Казан федераль университеты кунаклары — музейда

Казан федераль университетының бөтен дөнья мәдәният мирас үзәге рәисе Римма Вәлиева-Хәкимова Рафаэль кызы  бүген музеебыз белән якыннан танышты. Кунакларда Арча тарихы, һөнәрчеләр турында мәгълүмат аеруча зур кызыксыну уятты.

 

Музеебызда — Португалия кунаклары

Бүген күп еллар Арча сельхозхимиясендә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда, Португалиядә яшәүче Султанбаева Гөлфия апа ике оныгы белән музеебызда кунак булдылар. Гөлфия апа 1973 елда «Җыр бәйрәмедә» чыгыш ясый.  Кызы Гөлназ Данисовна Португалиягә күчеп киткәнче, Арча педагогия көллиятендә укытучы булып эшләгән.  Гөлфия апаның оныклары Португалиядә татар милли биюләре башкарып җиңү яулаганнар. Гөлфия апа туган җирен онытмый, Арча язучылары турында бик күп белә, һәрвакыт яңалыклар белән кызыксынып тора.

.

Кеше китә – җыры кала. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Без  бүген, 15 июльдә Урта Курса авылында туып-үскән якташыбыз,  хезмәт ветераны,  төрле темаларга бик күп мәкаләләр һәм кызыклы хикәяләр иҗат иткән Рөстәм Хәбибулла улы  Бакировны юксынып искә алабыз. Ул быел март аенда безнең арабыздан китте, аңа бүген  86 яшь  тулган булыр  иде. Без, музей хезмәткәрләре, Рөстәм абый белән даими аралашып, хәл белешеп яшәдек. Очрашканда ул үзе белем алган Югары Курса җидееллык һәм Сеҗе урта мәктәбенең һәр укытучысын яратып, хәтерендә яңартып сөйли иде. Шул ук вакытта,  югары белемле физика укытучысы буларак эшли башлагач,    Казанбаш һәм Югары Курса мәктәпләрендә  алар  кебек тырышып  эшләве  турында Рөстәм абый  бераз  мактанып та, горурланып та ала иде.  Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов: “Мин өч ел укып Казанбаш урта мәктәбен тәмамладым. Класс җитәкчебез Лилия Бәширова булды, Мөхәммәт Мәһдиев мәктәптә завуч иде. Ә Рөстәм абый Бакиров  безгә физика һәм электротехника фәннәрен укытты. Ул бик белемле, үтә таләпчән һәм шул ук вакытта бик гадел укытучы,  безне бөтен күңелен биреп укытты, тормышта үз урыныбызны  табуда зур ярдәм күрсәтте. Кызыклы тәҗрибәләр үткәреп, лаборатор-практик эшләрне тиешле таләпләргә туры килерлек итеп оештырып, яшь булуына карамастан, бер дә иренмичә безгә бу фәннәрнең тормышта кирәк булуын төшендерә алган укытучы буларак  хәтердә саклана. Шул еллар да ук Рөстәм абый газеталарга мәкаләләр язган, аларны безгә дә  укыганын хәтерлим, шулар аша тәрбия биргән. Ул бит мәгърифәтче, фронтовик язучы Госман Бакировлар нәселеннән икән, ә Кесмәс буе авылларында һәм Арча шәһәрендә бүгенге көндә дә аларның укытучы булып эшләүче туганнары бик күп”, – дип укытучысы белән горурланып та, юксынып та искә алды.

        Рөстәм абыйның  балалар тормышының барлык  үзенчәлекләрен үз күңеле аша уздырып, аларның күңелләренә хуш килерлек итеп  язган  хикәяләре тупланган  “Уеннан-уймак”, “Кадерле бүләк”, “Бәхетле балачак”, “Бүректәге чеби”  китапларын бүген дә  яратып укыйлар.  Ул китаплар,  газета-журналарда басылган мәкаләләре, ә алар 100 дән артык, төрле еллардагы фотолар, аның турында язылган истәлек язмалары безнең “Казан арты” тарих-этнография музеенда кадерле экспонатлар буларак сакланалар. Әле күптән түгел  музейда Госман һәм Рөстәм Бакировларның  иҗатларын өйрәнүгә багышлап очрашу үткәрдек, анда Арча шәһәрендә яшәүче туганнары Гөлшат һәм Флера апалар, аларның балалары, гаиләсе белән  Рөстәм абыйның кызы Лилия  катнаштылар. “Әти музей хезмәткәрләре белән аралашып яшәгәненә бик сөенде, безгә кабат-кабат сөйли иде. Арчадан туган көнем белән тәбрик иттеләр, “Арча хәбәрләре”ндә язганнар, менә язмасын җибәргәннәр, дип сабыйларча куана иде. Арча турындагы җырларны күз яшьләре белән тыңлый, телевизорда булган тапшыруларда якташларын күрсә  куанып бетә алмый иде. Безнең  әти бик  гадел, сабыр, кешелекле, гомүмән, чын укытучы иде ”, – дип искә алды кызы Лилия.

Соңгы көннәренә кадәр Рөстәм абый узган тормышыннан, башкарган эшләреннән канәгать булуын, бергә эшләгән хезмәттәшләре турында уңай фикерләрен  әйтеп, кызыклы истәлекләрен безгә җиткерә килде.   2020 елның 15 июлендә якташыбыз үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән иде. Рөстәм абый ул көннәрдә: “Туган ягымда мине онытмауларына, башкарган хезмәтләремне искә алуларына сөенеп яшим. Районыбыз мәктәпләрендә 25 ел дәвамында  укытучы,  укыту-тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшләдем.  Без гаиләбез белән  1982 елда Казан шәһәренә күчендек. Лаеклы ялга чыкканчы “Медфизприбор” фәнни-тикшерү берләшмәсендә намуслы хезмәт иттем. Кайда гына эшләсәм дә  тырыштым, югары нәтиҗәләргә ирештем, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале һәм бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләндем.  Бүгенге көндә улым Рәдис, киленем һәм оныкларым белән яшим, кызым Лилия гаиләсе  дә даими кайгыртып тора”,– дип бик куанып сөйләгән иде.

Менә бүген дә  Рөстәм абыйны туган көне уңаеннан котлыйсы, сөйләшәсе, хәлләрен сорашасы килеп китте… Без аның җайлап кына, һәр сүзен урынлы кулланып, озак еллар шәһәрдә яшәвенә карамастан саф татар телендә сөйләшүенә соклана идек. Ә иң мөһиме балаларының һәм оныкларының туган телебездә иркен сйләшүләре. Очрашу вакытында кызы Лилия әтисенең хикәяләре турында сөйләп, яраткан хикәясеннән өзек укып  бу фикернең дөрес булуын раслап та күрсәтте.  Менә туган телебез шулай саклана, буыннардан буыннарга күчә.

Бергә укытучылык хезмәтен башлап, гомер буе дус булып яшәгән,  Татарстанның халык  язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең  “Кеше китә – җыры кала” фикере  Рөстәм Бакировка  туры  килә. Үзе китсә дә укыткан укучылары калды, алар укытучыларын хөрмәт белән искә алып яшәячәкләр,  ә язган  әсәрләре киләчәк  буыннарга истәлек булып  барачак. Якташыбыз Рөстәм Бакировның башкарган хезмәтләре һәм иҗаты онытылмасын,  балаларга белем бирү һәм тәрбия эшендә  урынлы кулланылсын иде.

                                                                                            “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                        директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Рәссамнар музейга килде

Музеебызның  әдәбият  һәм сәнгать  бүлегендә  Россия  Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшид Гаимов  һәм  аның  укучысы, яшь  рәссам  Азат  Ильясов  булдылар.  Алар  Татарстанның  атказанган  сәнгать  эшлеклесе , рәссам  Эрот  Зарипов  ясаган  Габдулла Тукай портретын бик яратып карадылар, без аларга  Эрот  Зариповның  истәлеге  буларак  сакланучы башка хезмәтләрен дә  күрсәттек.  Кунаклар Татарстанның  халык  язучысы Гариф  Ахунов  ясаган  туган  авылы  Кечкенә  Өчиле  күренешен  һәм  башка картиналарын  кызыксынып  өйрәнделәр.  Ул  бала  чакта   рәссам булырга  теләгән  дигәч,  Гариф  абый  күренекле рәссам булыр иде, диделәр.

 

Рәшид  Хәмид улының  әнисе Ашытбаш авылыннан,  анда туганнары яши  икән. Якташыбызның   бүләк  иткән   картинары  “Казан  арты “ тарих-этнография  музеенда  бар  инде, алар белән танышырга  мөмкин.   Ул  үзенең картиналарын  туплап  октябрь  аенда   күчмә  күргәзмә  оештырачагын  белдерде.

                                                       Шәфигулла  Гарипов

Гаилә – иҗат чыганагы

2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 

  

Бүген, 8 июль  көнне Татарстанда,  бөтен  Россиядәге  кебек  үк,  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне  билгеләп  үтелә һәм ул 2008 елдан бәйрәм ителә. Аның төп  максаты – традицион  гаилә кыйммәтләрен  популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту. Әлеге бәйрәмнең  дәрәҗәсе һәм аңа ихтыяҗ  елдан-ел  арта гына бара,  бу көн  күпчелек кешеләрнең төп тормыш кыйммәтләре  гаилә һәм мәхәббәт булуын  дәлилләп тора. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйләүче, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның  туган телләрен, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрен саклаучы булып хезмәт итә.
         Гаилә  – ул  дәүләтебезнең нигезе. Һәр гаилә  үзе бер дәүләт булып тора, чөнки һәр гаиләнең үз кагыйдәләре, үзенә генә хас эчке бер тәртибе була, гомүмән һәр гаилә – үзе бер серле сандык.  Балалар  әти-әниләреннән күреп тәрбия алалар, аларның кылган гамәлләре, башкарган эшләре балаларына, оныкларына үрнәк булып тора. Үзләренең гаиләләрендә  булган  мөнәсәбәтләрне, әти-әни  һәм балалар арасында булган җылы хисләрне, бергә уздырган шатлыклы һәм авыр мизгелләрне чагылдырып язылган бик күп  чәчмә  әсәрләр һәм шигырьләр бар.  Чын ярату,   саф мәхәббәткә нигезләнеп төзелгән гаиләләрдәге иҗади шәхесләр дә  зур уңышларга ирешкәннәр,  бүгенге  көндә  дә  алар башкаларга  үрнәк  булып  торалар, аларның  әсәрләрен  укып  яшьләр  тәрбияләнә.

Мин үзем  гаилә турында сүз чыкканда иң беренче итеп Татарстанның халык язучсы Гомәр ага Бәширов  һәм Кәримә апа турында сөйләүдән башлыйм. Алар  бер-берсен кадерләп, ярдәмләшеп, балаларына һәм оныкларына дөрес  тәрбия биреп яшәгәннәре  өчен, олыгайгач  бәхетле һәм тыныч картлык кичергәннәр дип уйлыйм. Язучының көндәлек язмалары тупланган  “Күңел дәфтәре”  китабын мин бик еш кулга  алам. Анда  Гомәр абыйның  әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләр, гаиләләрендәге мөнәсәбәтләр, күренекле шәхесләр турында  истәлекләр тупланган. Аны укып чыксаң  олы мәхәббәт һәм тугрылык  мәктәбе узасың.

Туган  авыллары  Сеҗедә  “Галиябану” спектаклендә  Галиябану һәм  Хәлилне уйнаганда танышып, берничә елдан өйләнешеп,  63 ел  мәхәббәтле гомер кичергән пар бар.  Сүзебез язучы  Гөлчәчәк апа  Галиева һәм  “Казан компрессор машиналары төзү” заводының элеккеге директоры Әхмәт абый Галиев турында бара.   Без аларны  сагынып искә алабыз, чөнки алар  Арча шәһәрендә һәм районыбыз  авылларында еш булып, төрле  очрашуларда актив катнашалар иде.  Әхмәт абый белән Гөлчәчәк  апа гаиләдә ир  белән  хатын  гына түгел, чын  мәгънәсендә  җандаш , фикердәш булып  яшәделәр. Әхмәт абый хатынына иҗат итү өчен тулы мөмкинлекләр тудырды, ә  инде Гөлчәчәк апа “Тулгак”  һәм  “Өзелгән  өмет “ повестьлары,  “Газзәбану “ романы кебек  күләмле әсәрләрен әдәбият сөючеләргә  җиткерде, тормыш белән бәйле бик күп мәкаләләр язды. Андый гаиләләр онытылмый, аларның тормышы яшьләр өчен  үрнәк булып  торалар.

Татарстанның  халык  артисты  Шамил Әхмәтҗанов:  “Гаиләм – минем терәгем.  Якыннарыңның  кадере  еллар  үтә  барган  саен ныграк аңлыйсың”,– ди. Шамил абый  Рәзилә  апа  белән кызлары  Гөлназ һәм Чулпанның , оныкларының  уңышларына  сөенеп тигез гомер итәләр. Әле күптән түгел Арча мәдәният йорты сәхнәсендә , Шамил абыйның олы юбилее уңаеннан оештырылган кичәдә, бу гаилә  мәхәббәт  һәм тугрылык үрнәге булуын тамашачыларга  да  дәлилләп күрсәттеләр. Шамил абый һәм Рәзилә апа балаларының  котлауларын  ишеттеләр, шулай  ук  үзләре дә  иң  ягымлы, яратуны  аңлата торган  сүзләр әйтештеләр. Һәркем бу гаиләгә соклануын белдерде, гаиләдәге татулык  һәм аңлашып яшәү иҗатка да ярдәм итүенә инанды.

Пар күгәрченнәр кебек гомер итүче Татарстанның халык артистлары якташыбыз , җырчы  Рәбига  Сибгатуллина, Арча кияве, баянчы,композитор Фәрит Хатыйповларны  һәркем  хөрмәт  итә. Аларның сәхнәдәге чыгышлары, үз-үзләрен тотышлары бик табигый, сөйкемле пар булып,  бер-берсенә  ягымлы карашлары белән тамашачыларның ихтирамын яулыйлар. Сәхнәдә нинди булсалар, көндәлек тормышта да шундый икән алар: гади, мөлаем, кешелекле, ярдәмчел.  Рәбига апа сүзләрен  шагыйрь Зөлфәт язган, ә  көен  ире Фәрит  Хатыйпов иҗат иткән  “Һаман яратам “ җырын бик яратып  башкара.

Бүген  безнең музейның әдәбият һәм сәнгать  бүлеге  янында  “Гаилә – иҗат чыганагы”  дип исемләнгән күчмә  күргәзмә  оештырылган иде,  аны бик  күпләр яратып  карадылар.  Күргәзмә  белән  танышуны  музей эчендә дәвам итәргә мөмкин, үрнәк гаиләләр турында белү һәркем өчен дә файдалы.

Яшьләргә әйтәсе килә, җырдагыча  һаман яратам дип яшәргә язсын. Аның өчен гаилә корган яшь парлар әлеге адымның җаваплылыгын аңласыннар иде. Гаилә кору – җиңел, аны саклап кала алу, янәшәңдә булган тормыш иптәшеңне, балаларыңны бәхетле итү күпкә авыррак. Ләкин, бары гаиләле, балалы кеше генә үзен чын мәгънәсендә бәхетле дип атый аладыр.
Әти-әнисе бәхетле булган бала гына бәхетле була, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән ата-ана гына сабыйларының тормышын шатлык-сөенечкә күмәчәк. Якыннарыбызга игътибарлы булыйк: буш вакытыбызга, матур, җылы сүзләргә саран булмыйк. Еш кына, нәкъ менә янәшәдәге туганнарыбыз ярату сүзләренә мәхрүм булып кала бит… Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә язсын иде! Сезнең гаиләләрдә дә һәрчак мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, уйлаган  хыялларыгыз уңышлы тормышка ашырылсын.  Барыгызны да бүгенге бәйрәм, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйбыз, сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм олы гаилә бәхете телибез.

                                                    “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                      директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Музейда кунак бар

Татарстанның атказанган  артисты  Люция Хәсәнова   музеебызның  әдәбият һәм сәнгать  бүлегендә  булды. Ул барлык музей  хезмәткәрләренә олы юбилее уңаенннан истә калырлык котлаулар  өчен олы рәхмәтен  җиткерде, киләчәктә  бергә элемтәдә булып яшәрбез дип ышандырды.

Якташыбыз  музей белән танышканда  күренекле шәхесләр турында  истәлекләрен  яңартты, алар белән очрашулар вакытында  булган кызыклы  мизгелләр турында  сөйләде. Һәрберсенең  иҗаты турында белүе, бары тик уңай фикерләр генә әйтүе белән Люция ханым бездә  соклану хисләре  уятты. Башкаларны хөрмәт иткән кеше үзе дә хөрмәттә була дип бик дөрес әйткәннәр, менә шуның  бүген тагын  бер үрнәге.

                    Шәфигулла Гарипов

Диас Вәлиевне искә алып (1.07.1938 – 1.11.2010) 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Бүген,  1 июль көнне, якташыбыз,  прозаик һәм  драматург Диас Вәлиевне искә алабыз. Аның хатыны Дина Кәрим кызы безнең белән бик теләп аралаша,  менә  Диас абыйның туган көне алдыннан да сөйләшеп алдык . “Арча ягы безнең икебез өчен дә бик якын, Диас Казанбаш авылында туган, ә мин Яңасала мәктәбендә рус теле укытучысы буларак хезмәт юлымны башлаган идем. Шул елларда гаилә кордык һәм бик бәхетле яшәдек. Диасны туган ягында онытмыйлар, ул Арчада, Казанбаш мәктәбендә булырга ярата иде. Музей хезмәткәрләре Казанда оештырылган искә алу кичәсендә аның иҗатына багышлап уздырылган чаралар турында сөйләделәр, бик эчтәлекле презентация ясаганнар. Мәктәпләрдә  укучылар өчен оештырылган күргәзмәләрдә  иң якын кешемнең хезмәтләрен куллану минем өчен дә, кызларым Майя һәм Дина өчен дә зур куаныч. Безнең квартирада бөтен әйбер Диасны искә төшереп тора. Туган көнендә  Диасның  барлык иҗатын барлап чыгам. Музейга тапшырылганнары өчен дә сөенеп куям, алар белән музейга килүчеләр таныша ала “, – диде истәлекләрен яңартып.

Вәлиев Диас Назыйх улының  бала  чагы һәм мәктәп еллары Казанда уза. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач укуын Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам итә.  1973-1975 елларда Мәскәүдә Югары әдәби  курсларда укый һәм язучылык эшенә күчә. Диас Вәлиев рус телендә иҗат итә. 1959 елда аның “Карта старика” исемле хикәясе басылып чыга.      Диас Вәлиев шигырьдән кала барлык жанрларда да яза: повесть, хикәя, роман, пьеса, фәлсәфи-дини трактат, хәзерге һәм борынгы  тарих турында очерклар, тарихи-сәяси һәм психологик тикшеренүләр.

Безнең музейда  Диас Вәлиевнең  “День за днём”, “Старики, мужчины, мальчишки” , “Суд совести”, “По вечному кругу”, “Дарю тебе жизнь. Диалоги. Ищу человека”, “Стук резца по камню”, “Три похода в вечность”, “Третий человек, или Небожитель”, “Охота убивать” , “Изгой, или Очередь на Голгофу”,  “Я” ,  “Уверенность в Невидимом”, “Портрет Дон-Жуана”, “Пророк и чёрт”, “Чужой”, “Либертус или Люцифер?” һәм башка китаплары,аларның кулъязмалары, шәхси әйберләре саклана.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов якташының иҗаты турында: “Диас Вәлиев пьесалары илебезнең күп кенә театр сәхнәләрен яулап алды. Бу – аның трибунасы, халык белән сөйләшүе. Аңа һәркемне дулкынландырган проблемаларны, кешенең күңелендәге уй-хисләрне әйтеп бирергә кирәк. Ул   аларны кыю итеп, намуслы рәвештә әйтә. Бу аның драматургиясенең төп юнәлеше”,– дип язган. 1971 елда “Намус хөкеме” исемле беренче драма әсәре Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия  театрында,   1972 елда “Дәвам”(“Тормыш бүләк итәм”), “Диалоги”, 1972-1973 елларда “Суд совести” исемле спектакле Казан, Мәскәү, СССРның 50дән артык театр сәхнәләрендә куела.

1976 елда аңа “Тормыш бүләк итәм” (“Дарю тебе жизнь”) пьесасы өчен Диас Вәлиевка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматургия өлкәсендәге уңышлары өчен 1981 елда ул Татарстанның, 1983 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек булды Аның исеме 2002 елда “Татар энциклопедиясе”нә, 2005 елда Мәскәүдә чыгарылган “Россиянең яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән.

Талантлы якташыбыз Диас Вәлиевнең  әсәрләре дөнья әдәбиятында лаеклы урын алды, бик күп милләт вәкилләре тарафыннан  аның иҗаты югары бәяләнде.  Йөздән артык әдип, галим, дәүләт эшлеклесе төрле матбугат чараларында аңа багышлап биш йәздән артык  хезмәт чыгарганнар. Һәр елны без бу көннәрдә Диас Вәлиевне зур ихтирам белән искә алабыз,  аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.

                                                     “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                   директоры урынбасары  Шәфигулла Гарипов

Җәйдән шифа, сихәт җыябыз! 2021ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

 

Тау битендә  ап-ак  ромашкалар –

Шундый  матур  сихри  гүзәллек!

Ак  күбектәй чәчәк дулкыннарын

Мөмкин  түгел һич тә өзәрлек.

 

Ромашкалар  җилдә  чайкалалар,–

Ак тәлинкә кебек түгәрәк.

Сап-сары  май  аның  уртасында –

Өстәлеңә куй син түргәрәк.

 

Ак тәлинкә сары май кебек бит,

Алып як син маен ипигә.

Кояш  та  күк, сары  май  да  кебек –

Аерып  утырам  шулай  икегә.

 

Тау битендә – ап-ак тәлинкәләр,

Уртасында сары май гына.

Мондый манзараны тудыра бары

Җәй айлары, акрын, җай гына.

Наласа авылында туып-үскән балалар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлчирә Мәхмүт кызы Нәҗметдинованың  “Ак тәлинкә сары май”

шигырен  укыгач, бөтен матурлыгы, шул ук вакыттта эшнең күплеге белән аерылып торган җәй  фасылы күз алдына килә.   Иртәгә, 1 июль көнне, җәйнең икенче ае башлана. Шул уңайдан без   якташыбыз Гөлчирә Нәҗметдинованың 2019 елда басылып чыккан “Ак тәлинкә сары май” китабына кертелгән шигырьләренә күзәтү ясарга уйладык.  Китапта урын алган шигырьләрнең  күбесендә җәйнең  файдасы турында әйтелә. Шулай ук җәй айларының кадерен белеп, шифасын күреп, кыш өчен кирәкле файдалы үләннәрне, җиләк-җимешләрне, гөмбәләрне туплап калырга кирәклеге балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә үтемле тел белән язылган.

Сәфәр чыктым

Сәфәр чыктым җәй иленә:

Монда гөмбә, җиләкләр.

Карлыган һәм җиләк белән

Шыплап тулды чиләкләр.

 

Ак чәчәкләр, күк чәчәкләр,

Сайрый кошлар чут та чут.

Яр буеннан бака чума

Су төбенә чулт та чулт.

 

Теләсәң – син дә суга чум,

Коен кояш нурында.

Җый гөмбәсен, үләнен җый –

Бар да синең кулыңда!

 

Нарат күркәсе белән син

Самавыр куеп җибәр:

Мәтрүшкәле-җиләкле чәй

Сусаганыңны җиңәр.

 

…Сәфәр чыктым җәй иленә,

Искиткеч матур көне!

Елмаеп сәлам бирә күк

Көнбагыш – кояш гөле.

Дару үләннәрен җыеп киптерүче, сорап килсәләр аларны биреп, ничек кулланырга кирәклеген өйрәтүче, озак еллар китапханәче булып эшләгән Гөлчирә Нәҗметдинова электән үк дару үләннәре турында укырга яраткан. Ул газета-журналларда төрле авырулар, аларны дәвалау ысуллары турында язылган мәкаләләрне укып, туплап та барган. Кайсы үләннең нәрсәдән файдалы икәнен ныклап өйрәнә, төрле төнәтмәләр ясый башлый, рецептларын яза һәм башкаларга да өйрәтә.

Алоэ

Алоэ гөле – йөзьяшәр,

Мине үзенә дәшә:

“Мин – бик файдалы гөл, – ди, –

Әйдә, шифасын күр, – ди.

 

Ботагым саен дару,

Эчсәң – белмәссең ару.

Үстер мине, йөз яшә!”

Йөзьяшәр шулай дәшә.

Күптән түгел мин үзем дә кыш көне бәкедә батып үлә язган бер кыз баланың истәлекләрен укыган идем. Аны үлем тырнагыннан Гөлчирә Нәҗметдинова мактап язган йөзьяшәр гөле коткара. “Чәнечкеләрен кисеп, суын сыгып, шуны күзләргә, колакларга, борын тишекләренә тамыздылар. Кабыкларын төнәтеп, чәй итеп эчерделәр. Алланың рәхмәте, гөлнең шифасы, белдекле үләнченең зирәклеге нәтиҗәсендә исән калдым. Шул көннән бирле йөзьяшәр гөлдән аерылганым булмады,”– дип яза ул.

Файдалы үләннәрне кулланучылар арта бара. Кемдер алардан хуш исле,  файдалы үлән чәе ясап эчә, кемдер дару үләннәрен тән тиресен, чәчләрен карау-тәрбияләү өчен, ә кемдер төрле чирләрдән дәвалану өчен куллана. Максаты нинди генә булмасын, үләннәрне дөрес итеп җыя, киптерә һәм саклый белергә кирәк.

Сары-алтын чәчәк аткан

Су буенда тузганак.

Бик сокланып карап тордым,

Тик өзмәдем кызганып.

 

Берничә көн үтү белән

Калдым күреп хәйраннар:

Алтын-сары зур чәчәкләр

Ак йомгакка әйләнгән.

 

Картайганнар, мескеннәр,

Бик кызгандым күрешкә:

Өф, дип өрсәң, бу чәчәкләр

Әйләнәләр пеләшкә…    – дип язган “Тузганак” дигән шигырендә Гөлчинә Нәҗметдинова шаяртып. Ә тузганак тулысынча ашарга яраклы, аның чәчәкләреннән алып тамырларына кадәр белеп кулланганда файда алырга мөмкин. Ул гомумән файдалы үсемлек, төрле витаминнарга бай һәм бик күп авыруларны дәвалый.

Автор шулай ук табигатьтән кирәгенчә куллану гына түгел, ә аны саклау кирәклегенә дә басым ясый. Аның “Нишлибез?” шигыре һәркемне уйландыра.

Табигатьтән  алабыз  без  барысын:

Җирен, суын, кояш, һавасын.

Җаныбызга  бетмәс  сихри  ләззәт,

Тәнебезгә  сихәт, дәвасын.

 

Кояшының  сихри  нурларында

Кызынабыз, суда йөзәбез.

Саф һавасын сулап, хозурланып,

Болыннарда чәчәк өзәбез.

 

Учак  ягып  күңел  ачабыз  без

Дуслар  белән  бәйрәм  таңында:

Ни  теләсәң  шул  бар – сыйлан  гына–

Үлән  өстендәге  табында.

 

Дөнья матур, җиһан иркен безгә,

Шаярабыз, уйнап көләбез.

Тормыш  дилбегәсе  безнең  кулда –

Үзебез  хуҗа, шуны  беләбез.

 

Безнең арттан ни кала соң җирдә?

Яр буйлары чүплек, тиреслек!

Табигаькә бездән шулмы рәхмәт,

Кайда монда хаклык, дөреслек?

 

Табигатьтән  барын  алабыз  да

Үзебез  соң  нәрсә  бирәбез?!

Чүплек  башы – шайтан  оясына

Әйләнгән бит якын-тирәбез…

Быелгы җәй көннәренең эссе һәм яңгырларның сирәк булуы берникадәр уй-хыялларны үзгәртте. Каен һәм җир җиләгенең күләме кимү, урманнарга керергә ярамау бераз күңелне төшерсә дә, елга-күлләрдә су коену һәм комда кызыну җәйнең кадерен арттыра. Җәйнең һәр көнен файдалы итеп үткәреп, үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытып, киләчәк өчен көч туплап калырга кирәк. Якташыбыз Гөлчирә Нәҗметдинованың “Җәйне сагынып “ шигырендәге кебек кыш көне җәйге мизгелләребезне сагынып яңа җырлар, шигырьләр иҗат итәрлек булсын.

…Күкчәчәкләр  иген  кырларында,

Таҗлары  кырлы-кырлы.

Кочак  тулы  шул  чәчәкләр –

Ә  күңелем  моңлы-җырлы.

 

Җәйнең  сап-сары  чәчләре –

Тузганак – кояш  гөле.

Күкчәчәкләр –зәңгәр  күзе,

Ә  гөләп – алсу  йөзе.

 

Ромашкалар  елмаялар,

Чыңлап  куя  кыңгырау.

Гөлләр гөлгә үрелгәндә

Ишетелә  яңгырау.

 

Бөтен  җирдә  чәчәк  исе,

Кояш  исе – җәй  исе.

Чикерткәсе  дә  сөйкемле –

Бу җәйнең гөле төсле.

 

…Тышта  буран  улый, дулый,

Тәрәзәгә  сарылып.

Ә мин менә  шигырь  яздым,

Яшел  җәйне  сагынып….

 “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

И Казан арты! (27 июнь – Арча шәһәре көне) 2021 ел– Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Кайсы яклар дип сорыйлар,

Без бит Арча яклары.

Читкә китсәк тә арада

Йөри сәлам хатлары.

Арча кайда дип сорыйлар,

Арча Казан артында.

Әтнә, Саба, Кукмаралар,

Биектаулар да шунда.

Сагынасызмы дип сорыйлар

Сез дә туган якларны.

Туган яктан кадерлерәк

Тагын берәр як бармы?

Сез якташыбыз, шагыйрь Галиәхмәт Шаһиның “Без бит Арча яклары” шигырен тыңладыгыз. Аның “Якташлар” шигыре дә шулай ук Казан артында яшәүчеләргә багышланган.

Исәнмесез, авылдашлар,

Райондашлар, якташлар!

Без бит Тукай якташлары!

Хакны кире какмаслар.

Казан арты – алты район,

Башкалардан ким тугел.

Телебез – саф әдәби тел,

Ходай биргән киң күңел.

Казан арты – иң ямьле як,

Мәгърифәтле, нурлы як.

Язучылар иң күп чыккан

Серле, моңлы, җырлы як.

Габдулланы, ятим калгач,

Асрамага алган як.

Күңеленә табигатьнең

Матурлыгын салган як.

Игенчеләр, терлекчеләр –

Һәркайсы үз эшендә.

Кая барсам, нишләсәм дә

Сез булырсыз исемдә.

Казан арты – Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышындагы төбәк. Аңа Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара районнары керә. Казан арты төшенчәсен Тукай бик яратып һәм шактый еш файдаланган. Мәкалә, очерк, хатларында ул аны ниндидер бер җылылык, сагыш белән, шигырьләрендә сызлану, сыкрану, ә кайчакта сатирик юнәлештә кулланган. 1912 елда язылган “Казан вә Казан арты” шигыре дә шушы темага багышланган.

И Казан шәһре, торасың тауда зур шәмдәл кеби,

Мәсҗедең, чиркәүләрең, һәр часларың шәмнәр кеби.

Син, үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп,

Бик мәһабәтле торасың, барчага юл күрсәтеп.

Нур ала синнән бөтен як: Чистополь, Спас, Тәтеш

Һәм Чабаксарга, Мамадышларга, Чар, Малмыж катыш.

1910 елның 9 ноябрендә  Габдулла Тукай Казаннан  Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында: “Мин… Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык, дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим”, – дип  Казан арты турында горурланып язган.

Якташыбыз Наил Касыймның 2013 елда дөнья күргән “Күңелем кояшы” шигырьләр җыентыгына кертелгән “Казан арты” шигырен укыгач, безнең якларда уңай үзгәрешләрнең күп булуына ышанасың.

“Казан арты” дигән сүзне бары

Әйтү җитә татар халкына:

Кул сузалар танып, әйтерсең лә,

Барлык татар Казан артыннан!

Казан арты, синдә яше-карты

Шигырь сөя, җырлый, гармунчы.

Санап кына бетерерлек түгел –

Берүзеңнән күпме язучы!

Тукай, Камал, Гомәр, Сибгат, Гариф,

Мөхәммәт, Мәрҗани…– күп алар.

Һәркайсына һәйкәл куеп була,

Бар да Казан арта –арчалар!

Казан арты, бар соң нинди серләр

Синең ямьле, нурлы җиреңдә?

 

Әллә синдә чәчеп үстерәләр

Шагыйрьләрне, моңны, җырны да?

Әйтерләр күк: “Нигә сездә генә?

Бездә дә бар сезгә торырлык”!

Шигъри теләгем дә – йөрәкләрдә

Уятырга теләү горурлык!

Горурлык ул – тирән яткан зур көч,

Түгел минлек, түгел мактану…

Мин шикләнәм: халкын сөймәгәннең

Дөреслекне җирдә яклавын!

Гүзәл табигатьле күп җирләр бар,

Нигә юк соң аннан талантлар?..

Ямьле җирдә тору аз, күрәсең,

Горурлыктан мәллә канатлар?!

Казан арты горурланып яши,

Искә алып данлы улларын.

Нык ышанам: шул халыктан әле

Яңа Тукайларның туарын!..

Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким “Гел кояшка карый тәрәзәләрең” шигырендә:

Атым минем үргә менгән саен,

Шатлыгым да артканнан артты;

Ватанымның якты бер почмагы син,

Казан арты, әй Казан арты.

Кыр җилләре иркәләде килеп,

Тукай моңы ерактан тартты;

Әкиятләрең белән ачылды телем,

Казан арты, әй Казан арты.

Менә авыл, таныш кешеләрем,

Хыялларым ник болай татлы?

Гел кояшка карый тәрәзәләрең,

Казан арты, әй Казан арты.

– дип, үзенең соклануын белдерә.

Ә якташыбыз Илгиз Кадыйровның истәлеге булган, “Туган ягым” шигырендә Казан арты, бигрәк тә аның үзәге Арчабыз белән горурлану чагыла:

Казан арты – минем туган ягым,

Мул сулары, иркен кырлары.

Мәрҗәнине, Курсавины биргән

Данлы, шанлы Арча яклары.

Горурланып сөйлим синең хакта,

Купшы сүзләр әйтү кирәктер.

Милләт дәрәҗәсен куәтләүче

Синең кебек җирләр сирәктер.

Шүрәлене, кырлай урманнары…

Бөтен татар белә бу хакта.

Нәни Апуш белән очрашырга

Күпләр сәфәр чыга шул якка.

Арча ягын җыр-моң ягы диләр,

Шул төбәктә үсә талантлар.

Инде күпме сәхнә йолдызларын

Очырды ул куеп канатлар.

Арча ягы – муллык, туклык иле,

Тырыш хезмәт – яшәү үрнәге.

Якташларым һәрчак үрнәк тора

Яулау өчен биек үрләрне.

Язмыштан узмыш юк, дип сөйлиләр.

Хакыйкать раслый дөреслеген.

Арча якларында туып, үсеп,

Ар илендә яшим мин бүген.

Тормышымнан бер дә көенмимен,

Торган җирне үзем теләдем.

Әмма йөрәгемне өзеп-өзеп,

Сагындыра туган төбәгем.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2008 елның 27 июне карары белән шәһәр тибындагы Арча бистәсе Арча шәһәре итеп үзгәртелде һәм ул һәр елны зурлап билгеләп үтелә. Менә ул карар кабул ителгәнгә дә 13 ел вакыт узган инде. Казан арты төбәгенең үзәге буларак Арча шәһәре көннән-көн матурлана, үзгәрә. Һәркемне якынлашып килүче  Арча шәһәре көне белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез.

Гөрләп яшә, җырлап яшә, Арча,

Борынгы һәм яңа калабыз!

Синдә – яшәү, тулы канлы тормыш,

Син бит безнең Ватан – анабыз!

                                                                          “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                       директоры  урынбасары Шәфигулла Гарипов

Арчалар Путинны каршы алды

2000 елның 23 июнендә Россия Президенты Владимир Путин Казан шәһәре Сабантуенда катнашкан иде. Ул вакыттагы Арча районы хакимияте башлыгы Илһам Сабиров җитәкчелегендә Татарстан һәм Башкортстан республикасы Президентларын һәм башка кунакларны каршы алдылар. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, Арча педагогия көллияте студентлары илебез җитәкчесенә олы хөрмәт күрсәттеләр.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика