Төркиядәге якташыбыз

      Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университетында чордаш төрки телләр бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Чулпан Эфрәим кызы Зарипова-Четин Арча шәһәренә кунакка кайткач “Казан арты” тарих-этнография музеенда булырга да өлгерә.
Очрашу вакытында: “Узган ел кайта алмаган идем, Арчаның үзәге төзекләндерелгән, матурланган, Язучылар аллеясы үзе бер горурлык. Андагы язучылар миңа көч һәм энергия бирәләр. Мин студенларга белем бирү белән генә чикләнмим, фәнни хезмәтләр, танылган шәхесләребез турында төрек телендә мәкаләләр язам, якташларыбызның татар һәм рус телендә язылган хезмәтләрен төрек теленә тәрҗемә итәм. Аларның барысы да төрле журналларда уңышлы гына басылып килә. Төрек телендә язылган “Русча сөйләшүнең этик формалары”, “Русский язык (Грамматика и упражнения)”, “Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрендә татар, башкорт һәм казак халыкларының милли кыйммәтләре” һәм башка китапларым басылып чыкты. Гомүмән, мин татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, кием үрнәкләрен, бездә генә пешерелә торган тәмле ризыкларны башка халыкларга белдерү юнәлешендә максатчыл эш алып барам. Быел Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дәвам итә. Бу уңайдан музейда бик эчтәлекле күргәзмә оештырылган. Анда үзем укыган Арчаның беренче мәктәбе укучылары белән очрашу вакытында туган тел турында әйткән фикеремне күреп бик горурландым”, – диде Чулпан Зариф.
Озак еллар Чулпан читтә яшәсә дә саф татар телендә генә сөйләшә, якташ язучыларыбыз турында бик күп белә, аларның иҗатлары белән даими танышып бара икән, һәрберсе турында үзе белән бәйле истәлекләр сөйләде. Ул районда яшәп иҗат итүчеләрнең Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүләрен белеп шатланды, аларның иҗатлары белән танышты.
Чулпан Зариф шигырьләрен татар, рус, төрек телләренндә яза. Аның шигырь китаплары, фәнни мәкаләре басылган журналлар, фотолары музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә тупланып бара. Ул очрашу истәлеге итеп үзенең китапларын һәм журналлар бүләк итте.

“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Урманчылыкта – 215 ел

19 сентябрь – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Лесхоз бистәсендә яшәүче Мөдәрис абый Габдрахманов нәселе урман белән бәйле.
“Урманны яратырга, аңларга, сакларга гына кирәк, – дип сөйләде ул. – Саф һава, кошлар сайравы, җанварларның төрле аваз чыгарып йөрүләре, шарт-шорт килеп корган агач ботакларының җиргә төшүе, көзге алтын төс – урманның алыштыргысыз бер атрибуты дияр идем. Урманнан башка кешелек дөньясы, без, яши алыр идек микән? Юктыр, мөгаен. Урманның хисапсыз байлыгын сакларга, корткычлардан чистартырга, яңа агачлар утыртырга урманчылар кирәк. Безнең нәсел урманга хезмәт иткән нәсел”.
Әтиләре Гомәр 1906 елда Балтач районы Пүскәл авылында туган, 1932 елда урманчы булып эшли башлый. Аны Сурнар урманчылыгының Тылаңгыр, Чүк Төрнәле урманына урманчы итеп билгелиләр. Төрнәледә гаилә белән торалар. Бераз эшләгәч, аны Балтач районы Шапшар кардонына күчерәләр. 1940-1950 еллар аралыгында ул бу эштән китеп тора. Чөнки сугыш вакыты. Ул сугыштан 1947 елда гына әйләнеп кайта.
“Авыл янында ферма бар иде, – дип искә төшерә Мөдәрис абый. – Аның янәшәсендә питомник ясадылар. Шул чорда әни кара мунчада күркә киптерде. Күркәне урманнан җыеп китерәләр. Әни мунчага яга, калайларга тезеп, күркәләрне киптерә. Эсселекне гел тикшереп тора. Мунчада градусник торды. Ул тиешле нормадан артып китсә, әни тәрәзә ачып бераз мунчаны суыта, күркәләрне әйләндереп тора иде. Күркә артык кипсә, ачыла, бозыла, орлыгы коела. Аның орлыгын җыеп, питомникка чәчтеләр. Орлыгын чыпчыклар бик ярата. Мин Мәхмүт абый белән питомникны шул чыпчыклардан сакладык. Әтинең тырыш хезмәтен күреп, 1950 елда кабат урманчылыкка урман технигы итеп алдылар һәм пенсиягә чыкканчы урманчы булып эшләде. Шапшардан, Лесхозга, аннан Гөберчәк кардонына урманчы итеп күчерделәр һәм шуннан ул пенсиягә чыкты. Егерме дүрт ел гомере урманчылыкта үтте. Әти урманның һәр почмагын, андагы җәнлекләрне, кош-кортларны яхшы белә иде. Кайда җиләклек, аланлык яки сазлык – биш бармагы кебек белде. Мин кечкенә вакытта аңа соклана да, гаҗәпләнә дә идем”. Мөдәриснең абыйсы Хәмзә армиядән кайтканда Гөберчәк кардонында яшәгән вакытлары була. 1954 елның 5 декабрендә кайта ул. Училищеда алты айлык курсларда укып, язын урманчылыкка урнаша. 1955 елдан Сурнарда Лесхозда торып эшли. Пенсиягә чыгар алдыннан Гөберчәк кардонының алма бакчасын карый. Аннан Лесхозда балта остасы булып эшли. 1991 елда пенсиягә чыга. Ул гомеренең утыз алты елын урманчылыкта үткәрә. “Бик таләпчән, эшен җиренә җиткереп эшләргә яратты. Ул инде вафат”, – ди Мөдәрис абый. Урманчы Хәмзә дип гөберчәклеләр аны яхшы хәтерли.
Хәмзә абыйның хатыны Фирдәүсә апа да шул ук урманчылыкта хезмәт куя. Ул мунчала ясый һәм урманчылыктагы башка эшләрне дә намус белән башкара. Фирдәүсә апа бу хезмәттә 19 ел эшләсә, уллары Фәрит армиядән кайткач, шулай ук урманчылык машинасында эшли. Гаиләдә көндәлек сөйләшү темасы да агач, урман, материаллар турында була. Андый сөйләшүләр күңелгә ләззәт тә бирә.
– Зөфәр абыем армиядә хезмәт иткәндә ялга Гөберчәк кардонына кайтса, хезмәтен тәмамлап кайтканда безнең гаилә Лесхозга күчкән иде инде, – дип сөйли Мөдәрис абый. – Ул Үрнәк училищесында укыды, урманчылыкка эшкә керде, читтән торып Кукмарадагы Лубянь техникумын тәмамлады. Гомеренең утыз ике елын урманчылыкка багышлап, өлкән мастер дәрәҗәсендә пенсиягә чыкты. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Урыны оҗмахта булсын. Аның хатыны Фагыйлә апа Пөшәңгәр кызы. Ул, яшьтән авылларында мунчала тарап өйрәнгән кеше буларак, монда да шул ук хезмәтне намус белән башкарды. Уллары Азат та 16 ел урманчылыкта хезмәт куйды. Барысы да эшләрен яратып, намус белән башкардылар. Зөфәр абыем гаиләсе бу өлкәдә алтмыш дүрт ел эшләгән булып чыга”.

Мөдәрис абый Гөберчәк кардонында яшәгән вакытта ук урманчылыкта Гөберчәкнең Габдразак белән бергә эшли. Ике ел ат белән эшләргә туры килә. Аннары училищега укырга керә. Аны тәмамлап, Казахстан далаларында эшләп кайта. Кабат урманчылыкка эшкә керә. Мин 29 ел, хатыным Кафия – 20, улы Ирек 19 ел урманчылыкта эшли. Урманчылык җиңел хезмәт түгел. Төрле вакыт булгандыр. Әмма алар тормышны, урманны нык яраталар, авырлыкларны җиңә, үткәреп җибәрә беләләр.

“Урманчылык җитәкчеләре белән уртак тел табып эшләдек, – дип сүзне дәвам итте Мөдәрис абый. – Вакытында акчасын да алдык, премияләр дә бирделәр. Туган көннәрне күңелле итеп үткәрә идек. Лесхозда эшләүчеләр арасында иң югары хезмәт хакы безнеке иде. Урманчылык көнен ел да күңелле итеп оештыралар. Бөтен урманчы шул көнне бәйрәм итә: җырлый-бии”.

Язын агач утырталар. Бу чорда бистәдә беркем калмый: кем булдыра ала, бригадаларга тупланып, Балтач ягына, ә кемнәрдер Әтнә яки Арча, Казан якларына агач утыртырга чыгып китә. Ул чорда эшләүчеләрне урманчылар көнендә аерым бүләклиләр.

“Дөньялар үзгәрде. Гөрләп торган, хәтта икешәр смена эшләп торган урманчылык эше хәзер нык үзгәрде, – дип көрсенә өлкән урманчы. – Күп цехлар бетте. Кызганыч, бүгенге көндә бу өлкәдә эшләүче нәсел дәвамчыларыбыз юк”.

Урманчылыкта эшләгән ветераннарны һәрвакыт искә алалар, күчтәнәчләр, бүләкләр бирәләр. Аздан да күңел була. “Без бит өлкән кешеләр. Искә алгач, күңел күтәрелә”, – диде урманчылык ветераны, Лесхоз бистәсендә яшәүче Мөдәрис абый Габдрахманов.

Телефоннан һәрчак минем хәлемне белеп, гөберчәклеләрнең тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынып яшәүче Мөдәрис абый нәселенең урманчылыкта эшләгән елларын барладык. Ул – ике йөз унбиш елга җыела.

Мөдәрис абый! Сезнең барчагызны да урманчылар көне белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, тигезлек, шатлык-куанычлар белән әле күп еллар бу бәйрәмне каршы алырга насыйп булсын. Алдагы елларда да очрашып, хатирәләр барларга, үткәннәрне искә алырга язсын.

Шекә җырын җырлап, төрле илләр гиздем

 

Бүген, 8 сентябрь көнне, районыбызның Шекә авылында туып-үскән, Татарстаннның халык артисты, Республикабызның Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне, ул 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.                      Без якташыбызның уңышларына сөенеп һәм шатланып яшибез, аның чын сәнгать кешесе булуы белән горурланабыз. Гөлзадә апа Арча төбәгенең йөзек кашы, аның башкаруында “Арча гимны” безнең районыбызның данын республикада гына түгел, бөтендөнья татарларына да таныта, аның бер концерты да бу җырдан башка узмый. Гөлзадә Гомәр кызы башкаруында халкыбызның  “Арча”, “Туган авылым”, “Кара урман”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Сибелгән татар” һәм башка җырларын дөньяның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләребез яратып тыңлыйлар.

Якташыбызның сәхнә костюмнары һәркемдә аеруча  соклану хисләре уята, ул алар аша да яшьләребездә милли киемнәргә мәхәббәт тәрбияли. Нәфис сүз остасы буларак  Гөлзадә Сафиуллинаның  уңышлары бәяләп бетергесез, аның һәр сүзе туган телебезгә хөрмәт белән карарга өйрәтә.

Гөлзадә Сафиуллинаның балалар белән эшләү тәҗрибәсе бик күпләргә үрнәк булып тора. Төрле яшьтәге балалар ул оештырган фестивальләр аша сәхнәдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәнәләр, ул үзе дә  концертларда һәм төрле очрашуларда  балалар өчен язылган җырларны бик теләп башкара.

Якташыбыз туган авылы Шекәдә, Шушмабаш сабантуйларында, районда уза торган төрле очрашуларда актив катнаша, ел саен Казан шәһәрендә була торган “Арча якташлыгы” җәмгыяте очрашуларын оештыруны башлап йөри һәм зур ярдәм итә.

“Туган авылдан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәләргә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз.”, – дип яза ул  “Шекә пәриләре комнан бау ишә” дигән китабында. Гөлзадә апа Сафиуллина татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, аның мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү өчен җан атып яшәүче  зыялы шәхес.

Без якташыбыз Гөлзадә Гомәр кызын олы юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлектә, кызы Резедә һәм оныкларының уңышларына сөенеп яшәүен телибез,  киләчәктә дә матур җырлар көтәбез.

      “Казан арты” тарих –этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Сорамагыз минем яшемне!

Уйларым,  якын фикердәш,

Уртак безнең серебез.

Олыгайган  саен, миннән

Бераз алда йөрегез.

       Әйе, һәркемнең уйлары төрле, бу шигырь юлларын укыгач, аны кем язды икән, дигән сорау туа. Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче Дамир Фәтхрахман улы Нуриәхмәтовның “Уйларым” шигыреннән ул. Аның һәркемгә  уйланырга, фикер йөртергә булыша торган,  үрнәк алырга ярдәм итә торган шигырләре тупланып 2017 елда “Ачтым күңелем пәрдәсен”, 2019 елда “Кайтам әле…” дип исемләнгән китаплары басылып чыкты. Ул үзенең шатлыгы белән уртаклашып музеебызда булды һәм: “Безнең чор вакыйгалары шигырьләрем аша яшь буынга барып җитсен иде.  Киләчәк буын яшьләре минем шигырьләремне укып илһамлансыннар, тормыш тәҗрибәсе тупласыннар дигән теләктә калам”, –  дип  язып  бу китапларны  бүләк иткән иде.

Дамир Нуриәхмәтов төрле темаларга яза,   бу көннәрдә ул  яңа язылган шигырьләренең кулъязмаларын җибәреп тагын безне куандырды. Алар арасында “Сорамагыз минем яшемне!”  шигыре дә бар,  анда авторның гомер бәйрәме алдыннан уйланулары чагыла.  Бүген, 7 сентябрь көнне  райондашыбыз  үзенең  60 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.

Без Дамир Фәтхрахман улын  бу истәлекле бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез, тормыш иптәше Рәмзия белән  ныклы сәламәтлектә һәм тигезлектә гомер итеп, уллары Ленар һәм оныкларының кайгыртучанлыгын тоеп, яңа иҗат уңышлары белән әдәбият сөючеләрне  даими куандырып  торуын телибез.

Шәфигулла Гарипов

“3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне”

Һәр кеше куркыныч хәлләргә юлыкса үз-үзен саклау чараларын алдан өйрәнергә тиеш. Бүген музеебызда «Терроризм-җәмгыятькә янау!» дигән тема астында  Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 7В сыйныф укучылары белән эчтәлекле әңгәмә үткәрелде. Музей хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ПДН бүлегенең инспекторы, өлкән лейтенант Мөхәммәтгалиева Энҗе Фәнис кызы, полиция лейтенанты Вәлиуллина Алинә Фоат кызы террорзим, куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне ничек тоту турында тулы мәгълүмат бирделәр.

Туган тел дәреслекләре

Илебез халкы  1 сентябрь– Белем көнен бәйрәм итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, укучыларны, ата-аналарны, хәтта әби-бабайларны да шатландыра, уйландыра, һәркемне дә балачагына, мәктәп елларына алып кайта торган  бәйрәм бүген. Иртәдән үк матур итеп киенгән, кулларына чәчәк букетлары тоткан балаларны күргәч күңелләр күтәрелеп китте.

Белем көне уңаеннан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә  “Якташларыбыз төзегән дәреслекләр” дип исемләнгән күргәзмә урнаштырылды. Быел, 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелүен исәпкә алып без анда төрле елларда  туган телебезне өйрәтүдә кулланылган  татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен, укытучыларга тәкъдим ителгән методик ярдәмлекләрне тупладык. Безнең якташларыбыз Хәй Хисмәтуллин, Наҗия Саттарова, Мәрьям Хәсәнова, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәрваз Миңнуллин, Альберт Яхин, Хәнәфи Бәдигый һәм башкалар катнашында төзелгән дәреслекләрне кулланып бик күп еллар дәвамында милләттәшләребез  туган телебезне тирәнтен өйрәнгәннәр.

Белем  “Әлифба” дан  башлана.  Ярты гасыр дәвамында татар  һәм башка милләт балаларына туган  телебездә укырга һәм дөрес итеп язарга өйрәткән “Әлифба”  китаплары, язарга өйрәтү дәфтәрләре,  башлангыч  сыйныфлар өчен уку  һәм татар теле дәреслекләре иҗат иткән  Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың бәяләп бетергесез хезмәтләре белән  күргәзмәдә якыннан танышырга мөмкин.

Күрәзмәне караучылар үзләре укыган дәреслекләрне танырлар, райондашларыбызның бу юнәлештә дә актив булганнарын  белерләр.  Бүген мәктәпләребездә туган телебезне өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Һәркем үз туган телен белергә, балаларына һәм оныкларына өйрәтеп калдырырга тиеш.  Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы булсын иде.

                                                                                                 Шәфигулла Гарипов

Безне мәктәпләрдә көтәләр

                          

Арча  районы  мәгариф  хезмәткәрләренең  август киңәшмәсендә катнашучылар  һәм  килгән  кунаклар  “Казан арты”  тарих-этнография музее  тәкъдим  иткән   күргәзмәне  кызыксынып карадылар. Алар  2021 ел – Татарстан Республикасында  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге  елы  уңаеннан  оештырылган  күргәзмәдә якташ язучыларыбызның  һәм  тел  галимнәренең туган тел турындагы  фикерләре  белән  таныштылар.  Укытучылыр  анда  үз мәктәпләрен  тәмамлаучыларны, авылдашларын  күреп горурландылар,  безнең  өчен дә кызыклы булган  өстәмә  мәгълүматлар  сөйләделәр.  Ә  иң  сөенечлесе,  яңа уку елы башланып киткәч,  бу күргәзмә белән  үз мәктәпләренә чакырдылар.

30 август — Татарстан Республикасы көне

Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 30 август — Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмә эшли. Анда Республикабызда һәм Казан шәһәрендәге уңай үзгәрешләр турында мәгълүматлар алырга, кызыклы китаплар белән танышырга мөмкин.

Сикертән авылында Татарстанның халык драматургы Галиәсгар Камал музее ачылды.

Арча муниципаль районы Сикертән авылында татар драматургиясенең йөзек кашы Галиәсгар Камал музее ачылды. Авылдашлар ярдәмендә, хуҗалык җитәкчесе Сәләхов Шәйдулла Имамович җитәкчелегендә төзелгән тарихи йорт ишекләрен ачты.

Бәйрәм чарасында ТР мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улы, Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Мөхәмәтова Алсу Фирдәүс кызы котлау сүзләрен җиткереп, мәдәният министрлыгы, район башлыгының бүләкләрен, рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Ачылыш тантанасыннан соң барлык кунаклар бәйрәм концерты карап хозурланып, Галиәсгар Камал музеена экскурсия ясадылар. Ачылыш кичәсендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры җитәкчеләре, артистлары да катнашты.

Моннан 75 элек язылган истәлекләр

“Арча  хәбәрләре” газетасының  6 август   санында  “Туганнары хәбәр бирсенннәр иде” дип исемләнгән мәкалә  басылган иде. Аның авторы Россия һәм Татарстан  журналистлар  берлекләре  әгъзасы Марс Яһудин  2015 елның 25 маенда музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булган иде  һәм менә мәкаләне укыгач  шул көн  истәлекләре  яңарды. Чаллы  Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин белән язучылар, журналистлар, артистлар, барысы  26 кешедән торган төркем белән  очрашу безнең өчен бик зур истәлек  буларак  хәтердә калды. Анда якташларыбыздан Галиәхмәт Шаһи һәм Булат Сәлаховның булулары икеләтә куаныч булган иде.  Без районыбызның күренекле  шәхесләре  турында  сөйләгәндә  кунакларыбыз  аларны яхшы  белүләрен, үзара  аралашып  һәм ярдәмләшеп яшәүләре турында  сөйләделәр. Үз иҗатлары  белән таныштырып, китапларын, җырлары тупланган дискларын бүләк иттеләр.

Безнең  музейга  кергән  һәркемне  сөекле шагыйребез Габдулла  Тукайга багышланган  экспозиция каршы ала.  Марс  Яһудин  керү  белән  андагы экспонатлар белән танышты һәм: “Минем әтием, Нәфыйк  Яһудин, 1946 елда  Кушлавычта  Габдулла Тукайның тууына  60 ел  тулуны  билгеләп  үтүне оештыруга  җаваплы итеп билгеләнгән булган.  Әти ул вакытта Әтнә районы мәгариф  бүлегендә инспектор булып эшләгән. Ул  Кушлавыч  авылы  кешеләренең сөйләгәннәрен  язып алган,  мин ул язмаларны әтиемнең архивыннан таптым һәм үземнең китабыма керттем”, – дип сөйләгән иде. Марс  Яһудин  үзенең  “Казлар очар су күреп” китабын музейга бүләк итте, анда  әтисенең  “Аның Тукай буласын белмәгәннәр” дип исемләнгән язмалары да  урын  алган.

Бу язмада Нәфыйк  Яһудин авылга килгәч тә очраган аерым кешеләрнең, аларның исемнәре күрсәтелмәгән,  фронтовик язучы  Әнәс Галиевнең  әтисе, ул вакыттагы  Кушлавыч авылының  мулласы  Касыйм  хәзрәт һәм аның  хатыны Асия абыстайның, 72 яшьтәге Зиннәт абый  Ситдыйковның  Тукай турында сөйләгәннәре бирелгән.

                                                    ***

         Кушлавыч авылының кешеләре ачык йөзле  һәм  күңелле  кешеләр икән. Менә  авылга  җитәр-җитмәстән үк миңа олы гына  яшьтәге бер апа очрады. Ул сыерын һәм сарыкларын кардан әрчелгән  үләнгә чыгарган.

Тукай турында сорау биргәч  тә  апаем кинәт җанланып китте. Башта мин уен-көлке белән генә:

  • Апай, бу авылдагы  Тукай дигән кешене  беләсезме сез? – дип сорадым.

Ләкин ул  җитди һәм  ипле генә уйланып җавап бирде:

  • Тукай… Ул бит, энем, бу авылда күптән тормый инде. Ул патша  заманында     ук  үлгән  бит. Һай, ул үлмәгән булса-а!  Тагын әллә нәрсәләр язып бетергән булыр  иде.

                                                           ***

            1946 елда, моннан 75 ел элек,  Тукайның туган  авылы Кушлавычта Нәфыйк Яһудинга ниләр сөйләделәр икән, ул истәлекләр   һәркем өчен дә кызыклы булыр. “Казлар оча су  күреп”  китабы  белән  “Казан арты” тарих-этнография музееның  әдәбият һәм сәнгать  бүлегендә танышырга  мөмкин.

                                                                                     Шәфигулла  Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика