Язучының иҗатына багышлап…

 

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә үзенең мавыктыргыч хикәяләре, повестьлары, юморескалары белән әдәбият сөючеләрнең ихтирамын яулаган язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә эшли. Анда Радик абыйның тормыш иптәше Дамира апаның музейга тапшырган материаллары төп урынны алып тора. Күргәзмәне караган һәркем язучының  карандаш белән язган кулъязмаларын, әсәрләренең кат-кат эшкәртелгән каралама вариантларын зур кызыксыну белән карыйлар. Аның музей фондында булган китаплары, газета-журналларда басылган бик күп сандагы мәкаләләре, шәхси документлары, фотолары белән якыннан танышырга мөмкин.

Радик Хәбибрахман улының кызы Светлана күргәзмә белән танышканнан соң музей хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. “Әнием Дамира да, минем кыз туганнарым Венера белән Лира да әтиебез белән горурланып яшибез. Ул кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәт итте, гаиләбезне олылап, барыбызга да терәк булып яшәде. Бүгенге көндә әнием белән бергә яшибез, аның турында сөйләшмәгән көнебез юктыр. Музейга килгән саен аның белән очрашкан кебек булам,  киңәшеп тә алам”, – дип күңелен бушатты ул.

15 майда Радик Фәизовның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәбез. Аның әсәрләрен укып һәркем үзе җавап таба алмаган сорауларга аңлатма таба ала. Чөнки аның язмалары уйланырга да, хыялланырга да, кирәгенчә тәрбияләнергә дә мөмкинлек бирә.

Радик Фәизовны искә алып… ( 15.05.1931 – 17.02.2011)

 

“Ике әни”еңне бердәй күрдең,–

       “Ак каз”ыңны мактап җырладың–

  Шундый әйбәт әсәрләрең белән

                                            Халкым йөрәгенә юл алдың.

      Бу шигырь юлларын моннан 20 ел элек шагыйрь, РСФСРның атказанган төзүчесе Вәзыйх Рәхимов якташы, якын дусты Радик Фәизовның 70 яшьлек юбилеена багышлап, аның исеме әдәбият сөючеләр хәтерендә озак сакланачагына инанып язган.  Бу көннәрдә без язучы, журналист Радик абый Фәизовны тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алабыз,  аның башкарган хезмәтләрен күңелләребездә яңартып горурлык хисләре кичерәбез.

Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстан Республикасының Әтнә районы Дусым авылында укытучы гаиләсендә туа. 1950 елда Олы Әтнә урта мәктәбен тәмамлый, аннары бер ел үз авылларында башлангыч сыйныфта укыта. 1951-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Аннан кайткач төрле урыннарда эшли, ә 1957-1965 елларда ул гаиләсе белән Магнитогорск шәһәренә күчеп китә. Анда паровоз кочегары һәм машинист ярдәмчесе хезмәтендә була.

1965 елда Радик Фәизов кире Арчага кайта һәм Арчада чыга торган “Коммунизмга” газетасы редакциясенә эшкә урнаша. Ул анда башта әдәби хезмәткәр, аннары 1992 елга кадәр газетаның җаваплы сәркатибе булып эшли. Район халкы газета аша яңалыкларны вакытында белеп барсын өчен Радик Хәбибрахман улы зур тырышлык куя, һәм хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итә. Үзе дә районыбыз авылларында еш була, андагы  үзгәрешләр хакында, күренекле шәхесләр турында кызыклы интервьюлар, мәкаләләр яза. Аларның кайберләре кабат-кабат эшләнеп хикәяләр, документаль повестьлар булып язучының китапларында да урын алганнар.

Радик Фәизов 1973 елда читтән торып укып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аның төрле темаларга язылган мәкаләләре район, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан” газеталарында һәм “Казан утлары” журналында, ә юмористик хикәяләре  һәм фельетоннары “Чаян” журналында даими басылып  киләләр.

Ул  районның  “Тукай якташы” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә, аның ярдәме белән бик күп яшьләр иҗат юлына башлангыч ала. Бүгенге көндә иҗатлары белән яхшы таныш булган  якташларыбыз Гүзәл Әдһәм, Чулпан Зариф һәм башкалар аның ярдәмен хөрмәт белән искә алалар.

Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган хикәяләре  көндәлек  матбугат битләрендә, яшь хикәячеләр әсәрләре тупланган “Кояш безгә елмая”, “Яшьлек алга ашкына” җыентыкларында, аннары ”Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Радик абыйның 1967 елда “Яшьлек юллары” повесте, 1968 елда “Тимер чәчәк”, 1970 елда “Бәхет”, 1972 елда “Дусларым”, 1979 елда “Юлда”, 1983 елда “Галәм кызы”, 1985 елда “Күңелем кыры”, 1991 елда “Адымнарым”, 2000 елда “Кызыклар дөньясында”, 2001 елда “Ак каз”, 2005 елда “Ике әни”, 2011 елда “Җир хәтере”  исемле китаплары дөнья күрә.  Аны 1980 елда  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул итәләр.

Татарстан язучылары Радик Фәизовның иҗатын югары бәяләп: “Тормышның үзеннән күтәрелгәнгә күрә, үз иҗатыгызны заман кешесе, аның хезмәттә ачылган бай рухи дөньясын тасвирлауга багышладыгыз. Балалар өчен дә мавыктыргыч маҗаралы һәм фантастик хикәяләр яздыгыз. “Чаян” журналында басылган юмористик һәм сатирик хикәяләрегезне исә укучылар һәрвакыт көтеп алды, ә очерк һәм публицистик язмаларыгызда тормышның кайнар сулышы чагылды.      Гомер буе туган халкыбызга карусыз хезмәт итүегез, күңел кырларында мул уңыш  үстерүегез өчен мең рәхмәт Сезгә!

Иң “Беренче адымнар”ың ясап,

   “Бәхет” сукмакларын син салдың.

      Җан “дуслары”ң  белән бергә-бергә

           “Галәм кызлар”ына юл алдың.

      Җидегән  йолдыз  күктә балкыганда

    Җидегән чишмәләрдән   су алдың.

 Җитмеш яшең тулганчыга кадәр

“Күңел кырлары”н  да сугардың.

  Кыскалыкта осталык ди халык,

Осталыкның таҗы – хикәя.

 Синең хикәяңне укыганда

   Күңел офыклары киңәя, “ –

дип язалар үзләренең котлауларында.  Әйе, Радик абый Фәизовның әсәрләре бүген дә үз бәяләрен югалтмыйлар, тормыштан алып язылган хикәяләрен укып халкыбызның үткән тормышы турында күп мәгълүматлар алабыз.

Радик абый белән Дамира апа өйләнешкәннән соң төрле урыннарда яшәп, тормыш тәҗрибәсе туплап Арчага кайтып, районыбыз халкы өчен намуслы хезмәт итеп яшәделәр. Аларның өч кызлары да югары белем алып, гаилә корып, әти-әниләрен биш онык белән сөендерәләр. Бүгенге көндә Дамира апа кызы Светлана белән Арча шәһәрендә яши. Ә Венера Казанда, Лера Әлмәттә яшәп, әниләренең хәлен белеп торалар. Алар барысы да әтиләре белән горурланалар, аны искә алып, иҗатын барлап яшиләр.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә  язучы, журналист Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләге иясе Радик Фәизовка багышланган экспозиция эшли. Анда язучының иҗат иткән әсәрләре, шәхси әйберләре, фотолары, документлары урын алган. Дамира апа безнең музей белән даими элемтәдә тора, Радик абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле материаллар табуда ярдәм итә.

Ә без, үз чиратыбызда  Радик Хәбибрахман улының хезмәтләрен барлауны дәвам итәбез, туган авылы Дусымдагы  музей белән элемтәдә яшибез. Быел Радик Фәизовның тууына 90 ел тулу уңаеннан музеебызда күргәзмә эшли, киләчәктә дә аның иҗатын яшь буыннар белеп үссеннәр өчен зур тырышлык куябыз.

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Бөек Җиңүгә — 76 ел!

Минһаҗ Кашаповка 80 яшь!

Сугыш чоры балалары без дә…

 

Бу көннәрдә Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Минһаҗ Хәмәт улы Кашаповның туган көне, якташыбыз 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1941 елның 5 маенда туган, сугыш елларында Казан шәһәрендә яшиләр. Сугыш башлану белән әтисен сугышка алалар, ә инде 1942 елда ук  Ленинград фронтында әтисенең һәлак булуы турында хәбәр алалар. Сугыш беткән елны әнисе белән Әтнә районы Югары Көек авылына күчеп кайталар. 1959 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлап, шул ук авылда урнашкан ятим балалар йортында тәрбияче булып хезмәт юлын башлап җибәрә. 1961-1963 елларда армия сафларында хезмәт итә. Зур спортка юлны шунда башлап, самбо белән шөгыльләнә, күп еллар Татарстан җыелма командасы составында Россия беренчелекләрендә катнаша. Ул СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1972 елда Мәскәүнең Үзәк тренерлар мәктәбен, ә 1979 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. Минһаҗ Хәмәт  улы 22 ел дәвамында мәктәптә укытучы, директор вазыйфаларын башкара,  19 ел дәүләт хезмәте органнарында эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда, Арча эшчеләр бистәсендә яши. Аны районыбыз халкы хөрмәт итә, бергә эшләгән хезмәттәшләре Минһаҗ абыйның башкарган хезмәтләрен югары бәялиләр.

Сугыш арты еллары авыр вакыт. Минһаҗ малайлар белән каз саклап, табигать хәзинәләрен җыйнап, ә соңрак авыл агайлары белән печән чабып, урман кисеп, кул белән такта ярып үсә. Әмма авыр физик хезмәт сәнгатькә, шигырьләр язуга хисләрне тупасландыра алмаган күрәсең. Мәктәп елларыннан ук сәнгатькә, спортка гашыйк була. “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре” газеталарына, “Ялкын” журналына беренче язмаларын юллый. Район газетасының даими хәбәрчесе була, ул берничә ел газета редакциясендә дә эшли.

 

Балачактан озата килгән яраткан шөгыле, иҗат эше һич тә тынгылык бирми. 2004 елда шигырьләре “Новый век”, “Невский альманах”, “Русское слово” журналларында рус телендә тәрҗемә ителеп дөнья күрде. 2005 елда “Көзге ташу” исемле шигырьләр җыентыгы басылды, ә 2006 елда шигырьләре һәм истәлек хатирәләре тупланган “Без – Тукайлы халык “ дип исемләнгән китабы дөнья күрде.

 

Сугыш чоры балалары

Сугыш чоры балалары без дә,

Язмыш безне шулай тудырды.

Күрәчәкне күрми калып булмый,

Әллә тәкъдиребез шулдырмы?

Сугыш чоры балалары без дә,

Әткәйләрдән туып калганнар.

Имән кебек таза ир-егетләр

Яу кырында башын салганнар.

Сугыш чоры балалары без дә,

Шуңа шаһит булып яшәдек.

Сагыш, ачлык, кайгы ишек какты,

Тешне кысып түздек, дәшмәдек.

Сугыш чоры балалары без дә,

Хәзер инде үзебез өлкәннәр.

Нишлисең бит, ятим үсмәс идек,

Кайткан булса өзелеп көткәннәр.

Өлкәннәрдә бары изге хисләр,

Олы теләк барлык яшьләргә.

Тыныч тормыш балалары булып

Яшәргә дә сезгә, яшәргә!

 

Минһаҗ Кашапов үзенең шигырьләрендә тормышында истә калган вакыйгаларны, тирә-яктагы кешеләрне, табигатьне үзенә генә хас осталык, татар телен тирән белүен күрсәтеп сүрәтли. Аның шигырьләре яратып укыла, төрле кичәләр үткәргәндә, “Арча” радиосы аша алып барылган тапшыруларда бик еш кулланыла.

                                         

Анам теле

Язмышымдыр: күп җирләрдә булдым,

Әмма ләкин читтә калмадым.

Анам телен яхшы белгәнгәме,

Кардәш телне бик тиз аңладым.

Сәлам биреп каршы алды үзбәк,

Ала тауда булдым кыргызда.

Казах даласында кунак булып,

Сихәтләндем эчеп кымыз да.

Кайда гына булыйм, туган телем

Ярдәм итте юлны табарга,

Каршы алды, елмаешты һәрчак,

Әзербайҗан, чечен, кабарда.

Телен белгән кеше һич югалмас,

Теле бетсә, милләт югала.

Башкаларның телен хөрмәт итәм,

Үз телемне яхшы белгәнгә.

 

Якташыбыз Минһаҗ Кашапов үзе турында: ”Мин бала чактан ук туган ягымның табигатенә, газиз халкымның талантына, җырга, сихри моңга мөкиббән булып үстем. Ә хезмәтнең тәмен тоеп, сөеп яшәргә сугыш арты авырлыгы, яшәеш үзе өйрәтте. Хәзерге замандагы барлык масса-күләм аралашу чорларын ул вакытта бер нәрсә – китап алыштырды. Ул чорларда Марк Твен, Жюль Вернның маҗаралы әсәрләре геройлары белән бергә яшәп, Виктор Гюгоның баррикадаларында дары сөременең исен тоеп яшәдек без. Алар, кулдан-кулга күчеп, белмим, ничә кат укып чыгылды икән?! Тик алга барган саен заманалар үзгәрә, әлеге маҗаралы китап геройлары, хыяллар, уй-теләкләр дә күптән артта калды.

 

Әмма халкымның хезмәттә дә, яу кырында да тиңдәшсез батырлыкларын безнең күңелләргә онытылмаслык итеп иңдерә алган олуг язучыларыбыз һәм телебезне ачкан бөек Тукаебыз әсәрләре күңел түренә олы хәзинә булып урнашты. Халкыбыз алар алдында зур горурлык хисе кичерә, баш ия. Без – бай әдәби мираслы, без – Тукайлы халык!”– дип искә ала.

 

Тукай язы!..

Җиребезгә ямьле язлар килде,

Тамчыларда кышның күз яше.

Сагындырып килеп, Тукай язы,

Бар халыкны үзенә ул дәште.

 Күңелләрнең нечкә кылын тарта,

 Һәр татарның бүген моңлы сазы.

Гасырлардан сихри аваз салып,

Апрель белән килде Тукай язы.

Халкым ел да сагынып көтеп ала,

Бөек улын биргән бу язны.

Ходай аңа чиксез аһәң салган,

Тик гомерне биргән, бик азны.

Кояш нуры белән күңелләрдә,

Хатирәләр тулы моң ага.

 Шагыйрь рухы белән яңара ул,

 Һәр йөрәктә, ихлас догада!

Җиребездә кабат Тукай язы,

Тамчыларда сагыну, күз яше.

Сагындырып килеп, Тукай язы,

Бар җиһанны үзенә ул дәште!

 

Якташыбыз Минһаҗ Хәмәт улы Кашапов үзенең  80 яшьлек олы юбилее көннәрендә тормыш юлын һәм иҗатын, шигырьләренә язылган җырларны барлый. Аның шигырьләре еш кына газета-журналларда басылып килә, бу юбиляр өчен зур куаныч. Арча үзәк китапханәсендә озак еллар китап укучыларга тырышып хезмәт күрсәткән Мәрьям апа белән Минһаҗ абый тигез гомер итәләр, төрле кичәләрдә һәм бәйрәмнәрдә бергәләп актив катнашалар. Минһаҗ Хәмәт улы анда үзенең яңа шигырьләрен укып, ә Мәрьям апа шигырьләр сөйләп, мөнәҗәтләр әйтеп бу чараларда катнашучыларның күңелләрен күтәрәләр.

 

Без якташыбызны олы юбилее белән котлыйбыз, аңа  ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балалары һәм оныкларының, туганнары,  дусларының олы ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәвен телибез. Сезнең иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, яңа әсәрләрегез белән якташларыбызны, әдәбият сөючеләрне сөендереп яшәгез.

 

                                                                           “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                            директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Я помню! Я горжусь!

В рамках реализации президентского гранта по теме « Детство,окровавленное войной» прошли классные часы на тему : «Я помню!Я горжусь!» с учениками Арской гимназии № 5.Сотрудники музея вовлекают молодое поколения Арского района в процесс изучения истории ВОВ через судьбы детей войны. Во время классных часов была организована выставка с портретами детей войны,подготовлена презентация о судьбах и жизни этих юных мальчишек и девочек, просмотрены видеоролики о воспоминаниях детей войны о военном детстве.

Алар Җиңү көнен якынайтты

Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгына багышланган күргәзмә куелды. Анда фронтовик язучылар Госман Бакиров, Гомәр Бәширов, Әнәс Галиев, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллиннарның 1941–1945 елларда үзләре шаһит булган вакыйгалар турында язылган әсәрләре, фотолар һәм газета-журналларда басылган мәкаләләр урнаштырылды.

Күргәзмәдә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбыз Валентин Ежков, Гани Сафиуллин, Нәкыйп Сафин, Гатаулла Салихов турында кызыклы язмалар, шәхси документлар белән танышырга мөмкин.

                                                                                                  Шәфигулла Гарипов

 

Бөек Җиңү көнен якынайткан якташ язучыларыбыз

Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышында  җиңүебезгә быел 76 ел. 1941-1945 еллардагы сугыш батырлык һәм җиңүләрдән генә тормый, ә коточкыч зур югалтулар һәм корбаннарга китергән дәһшәтле афәт һәм фаҗига да булды. Ул миллионнарча гаиләләргә үлем һәм кан яшьләре, ятимлек һәм толлык, ачлык һәм михнәт алып килде.

Яраларны вакыт кына төзәтә, диләр. Балаларын һәм ирләрен, сөйгән ярларын һәм әти-абыйларын югалткан миллионнар йөрәгендә бу сугыш гомер буе төзәлмәслек канлы җәрәхәт булып саклана. Пуля, мина-снарядлар явып торган сугыш кырында һәм салкын окопларда илебезне яклап көрәшкән солдатларның уй-кичерешләрен һәм өмет-хыялларын теркәп барган, аларны үзләренең әсәрләрендә кулланган якташ фронтовик язучыларыбыз турында безнең музеебызда күп мәгълүматлар саклана. Әдәбият һәм сәнгать бүлегенең бер бүлмәсендә  Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбызның тормыш юллары һәм иҗатларына багышланган экспозицияләр урнаштырылган. Аларның шәхси документлары, фотолары һәм ул елларда язышкан хатлары безгә аларның кичергәннәрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Ә иң мөһиме, алар киләчәк буыннар өчен үзләренең бу сугышларда күргәннәрен әдәби әсәрләр аша язып калдырганнар.

 

 Гомәр Бәширов 1942 елның 23 августыннан 28 октябренә кадәр Төнъяк-Көнбатыш фронтта була. Ул сугышчылар арасында партия политикасын аңлату, татар телендә чыга торган “Ватан өчен” фронт газетасына очерклар һәм мәкаләләр язу, сугыш хәрәкәтләре башланыр алдыннан оештырылган митингларда чыгышлар ясау өчен җаваплы була. Якташыбыз ул көннәр турында “Күңел дәфтәре” көндәлегендә: “Кичә, ике ай да ун көн йөреп, фронттан кайтып төштем. Әле бүген-иртәгә ял итәм. Сугышны күрдем, аның кешеләрен күрдем. Авыр яклары да күп булды, түздем. Түземлек дигәндә, ул миндә Аллага шөкер бит, җитәрлек. Инде хәзер күргәннәрне оештырып язып чыгарга кирәк.

Поезда кайтканда, төрле халыкларның сугышта ничек катнашулары турында сүз чыгып китте дә, бер украин егете болай диде: “Татарлар, минемчә иң яхшы кешеләр. Әгәр  татар белән дусланып китсәң, ул сине гомер буе онытмый, нинди генә кыенлыкка төшсәң дә, үзен корбан итеп булса да ул сине коткара. Аннан соң гаҗәп тәвәккәл кеше ул. Мин сугышның башыннан бирле фронтта. Татарларны миңа сугышның иң хәтәр урыннарында очратырга туры килде. Алар – куркусыз халык”. Ул моны миңа түгел, башкаларга сөйләде. Үз халкың турында шундый куанычлы сүзләр ишетү бик күңелле. Ярый, бүгенгә җитәр. 31 октябрь, 1942 ел”, – дип яза.

Гомәр Бәширов фронтта күргәннәрен “Гармоньчы егет”, “Шулай бер көнне…”, “Мунча” һәм башка хикәяләрендә куллана. Сугыш елларындагы авыл тормышы турында язылган “Намус” романы 1951 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була.

 

Шагыйрь, тел галиме һәм тәрҗемәче Мостафа Ногман 1912 елның 22 декабрендә Арча районы Кызылъяр авылында туган. Ул Казан педагогия техникумын, Дүшәмбе педагогия институтының кичке бүлеген, Мәскәүнең Көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлый, филология фәннәре кандидаты, 1965 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша һәм иҗатын да дәвам итә.

Безнең музейда кадерле экспонат буларак Мостафа Ногманның 1944 елда дөнья күргән “Давыллы еллар лирикасы” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы саклана. Аңа автор тарафыннан “Нечкә моңнарны дулкынландыручы Җәүдәт Фәйзи иптәшкә өйрәнчек җырларымның беренче бәйләме”,– дип истәлек тә язылган.

Аның   бу китапка кергән “Дозорда” дигән шигыре :

Мин дозорда. Бозлы яңгыр сибә —

Тәннәремә үтә салкыны.

          Тик сыкранмыйм,  чөнки мине җылыта

                                          Илемә булган сөю ялкыны.

                                          Ул ялкынны миңа беренче кат

                                          Каны белән әнием тамызган.

                                          Һәм туган ил аны йөрәгемә

                                          Суынмаслык итеп кабызган.

      Ватан өчен барган сугыш кырларында Мостафа Ногман төрле вакыйгаларга багышлап бик күп шигырьләрен яза. Шагыйрь-солдат үзенә төшкән миссияне дөрес итеп аңлый, көрәшче буларак, шушы авыр сугышта катнашуы белән хаклы рәвештә горурлана.

“Госпитальдә” дигән шигырен Мостафа Ногман 1943 елда Мәскәү шәһәрендә госпитальдә дәваланган чакта язган:

                                           Җаным доктор, тизрәк терелт мине.

                                           Теләсәң генә ничек төзәлдер.

                                           Исем китә ничек шундый чакта

                                           Мин биредә ятып түзәмдер.

      Якташыбыз Мостафа Ногман туган илне, туган җирне ярату тойгыларын шигырьләрендә ачык һәм гади сүзләр белән үтемле итеп сүрәтли, кичерешләрен шигъри  юллар аша безгә җиткерә.

Мостафа Ногман хәрәкәттәге армия сафларында офицер буларак хезмәт иткәндә, ил буйлап канлы фронт юлларын кичкәндә иҗат иткән шигырьләрен һәркем яратып укый, көйгә салынган сиксәннән артык җырын күренекле артистларыбыз бүген дә яратып башкаралар.

 

Ә Кушлавыч авылында туып-үскән Әнәс Галиевнең язмышы бөтенләй башка. Ул 1940 елда Кызыл армия сафларына чакырыла һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. Тигезсез чигенү газапларын, төрле авырлыкларны күреп бер ел да ике ай сугышканнан соң Майкоп шәһәре тирәсендә чолганышта калып, контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә. Берничә тапкыр тоткынлыктан качарга телиләр, шуның өчен Польша, Германиядәге берсеннән-берсе каты режимлы концлагерьларга күчерелә. Әнәс абый фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә.

     Шундый ерак киттем туган илдән,

                                            Җил дә исми монда ул яктан.

     Бер кош очып үтте баш очымнан,

                                            Ахры ул да илен югалткан.

                                            Таулар арасында, чит-ят җирдә,

                                            Ялгыз башым гомер итәмен.

 Ятим калган кош баласы төсле,

                                             Газапланып таңны көтәмен.

      Бу шигырь юллары Әнәс Галиевнең “Пленнан хатлар” поэмасыннан. Алар 1945 елның апрель аенда союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителәләр, берничә ай эвакогоспитальдә дәваланганнан соң туган якларга кайта һәм иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аның 1958 елда, тоткынлыкта күргән газаплары, илне сагыну һәм туган якка булган мәхәббәт хисләре белән сугарылган “Кыен юл”, 1968 елда үз язмышы, фашист әсирлегенең бөтен кабахәтлеген һәм вәхшилеген сүрәтләгән “Йолдызлар шаһит” повесте, 1994 елда “Һәр солдатның үз язмышы” документаль повестьлары басылып чыкты. Фронтовик язучы Әнәс Галиев бу әсәрләрендә Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, кичергәннәрен киләчәк буыннарга әйтеп калдырырга тели, ул елларда халкыбызның батырлык үрнәкләре, тарихи чынбарлык онытылмаска тиешлеген кисәтә.

 

Югары Курса авылында туып-үскән Госман Бакиров 1942 елның 18 ноябрендә үзе теләп фронтка китә. Башта орудие командиры буларак, аннары “Ватан намусы өчен” исемле фронт газетасының хәбәрчесе булып сугыш беткәнче фронтның алгы сызыгында була. Украина, Польша, Чехословакия җирләрен азат итүдә, Берлинны алу операциясендә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм хәрби хезмәт нәтиҗәләре өчен “Кызыл Йолдыз”, “II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Якташыбыз Госман Бакировның фронттан Афзал Шамовка язган хатыннан өзек: “Афзал дус! Хезмәтем җиңел түгел, нишлисең инде, сугыш шартлары шуны таләп итә. Ватаныбыз шундый киеренке минутлар кичерә, тик шуңа шатмын: һәр көн алга барабыз, көн саен яңа уңышлар казанабыз, авылларыбызны, шәһәрләребезне немец кабахәтләрдән азат итә барабыз. Бу азатлык өчен көрәштә миңа орудие командиры булып катнашырга туры килде. Яңа елны Житомирда каршы алдык, безнең дивизия Житомирский дивизия исемен алды. Бәлки, исән калсам, очрашырбыз. Әгәр мин сугыш кырларында ятып калсам, минем үтенеч: басылган һәм басылмаган әйберләрне карап чыгып, балалар өчен бер җыентык кебек нәрсә оештыруда инициатива күрсәтсәң иде. Бу – кечкенә генә булса да, мин яратып эшләгән балалар, яшь буын өчен бер истәлек булыр иде…

Афзал дус, кулыңны кысып, сәлам белән калам. Госман, 16 май, 1944 ел”.

Госман Бакиров сугышның ахырына кадәр катнашып исән сау кайта, иҗатын дәвам итә. Бөек Ватан сугышы турында язылган повесть һәм хикәяләре тупланып 1949 елда “Сугышчы көндәлегеннән” һәм “Сиртмәле кое”, 1953 елда “Партизан малай” китаплары басылып чыга.

Сугыш елларында яшүсмерләр дә тылда һәм фронтта әтиләренә, абыйларына булышканнар. Фронтовик язучы Госман Бакировның 1976 елда басылып чыккан “Укытучы апам”, 1982 елда дөнья күргән “Бормалы юллар” китапларында  урын алган повесть һәм хикәяләрнең күбесе әнә шул турыда.

 

Якташыбыз Рафаил Төхфәтуллин 1942 елда армиягә алына һәм фронтка җибәрелә. Ул Брянск, Орша, Рига шәһәрләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Башта ул пехота составында, ә аннан соң артиллерия полкында пулеметчылар, элемтәчеләр отделениесе командиры була. Сугыш кырында ике тапкыр каты яралана, контузия ала. Күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз”, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителә. 1945–1957 елларда Кызыл Юл районы газетасында җаваплы секретарь була, 1957–1959 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршында югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмамлагач Әлмәт шәһәренә кайтып төпләнә һәм профессиональ язучы булып шунда яши һәм иҗат итә.

Рафаил Төхфәтуллинның әсәрләре сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган. Аларда шул еллардагы тарихи чынбарлык һәм төрле характердагы кеше язмышлары тасвирлана.

Рафаил Төхфәтуллинның мәктәп елларында ук хатлар алышып торган якын дусты шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең аңа багышлап язган “Без солдатың, Ватан!” шигырендә:

                                          Яшь каләмне тупка алыштырдык,

                                          Солдат булдык сугыш кырында.

                                          Яралардан сыкрап аусак та без,

                                          Уйладык гел җиңү турында.

                      Безнең көчтән дөмекте хур булып

         Ябырылып өскә килгән яу!

                   Арчуга җир йөзен җәлладлардан,

                Без хезмәткә кайттык исән-сау.

                                           Ә бер көнне Казан урамында

Кочаклашып куллар кысыштык.

                                         Дуслыгыбыз димәк дәвам итә,

                                         Алга илтә безне тынычлык.

                                                   “Гомерем буш узды”, – дип терсәкне

                 Туры килми сиңа тешләргә…

                        “Авылдашым Нәби” күк ирләрең

                 Мәйдан тотты бөек эшләрдә

                                          Игенче дә бит син, нефтьче дә,

                                          Җырга бит син, чорга тиң кеше.

                                          Орден булып кунды күкрәгеңә

                                          Дан сөлгесе – Почет билгесе.

                       Айга җитсен иҗат колачларың,

              Ак чәчәкләр яусын эзеңә!..

                   Уч төбеңә салып дөрләтерлек

          Факел бүләк итәм үзеңә.

         Без, димәк, гел юлда, каләм – кулда,

                                            Без иҗатта һаман янабыз.

          Без гел, халкым, синең йөк атларың,

                                            Солдатларың, Ватан-анабыз!

     Татар әдәбиятында үз эзләрен калдырган Бөек Ватан сугышында корал тотып илебезне саклаган якташларыбыз, фронтовик язучылар: Госман Бакиров, Гомәр Бәширов, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннарның иҗатлары онытылмасын иде.

Бөек Ватан сугышы Җиңү белән тәмамлануга 76 ел тулган көннәрдә хәтерләребезне яңартып җиңүгә зур өлеш керткән һәркемне искә алабыз. Сүзләрен Иске Чүриле авылында яшәгән сугыш һәм хезмәт ветераны Лотфулла Һидиятуллин, көен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасимов язган “Җиңүчеләр булдыгыз” җырын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Фәйзрахманов җитәкләгән “Арча егетләре” халык җыр ансамбле башкаруында тыңлап, җиңүгә өлеш керткән һәркемне күңелләрдә яңартсак иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Тукай ае уңыш китерде

Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Язучылар берлеге һәм “Көмеш кыңгырау”  газетасы бергәләп  булдырган  Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый  премия тапшыру кичәсе булды. “Көмеш кыңгырау” республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында 2020 елда басылып чыккан язмалары һәм газета  белән актив хезмәттәшлеге  өчен районыбызның Наласа урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы  Мөхетдинов Әнвәр дә  бу мәртәбәле премиягә лаек булды. Аңа “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясенең “Яшь хәбәрчесе” таныклыгы да тапшырылды.

Кичә барышында Әнвәр Орнашбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тукай районының Күзкәй авылында яшәп балалар өчен шигырьләр, әкиятләр  язучы якташыбыз Флёра Мәрданова белән очрашып әдәби иҗат турында сөйләшкәннәр. Алар язучы Факил Сафин белән өчесе бергә фотога да төшкәннәр.

Апрельне без Тукай ае дибез. Ул быел Әнвәргә зур шатлык китерде. Әйе, апрель ае Факил Сафин өчен дә уңышлы булды бит, ул кичә генә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. “Тукайның туган ягында урнашкан,  даны еракларга таралган Наласа авылы егете белән күрешүнең файдасы тигәндер мөгаен”, – ди шаяртып Әнвәр Мөхетдинов Факил Сафин белән күрешү истәлеген яңартып.

Бөек Тукай туган көн

Бүген  сөекле шагыйребез Габдулла  Тукайның  тууына 135 ел. Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә  аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  “Без – Тукайлы халык” дип исемләнгән  күргәзмә оештырылды. Анда  Габдулла Тукайның  яңа  басылган, һәм шулай ук  аның иҗатын  тирәнтен өйрәнеп  чыгарылган  китаплар, музей фондындагы фотолар, газета-журналларда  басылып чыккан  кызыклы  язмалар белән танышырга мөмкин.

 

 

 

Шәфигулла Гарипов

Габдулла Тукай туган тел турында (26 апрель – Туган тел көне)

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында апрель ае дәвамында сөйләшүләр алып барабыз. Сөекле шагыйребезнең  135 еллык юбилее  2021 ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында билгеләп үтелә. Аның әсәрләре тупланып алты томлыгы дөнья күрде. Туган телебезгә һәм татар милләтенең язмышына, халыклар бердәмлегенә багышлап язылган шигырьләре бу көннәрдә бигрәк тә актуаль яңгырый һәм киң кулланыш таба. Мәсәлән, “Китап” шигыре белән танышу һәркемдә әдәби китаплар укуга мәхәббәт уята, туган телебезне бары тик язучыларыбызның әсәрләрен укып кына өйрәнеп булуына инандыра.

 

 

 

            Китап

   Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

                                      Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

      Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

  Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

    Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

 Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

                                      Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

         Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь,–

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

                                      Аның изге сәхифәләрен актарам;

 Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

     Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

     Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

                                      Була минем юл күрсәтүче йолдызым;

           Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

  Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;

        Җиңелләнәм, мәгъсүмләнәм мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;

                                      Ышанычым арта минем үз-үземә,

     Өмид берлән карый башлыйм булачакка.

 

Габдулла Тукайның “Милли моңнар” шигыренең язылу тарихы турында Мөхәммәт Гали болай дип яза: “Көннәрнең берсендә Тукай, “Болгар” номерларында үз бүлмәсендә утырганда, бик матур бер җыр тавышы ишетә. Үзенең халык җырларына һәм халык көйләренә булган зур мәхәббәте аркасында ул чыдый алмый, коридорга чыга. Җыр тавышы тагын да якынрак һәм тагын да ачыграк ишетелә. Ирексез, ул шул тавыш килгән якка китә. Ул вакытта бик сирәк җырланган көй булганлыктан, Тукай бу көйнең нинди көй булганлыгын да тиз генә аңлап җитә алмый. Ишеге ярык кына калдырып ачылган бер бүлмәгә килеп туктый һәм, аның ишек яңагына башын куеп, тирән уйларга калып, бүлмә эченнән килә торган җыр тавышын тыңларга керешә. Ул бүлмә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга һәм кроватьта ятып милли калын тавыш белән “Әллүки” көенә җырлаучы кеше дә Тукайның иң яраткан җырчысы – шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була. Башка вакытта Сәгыйть белән күбрәк шаярып сөйләшергә яраткан Тукай бик җитди кыяфәт белән аның бүлмәсенә керә дә:

  • Әйт, туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең бу җырың минем аяк

буыннарыма китте, – ди.

Сәгыйть бер дә исе китмәгән кыяфәт белән:

  • Нигә, белмисеңмени, “Әллүки” ич, – ди.

Шуннан соң Тукай үзенең “Милли моңнар” шигырен язып,  аны Сәгыйтьнең “Әллүки” көенә җырлата һәм үзе дә аны шул көйгә яки “Зиләйлүк” көенә салып җырлап йөри.                         

Милли моңнар

      Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

  Чын безнеңчә матур, милли көй;

  Башка килә уйлар төрле-төрле,–

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

“Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә

                                             Татар күңле ниләр сизгәнен;

       Мескин булып торган өч йөз елда

Тәкъдир безне ничек изгәнен.

             Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

         Милли хисләр белән ялкынланып,

        Сызлып-сызлып чыга күңленнән.

                  Хәйран булып җырны тыңлап тордым,

  Ташлап түбән дөнья уйларын;

          Күз алдымда күргән төсле булдым

     Болгар һәм Ак Идел буйларын.

          Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,

              Дидем:”Кардәш, бу көй нинди көй?”

      Җавабында милләттәшем миңа:

        “Бу көй була, – диде, – “Әллүки!”

      Габдулла Тукай 1906 елда язган “Милләткә” шигыре  милләтебезгә турыдан-туры мөрәҗәгать иткән, милләт язмышын кайгырткан, аңа хезмәт итәргә өндәгән әсәрләренең берсе. Шагыйрьнең милләткә “сез” дип эндәшүе – хөрмәт, горурлану чагылышы буларак яңгырый. Тукайның иң зур хыялы – милли  шагыйрь булу. Аның өчен милләттәшләре тарафыннан онытылудан да зуррак җәза юк, чөнки ул милләт бәхетенә эшчәнлеген, бөтен  гомерен багышлаган.

                      Милләткә

                     Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

                     Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

                     Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;

                     Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне.

                      Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин;

                      Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.

                      Күңелем  “милли”  дигән сүзне сөя – белмим, нидән?

                      Милләтем, мине “милли” ит – миңа шатлык  бүләк  ит.

                       Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;

                       Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.

                       Мине шагыйрьлектә мәңге тугры ит, Тәңрем;

                       Шунда гына күңелемнең бөтен теләк-омтылышы.

                        И күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма  шөһрәтемне;

                        Минемчә, онытылу, тибәрелү үлемнән  яманрак.

                        Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын;

                        Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

      Дөрестән дә, Габдулла Тукайның иҗаты онытылмый, ул көннән көн әһәмиятлерәк була бара. Аның “Туган тел” шигыре генә дә татар халкы өчен юл күрсәтүче һәм горурланып башкарыла торган гимн булып тора.

И туган тел, и матур тел, әнкәм-әткәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика