Әнкәй

Әнкәй – кечкенә хикәядә килен белән кайнана арасындагы мөгалләмә темасы. Чит йортка килгән килен кеше кайнанага “әнкәй” дип дәшәргә ияләнә алмавы ул гадәти күренеш. Чит анага андый сүзне әйтү ят кебек, чөнки җир йөзендә бала өчен әни ул бер генә. Ләкин иреңне яратасың икән, аның әнисен дә хөрмәт итәргә тиеш буласың. Бу тормышның язылмаган кануны. Хикәядә гәүдәләндерелгән килен – Ләләгә ире “әнкәй” дип әйтү өчен көндәлек бурыч куя: ун мәртәбә бу сүзне әйтергә. Ләлә төрле юллар белән “әнкәй” сүзен кулланырга тырыша, чөнки көндәлек бурыч үтәлмәсә, әтиләренә кунакка бару кичектереләчәк. Мондый юл белән Каюм килен белән кайнана арасындагы мөнәсәбәтне ныгыта һәм киләчәктәге тормышларына тыныч, төпле нигез кора.

Чыганак: Мәһдиев М. // Сайланма әсәрләр: 5 томда, төз.Г.Хәсәнова. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2009. – 431 б; Мәһдиев М. Әнкәй // Шәһри Казан. – 2015, 10 апрель, №37.

 Габидуллина Х.

Әминова Өммегөлсем Заһидулла кызы

Әминова Өммегөлсем Заһидулла кызы – Саба районы Түбән Симет авылында 1904 елның май аенда туа. Кияүгә чыгып, Гөберчәк авылында яши. М.Мәһдиевнең әнисе Рабига апа белән бер авылдан булып, дуслар булганнар, үзара аралашып яшәгәннәр. Бөек Ватан сугышы авырлыкларын үз җилкәсендә татып, ялгызы балаларын үстереп, аларны кеше иткән. Кырыс заманда да биш вакыт намазын калдырмыйча, ураза тотып, Коръән укыган. Бәетләр көйләргә, мөнәҗәтләр әйтергә дә оста булган.

Әдәбият: Габидуллина Х. Киңәшләрең белән яшим, әбием! // Татарстан яшьләре. – 2017. – 09 ноябрь.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика