Библиотөн-2016

22 апрель көнне «Казан арты» тарих-этнография музеенда “Библиотөн” акциясе кысаларында «Елый икән, елый ирләр дә» исемле фильм, Тукай тудырган образлар ярдәмендә эшләнгән композицияләр күрсәтелде, интерактив почмаклар эшләде.

Римма Надершинаның китабын тәкъдир итү

22 апрель  көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда Римма Надершинаның “Береза белая-подруга верная” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Римма ханым 19 елдан артык “Арча хәбәрләре” газетасында баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары вазифасында хезмәт куя. Аның мәкаләләре “Арча хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Татарстан яшьләре” газеталары, “Идел”, “Татарстан” журналлары аркылы укучыларга таныш.

Кичәдә Римма Надершинаның хезмәттәшләре, якыннары, иҗатташ дуслары, әдәбият сөючеләр катнашты.

М.Мәһдиевкә истәлек тактасы куелды

Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә М.Мәһдиевкә истәлек тактасы куелды. Тантаналы чарага әдипнең кызы Гәүһәр Хәсәнова һәм туганы Җәүһәр Галимова да кайтты.

 

 

«Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!»

16 апрель көнне Арча шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!» дип исемләнгән әдәби марафон узды. Якташ журналистлар һәм язучылар шәһәребезнең барлык мәктәпләрендә, Арча педагогика көллиятендә булды, укучыларның чыгышларын тамаша кылдылар.

Кытайдагы якташыбыз

Кытайның شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونى -Шенҗаң-уйгур автоном районында яшәүче милләттәшебез, кытай теле белгече, галим һәм шагыйрь Гыйззәтулла Әнвәр улының бабасы Хәсән ХIХ гасырда ук Арча төбәгеннән китеп Шәркый Төркстанга (хәзер Кытай җирләре) барып төпләнгән. «Безнең нәсел-тамырлары да Арча төбәгенә барып тоташа. Арча — безнең  ата-бабалар туфрагы. Алар бу төбәкне еш искә алганлыктан, күңел түренә кереп калган җир», — дип, бабасының туган җирен сагынып яшәве турында сөйләде безгә Гыйззәтулла ага. Бу сагыну сагышы Гыйззәтулла Хәсәнгә дә күчкән.  Аның шул уңайдан язылган “Казан арты, Арча ягы…” дип исемләнгән шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Казанбаш мәктәбендә…

Арча районы Казанбаш мәктәбендә Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улына (Гариф Ахунов) һәм Социалистик Хезмәт Герое Хәстиев Мирбат Бәдри улына мемориал такта ачылды.

Тракторист һәм тегүче Кәшфи-Мөхәммәтнур турында истәлекләр

Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина белән «Исәнме, Кәшфи абзый!», «Мәңгелек яз» исемле әсәрләрнең герое Кәшфи абзыйның хатыны Асиянең прототибы Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызының (1921) истәлекләрен видеога язып алдык. Чынбарлыкта Кәшфи абзый — Хәйбин Мөхәммәтнур Хәлиулла улының язмышы ничек булган? Механик, тракторист һәм тегүче Мөхәммәтнур гаиләсен бөек шагыйрь Габдулла Тукай белән нәрсә бәйли? Болар турында безгә Асия-Тәскирә апа сөйләде:

Тәскирә апаның әтисе Габделкадыйр ага Беренче Бөтендөнья сугышында әсирлектә булган. Бу турыда истәлекләр

1930 елларда авылдан Себергә сөрелгәннәр турында истәлекләр

Тукайны Коҗамакты белән нәрсә бәйли?

Пермь өлкәсе Барда авылында җамигъ мәчетнең имам-хатибы, Тукайның бишенче буын туганы Рафикъ хәзрәт Акманаев белән очраштык. Ул безгә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Барда тамырлары турында сөйләде. Мәгълүм ки, шагыйрьнең бабасы Зиннәтулла хәзрәт Барда авылында туган. Бу Зиннәтулланың «Туган илем Коҗамакты карьяседер (авылыдыр), Пермь табгы (төбәге), Уса мосафадыр (өязедер)» дигән шигъри юллары һәм архив документлары белән дәлилләнгән. Рафикъ хәзрәт исә үзенең китабында: «Иң зур теләгебез — Барда белән Арча, Татарстан арасында дуслык, туганлык күпере тагын да ныгысын, һәрчак иҗат, илһам чыганагы булып торсын», — дип яза.

Кем ул Зиннәтулла хәзрәт?

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 48 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем биргән Фәрхәт ага Зыятов Габдулла Тукай һәм Өчиле авылы турында тукайчылар игътибарыннан читтә калып килгән кайбер фактлар турында сөйләде

Айрат Зыятовның шигырен әтисе Фәрхәт Зыятов укый

Бүгенге көндә иҗат итүче якташ әдипләр

Мәрзия Фәйзуллина
Балалар язучысы, шагыйрә, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Мәрзия Фәйзуллина 1930 елның 11 июнендә Шушмабаш авылында туган. Ул быел үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, Шушмабаш мәктәбендә,“Казан арты” тарих-этнография музеенда очрашуларда булды. Мәрзия Фәйзуллинаның “Салават күпере”, “Чәчәкләр сәгате”, “Ике көрәк!, “Гөлнар мәктәпкә бара!, “Энҗе чәчәк”, “Чиккән яулык”, “Сугыш юлларының тузаны”, “Гаилә әлифбасы” һәм башка шигырь һәм поэмалары тупланган китапларын бүген дә яратып укыйлар. Ул Казан шәһәрендә яши, районыбыз белән тыгыз элемтәдә тора.

Хәнәфи Бәдигый
Галим-педагог, әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь,журналист, җырлар авторы, Россия(2002) һәм Татарстан(2006) Язучылар берлеге әгъзасы якташыбыз Хәнәфи Габделбәр улы Бадыйков 1941 елның 13 гыйнварында районыбызның Мөрәле авылында туган. Мөрәле башлангыч, Сеҗе урта мәктәпләрен, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук шөгыльләнә. Хәнәфи Бәдигыйның шигырьләре, поэмалары, очерк-хикәяләре тупланган “Абага чәчәге”, “Күңел ялкыны”, “Яшел чирәм”, “Тормыш фасыллары”, “Туган җир кешесе” дип исемләнгән китаплары дөнья күрде. Ул бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

Рәфикъ Юныс
Шагыйрь, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рәфикъ Юныс улы Юнысов 1943 елның 1 мартында Кәче авылында туган. Кәче җидееллык, Арча урта мәктәпләрен, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Яшьтән үк шигырьләр яза. Рәфикъ Юнысның “Вакыт чылбыры”, “Җирдә яшим”, “Учтагы песнәк”, “Сүнгән яшен”, “Син һәм мин” шигъри җыентыклары һәм “Татарстан Референдумы”, “Татар гаме” китаплары басылып чыкты. Ул “Казан утлары” журналында эшли, Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә.

Галиәхмәт Шаһи
Шагыйрь, бик күп җырлар авторы, педагог, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Галиәхмәт Шыһиәхмәт улы Шаһиәхмәтов 1949 елның 24 августында Шура авылында туган. Ул Шура сигезьеллык мәктәбен, Йошкар Ола шәһәрендә техникум, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Галиәхмәт Шаһинең шигырьләре тупланган “Кояшлы юл”, “Мәхәббәт елгасы”, “Кулым җылысы”, “Моңлы китап”, “Ай ташы”, “Әүлия чишмәсе”, “Канатлы еллар”, “Сандугач кайткан таллыкка”, “Тарту көче”, “Уч төбендә кояш”, “Сөю бакчасы”, “Кышкы роза” дип исемләнгән китаплары бар.

Рифат Җамал
Шагыйрь, җырлар авторы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рифат Җамалетдин улы Корбанов 1951 елның 1 октябрендә Мирҗәм авылында туган. Мирҗәм башлангыч, Носы сигезьеллык, Балтач урта мәктәбен, Казан ветеринария институтын тәмамлый. Ул кечкенәдән шигъри җанлы булып үсә. Рифат Җамалның шигырьләре тупланган “Күңел сүрәләре”,“Ташка үскән чәчәкләр”, “Өзгәләнмә, күңел…”, “Янсын йөрәк, дөрләп…” дип аталган китаплары дөнья күрде.

Наил Касыйм
Шагыйрь, бик күп җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Наил Васыйл улы Касыймов 1955 елның 18 августында Ашытбаш авылында туган. Ашытбаш сигезьеллык, Яңа Кырлай урта мәктәпләрен, Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлый. Ул мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыга. Наил Касыймның шигырьләре һәм популяр җырлары тупланган “Су буенда учак яна”, “Күңелем каршыңда тезләнде…”, “ Күңелем кояшы” дип исемләнгән китаплары басылып чыкты.

Гүзәл Әдһәм
Язучы, педагог, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гүзәл Әдһәм кызы Шакирова 1957 елның 9 мартында Наласа авылында туган. Наласа сигезьеллык, Арча педагогия училищесы, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Мәктәп елларында ук газеталарга мәкаләләр һәм хикәяләр яза башлый. Гүзәл Әдһәмнең хикәяләре һәм повестьлары тупланган “Наласа авылы көе”, “Асылмалы күпер” китаплары дөнья күрде. Бүгенге көндә ул Казан шәһәрендә иҗади эш белән шөгыльләнә.

Вакыйф Нуриев
Язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Вакыйф Вәкил улы Нуриев 1958 елның 17 августында Сеҗе авылында туган. Сеҗе урта мәктәбен, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Вакыйф Нуриевның хикәяләре, повестьлары тупланган “Бүре кадәр бүрек”, Җәйгә кайда рәхәт?”, “Ана догасы”, “Җиденче палата” исемле китаплары басылып чыкты. Ул бүгенге көндә “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе булып эшли, Казан шәһәрендә яшәп иҗатын дәвам итә.

Гафур Каюмов
Драматург, артист, режиссёр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гафур Шәкүр улы Каюмов 1959 елның 2 мартында Яңа Сәрдә авылында туган. Яңа Сәрдә башлангыч, Шура сигезьеллык, Яңа Кенәр урта мәктәпләрен, Казан театр училищесын тәмамлый. Гафур Каюмовның пъесалары тупланган “Упкын өстендә уен”, “Ул” дип исемләнгән китаплары басылды. Аның пъесалары Татарстан һәм Башкортстан театрларында зур уңыш белән бара. Ул бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай клубын җитәкли һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли. Казан шәһәрендә яшәп иҗатын дәвам итә.

Сания Әхмәтҗанова
Шагыйрә, бик күп җырлар авторы, педагог, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Курса Почмак авылында туган. Курса Почмак сигезьеллык мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Күңелендә гомер буе шигырь уты йөрткән Сания Әхмәтҗанованың шигырьләре тупланган “Оч иреккә, җырым”, “Пар алма”, “Гәрәбә” исемле китаплары дөнья күрде. Сания Әхмәтҗанова Казан шәһәрендә яшәп иҗатын дәвам итә, “Мәгариф” журналында җаваплы сәркатип вазифасын башкара.

Рөстәм Галиуллин
Журналист, язучы, Муса Җәлил исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Рөстәм Госман улы Галиуллин 1987 елның 26 ноябрендә Наласа авылында туган. Наласа урта мәктәбен, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Кечкенәдән балалар өчен мавыктыргыч һәм шаян хикәяләр, мәкаләләр яза башлый. Аның “Гипнозчы малай”, “Юлларда җил ак иде…”, “Одиночество” дип аталган китаплары басылып чыкты. Рөстәм Галиуллин бүгенге көндә Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гыйльми сәркатип вазыйфасын башкара, Казан шәһәрендә яшәп иҗатын дәвам итә.

Равил Вәлиев
Язучы һәм публицист, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Вәли улы Вәлиев 1942 елның 20 августында Яңа Кенәр авылында туган. Яңа Кенәр урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетын тәмамлый.Равил Вәлинең очерклар, хикәяләр, документаль һәм тарихи повестьлар тупланган “Яшьлегем – Чаллы”, “Шәһәр булсын бүләгем”, “Таяну ноктасы”, “Көчле агым”, “Мәңгелек ут җылысы”, “Җөй”, “Олуг хан ярлыгы” дип исемләнгән китаплары бар. Хәзерге көндә Казан шәһәрендә яши.

Илсур Хөснетдинов
Шагыйрь,  күп җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, ИлсурГайнетдин улы Хөснетдинов 1946 елның 2 октябрендә Сикертән авылындf туган. Сикертән җидееллык мәктәбен, Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлый. Илсур Хөснетдинов популяр җыр текстлары авторы, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор, аларны үзе башкаручы җырчы булып та таныла һәм ул аларны туплап “Бәхет дагасы” дигән китап чыгарды. Хәзер ул Казан шәһәрендә яши.

Чулпан Зариф
Шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Татарстан һәм Эгей Язучылар берлеге әгъзасы Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин 1969 елның 25 апрелендә Субаш Аты авылында туган. Арчаның беренче мәктәбен, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Татар, рус, төрек телләрендә язучы Чулпан Зарифның шигырьләре тупланган “Кояшка юл тота кәрваным”, “Апельсиновая осень”, Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан…”, “Татар төркиләренең гореф-гадәтләре” китаплары дөнья күрде. Чулпан Зариф Төркиянең Карс шәһәре университетында славян телләре һәм әдәбиятлары бүлеген җитәкли, студентларга белем бирә һәм иҗатын дәвам итә.

Рәис Сафин
Шагыйрь, публицист Рәис Абдулла улы Сафин 1935 елның 5 январенда Субаш Аты авылында туган. Рәис Сафинның шигырьләре,поэмалары, хикәя һәм повестьлары тупланган “Бер мәхәббәт тарихы”, “Бабайлар чуагы”, “Көзге аҗаган”, “Памир”, “Акылга мәдхия”, “Бер яшьлектә, бер картлыкта”,”Йөрәк парчалары”, “Мөстәкыйльлек өчен көрәш” китаплары басылып чыкты. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши, актив иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Наил Минһаҗев
1954 елның 19 нчы ноябрендә Югары Масра авылында туган. Җырчы-шагыйрь, Казан шәһәрендә яши.

Булат Сәләхов
1952 елның 21 мартында Алан авылында туган. Драматург, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2012), Татарстанның халык артисты (2009), Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Чаллы шәһәрендә яши.

Аудио


Башка язмалар
Публикация
вход
Яндекс.Метрика