Мәһдиева Гөлчәчәк

Мәһдиева Гөлчәчәк (1932.01.05-1936.04.?) – М.Мәһдиевнең талантлы, зирәк сеңлесе кызамык авыруыннан вафат була, Гөберчәк зиратына җирләнә. Җеназасын Хәнәфи абзый укыта, кабер өстенә аның төпчек улы Госман нарат утырткан була. Әмма, 1940 елгы өермәдән соң, кабер өстенә куелган таш һәм нарат юкка чыга. Шул сәбәпле Гөлчәчәкнең кабере билгесез. Автор бу турыда “Апрельнең бер иртәсе” исемле мәкаләсендә яза (Коммунизмга. – 1989. – 4 февраль).

Апрельнең бер иртәсе

Апрельнең бер иртәсе – мәкалә. Язмада автор үзенең талантлы, зирәк бертуган сеңелесе Гөлчәчәк (1932.01.05-1936.04.?) турында бәян итә. Әти-әнисенең үзләренә аерым, балаларга бер-ике чиста сөлге тотулары, теш чистартырга порошок булмаганда, утын күмере яки төелгән аш тозы белән көнгә ике мәртәбә теш чистартырга мәҗбүр итүләре хакында әйтә. 1936 елда авылда кызамык авыруы таралып, күп бала, шул исәптән Мөхәммәтнең күршеләре Галиулла, Әхмәдулла, Гайнулла, Маһитаб, Фәсәхәтләр вафат булуы турында яза. Шулар өстенә авыл советы кереп, түләнмәгән налоглар өчен самовар, чынаяк, казанны алып чыгып киткән. Шушы фаҗиганы күтәрә алмыйча Гөлчәчәк тә һәлак була. Мәкаләнең иң тетрәндергән өлеше – әнисе Гөлчәчәккә соңгы чәй суын каптырганда, сабый калакның бер читен тешләп ала. Автор әлеге калакның туган нигезендә саклануы турында әйтә, әмма вакытлар узу белән ул юкка чыга.

Чыганак: Мәһдиев М. Апрельнең бер иртәсе // Коммунизмга. – 1989. – 4 февраль.

Габидуллина Х.

Доктор янында

Доктор янында – мәкалә. Биредә автор улы Искәндәр белән булган вакыйга турында бәян итә. Искәндәрнең яралы башын бинт белән бәйләгәнне, бала уйлавы буенча, бөтен кеше күрергә тиеш. Ул, янәсе, яралы солдат. Иптәшләре күрсә, бөтенләй дә малай күңелендә горурлык хисе арта, имеш. Ләкин ата кешене баланың еламавы бераз сагайтса, чын ир бала тәрбияләвенә ышаныч та күренә. Язучы бу язмасы аша баланың хис-кичерешләрен, уй-фикерләрен дә җиткерә.

Чыганак: Мәһдиев М. Доктор янында // Коммунизмга. – 1974. – 12 ноябрь.

Габидуллина Х.

Кызыл мулла… Ул кем?

“Кызыл мулла”… Ул кем? – мәкалә. Биредә автор совет чорындагы соцреализмга ияреп булса кирәк: “Мулла – таза тормышлы крестьян, социализмның дошманы”, – дип әйтә, әмма революциядән соң яңа оешкан хакимияткә яраклашкан имамнар да булган. Автор “Хәсән Мәнаши” мәкаләсендә бер мулланың совет яклы булып, “кызыл мулла”, “кызыл укытучы” исеме алуын белгертә. Архив документларыннан мәкалә героеның Арча кантоны, Суыксу волосте, Иске Рәч авылы имамы икәнлеге билгеле. Ул авыл кайсы районда, хәзерге исеме ничек? Автор үзе дә шушы сорауга җавап эзләп, өлкән буынга мөрәҗәгать итә.

PS: Хәзерге көндә Биектау районы Суыксу авылы җирлегендә Олы Рәс (русча – Большой Рясь) һәм Кече Рәч (Малый Рясь) исемле авыллар бар.

Чыганак: Мәһдиев М. “Кызыл мулла”… Ул кем? // Коммунизмга. – 1990. – 20 январь. Габидуллина Х.

Илленче еллардан бер истәлек

Илленче еллардан бер истәлек – мәкалә. Автор бу язмасында Казанбаш мәдәният йортындагы үзешчән сәнгать турында яза. Интеллегенция бик актив булып, авылның мәдәни тормышын гел җанландырып торган. М.Мәһдиев тә, укытучы буларак, клуб сәхнәсендә гел спектакльләр оештырып, халыкка күрсәткән, рольләр бүлгәндә гел үзенә уңай һәм баш рольләрне алырга яратуын да сиздерә. Мәкаләсендә укытучы исеме янына артист дигән өстәмә исем дә кирәклекне белдерә. Рольләрне халык ышанырлык итеп уйнауга ирешкән авыл үзешчәннәре. Кайбер спектакльләр барышында халык геройларның үлеменә дә ышанган, аларны жәлләп, кайгыручылар да булган. “Фәрхиназ” спектаклен уйнаганда М.Мәһдиевнең укучысы укытучысыннан шүрләптер инде сәхнәгә чыккач, герой исеме белән түгел, ә булачак язучының үз исеме белән дәшә.

Чыганак: Мәһдиев М. Илленче еллардан бер истәлек // Коммунизмга. – 1988. – 3 декабрь. Габидуллина Х.

Аңа 60 яшь тулган булыр иде…

 

(Фәрит Бәширне тууына 60 ел тулу уңаеннан искә алу, 30.11.1958 – 07.10.2009)

 2007 елда Шекә авылы тарихы, шул авылда туып-үскән, гомер иткән чын хезмәт кешеләренең гыйбрәтле язмышлары тасвирланган “Шекә пәриләре комнан бау ишә” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Филология фәннәре докторы Фәрит Бәширнең әти-әнисе турында язылган “Яхшы кешеләр күп алар” дигән язмасы да шул китапта урын алган. Балачагын искә алып ул: “1962 елда миңа дүрт яшь. Инде зур малай (әни шулай ди). Берничә елдан әнигә дәрес әзерләргә булышам. Карандаш очлыйм. Елак энемне тирбәтеп киләм. Таудай өелгән дәфтәрләрне әнинең сумкасына тутырышам. Ул вакытта “унйортлыклар” дигән хикмәтле бер нәрсә бар иде. Ягъни урамдагы ун йортның хатыннары бер йортка җыелалар. Әни – агитатор. Дөнья хәлләре белән таныштыра. Илдә барган вакыйгалар турында сөйли. Тематика буенча мин сайлап куйган плёнкалардан, утны сүндереп, мичкә төбәп, фильмоскоп карыйлар. Утырып чәй эчәләр, күңелләрен бушаталар. Үзләренә күрә бер аулак өй булгандыр. Йа Хода! Ул кичәләрдә утырган Камилә апай, Сәгадәт апай, Наҗия апай, Майшәрәп апай (Маһишәрәф микән инде), Сәрбия апай, Дания апай, Фатыймаапай, әнием – сезнең бу дөньяда берегез дә юк инде. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын.

Мин китап укырга яратам. Әни көлә: “Яратмыйча соң, син бит туганнан бирле мәктәптә”. Анысы дөрес, анысы шулай. Мин үземне белгәннән бирле мәктәптә. Башкача нишлисең? Авылда балалар бакчасы юк. Калдырырга кеше юк. Әни үзе белән мәктәпкә алып бара инде. Арткы парта гел минеке була иде. Хәер, без бишебез дә шулай үстек. Ничек түзгәндер әни? Ходайдан сабырлыклар сорагандыр инде. Әниемә булган хөрмәт хисләрем аның каберенә дога булып барып ирешсен, җанына тынычлык бирсен.Амин!”,- дип язган.

Якташыбыз, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Фәрит Кәрим улы Бәширов 1958 елның 30 ноябрендә районыбызның Шекә авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1974 елда сигезьеллык мәктәпне, 1976 елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлый. 1976 – 1981 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1981 – 1984 елларда СССР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспи-рантурада укый. 1984–2003 елларда шул институтта кече фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. 1989 елда “Яңа татар романы формалашу” дигән темага кандидатлык, 2002 елдан “ХХ йөз башы татар прозасының үсеш этаплары” дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый.

Фәрит Бәшир 2003-2006 елларда Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире, аннан “Матбугат йорты” нәшриятында редактор булып эшли. 2007 елдан Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты профессоры.

Фәрит Бәшир әдәби-мәдәни мирас белән җентекле кызыксыну, элегрәк дөнья күрә алмаган әсәрләрне киредән халыкка кайтару буенча шөгыльләнү белән бергә, хәзерге әдәби хәрәкәтне өйрәнү, татар язучыларының иҗат портретларын укучыга җиткерү, яңа басылган әсәрләргә бәяләмә язу юнәлешендә дә актив эшли. Шул җәһәттән аның матбугатта 80 нән артык мәкалә һәм күзәтү-анализ характерындагы язмалары дөнья күрә. Фәрит Бәширнең 2001 елда әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре тупланган “Сөйлә каләм” җыентыгы, 2002 елда “ХХ йөз башы татар прозасы” исемле монографиясе басылып чыга.Ул 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Фәрит Бәшир 2009 елның 7 октябрендә 51 яшендә Казанда вафат була, туган авылы Шекә зиратында җирләнә.

Фәрит университетта укыганда халык авыз иҗатын җыю экспедицияләрендә актив катнаша, авылларда йөргәндә концертлар оештыра, бергә укыган иптәшләре белән төрле чаралар уйлап табарга ярата. Ул аларның һәрберсендә башлап йөрүче, сценарийлар язучы, шул тамашаларны үзе үк оештыручы да була. Студент елларында Фәрит спектакльләрдә катнашырга да вакыт таба. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган режиссер, артист Камил Саттаров:

“Фәрит Бәширов Казан шәһәренең Төзүчеләр мәдәният йорты каршында оештырылган халык театрында берничә сезон уйнады. Искиткеч талантлы, нинди эшкә тотынса да башкарып чыга торган бу егет сәхнәгә чыгу белән тамашачыны яулап ала иде. Бигрәк тә юмористик рольләрне җиренә җиткереп, барлык төгәллекләре белән уйный иде. Фоат Садриевның “Эх сез, егетләр”, Габдрахман Әпсәләмовның “Илһамлы яшьлек” һәм башка спектакльләрдә уйнаганы әлегедәй күз алдымда. Фәрит төрле кичәләр үткәрү өчен сценарийлар яза һәм ул кичәләрне үзе үк алып та бара иде. Ләкин безнең арабыздан иртәрәк китте”,- дип аның турындагы истәлекләрен сөйләде.

Баулы районының Новозареченск бистәсендә яшәүче апасы Әлфинур Кәрим кызы Зиннәтуллина: “Безнең әниебез Халидә 1948 елда Бөгелмә педучилищесын тәмамлап Шекә авылына башлангыч класслар укытучысы буларак эшкә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Апаз авылында туып-үскән әтиебез Кәримулла Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач, 1942 елда Апаз мәктәбендә башлангыч класслар укыта башлый. Шул ук елны сугышка алына. Сугыш беткәннән соң Шекә мәктәбенә эшкә билгеләнә, аннан соң районыбызның җитәкче органнарында эшли. Соңыннан Шушмабаш, Яңа Ашыт мәктәпләрендә һәм лаеклы ялга киткәнче Шекә мәктәбендә әниебез белән бергә балаларга белем бирде. Алар безгә, биш балага, белем һәм тәрбия бирделәр. Энем Фәрит кечкенәдән китап укырга яратты, аңа китап җене кагылган иде. Бу сыйфат аңа әти-әнидән күчкәндер. Үз тырышлыгы белән филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның тәнкыйть мәкаләләрен укыгач, мин аптырый идем, аларны язу өчен никадәр әсәрләрне укырга кирәк бит. Фәрит концертлар алып бара иде, сәхнәдән нәфис сүз сөйләргә яратты. Гөлдания Хәйруллина, Вил Усманов, авылдашыбыз Гөлзадә Сафиуллина һәм башкаларның концертларын оештырганы хәтердә. Байконурда оештырылган беренче татар концертын да Фәрит алып барган. Аның күңеле бик нечкә иде, хаҗ сәфәренә дә барып кайтты. Ни кызганыч, аның гаиләсе булмады, бөтен гомерен фәнгә багышлады. Ул безнең арабыздан иртә китте, язарга хыялланган фәнни хезмәтләрен башкарырга өлгермәде. Туган нигезгә җыелган саен без аны сагынып искә алабыз”,- дип энесе турында истәлекләен яңартты.

Фәритнең икенче апасы Лилия Утар Аты мәктәбендә укытучы булып эшли, ләкин ул да инде безнең арабызда юк. Фәрит Бәширнең әти-әниләре яшәгән, Фәрит туып-үскән нигездә энесе Илдар һәм киленнәре Сүрия яшиләр, ә иң кечкенә сеңелләре Фәридә гаиләсе белән Симетбаш авылында яши, медицина хезмәткәре булып эшли.

Безнең музеебыз фондында Фәрит Бәшир турында материаллар туплана, аның китаплары, газета-журналларда басылган мәкаләләре, фотолары саклана. Тел галимнәре, әдәбият тәнкыйтьчеләре булган якташларыбыз Хәй Хисмәтуллин, Фәрваз Миңнуллин, Рүзәл Юсуповларның дәвамчысы булган филология фәннәре докторы Фәрит Бәширнең тел белеме турында һәм тәнкыйть мәкаләләре киләчәктә туган телебезне саклау юнәлешендә озак еллар хезмәт итәр.

 

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

 

 

Яшь талантлар бәйрәме

 

21 ноябрь көнне Арчаның сәнгать мәктәбендә әдәбият һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен яшь иҗатчыларга Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру тантанасы булды. Быел ул унынчы тапкыр тапшырыла. Бәйрәмдә Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, якташларыбыз, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, шул ук журналның җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев катнаштылар һәм лауреатларны котладылар. Кичәдә Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов чыгыш ясап, алдагы елларда бу бүләкне алган яшьләрнең уңышлары белән таныштырды, киләчәктә конкурска Казан арты районнары яшьләрен дә катнаштыру турындагы фикерләрен җиткерде.
Тантаналы шартларда Данил Салихов райондашыбыз, язучы Зиннур Тимергалиевка Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булуы турында таныклык тапшырды, иҗатында яңа уңышлар теләде…

Шәфигулла Гарипов

Өстеял авылы

Бүген Арча районының юкка чыккан авыллары буенча беренче треккинг оештырдык. Әлеге сәяхәт һәм Өстеял авылы тарихы турында тиздән укырга мөмкин булачак.

Әнәс Галиев туганнары бездә кунакта

 

Фронтовик язучы Әнәс Галиевның язмалары “Татарстан яшьләре” газетасында еш басыла, аның иҗатына игътибар зур. Әнәс Галиевның Казан шәһәрендә гомер итүче бертуган сеңлесе, Татарстанның атказанган табибәсе Мәсхүдә Гыйззәтуллина безнең музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булды. Абыйсының иҗатына багышланган экспозицияне карады, фикерләрен әйтте һәм өстәмә материаллар тапшырды. Әнәс абыйның сеңлесе Өммегөлсемнең Арчада яшәүче кызы Фәридә, аның тормыш иптәше Әгъләм Вәлиевләр дә Әнәс абый турындагы истәлекләрен яңарттылар һәм музей белән таныштылар.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

 

 

Шафигулла Гарипов: “Пабло Пикассо якташыбыз Фарух Әхмәдуллинны Франциягә чакырган”

Бүген Арча районы Түбән Мәстәскә мәктәбендә рәссам һәм шагыйрь, сугыш ветераны Фарух Әхмәдуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды.

“Парижда “Исскусство России” исемле выставкада аның 20 картинасы куела. Шул вакытта күренекле рәссам Пабло Пикассо аны Франциядә аерым күргәзмә оештырырга чакыра. 1984 елда Мәскәүдә бөтенсоюз күләмендәге, шулай ук Казан шәһәрендә төрле күргәзмәләрдә катнаша.

Рәсем сәнгате буенча һөнәри белеме булмаса да Фарух абый утыз елдан артык гомерен картиналар, эскизлар ясауга багышлый. Табигать күренешләрен сүрәтләү белән генә чикләнмичә ул Ленин тематикасын, Кореяда булган урыннарын, төрле шәһәрләрдәге истәлекле урыннарны рәсемгә төшерә. Безнең музейда да аның почта аша җибәрелгән зур форматта булмаган картиналары, эскизлары, әсәрләре басылган китаплары бар. Озак еллар дәвамында ул әдәбият һәм сәнгать музееның ул вакыттагы директоры Ринат Гаделшин белән хат алышкан, бу хатлар музей фондында саклана. Фарух абыйның тормыш юлы, иҗатын ачыклауга аларның ярдәме бәяләп бетергесез”, – дип сөйләде әлеге күргәзмә белән укучыларны таныштырган Шәфигулла Гарипов.

Түбән Мәтәскә мәктәбе директор урынбасары Лилия Закирова: “Фәрух Әхмәдуллинның иҗаты Мәтәскә, Мөндеш ягына кайтуын зур ачышларның берсе итеп кабул итәргә кирәк, Арча тарихында әлегә кадәр мондый масштабтагы рәссам билгеле түгел”, – дип сөйләде. Мәктәп директоры Зөлфәт Дәүләтбаев һәр класста рәсем дәресләрендә берәр сәгать рәссам иҗатына багышланачак, дип вәгъдә бирде.

Күрмәзмә Түбән Мәтәскә мәктәбендә 28 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Биредә Арча шәһәрендәге «Казан арты» тарих-этнография музее фондында сакланган материаллар урын алган.

Фарух Зиннәт улы Әхмәдуллин 1928 елның 20 августында Мөндеш авылында дөньяга килә. Туган авылында һәм Казанбаш мәктәпләрендә белем ала. 1943 елда Үрнәк совхоз-техникумында комбайнёр, тракторист һөнәрләрен үзләштерә. 1948-1950 елларда Вольск хәрби училищесында укый. 1951 елда Кореяга спецзадание үтәргә җибәрелә. 1953 елдан Ворошилов, Уссуруйск, Советская Гавань шәһәрләрендә хезмәт итә, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1954 елда диңгез авиациясенә күчерелә. Чит илдә хезмәт иткәннәрне гаепләү башлангач, Фарух Әхмәдуллин да күп тапкыр сорау алулар аша үтә, дәрәҗәләреннән мәхрүм калып, аңа хәрби хезмәттән китәргә кушалар. Ф.Әхмәдуллин Арчага кайта һәм беренче мәктәптә укытучы булып эши, 1958 елда чирәм җирләрне үзләштерүгә чакыруны кабул итеп, шунда китә һәм 1966 елларга кадәр илебезнең төрле ерак шәһәрләрендә, Казахстан, Үзбәкстан, Чиләбе өлкәсендә художник-оформитель булып эшли, конкурсларда, күргәзмәләрдә катнаша, премияләр, дипломнар белән бүләкләнә. 1988 елдан рәссам Чиләбе өлкәсенең Точильное посёлогында яши. 2000 елның 19 январендә вафат була.

Ф.Әхмәдуллин 1958 елдан Арчага кайтмый, әмма туган авылын сагынып шигырьләр иҗат итә. Музейга юллаган бер хатында: “Мөндеш авылының китапханәсе минем балачакның бишеге булды”, – дип яза.

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика