Кеше өлеше

Кеше өлеше – мәкалә. Автор исемнәр тарихы турында уйланып, нәтиҗәләр ясый. Авыл яки берәр җисемнең исеме каян килеп чыккан, нәрсәгә бәйле икәнлеген үзенчә раслый, мисаллар белән дәлилли. Мәсәлән: “күчтәнәч” “күчкән аш” сүзеннән түгел, ә русның “гостинец” сүзеннән алынган, ди ул. Төркиләштергәч – кочтинеч – күчтәнәч. “Урыс капкасы”на да аңлатма бирә. Аның ничә өлештән торуын, һәрберсенең бүленешен, кулланылышын аңлатып бирә. Авыл исемнәренең килеп чыгышына, шул җирлекнең тарихына басым ясый, укучыны эзләнергә этәргеч бирә.

Чыганак:

Мәһдиев, М.С. Әсәрләр: 10 томда / Мөхәммәт Мәһдиев; (төз. Г.Хәсәнова ). – Казан : Татар. кит. нәшр., 2019. 9 т.: публицистика, эсселәр, интервьюлар. – 2019. – 478 б.

Мәһдиев М. Кеше өлеше // Татарстан яшьләре. – 1992. –3 ноябрь.

Габидуллина Х.К.

Кашапов Миннәхмәт Кашафетдин улы

Кашапов Миннәхмәт Кашафетдин улы 1930 елның 30 октябрендә Татарстанның Мамадыш районы Урта Тәкәнеш авылында гаиләдә җиденче бала булып туа. 4 классны тәмамларга да өлгермичә, көтүче булып эшли. Иптәшләре 8 класста укыганда ул 5 класска укырга бара. Тырышлыгы көчле булу, аңа мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамларга мөмкинлек бирә. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, 50 ел төрле өлкәләрдә – бухгалтер, экономист, агроном, партия оешмасы секретаре, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, КПССның Сарман райкомы беренче секретаре, Республикабызның икмәк инспекциясе җитәкчесе, Авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып хезмәт итә. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Татарстан Язучылар берлегенең һәм Мамадыш муниципаль районы хакимиятенең атаклы әдип Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиясе лауреаты. М.К.Кашапов Хабаровск краеның Амур флотилиясе базасында 1954 елда оештырылган 3 айлык хәрби сборда М.С.Мәһдиев белән бергә укый. Шул хакта истәлекләр яза, соңрак мемориаль музей хезмәткәре Халидә Габидуллина һәм язучының туганнары белән эләмтәдә яши. “Сагышлы мәхәббәт”, “Шәхесләр: язмышлар балкышы”, “Язмышым сукмагы буйлап” исемле китаплар авторы. Хәзерге көндә Казан шәһәрендә яши.

Әдәбият:

 Кашапов М.  Авыл энциклопедиясен тудыручы / Шәхесләр: язмышлар балкышы. Очерклар. – Казан: “Идел-Пресс” нәшрияты, 2013. – Б.64-96.

Кесә төбеннән

Кесә төбеннән – истәлек-мәкалә. Язучы “Фронтавиклар” әсәрендәге геройларның кайберләре үзенә бик ошаганлыгын яшермичә укучыга җиткерә. Кемнәрнеңдер әсәрдә үзләрен күрүе, геройларга охшаш кешеләрнең барлыкка килүе турында да әйтә. Студент кызларның зачетка ничек итеп әзерләнүләренә кадәр яза. Бу турыда сөйләшүләрне кызы Гәүһәр ничек анализлавын да бәян итә.

Чыганак: Мәһдиев М. Кесә төбеннән… // Мәгърифәт. (билгесез-90 нчы еллар тирәсе). Габидуллина Х.

Кызыл мулла… Ул кем?

“Кызыл мулла”… Ул кем? – мәкалә. Биредә автор совет чорындагы соцреализмга ияреп булса кирәк: “Мулла – таза тормышлы крестьян, социализмның дошманы”, – дип әйтә, әмма революциядән соң яңа оешкан хакимияткә яраклашкан имамнар да булган. Автор “Хәсән Мәнаши” мәкаләсендә бер мулланың совет яклы булып, “кызыл мулла”, “кызыл укытучы” исеме алуын белгертә. Архив документларыннан мәкалә героеның Арча кантоны, Суыксу волосте, Иске Рәч авылы имамы икәнлеге билгеле. Ул авыл кайсы районда, хәзерге исеме ничек? Автор үзе дә шушы сорауга җавап эзләп, өлкән буынга мөрәҗәгать итә.

PS: Хәзерге көндә Биектау районы Суыксу авылы җирлегендә Олы Рәс (русча – Большой Рясь) һәм Кече Рәч (Малый Рясь) исемле авыллар бар.

Чыганак: Мәһдиев М. “Кызыл мулла”… Ул кем? // Коммунизмга. – 1990. – 20 январь. Габидуллина Х.

Клуб иркен булачак

Клуб иркен булачак – кыска мәкалә. М.Мәһдиев 1959 елда “Известия” колхозында яшь коммунист Хаҗислам Шакирҗанов җитәкчелегендә клуб өчен яңа бина төзелүе турында әйтә. Зур, иркен, якты бинаның сәхнә, сәхнә арты бүлмәсе, сәхнә алды барьеры, кино күрсәтү өчен аерым будкасы булыр дип көтелә. Автор авыл хуҗалыгы артеле членнарының Бөек Октябрьнең 42 еллыгын яңа клубта бәйрәм итәргә әзерләнүләре турында язуыннан чыгып, мәдәният учагының 1959 елның 7 ноябрендә тантаналы рәвештә ачылганы турында әйтергә мөмкин. М.Мәһдиев авыл мәктәбендә укыткан чорда клуб һәм башка социаль объектлар колхоз хисабына төзелсә, хәзер исә заманча программалар нигезендә, күп функциялә үзәкләр салына.

Чыганак: Мәһдиев М. Клуб иркен булачак // Яңа тормыш. – 1959. – 9октябрь.

Габидуллина Х.

Колхозда бик яхшы

Колхозда бик яхшы – кыска мәкаләдә 1931 елның 15 ноябрендә «Авангард» (Кәче) колхозында АКШтан машинист Томас Остен, эшче Джонс Гейс, К.Африкадан тегүче хатын Иона Корнелиус, Австриядән металлист Герорд, ирландияле Силлиэс һ.б. кунак булуы, колхозның балалар бакчасы, мәктәп, мастерскойлар белән танышуы турында хәбәр ителә.

Чыганак: Мәһдиев М. Колхозда бик яхшы //Яңа тормыш. – 1962. – 1 апрель.

Габидуллина Х.

Кыска хәбәрләр

Кыска хәбәрләр – кыска мәкалә Казанбаш урта мәктәбе укучыларының Казансу буена оештырган экскурсиясе турында. Бу эшнең нәтиҗәсе буларак, Казанка авылы яныннан борынгы хайванның ике кг авырлыктагы теш казнасы табыла.

Чыганак: Мәһдиев М. Кыска хәбәрләр // Яңа тормыш. – 1959. – 24 июнь.

Габидуллина Х.

Кызыклы сборлар

Кызыклы сборлар – мәкалә.Укучылар мәктәптә белем алу беррәттән төрле чаралар үткәрә. Бу чаралар укучыны төрле яклап тәрбияли. Мәсәлән, автор пионер сборлары турында яза. Төрле темага багышланган сборларда һәр укучы анда актив катнашып үзен күрсәтә һәм нәрсәгәдер өйрәнә, нәтиҗә дә ясый ала. Чаралар коллективта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хезмәт, өстәмә белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге тудыра. Автор сборларның укучылар өчен бик кирәкле чара булуын ассызыклый.

Чыганак: Мәһдиев М. Кызыклы сборлар // Яңа тормыш. – 1958. – 14 март.

Габидуллина Х.

Күкәй, май, сөт

Мәкалә. Утызынчы елларда авылга медицина килеп керә: ак халатлы апалар “экзекуация”ясый башлыйлар. 1933 елда халык ачлыктан шешенә, үлә башлый. Көн саен кемнәрнеңдер үлгән хәбәре килеп тора. Врачлар прививка ясап халыкны үлемнән йолып калу өчен тырыша. Аларның авылга килүләре балалар өчен кара көн була, чөнки алар врачлардан курка. Мәктәпкә килеп тикшерүләр үткәрү үз нәтиҗәсен бирә. Халыкның аңын үстерү өлкәсендә дә врачлар зур эш башкаралар. Ашау рационын үзгәртергә, балаларга күкәй, май, сөт бирергә кирәклекне аңлаталар. Авыл кешесе аны болай да аңлый, ләкин өстән кушылган налогны ничек түләргә дә, балаларга нәрсә ашатырга дигән сорау борчый аларны. Автор авылда җитештерелүче күкәй, май, сөтнең балаларга гына түгел, Мәскәүдә утыручы зур түрәләрнең Татарстанга карап , безгә дә нәкъ шулар кирәк диюенә басым ясый.

Чыганак: Мәһдиев М. Күкәй, май, сөт // Татарстан яшьләре. – 1993. – сентябрь.

Габидуллина Х.

Киләсе җәй җитәрме?

Мәкалә. Автор шатлык-куанычларын шушы язма аша укучыга җиткерә. Туган ягының зур уңышларга ирешүендә авылдашларының хезмәте дә зур булуына басым ясый. Икмәк үстерү эше нәселдән нәселгә дәвам итүенә мисал китереп, авылдашы, фронтовик Мөхәмәтнур ага гаиләсенең хезмәтен ачып бирә. М.Мәһдиев, гомумән алганда, якташларының авыр хезмәтен кемнәр җиңеләйтергә тели, нинди юнәлештә эшләр башкарыла, алар хакында да язарга онытмый. Автор: “1992 елның җәендә мин бик бәхетле булдым – үз туган ягымдагы  ишелеп үскән арыш басулары аша узганда. Игенче егетләр колхоз рәисен, районның баш администраторын мактаганда бәхетле булдым. Зар елау туйдырган иде”, – дип яза. Игенчелек хезмәте белән җыр сәнгатенең үсешен дә автор шушы ук язмасында тасвирлый. “Салават Казанны алды!” – дип яза ул. Татар әдәбиятындагы зур югалтуларга да туктала . Табышлар да булмады түгел дигән фикерне алга сөрә.

Автор Арча районы укытучыларының август киңәшмәсе тәмамлангач оештырылган бәйрәмне “сабантуй” дип атамаска куша. Чөнки сабантуй ул – игенченең язгы кыр эшләренә тотынганчы үткәрелә торган бер йоласы булуын ассызыклый.

М.Мәһдиев җәйнең генә түгел, гомернең бер кисәге узып, киләсе җәйләр җитәрме дигән сорау белән мәкаләсен тәмамлый.

Чыганак: Мәһдиев М. Киләсе җәйләр җитәрме?// Социалистик Татарстан. – 1992. – сентябрь-октябрь.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика