«Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!»

16 апрель көнне Арча шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!» дип исемләнгән әдәби марафон узды. Якташ журналистлар һәм язучылар шәһәребезнең барлык мәктәпләрендә, Арча педагогика көллиятендә булды, укучыларның чыгышларын тамаша кылдылар.

Госман Бакировны искә алу кичәсе

Бүген Урта Курса мәктәбендә язучы Госман Бакировның тууына 120 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. «Казан арты» музее хезмәткәрләре оештырган күргәзмәдә язучының төрле елларда басылган китапларын, фоторәсемнәрен күрергә мөмкин иде. Очрашуга Госман аганың кызы, КДМУның терапия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Суфия Бакирова, оныгы Айдар да кайтты. Безнең фоторепортаж:

 

«Уйлы еллар, моңлы еллар…»

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда шагыйрә Роза Шәйхетдинованың «Уйлы еллар, моңлы еллар…» дип исемләнгән нәүбәттәге китабын укучыларга тәкъдим итү кичәсе булды. Безнең фоторепортаж:

Хәнәфи Бәдигыйның иҗат кичәсе

Бүген Арча үзәк китапханәсендә шагыйрь һәм галим Хәнәфи Бәдигыйның иҗат кичәсе узды. Китапханәчеләр оештырган әлеге әдәби чарада «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә катнашты. Безнең фоторепортаж:

Тукай клубында Гариф Ахуновны искә алу

Язучылар берлегенең Тукай клубында Гариф Ахунов тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды. Әлеге күркәм кичәдә районыбыздан да вәкилләр катнашты. «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Гариф Ахуновның китапларыннан, шәхси әйберләреннән  күргәзмә оештырды.

Майфәрвәз Зариф кызы Миннебаеваның иҗат кичәсе

Майфәрвәз Зариф кызы Миннебаеваның иҗат кичәсе

 

Тукай клубын ачу тантанасыннан

Элекке «Матбугат йорты» бинасында, хәзер яңа төзекләндерелгән «Нугай» кунакханәсендә Тукай клубы ачылды. Клубны ачу тантанасында «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре, «Арча хәбәрләре» газетасы һәм «Арча» телерадиокомпаниясе журналистлары да катнашты. Безнең фоторепортаж:

Гариф Ахуновның тууына 90 ел

Бүген Арча халкы мәшһүр якташыбыз, язучы Гариф Ахуновны искә алды. Искә алу мәрәсиме Үзәк китапханәдән башланды. Биредә «Каурый каләм» әдәби берләшмәсе әгъзалары шагыйрь Рифат Корбан белән очрашты, соңрак җәмәгатьчелек әдипнең каберен зиярәт кылды. Гариф Ахунов урамында китапханәчеләр тарафыннан оештырылган «Әдәби мәйдан»да зыялылар янә язучының кылган гамәлләрен, иҗатын яд итте. Р.Корбан һәм районыбызда яшәүче каләм әһелләре үзләренең яңа гына табадан төшкән шигырьләре белән уртаклаштылар.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика