Наһар түти

,

Наһар түти – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое, Гөберчәк авыл кешесе. Авылның “күз врачы” булып йөргән. Гөберчәк урамының Поник очы өлешендә яшәгән. Йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, күлмәк итәген ян-якка кыстырып йөрергә өйрәнгән, җитез, кыю хатын булган. “Бер дә бетмәс талкы, тәрәш, каба кебек “җитештерү коралларыннан” арына алмыйча мәңге йөгереп йөрүче Наһар түти бар”, […]

>>

Ни хәлең бар, Фатыйма?

,

Ни хәлең бар, Фатыйма? – мәкалә. М.Мәһдиев “Фронтовиклар” романы турында укытучылардан килгән хатларга җавап яза. Килгән сораулар да автор өчен “ачыш” булып тоела, геройларын кабат күздән кичерә. Әсәр белән танышкан укытучылар һәрберсе дип әйтерлек геройларны үз мәктәп укытучылары итеп кабул итә. Хәтта кайберәүләр үзләрен күрә сыман. Автор әйтүе буенча, укучы әсәрне мәкалә итеп түгел, ә […]

>>

Низамиев Габдерәкыйп Низаметдин улы

,

Низамиев Габдерәкыйп Низаметдин улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1929 елның 10 октябрендә гади гаиләдә туа. Булачак язучы Мөхәммәт белән бергә уйнап үскәннәр, аның сыйныфташы, иң якын дусты. Гөберчәк һәм Сикертән мәктәпләрендә бергә белем алганнар. Редакциядә фотограф булып эшләгән. 1972 елның 8 июнендә вафат. Әдәбият: Габидуллина Х. Язучының якын дусты // Арча хәбәрләре – 2017. […]

>>

Нуриев Вакыйф Вәкил улы

,

Нуриев Вакыйф Вәкил улы – 1958 нче елда Арча районы Сеҗе авылында туа. 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. “Яшь ленинчы”, “Шәһри Казан” газеталары, “Сәхнә”, “Салават күпере” журналларында хезмәт куя. Хәзерге вакытта “Казан утлары” журналы редакциясендә эшли. 2007-2014 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. В.Нуриев – кече  һәм урта яшьтәге балаларга атап […]

>>

Нурисламов Вагыйз

,

Нурисламов Вагыйз – М.Мәһдиевнең күршесе, 1918 елда Гөберчәк авылында туа. Фронтовик. Тырыш, эшчән, сабыр холыклы кеше. Хатыны Саимә апа белән биш бала тәрбияләп үстергән. Колхоз атларын тәрбияләде. Истәлекләргә бирелеп, яшь вакытларын искә төшерергә ярата иде. Вагыз абый 1987 нче елда вафат булды. Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., […]

>>

Павел Васильевич

,

Павел Васильевич – тегермәнче, Яңа Чүриле кешесе. Ул – саф татарча сөйләшә, кешеләргә хөрмәт белән карый, эшчән, тырыш. Авыл кешеләре татарчалап аңа “Пауал” дип эндәшкән. Халык белән дус булган, сеңелесе Катеринаны да (кешеләр аны Хәтирә дип йөрткән) мәҗлесләрдән калдырмаганнар. “Аның карашында мин авыр сугыш, үткәнне сагыну һәм башка авыр хисләр тоеп алдым”, – дип яза […]

>>

Пауал тегермәне

,

Пауал тегермәне – Казаклар авылы янында, Кесмәс елгасында буа ясап эшләнгән. Заманында җылы он исе килеп торган урын булган ул. Анда күрше-тирә авыл кешеләре он тарттырган. “Тегермән стеналарына ак пудра кунган, моны безнең авылда “пырак оны” дип йөртәләр”, – дип яза М.Мәһдиев. Гүзәл табигатьле, киң болынга урнашкан тегермән бүген юк инде. Болын кипкән, аны сөреп, […]

>>

Ризванов Муллаян Ризван улы

,

Ризванов Муллаян Ризван улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1929 елның 29 августенда туа. М.Мәһдиевнең сыйныфташы – Гөберчәк, Сикертән мәктәпләрендә бергә укыганнар. Алтын куллы кеше булган ул: агач материалыннан кешеләргә тәрәзә рамнары, йөзлекләре ясаган. Вакытында вахта белән йөреп, бураучы булып та эшләгән. Мөхәммәтнең дусты. Аның китапларын еш укып, балаларына да сыйныфташының әсәрләрен укырга тәкъдим иткән. […]

>>

Россия күләм “Мәһдиев укулары

,

 Россия күләм “Мәһдиев укулары – 2015 елның 16 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университеты Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәният бүлеге укучылар һәм студентларның “Мәһдиев укулары” исемле фәнни-гамәли конференциясе уза. Беренче тапкыр Россия күләмендә үткән укулар язучының 85 еллыгы уңаеннан оештырыла. Чит өлкәләрнең дә бу эштә актив булулары […]

>>

Сабантуй бизәкләре

,

Мәкалә. Биредә автор Сабан туеның тарихына туктала. Кайдан, кайчан, ничек килеп чыккан бу бәйрәм? “Сабан эше – крестьян өчен иң җаваплы, иң киеренке хезмәт”, – диеп яза М.Мәһдиев. Сабан эше ничек башкарыла, орлыкны җиргә нинди тәртиптә чәчәләр, теләкләр нинди – барлык сорауларга да җавапны шушы язмада табарга мөмкин. Сабантуе бәйрәменә әзерләнү кагыйдәләрен дә ачып бирә. […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика