Гали Рәхим

Гали Рәхим (Гали Мөхәммәтшакир улы Рәхим) – татар язучысы, тел галиме, тарихчы, фольклорчы. 1892 елның 4 ноябрендә Казанда II гильдия сәүдәгәр гаиләсендә туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, Казандагы коммерция училищесында белем ала, Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый. 1919-1930 елларда төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыта.

Г.Рәхимнең 1909 елда «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр китабы дөнья күрә. 1913 елдан «Ак юл» журналында әкият-хикәяләре басыла. Октябрь революциясеннән соң «Җанвар» пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» повесть иҗат итә. «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Газиз белән бергә), «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре», «Татар авылын ничек өйрәнергә» һ.б. фәнни хезмәтләр яза.

1926-1930 елларда Академүзәк каршындагы Татарстан һәм татар белеме җәмгыятенең гыйльми сәркатибе булып тора.

Гали Рәхим – 1927 елда иске татар имлясын яклап Сталинга язылган хаттка имза куйган 82 кешенең берсе.  1931 елның 8 маенда кулга алына, 1932 елның 11 маенда 5 елга концлагерьгә хөкем ителә. Беломорканал төзелешендә катнаша. Азат ителгәч, Казан университетындагы Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар бүлегендә эшли. Аннан китәргә мәҗбүр ителгәч, гади банк хезмәткәре булып эшли.

1937 елның июлендә янәдән кулга алына. «Буржуаз милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашу гаебе тагыла. Ике ел чамасы төрмә тоткынлыгыннан соң, 1940 елда аны 8 елга төзәтү-хезмәт колониясенә җибәрәләр. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1943 ел башында вакытыннан алда азат ителә. Шул ук елның 3 мартында Казанда вафат була.

Берничә дистә ел торгынлыктан соң, М.Мәһдиев беренчеләрдән булып Гали Рәхим иҗатына игътибар итә. 1971 елда Мәскәүдә чыккан “Краткая литературная энциклопедия”нең 6 нчы томына Г.Рәхим турында мәкалә яза. 1978 елда “Казан утлары” журналында “Бүген дә хәрәкәттә” исемле күләмле мәкалә язып бастыра. М.Мәһдиев галимне: “Татар халкының иң затлы укымышлысы, милләтебезнең йөзек кашы”, – дип бәяли.

Чыганак:

Магдеев М. Рахим Гали // Краткая литературная энциклопедия. Том 6. – Москва: Изд-во “Советская энциклопедия”, 1971. – Стб. 199;

Мәһдиев М. Бүген дә хәрәкәттә // Казан утлары. – 1978. – №7. – Б.160-170;

Мәһдиев М. Ерактан яңгыраган аваз // Мәһдиев М. Әдәбият һәм чынбарлык: ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихыннан яңа материаллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – Б.118-144;

Мәһдиев М. Әгәр бәхетең кара булса… // Соц. Татарстан. – 1990. – 20 дек.;

Мәһдиев М. Каһәрләнгән язмыш: [Г.Рәхимнең тууына 100 ел] // Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 24 окт.;

Мәһдиев М. Ул да каберсез әдип // Сабантуй. – 1992. – 21 окт.;

Мәһдиев М. Йомгаклау дәфтәре: [Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, М.Галәү турында] // Казан. – 1994. – №3/4. – Б.103-105;

Мәһдиев М. Ерактан яңгыраган аваз //Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык(“Шәхесләребез”сериясе) / Төз. Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев.– Казан: Җыен,2008.– Б. 33-62.;

Мәһдиев М. Каһәрләнгән язмыш //Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык(“Шәхесләребез”сериясе) / Төз. Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев.– Казан: Җыен,2008.– Б. 391-396.

Әдәбият:

Гыйбадуллина Л.Ф. М. Мәһдиев хезмәтләрендә Гали Рәхим // Классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре: төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 1. март). Казан, 2012. – Б.29-31.

Галимова Җәүһәр Баһман кызы

Галимова Җәүһәр Баһман кызы 1959 елның 8 апрелендә Татарстанның Арча районы Култәс авылында туган. Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең бертуган апасы Равиянең кызы. Башлангыч белемне Гөберчәк авылында алып, аннан соң Сикертән сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Арчада 2 нче номерлы мәктәпнең рус классында укый. 1976-1981 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында белем ала. Диплом алгач, Казанның Островский урамында урнашкан 11 нче рус мәкәбендә эшли. 1981 елны Ютазы районы Урыссу егете, фармацевт Ренат Галимовка тормышка чыга. 1982 елдан КХТИ китапханәсендә (хәзер КНИТУ) эшли. 1990 елдан – сектор, 1990 елдан бүлек житәкчесе. Татарстан hәм Россиянең Мактау хатлары, грамоталары алып, Хезмәт ветераны булды. Хәзерге көндә дә шушы уку йортында хезмәт итә. Чулпан, Надир hәм Наилә исемле балалары, 7 оныгы бар. Җәүһәр Баһман кызы Гөберчәк авылында Мәһдиевләр йортын, каралты-курасын саклап-карап тора, җәй көннәрен шунда уздыра.

Габдулла Тукай турында замандашлары

Габдулла Тукай турында замандашлары – мәкалә. Автор Г.Тукайны якыннан белгән, аңа киемнәр тегеп бирүче авылдашы, тегүче Гатиятулла бабай турында бәян итә. Автор, аның сөйләгәннәре дөреслегенә ышану өчен, кайбер китапларны яңадан укый. Хәтта Тукайга теккән киемнең бәясенә кадәр сораша. Гатият бабай Г.Тукайга кепка, костюм тегеп биргән тагын бер Гөберчәк кешесе, М.Мәһдиевнең герое Кәшфинең атасы Хәлиулла агай турында да белә. Язучы бу мәкаләсе аша укучыда кызыксындыру хисе уята: икенче тегүче кем ул? Аның тормышы, язмышы ничек булган?

Чыганак: Мәһдиев М. Габдулла Тукай турында замандашлары //Идел. – 2009. – №10; Габидуллина Х. Аның геройлары – безнең авыл кешеләре! // Татарстан яшьләре.– 2015. – 17 декабрь. – Б.10.

Әдәбият: Мәһдиев М. Сызып ак нур белән. – Казан.– 2014. – Б.17-19.

Габидуллина Х.

 

Гомәров Нургали

Гомәров Нургали – Арча районы Гөберчәк авылында туган. М.Мәһдиевнең күршесе, “Торналар төшкән җирдә” әсәрендәге герой. Гомер буе Нургали ага колхозда атлар карады, заманында булачак язучы белән кырда үгезләр җигеп эшли. Фәүзия исемле кыз белән шахтада эшләгәндә танышып, аның белән гаилә кора һәм туган авылына кайтып гомер кичерә.

Чыганак: Габидуллина Х. М.Мәһдиев геройлары //Арча хәбәрләре, – 2008. – 11 апр.

Габидуллина Х.

Г.Камал “Йолдыз”да

Мәкалә. Биредә автор Г.Камалның “Йолдыз” газетасында эшләве турында яза. Яңа чыккан китапларга, куелган спектакльләргә рецензия язу эшен Г.Камал башлап җибәрүенә басым ясый. Ул газета битләрендә Г.Тукайның һәр яңа китабына мөнәсәбәтен белдереп бара. М.Мәһдиев язмасында Г.Камалның Ф.Кәрими, Г.Колахмәтов, Ф.Әмирханның әсәрләренә рецензияне кайсына нык тәнкыйть, кайсына мактау сүзләре белән язуын белдерә. Драматургның гражданлык батырлыгы турында да бәян ителә. Сәяси, халыкара мәсьәләләр турында да “Йолдыз” газетасында мәкаләләр еш басыла. Г.Камал бу газетада бик күп мәсьәләләрне күтәреп чыга. Шул вакыт аралыгында туган сорауларга җавапны газета битләрендә табып, ул үгет-нәсихәт, тәрбия бирә, шәһәр Думасына да зур өметләр баглый. “Йолдыз” газетасында төрле рубрикалар ачылып тора. Анда татар тормышына кагылышлы мәсьәләләрне ничек чишәргә, кайда нинди эшләр башкарырга кирәклекне хәбәр итә. Белем алу буенча да Г.Камал күп кенә сорауларга җавап эзли, үз тәкъдимнәрен әйтә. Г.Камал каллиграф буларак, үзе дә яңа хәрефләр иҗат итә. Автор Г.Камалның тәнкыйди мәкаләләре күп булуына да басым ясый. Шулар нигезендә башка милләт вәкилләре арасында ризасызлык та тудыруы билгеле. Хәтта патша властьларын да шикләндерә торган мәкаләләр язуы Г.Камалның курку белмәс шәхес икәнлеген раслый.

Чыганак: Мәһдиев М. Г.Камал “Йолдыз”да // Казан утлары. – 1983.

Габидуллина Х.

Гыйбадуллина Зөлфия Галимулла кызы

Гыйбадуллина Зөлфия Галимулла кызы – М.Мәһдиевнең күршесе. 1924 елда Гөберчәк авылында туган. Дүрт класс белем ала. Чибәр, чая, үткен, татар әдәбиятын, фольклорын яхшы белеп, балаларга өйрәтүче, җитез кыз. М.Мәһдиев әсәрендә кешенең яшелчә бакчасыннан яшелчә, алма урлап, авыл балаларын сыйлаучы да ул. Зөлфия – 1948 елда вафат булып, туган авылы зиратына җирләнә.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том – Казан, 1995. – Б.252.

Габидуллина Х.

Гыйбадуллин Галимулла Гыйбадулла улы

Гыйбадуллин Галимулла Гыйбадулла улы – М.Мәһдиевнең күршесе. Яшь чакта көрәшкән, итекче, балта остасы, гармунчы булган. Тырыш, эшчән кеше. Колхозның амбарын, ат абзарларын, лапасларын утызынчы елда ул төзегән. Кунаклар кабул итәргә яраткан. Язучының “Торналар төшкән җирдә” дигән әсәренә үз исеме белән кергән герой. М.Мәһдиев аның турында: “Үзе генә белгән көе бар. Ул көйне бүтән беркем дә уйный алмый”, – дип яза.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан, 1995. – Б.179.

Габидә

Габидә – Бөек Ватан сугышы чорында Гөберчәк авылында хат ташучы булып эшләгән. Ул китергән повестка яки үлем турындагы кәгазьләр халык күңелендә мәңгегә уелып калган.“Бер атна эчендә клуб янын кешеләрдән тәмам чистартты”, – дип яза автор әсәрендә. Ире сугышта һәлак була, кызы Диләрә гаиләсендә яшәде.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.274.

Габидуллина Х.

Гайшәтти

Гайшәтти – башына ике кат бүрек киеп, аның эченнән берничә кат шәл, яулык бөркәнеп йөргән Гөберчәк авылы карчыгы. Җыерчыклы мөләем йөзле, беркатлы, саф күңелле Гайшәтти: “Берәү – улдан, берәү – кыздан”, – дияргә яраткан. “Гайшәтти дөньяга китергән улларның күбесе илне саклап сугыш кырларында ятып калдылар, ә кызлары ата-анага игелек күрсәтеп картайды”, – дип яза М.Мәһдиев.

Әдәбият:Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.246-248.

Габидуллина Х.

Газзәтти

Газзәтти – М.Мәһдиевнең кендек әбисе, Гөберчәк авыл карчыгы. Ул камыт аяклы, юантык гәүдәле, үзе тудырган һәр балага бары яхшы теләкләр генә җиткерүче кеше. Газзәтти һәр баланың ничек тууы турында әйтеп, гел күз яше түгеп сөйләгән. Ул М.Мәһдиевкә: “Анаңа игелекле бул!” – дия торган булган. Язучы аның турында: “Ул – минем әби. Кендек әбисе. Мин аңа үз гомеремдә бер бүләк тә бирә алмадым… Ул минем зур үскәнне көтеп тора алмады”, – дип яза.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1995. – Б.244-245.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика