Музеебызга кадерле бүләк. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Юллар сине иркен Россиянең

Кай җиренә алып бармасын,

Күрсәң әгәр алган әйбереңдә

Казан заводлары тамгасын,

Урап ала шунда горур хисләр,

Кайнар шатлык таша йөрәктән, –

Үсеп баргач туган республикаң

Бар өлкәләр белән беррәттән.

Якташыбыз, фронтовик-шагыйрь Мостафа Ногманның бу шигыре “Горур хисләр” дип атала. Авторның 1953 елда язган уй-фикерләре бүгенге көнгә бик туры килә. Татарстан Республикасы Россия регионнары арасында иң танылган төбәкләрнең берсе.

2022 елда Мостафа Ногманның тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шушы уңайдан без музеебыз өчен бик кадерле булган бүләк кабул иттек. Якташыбызның 1954 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгын  музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә “Казан арты” тарих-этнография музееның “Мөхәммәт Мәһдиев музее” филиалы җитәкчесе Халидә Габидуллина тапшырды. Китап “Апрель җилләре” дип исемләнгән һәм анда Мостафа Ногманның Бөек Ватан сугышы елларында  һәм аннан соң язылган шигырьләре тупланган.  Якташыбызның “Әниемә” шигыре Бөек җиңү көненә багышланган.

Алтын нурларын уйнатып,

Сызылып таң атып килә,

Бик сагынып көткән улың

Фронттан кайтып килә.

 

Ут эченә кергәндә дә

Син булдың уйларымда,

Салават күпере булдың

Сугышчан юлларымда.

 

Дошман явын туздырганда

Талмады беләкләрем,

Үтәлде синең “Дошманны

Җиң!” – дигән теләкләрең.

 

Дөньяда бар нәрсәләрдән

Син газиз миңа, анам,

Гөрләшеп гомер итәргә

Яныңа кайтып барам.

1945 ел

Бу китап музеебызда кадерле экспонат буларак  Мостафа Ногманга багышланган экспозициядә урын алды.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Якташыбыз Илсур Хөснетдиновка 75 яшь. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

…Иярле ат, кыңгыраулы дуга –

                                                                                             Безнең яшьлек иртәсе.

                                                                                            Шул атларга утырып,

                                                                                       Сөйгән ярың белән

                                                                                                 Еракларга килә китәсе…

       Сәхнәдән, радиодан яки телевидениедән якташыбыз Рөстәм Закиров башкаруында “Ташлама син мине, ташлама”, Эльвира Хәйруллинаның “Бәхет дагасы”, Зөфәр Хәйретдиновның “Шомырт бәйләме”, Зөһрә Сәхәбиева  башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Әни” җыры яңгырагач, бу җырларның сүзләренең яки көенең авторы дип Илсур Хөснетдиновны әйтәләр. Якташыбыз Илсур Хөснетдин популяр җыр текстлары авторы, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор, аларны үзе башкаручы җырчы булып та танылды. Күренекле артистлар яки үзе башкаруында “Кайтам әле Сикертәнгә”, “Кайтам, әнкәй, яныңа”, “Кичер, әнкәй, ачуланма!”, “Гармун моңы”, “Киткән кошлар кире кайтырмы?”, “Серле гөлем”, “Чабата, тула оек”, “Әйдәгез биергә” һәм башка бик күп җырлар авторы ул. Якташыбызның 150 дән артык җыр текстлары тупланган “Бәхет дагасы” китабыннан аларны табарга мөмкин һәм анда бик уңайлы итеп һәрберсенең  ноталары да бирелгән.

Илсур Хөснетдиновның әниләргә багышланган шигырьләре күп, алар барысы да җырга әйләнгән һәм яратып башкарыла.

Әнием, син мине көттеңме?

Кайтмый диеп, елап беттеңме?

Кайтам инде, әнкәм, яныңа,

Түзеп булмый йөрәк януга.

               Ак чәчләрең күбәйгәндер, күбәйгәндер,

               Тапсам иде шуның чарасын.

               Әйтеп карыйм әле күккүк, кәккүк дуска,

               Җәй җитүгә кире санасын.

      Шагыйрь Илсур Гайнетдин улы Хөснетдинов 1946 елның 2 октябрендә  районыбызның Сикертән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлагач, Казакъстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Аннан кайткач 1963-1964 елларда Арча район газетасында хәбәрче, әдәби хезмәткәр булып эшли, 1965-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968 елдан Илсур Хөснетдинов Казанда: башта ун ел чамасы шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсендә эшли, аннары 1988-1994 елларда “Казан” совхозында директор. Шул ук вакытта читтән торып Казан авыл хуҗалыгы  институтын тәмамлый. 1995-2000 елларда ул – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайлана һәм шунда эшли. 2000-2002 елларда “Салмачы” акционерлык җәмгыятенең  генераль директоры хезмәтендә була. Питрәч районы “Салмачы” агрофирмасында җитәкче булып эшләгәндә читтән торып Мәскәү шәһәренең Тимирязов исемендәге академиясендә укый, авыл хуҗалыгы фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен яклый, соңыннан экономика фәннәре буенча да кандидатлык диссертациясе яклауга ирешә. Ул авыл хуҗалыгы тармагында яхшы оештыручы, хезмәт кешесен олылый белүче, спортны, милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне үзәккә куеп эшләүче җитәкче буларак танылды.

Илсур Хөснетдинов – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1998 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Аның  туган илгә, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре җырга әйләнеп, сәнгать осталары  һәм үзешчәннәр тарафыннан яратып башкарылалар.

          Татарстан

Идел дулкыннары бәрелә ярга,

Туган ягым балкый – таң ата.

Кая гына барып торсам да мин,

Юллар мине сиңа алып кайта.

 

Татарстан – Татарстан!

Балкый кояш, Идел тирбәлә,

Җирдә күкрәп балаларың үсә,

Көчле рухың белән иркәлә.

 

Гасырлардан килгән безнең буын –

Бик тирәндә синең тамырлар.

Син үстергән уллар утта янмас,

Йолдыз булып күктә янырлар.

 

Нур сибәсең бүген, Татарстан,

Дөньядагы барлык халыкка.

Җир йөзендә кал син, ия булып,

Халкым дигән иң зур байлыкка.

Бүгенге көндә Илсур Гайнетдин улы Казан шәһәрендә хатыны Светлана һәм кызы Анжела тәрбиясендә  яши. Үзенең җырларының онытылмавын, күренекле артистлар тарафыннан башкарылуын, киләчәктә дә иҗатының дәвамлы булачагын тоеп гомер итә.

        Туган туфрак

Туган ягым синең кадереңне

Читкә киткәч, күбрәк аңладым;

Күренмиме диеп болыннарым,

Артларыма борылып карадым.

 

Һич китмәде минем колагымнан

Лепер-лепер усак шаулавы,

Язларымның шаян җырчылары –

Сабаннарда тургай сайравы.

 

Әниемнең әлли-бәлли дигән

Бишек җырларын мин сагындым.

Таңнар аткан чакта кошлар кебек

Урамнарга чыгып кагындым.

 

Өзелеп сагынуларның гомерлеккә

Йөрәгемдә калды ярасы.

Туган туфрак, синнән беркайчан да

Аерылмасын адәм баласы.

Бу көннәрдә Илсур Гайнетдин улы Хөснетдинов үзенең 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Без аны юбилее белән котлыйбыз, аңа иң мөһиме сәламәтлек, гаилә иминлеге, балаларының һәм оныкларының уңышларына сөенеп, туганнарының, дусларының хөрмәтен һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен телибез.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов.

Өлкәннәрнең кадерен белик. 2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Һәр елны 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм ул 10 көн дәвам итә. Бу көннәрдә өлкән яшьтәге абый-апалар, әби-бабайлар үзләренең гомер  юлларын, кылган эш-гамәлләрен хәтерләрендә яңарталар,  үзләре хезмәт иткән оешмалардан тәбрикләүләр  алып сөенәләр, ә иң мөһиме балалары һәм оныкларыннан  котлаулар кабул итәләр. Соңгы елларда бик аралашып булмый, күбрәк телефон аша сөйләшәбез, хезмәттәшләр белән  очрашулар да кичектерелеп тора. Шуңа күрә дә өлкәннәргә, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәребезгә игътибарлы булырга кирәк.

Өлкәннәр белән өйләр ямьле, алар булганда гаиләдә – җылылык, җанлылык, өйдә күп еллардан бирле куелган билгеле бер тәртип яшәп килә. Кызганыч, яшьләрнең кайберләре моның шулай икәнен өлкәннәрнең үзләрен югалткач кына аңлыйлар. Әти-әниләр исән чакта алар янында ешрак булырга, җылы сүз һәм тәмле күчтәнәчләр белән сөендереп, аларга мөмкин булган кадәр булышып яшәргә һәм хөрмәт күрсәтергә кирәк.

Казанбаш авылында яшәп иҗат итүче Гөлара Шәрипованың  “Моңайма әле, әнкәй!” шигырендәге фикер белән барыбыз  да  килешер.

Безнең өчен иң-иң матуры син,

Карт түгелсең бер дә, яшь әле.

Син булмасаң күктә кояш сүнәр,

Нурлар чәчеп мәңге яшә әле.

           Картаямын диеп һич уфтанма,

           Чал чәчләрең – аклык билгесе.

           Әни җаным, син бит – безнең өчен

           Тиңе булмас тормыш өлгесе

Бу көннәрдә катлаулы тормыш юлы узган, үз җилкәләрендә сугыш афәтләрен кичергән, Ватаныбызның көчен һәм дәрәҗәсен күтәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән чал чәчле абый-апалар, әби-бабайлар турында күп язалар һәм сөйлиләр.  Шактый олы яшьтә булуларына карамастан өлкәннәребез яшьләргә үрнәк булып, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып яшиләр. Өлкәннәребез иҗат итәргә дә вакыт табалар,  шигырьләр, үткән тормышлары турында хикәяләр, сәхнә әсәрләре язалар.   Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә ачылган “Тормыш сынауларын уздык без…” дип исемләнгән күргәзмәдә  өлкәннәребезнең иҗатлары тупланган китаплар  белән танышырга мөмкин.  “Мин – Арча баласы” проектын  дәвам итеп оештырылган  “Мин Арчаны беләм”  квестында катнашкан укучылар  күргәзмәне карарга да өлгерделәр инде.

Субаш Аты авылында туып үскән  Рәис абый Сафин, бүгенге көндә Казанда яши һәм  шигырьләре аша үзенең уйларын һәркемгә җиткерергә тели:

 Еллар үтәр, картлык җитәр,

Шундый көнгә килерсең:

Улларыңда, кызларыңда

Гамәлеңне күрерсең.

          Үз-үзеңә хәйран калып,

           Шатланырсың, көләрсең…

           Кылганнарың котсыз булса,

           “Ник яшәдем?” – диярсең…

       Рәис абыйның бу фикере яшьләргә әйтелгән. Әйе, ник яшәдем дип әйтерлек булмасын иде. Ә өлкәннәребез бу 10 көндә генә түгел, һәр көнне балалары, оныклары, туганнары, дусларының кайгыртуын тоеп яшәсеннәр.

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Якташыбыз Рифат Җамалга 70 яшь

Кайда гына булсам да мин, авылым,

Сине уйлап, сагынып җырлармын!

Табалмадым синнән матур урын,

Күпме эзләсәм дә, Мирҗәмем!

Көч-дәрт бирәсең син һәр балаңа,

И Мирҗәмем минем – җир яме!

Бу шигырь  юллары  галим-шагыйрь Рифат Җамалның  “Мирҗәмем – җир яме”  шигыреннән алынды. Корбанов Рифат Җамалетдин улы  1951 елның 1 октябрендә районыбызның Мирҗәм авылында  туган. Автор үзенең шигырендә язганча кечкенә генә бу татар авылы илгә өч герой биргән: бер Советлар Союзы  Герое, ике Социалистик Хезмәт Герое. Бу авылның халкы искиткеч эш сөючән, матур итеп яшиләр. Рифат Җамалның үзенең дә тормыш юлы кызыклы: кечкенәдән совхозда эшләү, туган авыл, Носы, Балтач  мәктәпләрендә уку еллары, Казан Дәүләт ветеринария институты студенты, ветеринария табибы, Совет Армиясе сафларында хезмәт, аспирантурада уку, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау, мөгаллим, кафедра мөдире, ректор, шагыйрь. Гади авыл егете өчен горурланырлык юл үтелгән.

“Каян килә шигырь?!” –

Диеп сорый

Таныш-белеш, дуслар, туганнар.

Әйтә алмыйм, чөнки

Үзем белмим…

Шигырь яза кебек уйчаннар.

“Шигырь язам!” – диеп

Утырган юк –

Ташып чыга баскан килеш тә.

Әллә миннән чыга,

Әллә җаным

Күктән иңгән моңнар ишетә?

Рифат Җамал мәктәптә укыганда ук үзенең күңелендә туган уй-хисләрне, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларны шигъри юллар аша чагылдыра бара. Фән белән җитди шөгыльләнә башлагач та ул бу мавыгуын ташламый. Шигырьләрендә эш-хезмәт, яшәү мәгънәсе, кешенең үз намусы алдында җаваплылыгы, туган җир, туган тел, габигать турында фәлсәфи уйланулар, билгеле инде мәхәббәт темасы киң чагылыш таба. Шигырьләре “Арча хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга” газеталарында, “Идел”, “Казан утлары” журналларында басыла башлый. 1996 елда “Күңел сүрәләре” дип аталган беренче  шигъри җыентыгы басылып чыга. Аның  иҗаты тупланып “Өзгәләнмә, күңел”, “Ташта үскән чәчәкләр”, “Янсын йөрәк, дөрләп…”, “Мин адәм баласы”, “Өн” дип исемләнгән  китаплары басылып чыкты һәм аларны әдәбият сөючеләр яратып кабул иттеләр. Рифат Җамалның шигырьләрен күренекле артистлар укып яздырган “Күңел фасыллары” аудиокитабы, җырлары тупланып “Йөрәк тамчылары” дип исемләнгән альбом-диск чыгарылды. Якташыбыз үзен проза өлкәсендә дә сынап карый, аның тиздән “Сынау” дип исемләнгән автобиографик романы белән һәркем таныша алачак.

Шагыйрь Рифат Җамал Татарстан Язучылар берлеге һәм идарәсе әгъзасы, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының  Дәүләт премиясе лауреаты.

Рифат Җамалның галимлеге шигырьләрендә дә сизелә. Аларда артык сүз юк, аның шигыре берничә юл да, хәтта бер юл да булырга мөмкин һәм алар тирән мәгънәгә ия.

Шагыйрь – түгелмен мин

Мин – галим,

Ә шулай да шигырь язам

Нигә мин?!

***

Сагышларны сорап алмыйлар,

Бәхетне дә эзләп тапмыйлар.

***

Булдырганның эше – өләшү,

Булмаганның хисе – көнләшү.

***

Балалар җыелган табынга,

Оныгым утыра алдымда,

Хәләлем җефетем янымда…

Ни кирәк кешегә тагын да?!

 

Даниякәй –җанкисәгем

Өч баланың анасы – син,

Иреңнең җанашы – син,

Йөрәгемнең парәсе – син,

Күземнең карасы – син!

Син – минем сөенечем,

Син – минем көенечем…

Син – минем көнем, кичем…

Синсез миңа бик читен!

Даниякәй, җанкисәгем,

Син генә – минем бәхет!

Кирәкми лә безгә тәхет,

Еракта торсын ләхет!

Рифат Җамал гаиләсенең тигезлегенә һәм балаларының тормышта үз урыннарын табуларына сөенеп, бакчасында үзе тәрбияләп үстергән чәчәкләрнең матурлыгына сокланып, яшь чагында спорт белән шөгыльләнүләрен, төрле төзелешләрдә эшләгән чакларын искә алып үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.

Бүгенге көндә Рифат Җамал Татарстан Язучылар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара һәм ул шулай ук Арчада туып-үскән язучыларның җитәкчесе буларак та күп эшләр башкара. Ул районыбызда үткәрелгән төрле чараларда бик теләп катнаша, кызыклы чыгышлар ясый. Рифат Җамал башлап иҗат юлына керүче яшьләргә ярдәм итә, үзенең киңәшләрен бирә һәм аларның иҗатлары белән кызыксынып тора. Якташыбыз үзенең иҗаты белән кешеләрдә яшәүгә ышаныч тудыра, тормыш матурлыгын күрергә өйрәтә.

Тормыш кыен, яшәү авыр, диләр.

Көзге яңгыр кайчак язларын.

Авырлыклар булыр. Тик шигырьдә

Зарланырга миңа язмасын,

Минем шигыремнән күңелләргә

Моң ятсын да, сагыш ятмасын.

Без якташыбыз Рифат Җамалны  туган көне, 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге телибез. Киләчәктә дә ул безне яңа иҗат уңышлары белән куандырыр дип ышанабыз.

                                                                               “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                           директор урынбасары Шәфигулла Гарипов.

“Хезмәт аша туа чын батырлык”

Бүген “Казан арты”тарих-этнография музеенда якташларыбыз Социалистик Хезмәт Геройларына багышланган “Хезмәт аша туа чын батырлык” исемле экспозиция ачылды. Әлеге зур дәрәҗәгә 6 райондашыбыз лаек була: Габдрахманова Стелла Зәки кызы, Галимова Дания Һадиҗан кызы, Хәстиев Мирбат Бәдри улы, Әсхадуллин Галимулла Әсхадулла улы, Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы, Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улы. Кайсы гына өлкәдә хезмәт итсәләр дә, алар илебез үсешенә зур өлеш керткән, тиңдәшсез батырлыклар эшләгән шәхесләр.

Тантаналы рәвештә экспозицияне ачуда Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы, “Татнефтепроводстрой” оешмасы җитәкчесе Демидов Иван Петрович, Арча районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы, Геройларның якыннары һәм музей хезмәткәрләре катнашты.

Районыбызның тарихын барлау, саклау, яшь буынга җиткерү- безнең төп бурычыбыз.

Экспозицияне оештыруда зур ярдәм күрсәткән районыбыз җитәкчелегенә, “Татнефтепроводстрой” оешмасына, умартачы Мөхәммәдиев Ядкарь Зөфәр улына, Геройларның туганнарына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

«Милли бизәкләрнең тылсымы»

Арча муниципаль районында Россия күләм «Пушкинская карта» проекты кысаларында беренче мероприятие узды. Музеебызда «Милли бизәкләрнең тылсымы» дип аталган мастер-класста Арча шәһәре 1 нче, 7 нче номерлы мәктәбе укучылары катнашты. 7 нче мәктәп укучысы Данияр Нурмөхәммәтов районыбыздагы «Пушкин картасы» проекты мероприятиясенә беренче билет алучы буларак истәлекле бүләккә ия булды.

“Очрашкан мизгелләр истә”

Матбугат белән танышып утырганда Рәшит Фәтхрахмановның Мөхәммәт Мәһдиев белән әңгәмәсен укып чыктым. Авторы безнең район кешесе икән. Язучы турында күбрәк мәгълүмат аласы килгәнгә, ирем белән Ташкичү авылына юл тоттык. Ташкичү – республикада билгеле авыл.

– Беренче тапкыр Мөхәммәт абыйны уналты яшемдә күрдем, – дип истәлекләре белән уртаклашты Рәшит Фәтхрахманов. – Мин аның ул вакытта язучы икәнен белми идем. Әтнә техникумының беренче курсында укыган чагым. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Ялкын” журналында Искәндәр турында хикәяләре чыкканын гына беләм. Ул техникумга студентларга лекция укырга килде. Без андый очрашулардан качарга тели идек. Бу юлы ниятебез барып чыкмады, мәҗбүри рәвештә актлар залына кереп утырдык.

Мөхәммәт абый беренче мизгелдән үк авызына каратты. Аның сөйләвен без тын да алмыйча тыңладык. Бигрәк тә Һиндстанда булганын сөйләве хәтергә нык уелып калды. “Без – кырык беренче ел балалары” әсәреннән өзекләр дә укыды. Менә шул мизгелдән мин аның иҗатына гашыйк булдым. Ул әсәрне укыганда көлдек тә, моңсуландык та. Очрашуда тагын бер хикәясен укыды әле ул. Анысын да бик кызыклы дип кабул иттек.. Чөнки автор үз әсәрен җиренә җиткереп укый, аны халыкка җиткерә белә.

Очрашудан соң ук китапханәгә барып, “Без – кырык беренче ел балалары” китабын алдым. “Казан утлары” журналында чыккан әсәрләрен укып, күзәтеп бара башладым. Өйдә “Фронтовиклар” әсәре булган икән. Аны да укып чыктым.

Пединститутка укырга кердем. Мин – бераз ялкаурак кеше. Шуңадырмы уку чорында лекторның беренче лекциясендә генә булам да, башкасына йөрмим, ләкин имтиханнарны “бишле”гә биреп бардым. Минем ике яраткан урыным бар иде: Бауман урамындагы китап кибете һәм китапханә. Үземә кирәкле мәгълүматны мин шуннан ала идем. Хәтерем әйбәт, укыйм, хәтергә уела һәм мин шуның белән имтихан бирәм.

Минем бөтен фәнни-курс эшләрем Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты буенча булды. Икенче курста “Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендәге геройларның эчке дөньясы” дигән фәнни эш яздым. Бик ошаттылар. Бу хезмәтем белән Уфага да бардым. Фәнни җитәкчем Казан дәүләт университетында үтә торган конференциягә җибәрмәкче булды. Ләкин Мөхәммәт Мәһдиев үзе шунда эшләгәч, килешеп бетмәс, дип җибәрмәде. Бер елдан соң шул ук эшем белән университетка бардым. Россия буенча җыелган студентлар арасында үткәрелгән конференциядә сөйләргә чыктым. Мин чыккач, Мөхәммәт абый утырган урыныннан торып, аудиториядән чыгып китте. Конференция беткәч, Мөхәммәт абый минем янга килде, таныштык. Кайсы яктан булуым белән кызыксынды. “Синең сөйләгәнеңне ишек ярыгыннан тыңлап тордым”, – диде. Җитәкчем килешеп бетмәс дисә дә, минем өчен авторның конференциядә булуы горурлык сыман тоела иде.

Дүртенче курста Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә практика үттек. Шул чорда студент класстан тыш чара оештырырга тиеш иде. Мин очрашуга Мөхәммәт абыйны, Фәүзия Бәйрәмованы чакырдым. Бу очрашуга Мөхәммәт абый авылда яшәүче Равия апасын да чакыртып китерткән иде. Хәтта шул очрашу мизгелләре фотоларда да сакланып калган. Башта балалар чыгыш ясады. Мөхәммәт абый чыгыш ясаган һәр баланың кайсы районнан килгәнлеген әйтеп утырды. Ул аларны сөйләмгә карап аера икән. Шул вакыттан соң мин дә кешенең сөйләменә игътибар итеп, аларның кайсы район вәкиле икәнлеген аера башладым.

Диплом эшен дә Мөхәммәт абыйның иҗаты буенча алдым. Хезмәтемнең бер өлешен “Мөхәммәт Мәһдиев иҗат лабораториясе” дип атадым. Ул бик яхшы бәя алды. Хәтта “Казан утлары” журналында бастырырга бирергә кирәк дигән тәкъдим булды. Ләкин мин яшьлегем беләндерме, кызыксынмадым. Аспирантурага калырга дигәннәр иде, мин Арчага укытырга кайттым.

Минем Кенәр мәктәбендә эшлисем килгән иде, ләкин район мәгариф бүлеге мине Сеҗе мәктәбенә җибәрде. Мәктәптә директор урынбасары, оештыручы итеп куйдылар. Минем теләгем бары укыту гына иде. Ләкин нишләмәк кирәк, эшләдем. Классташ тыш чаралар оештырырга кирәк. Укучылар белән Мөхәммәт абыйны очраштырырга уйладым. Бу гади генә очрашу түгел, ә Мөхәммәт абыйның үз авызыннан мәгълүмат аласым килде. Казанга барып, аны шәхсән үзен күреп, очрашуга чакырдым. Ул риза булды. “Вакыйф белән кайтырмын”, – диде. Вакыйф Нуриев – Нәкыя апаның улы, язучы, аның эш урыныннан машина алып кайту мөмкинлеге бар иде. Ләкин кайтасы көндә Вакыйфны Мәскәүгә укырга җибәргәннәр. Мөхәммәт абый кайта алмый калды. Май ае җиткәч, хәбәрләштек, ул кайтты. Укытучылар коллективында Мөхәммәт абый белән педучилищеда укыган Әхмәт абый бар иде. Никтер ул Мөхәммәт абыйны чакырганымны өнәп бетермәде. Ә очрашу шул хәтле мәгънәле, кызыклы һәм һәркем өчен файдалы булды. Укучылар язучыга язма рәвештә сораулар әзерләделәр, ә Мөхәммәт абый бик шатланып җавап бирде. Соңыннан Әхмәт абый миңа: “Рәшит, мин ялгышканмын. Тәрбияви яктан бик тә әһәмиятле очрашу оештырдың”, – дип, минем хезмәтемә бәя бирде.

Мәктәптә эшләп йөргән көннәрнең берсендә. институттагы фәнни җитәкчем Фәрит Хатыйпов мине кафедрага эшкә чакырды, шунда аспирантурага да керергә мөмкинлек була, диде. Ләкин минем авылда әнием авырый иде. Шулай итеп мин авылда кабат эшкә калдым. Шулай да аспирантурага кердем. Чит тел белән генә бераз авырлык булды, чөнки ул фән белән мин таныш түгел идем. Немец телен бераз беләм, шул ярдәм итте. Анда имтихан вакытлары бик мавыктыргыч булды. Аспирантурада укыганда “Прозаикларның иҗат лабораториясе” темасын алдым. Язучыларның үзләре белән аралашып язарга кирәк иде. Берничә язучы миңа язмача җавап бирде, ә Мөхәммәт абый: “Очрашып сөйләшербез”, – диде. 1991 елның августында аның белән очраштым. Байтак вакыт сөйләштек. Шул әңгәмәне мин газетага бирдем. Ул басылып чыкты. Соңгы тапкыр күзгә-күз карап сөйләшү, очрашу шул булды.

Вафат булган көнен дә хәтерлим. Күршедә генә йорт салабыз. Анда гади авыл кешесе, әдәбияттан ерак торганнар эшли иде. “Мөхәммәт Мәһдиев вафат булган. Ишеттегезме?” – дигән сөйләшү булып алды. Бүтән язучы булса, бәлки, белми дә калырлар иде. Ә гади кеше, аның иҗатын яратып укыганга, вафат булганын белеп кайгырды.

Рәшит әфәнде әдәбият өлкәсендә бик тә белемле, сөйләшергә яратучы кеше, тыңларга рәхәт. Ул аспирантурада белем алу вакытында булган кызыклы мизгелләрнең һәр детален хәтерләп, бөртекләп сөйли. Дөньяви яңалыкларны да яхшы белә. Үз эшенең остасы икәнлеге күренеп тора. Рәшит абый газетага язмалар әзерләү, хуҗалыктагы эшләрне башкарырлык итеп вакытны бүлеп куйган. Мин ирем белән киләсе вакытта ул бәрәңге казырга тиеш иде. Рәхмәт, вакытын безгә бүлеп бирде. Без килгәндә яңгыр сибәли иде, барыбер бәрәңгесен казый алмаган булыр иде, икенче көнне язма героема бәрәңге казырга мөмкинлек биреп, ялтырап кояш чыкты.

Туган телләр елына бүләк

2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уңышлы дәвам итә. Быел якташларыбыз да яңа иҗат үрнәкләре белән гел куандырып торалар, без аларның газета-журналларда басылып чыккан яңа әсәрләрен даими күзәтеп, музеебызда туплап барабыз.

Чаллы шәһәре янындагы Күзкәй авылында яшәп иҗат итүче якташыбыз Флера Мәрдәнова музейга яңа гына басылып чыккан “Әкиятләр”, “Гармунчы бакалар” дип исемләнгән  китапларын  бүләк итте. Ул горурланып: “Бу ел минем өчен бигрәк тә уңышлы булды әле. Бер юлы ике китабым басылып чыкты. Мин аларны иң беренче итеп музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырам. Бу китапларым туган телебезне саклауга ярдәм итсен иде”, – диде.

Төрле темаларга язылган әкиятләргә төсле рәсемнәр ясалып, матур итеп бизәлеп чыгарылган бу китаплар мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучыларына бик кызыклы булачак. Флера Госман кызы китапларын үзенең туган авылы Орнашбаш балалары укыган Утар Аты мәктәбе, Казанбаш, Түбән Мәтәскә мәктәбенең һәрбер укучысына бүләк итте.

Флера Госман кызы актив иҗат итә, аның “Тәгәри китте йомгагым” һәм “Йөрәгемдә буран” шигырьләр китапларын әдәбият сөючеләр яратып кабул иттеләр. Ә инде аның әкиятләре тупланган җиде китабын балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бик яратып кулланалар.

                                                                                             Шәфигулла Гарипов

 

“Сынау үтәргә кирәк булган”

Өлкәннәр белән еш аралашырга, истәлекләр барларга туры килә. Чираттагы кунагым Әлмәт шәһәреннән булып чыкты. Ләкин тумышы белән ул Балтач районы Пүскән авылыннан.

Өлкәннәр белән аралашканда үземне икенче бер мөхиттә кебек хис итәм: алар дөньясында яшим, шул агымда йөзәм сыман тоела. Мәхмүт абый мине якты чырай белән каршы алды. Аның янына мин энесе Мөдәрис абый белән бардым (Мөдәрис абый турында “Урманда туган малай” исемле мәкаләмдә язган идем). Өлкән абыйсы Хәмзәнең улы Фәриткә кунакка кайтканнар. Мәхмүт абыйның исәнләшүе үк аның тәрбияле, итагатьле һәм интеллигенция вәкиле икәнлеген күрсәтеп тора. Ул гомере буе мәктәптә физика укытучысы булып эшләгән, сугыш чоры баласы. Менә нәрсәләр сөйләде ул:

– Мин 1937 елның 17 апрелендә туганмын. Дөньяга килүем дә истә калырлык көн булып саналган. Ул елны яз бик иртә килгән. Димәк, көтү дә иртә чыккан дигән сүз. Әнием сөйләве буенча, ул сыерны көтүгә куып кайткан һәм мине дөньяга китергән.

Дүрт класс белемне мин туган авылымда алдым. Җиде классны күрше авыл Шапшарда тәмамладым. Безне бик тә белемле, көчле укытучылар укытты. Аларның берничәсе Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар иде. Шуларның берсе – Наил абый. Әтисе Шакир абый Ленин ордены алган укытучы булган. Наил абый 9 май җитсә, безне тезеп бастыра һәм сугыш турында сөйли иде. Мәктәп директоры Иван Трюднев дигән кеше. Аның белән бер хикмәт булды. Геометрия дәресендә яңа тема аңлатты. Соңыннан мин укытучы янына бардым да, кайбер әйберләрне аңлап бетермәвемне әйттем. Ул миңа җентекләп теманы кабат аңлатты. Һәм мин шунда: “Зур рәхмәт, Алла боерса, өй эше эшләгәндә мин боларны исәпкә алырмын”, – дидем. Иван абый миңа карады да: “Алла бит аны бирми, син эшлисең аны”, – диде. Безнең өйдә әти-әни һәрвакыт Ходайны искә алып, Алла боерса диеп сөйләшеп, безне шулай тәрбияләделәр. Икесе дә мәдрәсәдә укыганнар, гарәпчә укырга-язарга өйрәнгәннәр. Шуңа да Иван абыйның бу сүзләре сәер тоелды.

1941 елда сугыш башланды. Ул вакытта без Шапшар кардонында тора идек. Әтиебез урманчы булып эшләде. Сугыш башлангач, әти безне кире туган авылына алып кайтып куйды да, үзе сугышка китте. Әни белән дүрт малай калдык. Сугыш чорында урманнан яшел үлән җыеп ашап, үзебезне үзебез коткарсак, кышын бик тә читен булганы хәтердә. Елдан-ел ашау ягы авырлашты. Җитмәсә бәрәңге дә бик аз калды. Өйдә сакланып калынган бик яхшы тун бар иде. Күрәсең, әти сугышка киткәндә әнигә аны сатып ашарга алырсың дигәндер. 1945 елның җәендә әни шул тунны чит авылга барып, бәрәңгегә алмаштырып кайтты. Менә шул вакытта бәрәңгене күп итеп пешереп ашадык. 1946 ел ахырында әти кайтты. Тормышыбыз бераз җиңеләйде. Әти кабат урман эшенә китте. Без кабат кардонда яши башладык.

Уку тәмамлангач, мин Казанга һөнәр училищесына киттем. Документларымны тапшырдым, укырга алабыз, ләкин прописка сорадылар. Мин моны аңламадым, авылга кайтып киттем. Бер туганыбыз мине кассир итеп эшкә урнаштырды. Бер ел шулай үтте. Сугыштан соңгы еллар. Авыр заман.

 

Бервакыт Арча педучилищесында укыткан бер укытучы әти янына килеп, малларына печән сораган. Шунда әти минем хакта әйткән. Ул мине укырга чакырды. Барып имтихан бирдем. Имтихан тапшырган вакытта тулай торакта тордык. Бер төндә Казан малаен кыйнап чыгып киттеләр. Ут юк, дөм караңгы, кемдер торып ишекне ачкан. Кемнәр кыйнаганын да белми калдык.

Бер кызык хәл истә калган. Укырга керүчеләрдән сорау алу өчен бер бүлмәгә укытучылар комиссиясе җыелды. Берәм-берәм керәбез. Чират миңа җитте. Бүлмәгә кердем, директор миңа сорау бирә: “Мәхмүт, син кайсы яктан?” Мин дә аны-моны уйлап тормыйча: “Ә-әнә теге яктан”, – дип, туган авылым ягына төртеп күрсәттем. Күмәкләшеп көлделәр. “Булды, Мәхмүт, син үттең, сау бул”, – дип чыгарып җибәрделәр. Миңа Аллаһы Тәгалә булышкандыр. Нәкъ шул урында минем шулай диеп әйтүем, арган комиссия вәкилләрен бераз көлдереп, күңелләрен күтәрү кирәк булгандыр дип уйлыйм. 1952 ел иде ул.

Рус телем начар иде. Мәктәптә укыттылар, ләкин практика булмагач, яхшы белми идем. Ул фәннән минем өчле булды. Шуңа күрә стипендия ала алмадым. Әти үзенең хезмәт хакыннан акча биреп барды. Әти биргән йөз сумга мин буханкасы белән ипи алам. Тәрбиячеләр су кайната торганнар иде. Ипине кайнар су белән ашыйм. Бик сирәк кенә ашханәгә керә идем. Анда 15-20 тиенгә ботка ала идем, ә аш бөтенләй эләкми иде. Уку чорында рус теленнән диктант язабыз. Минеке гел икеле. Хаталы сүзләрне икенче диктант язганчы ятлый идем. Үз өстемдә гел эшләдем. Шулай тырыша торгач, рус телен дүртлегә күтәрдем. Тырышып укыдым, ел ахырына миңа да стипендия тиде.

Районда эш юк дип безне читкә җибәрергә теләделәр. Ләкин мин Төрнәле мәктәбенә физкультура, хезмәт укытучысы булып урнаша алдым. Эшли башладым. Физкультура дәресе белән бераз авыррак булды дип әйтимме соң. Авыр да түгел, ә аңлашылмаучанлыклар чыккалап торды. Ә хезмәт дәресен башлап җибәрү өчен бер генә инструмент та юк иде. Казанга барып байтак инструмент җыеп кайттым. Авылда бер балта остасы бар иде. Директор аңа безгә булышырга, балта, өтерге саплары ясап бирергә кушты. Уку елы ахырында район буенча яшьләр фестивале үткәрелде. Мин дә укучылар белән ясаган әйберләрне алып барып катнаштым һәм икенче урынга лаек булдым. Япь-яшь укытучы беренче эш елында ук шундый күрсәткечләргә ирешсен әле! Кызганыч, анда озак эшләү мөмкинлеге булмады. Балалар саны аз булу сәбәпле, мин кыскартылуга эләктем. Красногорка мәктәбенә урнаштым. Рус авылы. Анда эшли башладым. Шуннан мин армиягә киттем. Салкын декабрь ае иде. Суык. Эчемнән гел уйладым: җылы якка гына эләксәм ярар иде дип. Агачтан эшләнгән вагонлы поездга утырттылар. Вагонның урта бер җирендә буржуйка тора иде. Бер тәүлек бардык, ике. Барган саен карыйбыз, кар кими. Димәк, без көньякка барабыз. Берничә көн баргач, Кавказ таулары күренә башлады. Могҗиза иде безнең өчен. Иран чигенә китереп куйдылар. Мине сержантлар әзерли торган полк мәктәбенә язганнар. Укыдым. Хезмәт итеп кайттым. Урта белемле солдатларны ярты ел алдан кайтаралар иде. Институтка укырга кердем. Монда өчлегә укысаң да стипендия түләнә иде. Ике ел укыгач, карыйм, озын чәчле, чибәр бер кыз минем яннан үтеп бара. Миңа ул бик ошады. Аның кайсы бүлмәгә кереп киткәнен артыннан карап калдым, бер кыздан кем булуын сорадым. Ул: “Хәлимә исемле ул”, – диде. Аның белән таныштык, очраша башладык.

Институтны тәмамладым, студентларны төрле җиргә билгеләү бара. Комиссия каршына керәсең, сине кайсыдыр мәктәпкә җибәрәләр. Мин иң ахырдан кердем. Комиссия каршына кереп баскач, берсе сорап куйды: “Кая барыр идең?” “Берәр шәһәр тирәсе булса…”, – дидем. “Әлмәткә барыр идеңме?” “Әлбәттә”, – дидем. Әлмәткә юллама алып, гомер буе шунда эшләдем, бүгенге көндә дә шунда яшим. Ул заманда дипломны укып бетергәч тә бирмиләр иде. Бер ел эшлисең, эш урыныннан характеристика аласың. Минем характеристикага бик матур бер җөмлә язылган иде: “Үз эшен белеп башкара”. Шуның белән диплом алдым. Ә укыганда, әйтергә онытканмын, иң югары стипендия алып укыдым. Тырыштым.

Әлмәтнең бишенче мәктәбендә, кичке мәктәптә эшләдем. Шәһәрнең беренче мәктәбе ул чорда даны таралган көчле мәктәп иде. Анда урын булып, шунда күчеп эшләдем. Миңа иң начар укучылар җыелган класс эләкте. Начар дип тә әйтмәс идем, ләкин проблема тудыра торганнар бар иде. Алар белән мин уртак тел таба алдым. Укыту барышында атамаларны татарча-русча язып алып бардык. Чөнки директор балаларны институтка әзерлибез диде. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булдым, укучыларны гел экскурсияләргә йөрттем, төрле чаралар оештырдым. Укучылар да тырыштылар. Шул начар класс дигәнем ярыйсы гына мәктәпне тәмамлады. Шулар биш ел саен очрашу үткәрәләр, мине дә онытмыйлар, хәлемне беләләр.

Мәктәптә кырык елга якын эшләдем, хәтта пенсиягә чыккач та унөч ел эшләргә туры килде. Физика фәнен укыттым. Мәгариф отличнигы исемен алдым, Хезмәт ветераны булып яшим.

Мәктәптә директордан башлап, барлык укытучылар да көчле, актив иде. Укучыларыбыз да тырышып укыдылар. Югары уку йортларына керделәр, зур кешеләр булдылар. Мин алар өчен сөенеп яшим…

Ә озын чәчле кыз Хәлимә белән яратышып өйләнештек, бер ул үстердек. Кызганыч, хатыным илле биш яшендә авырып вафат булды. Ни өчен хатыным иртә китте икән дигән сорауга җавап эзләдем. Нәтиҗәдә, Аллаһы Тәгалә мине намазга бастырыр өчендер дип уйлыйм, чөнки хатынымның вафатыннан соң намазга бастым. Бу гамәлне үтәр өчен Ходай миңа шундый сынау биргән. Алайсам, барысы да бар, җитеш, әмма намазга басмыйбыз. Ә Аллаһы Тәгалә көтә.

Икенче хатыным белән егерме бер ел яшибез. Аның да ире яшьли үлгән. Матур гына яшәп ятабыз. Туган якларда булу – рәхәт!

Мәрзия Фәйзуллинаны искә алып

      23 сентябрьдә хөрмәтле якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләге иясе  Мәрзия Фәйзуллина вафат булды һәм Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.

      Балалар язучысы, шагыйрә  Фәйзуллина (Тәрҗеманова) Мәрзия Низам кызы 1930 елның 11 июнендә Шушмабаш авылында туа. Үз авылларында мәктәпне тәмамлагач ул Казанга китә. 1946-1956 елларда Мәрзия Фәйзуллина халык судында сәркатип, милиция бүлегендә бәлигъ булмаган балаларны тәрбияләү эше инспекторы, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер вазыйфасын башкара. Мәрзия Фәйзуллина 1956-1962 елларда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул 1958-1964 елларда читтән торып Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.

Мәрзия Фәйзуллина 1950 елларда яза башлый. 1955 елда аның балалар өчен беренче китабы “Салават күпере” басылып чыга. Якташыбызның 1959 елда “Чәчәкләр сәгате”, 1961 елда “Ике көрәк”, 1962 елда “Зур дулкыннар”, 1963 елда “Гөлнар мәктәпкә бара”, 1966 елда “Шаян ай”, 1967 елда “Саф мәхәббәт”, 1970 елда “Нәни булышчы”, “Энҗе чәчәк”, 1975 елда “Уенчыклар иртәсе”, 1985 елда “Болытсыз яңгыр”,“Сугыш юлларының тузаны”, 1991 елда “Чиккән яулык”, 1992 елда “Мияубикә”, 2004 елда “Тик сиңа гына” һәм башка бик күп   китаплары дөнья күрә. 1963-1972 елларда аның Мәскәүдә бер-бер артлы русча тәрҗемәдә “Цветочные часы”, “Стихи”, “Пропала кошка”, “Два утёнка” дигән китаплары чыга. Шагыйрәнең аерым әсәрләре рус теленнән тыш үзбәк, чуаш, украин һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Көндәлек матбугатта басылган публицистик мәкаләләр авторы буларак та Мәрзия Фәйзуллина әдәбият сөючеләргә яхшы таныш иде.

Мәрзия апа соңгы елларда авырды, ул кызы Фәридә гаиләсе һәм оныклары тәрбиясендә булды. Без аларның һәм туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Берничә буын балалар, шулай ук өлкәннәр дә Мәрзия Фәйзуллинаның шигырьләрен укып туган илне, туган телебезне һәм башка халыкларның телләрен яратырга һәм хөрмәт итәргә, өлкәннәргә ихтирам белән карарга, үзара дус, тату яшәргә өйрәнделәр. Киләчәктә дә Мәрзия Фәйзуллинаның иҗаты онытылмас, балаларны тәрбияләүдә ярдәм итәр.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика