“Мохтар картны юлда очраттым…”

,

“Мохтар картны юлда очраттым…” – мәкалә исеме ҺТакташның «Киләчәккә хатлар» поэмасыннан алынган. 1931 елның 17 февралендә Казанда узган Татарстан Советларының IX съездында «Батыр Курса» колхозыннан карт ударник Хәбибулла Мохтаров катнашып, һәрдаим игътибар үзәгендә була. Бу съездда Һади Такташ та булып, шул елларда “Киләчәккә хатлар” исемле поэмасын иҗатын итә. Курсалылар һәм М.Мәһдиев съезд вакытында делегат авылдашлары белән […]

>>

Апрельнең бер иртәсе

,

Апрельнең бер иртәсе – мәкалә. Язмада автор үзенең талантлы, зирәк бертуган сеңелесе Гөлчәчәк (1932.01.05-1936.04.?) турында бәян итә. Әти-әнисенең үзләренә аерым, балаларга бер-ике чиста сөлге тотулары, теш чистартырга порошок булмаганда, утын күмере яки төелгән аш тозы белән көнгә ике мәртәбә теш чистартырга мәҗбүр итүләре хакында әйтә. 1936 елда авылда кызамык авыруы таралып, күп бала, шул исәптән […]

>>

Доктор янында

,

Доктор янында – мәкалә. Биредә автор улы Искәндәр белән булган вакыйга турында бәян итә. Искәндәрнең яралы башын бинт белән бәйләгәнне, бала уйлавы буенча, бөтен кеше күрергә тиеш. Ул, янәсе, яралы солдат. Иптәшләре күрсә, бөтенләй дә малай күңелендә горурлык хисе арта, имеш. Ләкин ата кешене баланың еламавы бераз сагайтса, чын ир бала тәрбияләвенә ышаныч та күренә. […]

>>

Илленче еллардан бер истәлек

,

Илленче еллардан бер истәлек – мәкалә. Автор бу язмасында Казанбаш мәдәният йортындагы үзешчән сәнгать турында яза. Интеллегенция бик актив булып, авылның мәдәни тормышын гел җанландырып торган. М.Мәһдиев тә, укытучы буларак, клуб сәхнәсендә гел спектакльләр оештырып, халыкка күрсәткән, рольләр бүлгәндә гел үзенә уңай һәм баш рольләрне алырга яратуын да сиздерә. Мәкаләсендә укытучы исеме янына артист дигән […]

>>

Кызыл мулла… Ул кем?

,

“Кызыл мулла”… Ул кем? – мәкалә. Биредә автор совет чорындагы соцреализмга ияреп булса кирәк: “Мулла – таза тормышлы крестьян, социализмның дошманы”, – дип әйтә, әмма революциядән соң яңа оешкан хакимияткә яраклашкан имамнар да булган. Автор “Хәсән Мәнаши” мәкаләсендә бер мулланың совет яклы булып, “кызыл мулла”, “кызыл укытучы” исеме алуын белгертә. Архив документларыннан мәкалә героеның Арча […]

>>

Мәһдиева Гөлчәчәк

,

Мәһдиева Гөлчәчәк (1932.01.05-1936.04.?) – М.Мәһдиевнең талантлы, зирәк сеңлесе кызамык авыруыннан вафат була, Гөберчәк зиратына җирләнә. Җеназасын Хәнәфи абзый укыта, кабер өстенә аның төпчек улы Госман нарат утырткан була. Әмма, 1940 елгы өермәдән соң, кабер өстенә куелган таш һәм нарат юкка чыга. Шул сәбәпле Гөлчәчәкнең кабере билгесез. Автор бу турыда “Апрельнең бер иртәсе” исемле мәкаләсендә яза […]

>>

Хәнәфи абзый

,

Хәнәфи абзый – Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан игелекле, иманлы зат. Гарасатлы 1930 елларда Гөберчәк авылында имам вазыйфаларын башкарган булса кирәк. М.Мәһдиев бу шәхесне “Апрельнең бер иртәсе” исемле мәкаләсендә Гөлчәчәк Мәһдиеваны (1932.01.05-1936.04.?) җирләү вакыйгасында искә ала (Коммунизмга. – 1989. – 4 февраль). Аның төпчек улы Госман Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

>>

Абдуллина Нәкыя

,

Абдуллина Нәкыя – Арча районы Сикертән авылында туа. М.Мәһдиевнең сыйныфташы, педучилищеда группадашлар. Укыган вакытындагы маҗараларны Нәкыя апа сөйләргә ярата. “Мөхәммәт булмаса, мин үзем яраткан укытучы һөнәрендә эшли алмаган булыр идем. Мин аңа бик рәхмәтле булып яшәдем. Ул безнең командирыбыз иде”, – дип искә ала укыган вакытларын. Сеҗе мәктәбендә кырык елдан артык балаларга белем бирә. Мөхәммәт […]

>>

Авыл җырчысы

,

 Авыл җырчысы – мәкалә. Биредә Рөстәм Галиуллин язучының юбилее уңаеннан зур очрашулар үткәрелүе турында хәбәр итә. Язучының якташы булуы белән дә горурлана автор, аның әсәрләренең мәңгелек булуын да язып үтә. Әдип укыган урыннар һәркем өчен кадерле. Музей-йортының һәрвакыт кунаклар кабул итүе шатландырса, киләчәктә язучының моңарчы укылмаган мәкаләләре, фәнни эшләре китап булып басылып чыгачагына да ышаныч […]

>>

Арча ягына да “хәтер” кирәк

,

Арча ягына да “хәтер” кирәк – мәкалә. Хәтер сүзе үз эченә бик зур мәгънәне ала. 1929-1937 еллар аралыгында Арча ягында укымышлы, эшлекле никадәр кеше сталинизмның канлы корбаны булуы языла. Алар һәркемнең хәтерендә. Язучының әтисе дә репрессия корбаны. Һәр авылда хәтер сакчылары бар. Ләкин кем бу хәтерне, корбаннарны барлар – авторның төп проблемасы шушы урында чагылыш […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика