Зарипова Рауза Сөнгатулла кызы

,

Зарипова Рауза Сөнгатулла кызы – Арча районы Гөберчәк авылында 1924 елда Сөнгатулла мулла гаиләсендә туа. М.Мәһдиевнең бертуган апасы. Белем алгач, Казан шәһәренә китеп, гомер буе шунда яши. Ире Гомәр белән ике бала үстерә: Әлфия һәм Камил. Рауза Сөнгатулла кызы бар тормышы сәүдә эшенә багышлый. Товарларга дефицит вакытта энесе Мөхәммәткә һәрвакыт ярдәм итеп тора. 1990 елда […]

>>

Зиннурова Илсүрә Зиннур кызы

,

Зиннурова Илсүрә Зиннур кызы – Арча районы Мөрәле авылында 1946 елның 3 ноябрендә дөньяга килә. Гомере буе балаларга рус теле һәм әдәбияты, музыка дәресләреннән белем бирде. М.Мәһдиевнең күршесе. Язучы турында матур истәлекләрен хәтердә яңартучы, әдипнең апасы Равия турында да җылы фикерләр җиткерүче кеше ул. Улы Илһам М.Мәһдиевнең иҗатын тирәнтен өйрәнүче кеше, КФУда укыта, доцент, филология […]

>>

Известия колхозында

,

“Известия” колхозында – кыска мәкалә. Күмәк хуҗалык рәисе М.Хәстиев җитәкчелегендә узган терлекчеләр кичәсендә ит сату йөләмәсенең 152 процентка үтәлүе, сөт һәм йомырка сату йөләмәләренең үтәлмәве хакында языла. Мәкаләдә Т.Заһидуллин, Ә.Хәбибуллин, М.Хисмәтуллина, М.Хөснетдинова, Ф.Нигъмәтҗанова, Т.Сабирова кебек алдынгыларның исеме мактап телгә алына, 17 кешенең 500 сумлык бүләк алуы турында әйтелә. Чыганак: Мәһдиев М. Известия колхозында // Яңа […]

>>

Илленче еллардан бер истәлек

,

Илленче еллардан бер истәлек – мәкалә. Автор бу язмасында Казанбаш мәдәният йортындагы үзешчән сәнгать турында яза. Интеллегенция бик актив булып, авылның мәдәни тормышын гел җанландырып торган. М.Мәһдиев тә, укытучы буларак, клуб сәхнәсендә гел спектакльләр оештырып, халыкка күрсәткән, рольләр бүлгәндә гел үзенә уңай һәм баш рольләрне алырга яратуын да сиздерә. Мәкаләсендә укытучы исеме янына артист дигән […]

>>

Кайбер хатирәләр

,

Кайбер хатирәләр – мәкалә. Сагыну хисләре ярылып ята бу мәкаләдә. Журналист Тәлгать Гомәров язучының студенты булган. “Аның сөйләгәнен йотлыгып тыңлап утырып, лекцияне язарга да оныта идек”, – дип искә ала автор. Мөхәммәт ага тарафыннан арчалыларга аерым караш, мөнәсәбәт  булмаган. Шуңа күрә “икеле” билгесе дә алгалаганнар. Һәркем тигез булуны аңларга яхшы җирлек биргән укытучы. “Мәһдиев ялагай, […]

>>

Кашапов Миннәхмәт Кашафетдин улы

,

Кашапов Миннәхмәт Кашафетдин улы 1930 елның 30 октябрендә Татарстанның Мамадыш районы Урта Тәкәнеш авылында гаиләдә җиденче бала булып туа. 4 классны тәмамларга да өлгермичә, көтүче булып эшли. Иптәшләре 8 класста укыганда ул 5 класска укырга бара. Тырышлыгы көчле булу, аңа мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамларга мөмкинлек бирә. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, 50 ел төрле […]

>>

Кесә төбеннән

,

Кесә төбеннән – истәлек-мәкалә. Язучы “Фронтавиклар” әсәрендәге геройларның кайберләре үзенә бик ошаганлыгын яшермичә укучыга җиткерә. Кемнәрнеңдер әсәрдә үзләрен күрүе, геройларга охшаш кешеләрнең барлыкка килүе турында да әйтә. Студент кызларның зачетка ничек итеп әзерләнүләренә кадәр яза. Бу турыда сөйләшүләрне кызы Гәүһәр ничек анализлавын да бәян итә. Чыганак: Мәһдиев М. Кесә төбеннән… // Мәгърифәт. (билгесез-90 нчы еллар […]

>>

Кесмәс үзәнендә

,

Кесмәс үзәнендә – мәкалә (1985). Биредә авылдагы гореф-гадәтләр сакланышы нинди халәттә булуы ачыклана. Автор авылның киләчәген билгеләүче факторларның кайберләре бик тирәндә ятуын ассызыклый. Мәсәлән, колхоз рәисе үзе җитәкләгән авылларга, шул җиргә, төбәккә, кешеләренә карата мөнәсәбәте нинди? Автор шушы сорауларга җавап бирергә тырыша. Урман – давыл кешесенең төп материал чыганагы. Кеше шуннан ничек файдалана? Автор авылдашларының […]

>>

Киек казлар кебек…

,

Киек казлар кебек… – мәкалә (1985). Автор туган җире турында мәкалә язар өчен махсус авылга кайтып, андагы проблемалар белән таныша. Бригадир Ш.Хәбибуллин авыл өчен нәрсәләр кирәклегенә туктала: “Иң беренче эш итеп балалар бакчасы ачар идем”, – ди ул. Колхозчыларның иң авырткан урыны ул – бала проблемасы. Эшләү өчен бөтен уңайлыклар тудыру хыялы белән йөргән бригадир […]

>>

Киләсе җәй җитәрме?

,

Мәкалә. Автор шатлык-куанычларын шушы язма аша укучыга җиткерә. Туган ягының зур уңышларга ирешүендә авылдашларының хезмәте дә зур булуына басым ясый. Икмәк үстерү эше нәселдән нәселгә дәвам итүенә мисал китереп, авылдашы, фронтовик Мөхәмәтнур ага гаиләсенең хезмәтен ачып бирә. М.Мәһдиев, гомумән алганда, якташларының авыр хезмәтен кемнәр җиңеләйтергә тели, нинди юнәлештә эшләр башкарыла, алар хакында да язарга онытмый. […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика