Зарипова Рауза Сөнгатулла кызы

Зарипова Рауза Сөнгатулла кызы – Арча районы Гөберчәк авылында 1924 елда Сөнгатулла мулла гаиләсендә туа. М.Мәһдиевнең бертуган апасы. Белем алгач, Казан шәһәренә китеп, гомер буе шунда яши. Ире Гомәр белән ике бала үстерә: Әлфия һәм Камил. Рауза Сөнгатулла кызы бар тормышы сәүдә эшенә багышлый. Товарларга дефицит вакытта энесе Мөхәммәткә һәрвакыт ярдәм итеп тора. 1990 елда вафат.

Әдәбият: Нуруллин Р. Яхиннар. – Казан, 2016. – Б.81.

Габидуллина Х.

Занятиеләр оешкан төстә үтте

Занятиеләр оешкан төстә үтте – мәкалә. М.Мәһдиев 1959 елның 1 октябреннән “Известия” авыл хуҗалыгы артелендә коммунистларның һәм комсомолларның (укытучылар, ун классы белеме булган һәм булмаган яшьләр аерым төркемннәрдә) белемен күтәрү максатыннан 5 түгәрәк оешуы турында яза. Авыл хуҗалыгы икътисады буенча түгәрәкне – М.Хәстиев, КПСС тарихы буенча – Р.Нәҗмиев, комсомол политмәгарифендә – М.Харисов белән Р.Бакиров җитәкчелек иткән.

Чыганак: Мәһдиев М. Занятиеләр оешкан төстә үтте // Яңа тормыш. – 1959. – 7 октябрь.

Габидуллина Х.

Зиннурова Илсүрә Зиннур кызы

Зиннурова Илсүрә Зиннур кызы – Арча районы Мөрәле авылында 1946 елның 3 ноябрендә дөньяга килә. Гомере буе балаларга рус теле һәм әдәбияты, музыка дәресләреннән белем бирде. М.Мәһдиевнең күршесе. Язучы турында матур истәлекләрен хәтердә яңартучы, әдипнең апасы Равия турында да җылы фикерләр җиткерүче кеше ул. Улы Илһам М.Мәһдиевнең иҗатын тирәнтен өйрәнүче кеше, КФУда укыта, доцент, филология фәннәре кандидаты. Илүсә апа Гөберчәк авылында гаиләсе белән яши.

Әдәбият: Габидуллина Х. Бигрәк гади кеше иде // Татарстан яшьләре. – 2017. – 2 март.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика