнки ул вакытта авылыбызда имам юк иде.  Ире Миннехан абый белән тыныч кына мәчет эшен алып бардылар. Башта мәчетнең миченә утын ягылып җылытыла иде. Алар бу эшне дә авырсынмыйча башкарып килделәр. Хәзер шунысы куанычлы , дини белем алып, авылдашыбыз Мәүлет абый Җиһаншин имам булып йөри. Мәчеткә газын кертеп, зурайтып, яңартып, тагы да матурладылар. Бу эштә Рәсимә апай белән Миннехан абыйның да өлешләре зур, мәчетнең  матди яктан хисабын алып бардылар, Мәүлет абый эшләтүчеләрне табып, калган эшләрне матур гына башкардылар. Мәчет янына  Сеҗе авыл советы тарафыннан Бөек Ватан сугышында Гөберчәк авылыннан һәлак булучыларның исемлеге язылган истәлек тактасы да куелды. Рәсимә апай, сугыштан исән кайтканнарның да исемлеген язарга кирәк, алар да бит сугышкан, бүген берсе дә исән түгел , дип аның өчен дә борчылды.

— Сеңелем, Өлкәннәр көне җитә. Аны нишләтеп үткәрергә уйлыйсыз? – дип гел кызыксына иде . Берничә ел рәттән үз пенсиясеннән өлеш чыгарып, безгә өстәл әзерләргә акча бирде. Чәй өстәле артында яшьлекләрен искә төшереп, эшләгән вакытларын сагынып, һәрберсе үз истәлекләре белән уртаклашып утыру – өлкәннәр өчен бер юаныч бит инде ул. “Шулай оештырылса, әйбәт булыр иде. Гел очрашып та тормыйбыз бит. Классташларым да үлеп бетәләр бит инде. Арт урамда Фаил бар, теге очта Әнәс бар, дип укыган  вакытларын сагынып сөйләп тә алыр иде. “Нәүрүз”не дә оештырыгыз инде, күңелле була бит. Балалар белеп үссеннәр, никадәр халык килеп, күңел ача бит бәйрәмдә, — дия иде. Бәйрәм вакытында: «Кая, коймакларыгыз уңганмы, тәмлеме?»- дип шаяртып алырга да онытмый.  Ярый әле шул вакытларда фотоларга төшкәнбез. Хәзер шуларны барлап, аны сагынып утырам. Менә-менә музей ишеге ачылыр да, ул килеп керер шикелле. “Кичә музейга кемнәр килде, нәрсәләр барлыйсың?” — дияр күк.   Барлыйсы, ләкин никтер төртелеп калам, чөнки төгәллекне белергә, аныкларга син җитмисең. Мөхәммәт абыйның классташлары турында мәгълүмат туплый башлаган идем, тагы тукталдым. Чөнки берәр сорау туса, мин Рәсимә апайга телефоннан шалтырата  яки үзенең музейга кергәнен көтә идем. Ә бу юлы нишләргә?

Рәсимә апай бик тә йорт җанлы, оста бакчачы, гаиләсен, туганнарын, дусларын чын күңелдән яратучы һәм хөрмәт итүче кеше иде. Бигрәк тә оныкларын мәгълүматлы итү өчен тырышты. Оныкларының каникуллары җитсә, аларны музейга алып килер иде. Экспозициядәге экспонатларга бәйләп, үзе белгәннәрне сөйли( миңа эшне җиңеләйтә), фотоларга карап, авылдашлары турында да мәгълүмат бирә, шунда ук авыл тарихын да искә төшерә иде. Истәлеккә үз әтисенең һәм каенатасының( алар Бөек Ватан сугышы ветераннары) фоторәсемнәрен ясатып, музей фондына бүләк итте. Икесе турында да мәгълүмат туплап бирде. Мин шуларны файдаланып, “Татарстан яшьләре” һәм “Арча хәбәрләре” газеталары өчен мәкаләләр әзерләдем. Алар үз вакытында матбугатта басылып та чыктылар.

Өлгермәдем… Рәсимә апайның үз авызыннан авылыбыз тарихына кагылышлы мәгълүматны ишетеп белсәм дә, аны видеоязмага яздырып калырга өлгермәдем. Теләгем бар иде, ләкин нидер тоткарлады. Әбиләр әйтмешли, кул-аяк җитмәде. Дөнья куабыз, артка борылып карарга вакыт җитми, үткәннәрне барларга, язып калырга җитешмибез. Ә бит ул бик кирәк. Бәлки әле киләчәктә, Рәсимә апайның теләге тормышка ашар дип уйлыйм: авылыбыз тарихы тирәнтен өйрәнелеп, китап булып басылып та чыгар.

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире. Гөберчәк авылы

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика