Каникулы продолжаются…

Ученики 7 А класса (АСОШ № 2, руководитель Ибатуллина Ильфира Даниловна) побывали в гостях в музее «Казан арты», где ознакомились с экспозицией и выставками.


Җылы очрашу

Бүген музеебызның әдәбият-сәнгать бүлегендә  талантлы балалар язучысы, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында катнашкан фронтовик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Бакировны тууына 125 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Кичәне әдәбият-сәнгать бүлеге җитәкчесе  Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы Госман Бакировка багышланган күргәзмә белән таныштырудан башлады.  Шулай ук М.Мәһдиев  музее җитәкчесе Габидуллина Халидә Кыям кызы, “Алифба” музее җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы Госман Бакиров әсәрләренә күзәтү ясап, килгән кунакларга иҗаты турында тулы мәгълүмат бирделәр. Госман Бакировның туганнары: Хәкимова Флёра Минһаҗ кызы, Рөстәм Бакировның кызы гаиләсе белән, Хәнәфиева Гөлшат Гыйният кызы очрашу кичәсендә катнашып, язучы турында якты истәлекләре белән уртаклаштылар.  Шулай ук кичәбездә татар теле укытучылары, Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре катнашты.

«Твои защитники» на базе Арского детского сада № 6

В стенах Арского детского сада № 6 совместно с сотрудниками музея «Казан арты», в рамках реализации проекта «Детство,окровавленное войной» состоялась беседа на тему: «Твои защитники». Беседа была посвящена детям войны. Дети познакомились нашими маленькими героями,которые во время войны внесли большой вклад для   приближения победы.

Укучылар — музейда.

Бүген Д.Г.Хакимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Закирова Лилия Әхәт кызы музеебызда кунак булдылар. Алар экскурсия тыңлап, “Сугыш урлаган балачак”, “Газиз туган телем” исемле күргәзмәләр белән таныштылар.

 

Дети войны — дети без детства

18 марта в рамках проекта «Детство,окровавленное войной» для воспитанников 10 садика была проведена беседа «Твои защитники». Воспитанники Арского детского сада № 10 познакомились с детьми войны,которые родились и выросли в Арском районе. Эти маленькие мальчики и девочки увидели всю  тяжесть войны,которые были лишены детства.Дети узнали, что такое война,голод,холод, смерть близких.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Твои защитники

17 марта 2021 года в рамках реализации проекта «Детство,окровавленное войной», сотрудники музея «Казан арты» совместно с Арским детским садом № 5 провели беседу на тему «Твои защитники»

Укучылар янында

 

Бүген Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәрләре “Кырым язы” көннәре уңаеннан югары сыйныф укучылары белән очрашу оештырды. Җиде ел элек Россия Федерациясе  белән берләшкән Кырым Республикасындагы уңай үзгәрешләр, аның тарихи үткәне, халкының  төрле елларда башкарган хезмәтләре турында  язылган әсәрләр  турында кызыклы  әңгәмә булды . Укучылар сөйләшү вакытында актив катнаштылар,  көн яңалыклары белән танышып баруларын    күрсәттеләр.

Шәфигулла Гарипов

Музеебыз кунаклары — Арчаның сәнгать мәктәбе укучылары

Бүген музеебызда Арчаның сәнгать мәктәбе укучылары кунак булды. Алар экскурсия тыңладылар, «Сугыш урлаган балачак», «Газиз туган телем»  исемле күргәзмәләр белән таныштылар.

Кырым язы

 

18 март-Кырымның Россия белән кушылу көне. Шул уңайдан музеебызга килүчеләр  белән әңгәмә үткәрелеп, Кырым тарихы турында сөйләнелде.

 

“Кырым язы” көннәрендә

 

Бүген, 18 март, Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына кабул ителгән көн. 2014 елдан бирле анда бик зур үзгәрешләр булды, дөньядагы иң озын күперләрнең берсе төзелеп автомобильләр һәм поездлар йөрү өчен уңайлыклар тудырылды. Севастополь шәһәрендә һәм башка  диңгез буе шәһәрләре, ял итү урыннары төзекләндерелде, халыкны су һәм электр энергияләре белән тәэмин итү җайга салынды. 18-21  март “Кырым язы” (“Крымская весна”) көннәре буларак билгеләп үтелә.

Без бу көннәрдә горурланып якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алабыз. Ул 1920 елда, ягъни гражданнар сугышы чорында Украинаның байтак җирләрен, шул исәптән Кырымны азат иткәндә Перекопта һәм Сивашта барган сугышларда катнашкан. Ул бу авыр сугышта ун меңнәрчә сугышчыларның һәлак булганын үз күзләре белән күргән. Гомәр ага ул елларны искә алып: ”Сивашны кичкәч акларның соңгы позицияләрен штурмлаганда безнең ротадагы 75 сугышчы һәм командирдан бер-ике сәгать эчендә нибары унсигезе генә исән калды. Шулай да Кызыл Армиянең ярсу атакаларын яңгыр урынына яуган пулялар да, үкереп килгән снарядлар да, кавалерия атакалары да  – берсе дә туктата алмады. Безнең һәммәбезгә дә ифрат та авыр, чиктән тыш кыен иде. Әмма әгәр дә шул вакыт туган ил кирәк тапкан булса, шул ук кыен, хәвефле юлларны без, һич икеләнмичә, яңадан бер мәртәбә үткән булыр идек”, – дип язган.

Гомәр Бәширов гражданнар сугышының тарихи фактларына һәм үзенең күргәннәренә нигезләнеп “Сиваш” повестен яза. Ул 1935 елның җәендә сугыш булган урыннарга яңадан бара, сугышта катнашкан кешеләр белән сөйләшә, архив документлары белән таныша. Ул хәтта аларның дивизиясен Сиваш аша алып чыккан батыр йөрәкле Олейнчук бабайны эзләп таба. Алар бергәләп Сиваш елгасы янына барып, Фрунзе үзенең приказларын биреп торган яр буендагы өйдә дә булалар. “Кызыл Армия дивизияләренең Сиваш баткаклыгын кичеп Кырымга бәреп керүе, кыю стратегик вакыйга буларак, Совет дәүләтенең  тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Шул сәбәпле миңа ул вакыйгаларны язганда бик игътибарлы булырга кирәк иде. Кайбер сугыш операцияләрен көненә генә түгел, сәгатенә кадәр тормышның нәкъ үзендә булганча язарга тырыштым”,– дип горурланып язган Гомәр Бәширов.

Бу вакыйгаларга бер гасырдан артык вакыт узган инде. Без Гомәр Бәшировның “Сиваш” повестен укып Кырым ярымутравы өчен барган сугышның кыенлыкларын да, җиңү шатлыкларын да бергә кичергән, бер сынык икмәкне икегә, өчкә бүлеп капкан, бер шинель ябынып йоклаган якташлары, иптәшләре булуын, төрле милләт вәкилләренең дуслык хисләрен, ярдәмләшүләрен дә күрәбез.

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә якташыбыз Гомәр Бәшировның гражданнар сугышы еллары белән бәйле  шәхси документлары, фотолары һәм “Сиваш” повестенең төрле елларда басылып чыккан китаплары бар. Быел гыйнвар аенда тууына 120 ел тулуын билгеләп үткән олпат язучыбыз Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап куйган экспозицияне карап,  алар белән якыннан танышырга мөмкин.

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика