“Кырым язы” көннәрендә

 

Бүген, 18 март, Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына кабул ителгән көн. 2014 елдан бирле анда бик зур үзгәрешләр булды, дөньядагы иң озын күперләрнең берсе төзелеп автомобильләр һәм поездлар йөрү өчен уңайлыклар тудырылды. Севастополь шәһәрендә һәм башка  диңгез буе шәһәрләре, ял итү урыннары төзекләндерелде, халыкны су һәм электр энергияләре белән тәэмин итү җайга салынды. 18-21  март “Кырым язы” (“Крымская весна”) көннәре буларак билгеләп үтелә.

Без бу көннәрдә горурланып якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алабыз. Ул 1920 елда, ягъни гражданнар сугышы чорында Украинаның байтак җирләрен, шул исәптән Кырымны азат иткәндә Перекопта һәм Сивашта барган сугышларда катнашкан. Ул бу авыр сугышта ун меңнәрчә сугышчыларның һәлак булганын үз күзләре белән күргән. Гомәр ага ул елларны искә алып: ”Сивашны кичкәч акларның соңгы позицияләрен штурмлаганда безнең ротадагы 75 сугышчы һәм командирдан бер-ике сәгать эчендә нибары унсигезе генә исән калды. Шулай да Кызыл Армиянең ярсу атакаларын яңгыр урынына яуган пулялар да, үкереп килгән снарядлар да, кавалерия атакалары да  – берсе дә туктата алмады. Безнең һәммәбезгә дә ифрат та авыр, чиктән тыш кыен иде. Әмма әгәр дә шул вакыт туган ил кирәк тапкан булса, шул ук кыен, хәвефле юлларны без, һич икеләнмичә, яңадан бер мәртәбә үткән булыр идек”, – дип язган.

Гомәр Бәширов гражданнар сугышының тарихи фактларына һәм үзенең күргәннәренә нигезләнеп “Сиваш” повестен яза. Ул 1935 елның җәендә сугыш булган урыннарга яңадан бара, сугышта катнашкан кешеләр белән сөйләшә, архив документлары белән таныша. Ул хәтта аларның дивизиясен Сиваш аша алып чыккан батыр йөрәкле Олейнчук бабайны эзләп таба. Алар бергәләп Сиваш елгасы янына барып, Фрунзе үзенең приказларын биреп торган яр буендагы өйдә дә булалар. “Кызыл Армия дивизияләренең Сиваш баткаклыгын кичеп Кырымга бәреп керүе, кыю стратегик вакыйга буларак, Совет дәүләтенең  тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Шул сәбәпле миңа ул вакыйгаларны язганда бик игътибарлы булырга кирәк иде. Кайбер сугыш операцияләрен көненә генә түгел, сәгатенә кадәр тормышның нәкъ үзендә булганча язарга тырыштым”,– дип горурланып язган Гомәр Бәширов.

Бу вакыйгаларга бер гасырдан артык вакыт узган инде. Без Гомәр Бәшировның “Сиваш” повестен укып Кырым ярымутравы өчен барган сугышның кыенлыкларын да, җиңү шатлыкларын да бергә кичергән, бер сынык икмәкне икегә, өчкә бүлеп капкан, бер шинель ябынып йоклаган якташлары, иптәшләре булуын, төрле милләт вәкилләренең дуслык хисләрен, ярдәмләшүләрен дә күрәбез.

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә якташыбыз Гомәр Бәшировның гражданнар сугышы еллары белән бәйле  шәхси документлары, фотолары һәм “Сиваш” повестенең төрле елларда басылып чыккан китаплары бар. Быел гыйнвар аенда тууына 120 ел тулуын билгеләп үткән олпат язучыбыз Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап куйган экспозицияне карап,  алар белән якыннан танышырга мөмкин.

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Күргәзмә янында

 

16 март көнне Арча шәһәренең 2 нче мәктәбендә, Арчаның тимер юл вокзалыннан Коммуна урамы аша үтеп үзәктәге Зур урамга күтәрелү юлын төзекләндерү, халык өчен уңайлыклар тудыру буенча фикер алышу оештырылды. Анда килүчеләр “Казан арты” тарих-этнография музее  хезмәткәрләре оештырган “Милли проектлар” күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар.

Шәфигулла Гарипов

Гомерләр заяга узмаган

Музеебызда Рузалия Насыйбуллинаның «Гомерләр заяга узмаган» дип исемләнгән китапын тәкъдим итү кичә булды.

Кызыклы дәрес

 

Бүген, 12 март көнне, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре  катнашында Арча шәһәренең 6 нчы мәктәбендә “Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз”  темасына дәрес үткәрелде. Мәктәпнең тарих укытучысы Гөлзирә Сәфәрова оештырган бу дәрес, 2021 ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Укучыларга якташларыбыз Госман Бакиров, Гомәр Бәширов, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллинарның тормыш юллары, сугышта күрсәткән батырлыклары, иҗатлары турында мәгълүматлар бирелде.

Дәрес барышында тууына 125 ел тулу уңаеннан Госман Бакировның туганы Рөстәм Бакировның, кызы Суфия һәм оныгы Айдарның истәлекләре яңгыратылды. 12 мартта туган якташыбызны искә алу, аның иҗат иткән әсәрләре белән танышу, укучыларга бик ошады. Бу очрашу укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә бик файдалы булды.

                                                                                    Шәфигулла Гарипов

Сугыш урлаган балачак

“Казан арты”тарих –этнография музеенда сугыш чоры балалары, тыл ветераннары белән очрашып, әңгәмәләр үткәреп, истәлекләрне барлауны оештырып җибәрдек. Сугыш афәтен, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыган сугыш чоры балалары, тыл ветераннары сафы көннән көн сирәгәя бара. Шулар белән очрашып, авыр еллар турындагы мәгълүмат туплау безнең өчен дә, киләчәк буын өчен дә әһәмиятле булыр. Шул уңайдан музеебызда зур хөрмәткә лаек, авыр тормыш күргән сугыш чоры балалары, тыл ветераннарына багышланган « Сугыш урлаган балачак»  дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды.

Фотокүргәзмәдә Арча районындагы сугыш чоры балаларының, тыл ветераннарының фотосурәтләре урын алды. Күргәзмәне ачуда Фәтхуллина Рая Ахун кызы, Әминова Раузалина Фатыйх кызы, Рәхимова Әлфия Зыятдин кызы, Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Алсу Фирдәүс кызы  Мөхәмәтова,  Арча мәдәният бүлеге идарәсе җитәкчесе Аюпов Илфар Илдар улы, Арча район  советы депутатлары булган хатын-кызлар, музей хезмәткәрләре катнашты. Күргәзмә ачу тантанасында сугыш чорында күрелгән авырлыклар, хатирәләр яңартылды, Арча сәнгать мәктәбе укучыларының матур җырлары кичәбезгә ямь өстәде.

Сугыш чоры балалары-авыр тормыш, ачлык, ятимлек ачысын татып үскән балалар. Зур михнәтләр күреп тә, үзләрендә яшәүгә, тормыш итәргә зур көч табучылар алар. Күңелләренә шушы сугышның авырлыклары мәңгегә сеңеп калган. Бернигә дә карамастан, аларның күңелендә яшәү дәрте сүнмәгән. Бүгенге көнгә шөкер итеп, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып Арча шәһәрендә яши бирәләр. Арча халкын сөендереп, сау-сәламәт булып  озак яшәргә язсын Сезгә, хөрмәтле өлкәннәребез!

 

 

Фронтовик язучы Госман Бакировны тууына 125 ел тулу уңаеннан искә алу (12.03.1896 – 12.03.1982)

Бүген  балалар язучысы, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында катнашкан фронтовик язучы Госман Бакировның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу язманы әзерләгәндә без Арча шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы , Госман Бакировның абыйсы Хәбибулланың оныгы  Гөлшат Хәнәфиева (Бакирова) язган материалларны кулландык, без аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез.

       Моннан күп еллар элек Югары Курса авылы кешесе Ногман улы Фәтхулла Сеҗе якларында туып-үскән Шәмсениса  исемле кызга өйләнә, Шәмсениса әби Сеҗе авылындагы Галиевләр шәҗәрәсенә керә. Аларның бер-бер артлы дүрт уллары дөньяга килә: Хәбибулла, Нотфулла, Госман, Гомәр.

Бакиров Госман Фәтхулла улы 1896 елның 12 мартында Югары Курса авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр, ул дөньяга мәшһүр мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавиларны биргән Курса мәдрәсәсендә белем ала. Бу мәдрәсәне тәмамлагач, 16 яшьлек Госман үзенең мөгаллимлек хезмәтен башлап җибәрә. Ул башта күрше Симет, аннары Сарай-Чокырча авылларында 3 ел буе башлангыч мәктәпләрдә укыта. Аннары Госман солдатка алына. Солдатка алынган Госманны берникадәр әзерлек үтү белән, фронтка – ут эченә озаталар. Ул Украинадагы Австрия-Венгрия гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша. Үзе хезмәт иткән хәрби берәмлек белән дошман кулына әсир төшәләр. 1918 елга кадәр Австриядәге Дебрецен шәһәрендә хәрби тоткын булып яшиләр.Ватанга әйләнеп кайткач, ул 1918-1922 елларда кабат Сарай-Чокырча, Югары Курса авылларында укытучылык хезмәтен дәвам итә.1923 елдан Казанда яши башлый, югары белем ала. Госман Бакиров “Яшь Ленинчы” газетасын оештыручыларның берсе. “Мәгариф” журналы редакциясендә җаваплы секретарь, китап нәшриятының укыту-педагогик редакциясендә редактор булып эшли.

Аның балалар өчен латин графикасында язылган 1928 елда “Беренче җиңү”, 1930 елда “Башваткычлар”, 1934 елда “Яшәсен яшьләр”, 1935 елда “Безнең рапорт”, 1936 елда “Сафа балалары” исемле пьесалары языла һәм аерым китаплар булып басылып чыгалар.. Алар күбрәк балалар өчен, тәрбия темаларына, әти-әниләр өчен, мәктәп, пионерлар тормышы турындагы әсәрләр. Аның күпчелек әсәрләрендәге геройларның прототиплары туган авылы һәм кешеләре тарихыннан алынган.

Госман Бакиров Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан вакытта, Астрахань якларыннан килеп, Казанда югары белем алган биология укытучысы Гөлсем Җамалетдин кызы белән таныша һәм алар гаилә коралар. Гөлсем апаның әтисенең туганы язучы Шәриф Камал була.  1926 елның 6 январенда кызлары Суфия  дөньяга килә. “Без шул мәктәпнең бер бүлмәсендә яшәгәнбез. Миңа 3 яшьләр булгандыр, әти нәшриятта эшли башлагач, безгә Ленин урамыннан ике бүлмәле квартира бирделәр”, – дип искә ала Суфия апа. Алар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр шул квартирада яшиләр.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Госман Бакир үзе теләп, яңадан сугышка китә. Башта ул орудие командиры була. Язучы Риза Ишморат белән очрашканнан соң, аны “Ватан намусы өчен” исемле фронт газетасының хәбәрчесе итеп билгелиләр. Шулай итеп, ул сугышның ахырына кадәр алгы сызыкта була, Украина, Польша, Чехословакия җирләрен азат итүдә, Берлинны алу операцияләрендә катнаша.

– Башта сугыш хәрәкәтләрендә катнашабыз. Сугыш тынып торган арада, редакция эше белән мәж киләбез, – дип сөйли иде Госман абый очрашкан вакытта.

Госман Бакиров Украинадагы Тернополь шәһәрен азат итүдә 2 тапкыр – Беренче Бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышы вакытында катнаша. Ул сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз”, “II дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары,  “Берлинны яулаган өчен”, “Праганы азат иткән өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен”медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы елларда аның “Мыеклы бикә”, “Сиртмәле кое”, “Сугышчы көндәлегеннән”, “Партизан малай”, “Классташлар”, “Пьесалар”, ”Утлы тегермән”, “Моя учительница”,  “Укытучы апам”, “Бормалы  юллар” китаплары дөнья күрде.      “Ә ”Утлы тегермән” китабы – төрле әйберләр уйлап табарга яраткан Курса кешесен күздә тотып язылган әсәр. Фәйзиев Нурмөхәммәт абыйларның бабалары дип сөйләгән иде Госман ага, анда инде язучылык фантазияләре дә өстәлгән, билгеле,– дигән иде ул. Госман аганың кечкенә форматта китап булып басылып чыккан “Кар йорт” шигырен без ятлап та йөргән идек әле.

Госман абый Югары Курса мәктәбенә укучылар белән очрашуга да кайта иде. Алтмыш ничәнче еллар булгандыр. Безнең укыган вакыт, Госман абый очрашуга кайтты. Ул биология кабинетына микроскоп, “Ефәк күбәләге” коллекциясе, татар теле һәм әдәбияты кабинетына “Муса Җәлил” альбомын бүләк иткән иде.

1996 елда Госман Бакирның тууына 100 еллык датасын Урта Курса мәктәбе зурлап билгеләп үтте. Бу датаны билгеләп үтүне укытучы Бакирова Дания апаның улы – Мәтәскә мәктәбе директоры Хәкимов Данис абый киңәше белән башлап җибәрделәр. Данис Габделхәй улы оештыру эшләрендә үзенең киңәшләре белән ярдәм итте. Бу чараны үткәрүдә мәктәп укытучылар коллективы, укучылар, җирле үзидарә, Курса колхозы, бик күп көч куеп тырышканнар иде. Анда Арча район вәкиле буларак  Наил Газизович Габдрахманов та катнашты. Бу зур чараны күрү өчен авыл кешеләре дә мәдәният йортына агылды. Бу чарага Госман Бакировның кызы – медицина институты укытучысы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Суфия Госман кызы да кайткан иде. Ул әтисе турында үзенең истәлекләрен сөйләде, аны шулай зурлап искә алган өчен үзенең рәхмәтләрен белдерде. Әтисенең шәхси әйберләрен мәктәп музеена тапшырды. Госман ага турында сөйләүләр укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Госман Бакировның абыйсының малае – пенсиядәге укытучы, тарихчы, сугыш һәм хезмәт ветераны, мәктәп музеен оештыручы Гыйният Хәбибулла улы аның турында күп истәлекләр сөйләде”,– дип язган Гөлшат Гыйният кызы безнең музейга бүләк иткән истәлекләрендә.

Госман Бакиров бик күп язучылар белән аралашып яши. Һәркайсы үзләренең басылып чыккан китапларын автографлар белән бер-берсенә бүләк итәләр. Бүләк итеп бирелгән китапларын да, Госман аганың басылып чыккан китапларын да аның кызы Суфия апа мәктәп музеена тапшырган. Урта Курса мәктәбенең музеенда Госман Бакирга багышланган почмак булдырылган, анда аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле кызыклы материаллар тупланган.

Суфия апа Госман абый белән Гөлсем апаны машина белән алып кайта, рульдә Суфия апаның ире Камаев Август абый була. Бу кайтуында Госман абый Югары Курсада булып, авыл урамнары буйлап җәяүләп үткән, балачак истәлекләрен яңартып, шактый озак йөреп кайткан. ”Үземнең яланаяклап, чирәмнәрендә тәгәрәп үскән туган авылым урамнары буйлап, җәяүләп үттем. Күңелемдә бик күп хәтирәләр яңарды”, – ди ул. Бу Госман Бакировның туган авылына соңгы кайтуы була.Ул 1982 елның 12 мартында вафат була.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Госман Бакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле материаллар тупланып барыла, аңа багышланган экспозиция эшли. Язучының кызы Суфия апа исән вакытта әтисе турында бик күп истәлекләр калдырды. Бүгенге көндә оныгы Айдар һәм башка туганнары музей белән элемтәдә торалар. Район хакимияте тарафыннан чыгарылган  китапларда Госман Бакировның да әсәрләре лаеклы урын ала. “Арча” радиосы аша аның тормыш юлы турында сөйлибез, әсәрләреннән өзекләр тәкъдим итәбез. ”Арча хәбәрләре” газетасында аның турында кызыклы язмалар басыла.

Бу көннәрдә фронтовик язучы, талантлы журналист, мәгърифәтче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Бакировны тууына 125 ел тулу уңаеннан искә алабыз. Без, музей хезмәткәрләре буларак, аның тормыш юлы белән бәйле материаллар туплауны, иҗатын барлауны дәвам итеп, киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә даими эш алып барабыз. Балалар өчен кызыклы сәхнә әсәрләре, хикәяләре, сугышта күргәннәре турында автобиографик язмалары, әдәбият сөючеләр яратып укый торган повестьлары белән үзен күрсәткән якташыбыз Бакиров Госман Фәтхулла улы белән без чиксез горурланабыз.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Эзе калды…

Урта Курса авылында туып-үскән, районыбызның Казанбаш, Югары Курса авылларында 25 ел дәвамында укытучы, директор урынбасары һәм директор булып эшләгән Рөстәм Хәбибулла улы Бакировны бүген соңгы юлга озаттык. Балаларының һәм туганнарының кайгысын уртаклашып килгән һәркем аны бары тик тирән белемле укытучы, кешелекле һәм ярдәмчел  кеше буларак олы хөрмәт белән искә алдылар. Бакировлар династиясе үзенең лаеклы бер улын югалтты. Рөстәм абый Бакировның укыткан укучыларында ул биргән белем һәм тәрбия гомергә сакланачак һәм буыннан буынга күчеп үз эзен калдырачак.

Рөстәм Хәбибулла улы гомере буе актив иҗат белән шөгыльләнде, аның мәктәптә эшләгән елларында гына да үзенең эш тәҗрибәсе турында язылган  100дән артык мәкаләсе төрле газета-журналларда басылган. Балалар өчен язылган  хикәяләре тупланган “Уеннан-уймак”, “Кадерле бүләк”, “Бәхетле балачак”, “Бүректәге чеби” китаплары яратып укылалар. Ул китаплар һәм мәкаләләр безнең “Казан арты” тарих-этнография музеенда да, Урта Курса мәктәп музеенда да сакланалар. Без, музей хезмәткәрләре, Рөстәм абый янында булып, аның туганы Госман Бакиров турындагы истәлекләрен, үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләтеп яздырып алган идек. Рөстәм абыйның тормыштан канәгать булуы, бергә эшләгән хезмәттәшләре турында бары тик уңай фикерләр әйтүе безне сокландырды. Үзе тәрбияле, күңеле чиста булган кеше генә башкалар турында шулай сөйли ала.

2020 елның 15 июлендә якташыбыз үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Рөстәм абый ул көннәрдә: ”Туган ягымда мине онытмауларына, башкарган хезмәтләремне искә алуларына сөенеп яшим. Без гаиләбез белән  1982 елда Казан шәһәренә күчендек. Лаеклы ялга чыкканчы “Медфизприбор” фәнни-тикшерү берләшмәсендә намуслы хезмәт иттем. Бүгенге көндә улым Рәдис, киленем һәм оныкларым белән яшим, кызым Лилия дә даими кайгыртып тора”,– дип бик куанып сөйләгән иде. Ләкин тормыш үзенекен итә, бүген аны берничә ел элек вафат булган хатыны Фәнзия апа белән рәттән туган авылы Урта Курса зиратында җирләделәр, аларның урыннары оҗмахта булсын. Рөстәм абыйның башкарган хезмәтләре һәм иҗаты онытылмасын иде.

Сорнай моңы илчесе

Бу көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтүче якташыбыз, Татарстанның халык артисты Шамил абый Әхмәтҗанов белән шагыйрә, бик күп җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова авылдашлар, районыбызның Курса Почмак авылыннан. Туган авылларында оештырылган төрле чараларда алар еш очрашалар, авылдашлары белән бергә үзенчәлекле бәйрәмнәр оештыралар. Мәктәп музеенда аларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән бәйле кызыклы материаллар белән танышырга мөмкин.


2019 елда Сания Әхмәтҗанованың соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре, поэмалары, тарихи цикллары тупланган “Язмышлар такыясы” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. “Арча поезды” шигырьләр циклында Арча районында туып-үскән олы шәхесләргә багышланган шигырьләр арасында авылдашы Шамил Әхмәтҗановка багышланган “Сорнай моңы илчесе” шигыре бар. Шигырьгә кереш сүз итеп: “Дөнья дәрәҗәсендә югары бәяләнерлек җырлар тудырган маэстро, авылдашым – Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка багышлыйм”, – дип язган Сания Әхмәтҗанова горурланып. Шамил Әхмәтҗановка багышланган бу шигырь юлларында җырчының биографиясе дә, җырлаган җырлары, бөтен татар халкының аңа булган олы хөрмәте һәм ихтирамы чагыла. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанованың “Сорнай моңы илчесе” шигыре хөрмәтле якташыбыз Әхмәтҗанов Шамил Сабир улына якташлары исеменнән 80 яшьлек юбилее уңаенннан бәйрәм котлавы булып ирешсен.

Бер чишмәнең суын эчеп үскән
Урамдашлар бит без, авылдашлар.
Бер туфракта яшьнәп, иртә язда
Күккә канат ачкан ябалдашлар.

Берләштерә безне уртак бер гамь:
Ата-баба йорты – туган авыл…
Талган канатларны имләр оя
Сиңа да ул хәзер, миңа да ул.

Хәтер күге тоныклана төшсә,
Зеңлап куя туганлыкның кылы:
Курса Почмак дигән төп нигезнең
Мин бер кызы булсам, син – бер улы.

Күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашканда,
Сагыш тибә сагыну ярасында.
Тамчы-тамчы кояшкайлар шыта
Сөеп баккан көләч карашыңда.

Олпатларча тыйнак көлүеңнең
Гөлдерәве балачактан таныш.
Көтеп алган Коръән аятедәй,
Ишелеп туа җанга бәрхет тавыш.

Ана карынында сирпелгәндер
Тибрәнеше сиңа милли көйнең.
Канатларын сыйпап – чыныктырып,
Син аларны моң күгенә чөйдең.

Арча куенына тыйнак сеңгән
Тар “почмактан” чыгып, Акын кебек,
Бер очкыннан кабынып үрли-үрли,
Җанны ялмап алган ялкын кебек,
Илләр яулап, дөнья буйлап киттең…

“Идел кызы”, “Сәрвиназ”лар белән
Син Гыйракка кадәр барып җиттең.
“Уракчы кыз”, “Зиләйлүк”ләреңне
Мальта, Япониядә мәшһүр иттең.

Италия сине алкышлаган!
Киң мәйданда биш мең тамашачы
Ул көн үзен сиңа багышлаган.
Җырлагансың саф безнеңчә итеп…

Һәр җырыңны алган алар көтеп,
“Ниниди моң бу!” диеп таңга калган.
Хатын-кызлар гына түгел, хәтта ирләр
“Уел”ыңнан уелып сулкылдаган.

Фронтларга киткән әткәйләрнең
Көен отып алып яшәттең син!
Яудан кайтмый калган солдатларның
Өзелеп калган моңын, сыйпап –ялгап.

Гүя яңабаштан яшьнәттең син!
Халкыбызның сирәк җыр мирасын
Моң-сүрәңне өреп яшәрттең син!
“Мин калыктым “Сорнай моңы” белән,

Бу – үз җырым минем” дигән идең…
Халык моңы, милли аһәңнәрдән
Тетрәндердең күпме күңел күген.
“Арча” көе меңнәр хәтерендә
“Шамил җыры” булып яши бүген.

Идел төбәгенең моң илчесе,
Диеп йөртә халкым сине, зурлап.
Остазлыгың яши дәвамында –
Калмадың тик фидакярча җырлап,

Шәкертләрең, кызларыңа бүлдең
Җыр байлыгың, аталарча барлап.
Яшерен серен эзләп таңга калам
Син мәкамен тапкан дога –җырның.

Туган якның хәтер түрләрендә
Гел мөнбәрле булсын синең урының.
Кан кардәшләр, гәрчә, булмасак та,
Су кардәшләр бит без, моң кардәшләр.

Татар җыры аксакалы, диеп,
Килер буын башын иеп дәшәр.
Шамил кебек җырчы улы барда,
Татар яшәр әле! Мең-мең яшәр!

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Туган як җырчысы (Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь)

Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында.
Арча ягы бигрәк матур
Кош сайраган чагында.

Бу шигырь юллары бөтен татар халкы яратып тыңлый торган “Арча” җырыннан. Ә инде “Арча” җырына килсәк, Шамил абый кебек бу җырны әле беркемнең дә башкарганы юк. Арча шәһәрендә һәм авылларыбызда уздырыла торган чараларда, сабантуйларда, чит төбәкләрдә үткәрелә торган очрашулар вакытында “Арча” җыры башкарыла һәм аны һәркем үз итеп, яратып тыңлый. Шамил Сабир улының ягымлы, үзенчәлекле, көчле, аһәңле тавышы беркемне дә битараф калдырмый. Шамил абый үзе: “1989 елның ноябрь аенда “Арча” җырын Татарстан радиосына яздырткан идем һәм ул әле дә бик еш яңгырый. Шушы җыр аша мин туган ягыма сәлам җибәреп торам кебек һәм татар халык җыры буларак анда районыбызның тырыш халкына булган хөрмәт һәм горурлык хисләре чагыла”.

Бүген, 7 март көнне, милли җанлы, данлы Арча якларында туып-үскән, татар милләтенең бөтен моңын үз эченә алган күренекле җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне – 80 яшьлек гомер бәйрәме. Шамил Әхмәтҗанов диюгә, безнең Арчабызны данга күмгән “Арча” җыры яңгыраган кебек була. Аннан соң аның башкаруындагы “Туган җиремә”, “Туган авыл”, “Күгәрчен гөрлидер”, “Зәңгәр күлмәк”, “Сорнай моңы”, “Өзелгән өмет”, “Тамчылар тамар чаклар”, ”Бик сагынган чаклар була”, “Казан кичләре”, “Карлыгачкай” һәм башка җырлары искә төшә. Һәр чыгышында Шамил Сабир улы үзен сәхнәдә горур, затлы тотышы, зәвыклы киенүе, җыр сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен белеп җырлавы белән тамашачыларның ихтирамын яулый.


Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре Шамил абый белән телефон аша элемтәгә кердек. Бу сөйләшү вакытында: ”Без бүгенге көндә Рәзилә апаң белән Коркачык станциясеннән ерак түгел, бөтен уңайлыклары булган дачабызда яшибез. Мин бу урынны шагыйрь Сибгат Хәким тәкъдиме белән сайладым. Арчага терәлеп торырлык кына урын булсын, җиңел вакытта да, авырлыклар килгәндә дә туган якка кайтып сыенып була, дигән иде ул. Кирәк булганда туган авылым Курса Почмакка да, Арчада үткәрелгән чараларга да җиңел генә кайтып киләм”,– диде Шамил абый.


“Әтием Сабир мулла, мин аны күрмәдем, мин туарга 3 ай кала бакый дөньяга күчкән. Әти үлгәч, әнинең берүзенә 6 бала калганбыз. Туганнарымның һәрберсе җыр-моңга оста иде. Ләкин мин генә зур авырлыклар белән сәхнә юлын сайладым. Җырлау ул – хезмәт, тавыш табигатьтән бирелергә тиеш”, – ди Шамил абый балачагын искә алып.
Шамил Әхмәтҗанов Курса Почмак җидееллык мәктәбен тәмамлап укуын Казанбаш мәктәбендә дәвам итә, интернатта торып укыйлар. Ул елларны искә алып: ”Казанбаш мәктәбендә мәктәп директоры Госман Шакиров, директор урынбасары Мөхәммәт Мәһдиев, сыйныф җитәкчебез Лилия Бәширова (ә соңыннан Мәһдиева), Рөстәм Бакиров һәм башка үз эшләренә бирелгән укытучылар безгә ныклы белем бирделәр, тормыш итәргә әзерләделәр. Мәктәп сәхнәсендә Мөхәммәт абый белән “Нигъмәт” ариясен башкарганым әле дә хәтеремдә”,– дип горурлана Шамил абый.
Ул 1959 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап ике елдан артык заводта эшли, әнисенең ризалыгын алып, Казан музыка училищесына укырга керә. 1967 елдан башлап Татарстан җыр һәм бию ансамблендә солист булып эшли. 53 ел дәвамында шунда эшләп, бүгенге көндә үз тәҗрибәсен яшь җырчыларга өйрәтә. “Ансамбль белән бергә СССРның барлык төбәкләрен йөреп чыктым, дөньяның 26 илендә, кайберләрендә берничә тапкыр булырга туры килде. Мине Мәскәү филармониясенә, Уфага, Төркиягә эшкә чакырулар булды. Хәтеремдә, Төркиядә чыгыш ясагач аның мәдәният министры сәхнгә чыгып, бөтен тамашачылар алдында минем чыгышларымны мактады, сез монда калсагыз, иң бай кеше булачаксыз диде. Риза булмагач, “Осман паша” җырын өч тапкыр җырлатты. Мин дөрестән дә татар халкының сәнгатен бик яраттым, халкыма тугры хезмәт итәргә уйладым һәм зур уңышларга ирештем. Хөкүмәтебез минем хезмәтемне күрде, бирелгән дәрәҗәле исемнәрем белән горурланам,”– диде ул.


Шамил абый һәм Рәзилә апа кызлары Гөлназ һәм Чулпанның, оныкларының уңышларына сөенеп тигез гомер итәләр. Алар гаиләдә татарча гына сөйләшәләр, балаларны ана теленә хөрмәт белән тәрбияләргә кирәк дигән фикердә торалар. Балаларының матур итеп туган телебездә сөйләшүләре, сәнгатькә тартылулары, үзләре сайлаган һөнәрне яратып яшәүләре, кызлары Чулпанның әтисе эшен дәвам итеп, зур сәхнәдә чыгышлар ясап, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булуы әти-әни өчен зур горурлык.
Без Шамил Сабир улын олы юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балаларының һәм оныкларының, туганнарының һәм дусларының, хезмәттәшләренең һәм якташларының ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп яшәвен, яңа иҗат уңышларына ирешүен телибез.
Бөтен гомерен Шамил Әхмәтҗанов белән аралашып яшәгән якташыбыз Гөлзада Сафиуллина: ”Шамил абый башкаруында “Арча” җырын радиодан көнгә берничә тапкыр тапшыралар иде. Ул аны шул кадәр җиренә җиткереп, һәркемнең күңеленә үтәрлек итеп башкара, бу җыр аның визит карточкасы. Шамил абый аны әле дә сәхнәдән егетләрчә башкарып тамашачыларның мәхәббәтен яулап тора. “Арча” җыры – ул мәңгелек җыр!”

“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

8 март– Халыкара хатын-кызлар көне (Якташ ир-егетләребез иҗаты)

Бигрәк авыр йөкләр тартканнар

Кулы яргаланган аналар,

Сабыр холыклы хатыннар һәм

Чыктан да саф гүзәл ханымнар!

Күтәрдегез иңгә авырлыкны

Ирләр яу кырында булганда,

Изге күңелле хатын-кыз,

Тырыш та ул, уңган, булган да!

Бигрәк авыр чорлар туры килде,

Җилфердәде кызыл әләмнәр,

Адым саен тукмап торды сезне

Эче черек вак-вак адәмнәр!

Хатын-кызны гөлгә тиңлибез,

Ләкин гөлләр бигрәк тиз сула –

Табигатьнең кыравы суга,

Ә гүзәл зат гел чибәр кала!

Еллар җыерчыклар салса да,

Чәчләрендә көмеш артса да,

Аналар бит һаман яшь кала,

Хатын-кызлар мәңге яшь кала!

Бик еш кына көчсез сез дибез,

Шул көчсезлек белән көчле сез,

Типсә тимер өзәр ирләргә дә

Тормыш дилбегәсен бирмисез!

Матур да сез, сөйкемле дә,

Шагыйрь дә сез, әдип тә,

Якты янган йолдыз да сез

Буй җитмәс биеклектә!

Күпме сүзләр сөйләсәк тә,

Бик сай сөйләм касәсе,

Туры әйтсәк, хатын-кыз ул –

Мәхәббәт алиһәсе!

 

Сарай Чокырча авылында яшәп актив иҗат итүче Марсель Шәрәповның гүзәл затларыбызга багышланган “Хатын-кызларга” шигыре бәйрәм алдыннан аларның күңелләренә хуш килер.

Салкын көннәре, бураннары белән истә кала торган быелгы кыштан соң көтеп алган кояшлы март аена кердек. Язның иң беренче бәйрәме буларак билгеләп үтелә торган 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә без, ир-егетләр,

әбиләребезгә, әниләребезгә, хатыннарыбызга, кызларыбызга, апа-сеңелләребезгә, хезмәттәшләребезгә, гомүмән барлык хатын-кызларга олы хөрмәтебезне, ихтирамыбызны күрсәтергә омтылабыз һәм бу хисләрнең ел буе дәвам итүен телибез.

Сикертән авылында туып-үскән бик күп җырлар авторы, якташыбыз Илсур Хөснетдиновның әниләргә багышлап язган һәм җырга әйләнгән “Әнием” шигырендә әйтелгәнчә:

Чулпы таккан күлмәгеңне

Бүген бәйрәмгә киче.

Сабый чагымдагы кебек

Мине бүген бер сөйче.

Ал син, ал син, әнием,

Ал син чәчәк бәйләмен.

Алып килдек без сиңа

Бүген язның бәйрәмен.

 

Бу көнне әниләргә аеруча игътибарлы булырга, аларның хәлләрен белергә, бәйрәм белән котларга кирәк, соңыннан аларны горурланып искә алырлык булсын. Шура авылында туып-үскән шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи шуны искәртергә тели.

Әниемә

Бигрәкләр яшь идең, әнкәй,

Без – әтисез, син тол калдың.

Балалар ач булмасын дип,

Өлешеңне безгә салдың.

Дүрт балаңны кеше иттең.

Ничек җитте, әни, көчең?

Минем җырым синең өчен,

Иң кадерле, изге кешем.

Шомырт кара чәчләреңне

Алмаштырдың яшьли акка.

Үсеп җиткәч синең яннан

Таралыштык төрле якка.

Хатлар аша безгә синең

Күңел җылың килеп тора.

Кайчан кайтсак, капкаң ачык,

Тәрәзәләр көлеп тора.

Дүрт балаңны кеше иттең.

Ничек җитте, әни, көчең?

Минем җырым синең өчен,

Иң кадерле, изге кешем.

 

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Укытучы һәм тәрбиячеләрнең, врачларның һәм шәфкать туташларының, китапханә һәм мәдәният йортларында , музейларда эшләүчеләрнең, терлекчеләр, сәүдә һәм җәмәгать туклану оешмаларында хезмәт итүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Ләкин алар балалар үстерергә дә, йорт-җирне карарга һәм җылылык тудырырга да, үзләре хезмәт иткән урыннарда зур уңышларга ирешергә дә, шул ук вакытта алар үзләрен чибәр, матур, ягымлы итеп күрсәтергә дә өлгерәләр. Боларны бары тик Сез генә, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, булдыра аласыз.

И,хатын-кыз, и, изге зат!

Син – җирнең фәрештәсе!

Сүзләр аздыр, килә сиңа

Хис белән эндәшәсе…

Күзләрең – күл, чәчләрең – төн,

Керфекләрең – ярымай,

Кыйгач кашың – кош канаты,

Йөзең алсу алмадай!

Син – кояшы, син – чәчкәсе,

Син – бизәге җиремнең!

Син– сагышы, син–балкышы

Һәм – син моңы җырымның!

И, хатын-кыз – иң гүзәл зат,

Җиһанда син бер – тиңсез!

Ул карашың, ул назларың…

Тормыш ямьсез ул синсез!

Син көчле – кирәк чагында,

Көчсез ир кочагында.

Кадерләп карап яшисең

Син гаилә учагын да!

Кайчагында – йомшак песи,

Кайчагында – керпе син!

Матур сүзләр яратасың,

Бездән күпкә хисле син!

Кайчагында син – тыныч күл,

Кайчагында – җил-давыл.

Кайчак – ялкын, кайчак – салкын:

Аңлавы сине авыр…

И, хатын-кыз – илаһи зат!

Камил синең бар ягың.

Каршылыклар белән тулы

Зур сере син дөньяның!

И, хатын-кыз – алиһә зат!

Килә серең чишәсе.

Кешелеккә җар өрүче,

Син – тормышның чишмәсе!

 

Шагыйрь, бик күп җырлар авторы, Ашытбаш авылында туып-үскән якташыбыз Наил Касыймның бу шигыре “И, хатын кыз!..” дип атала. Гүзәл затларыбызга карата булган фикерне аннан да матурырак, уңышлырак итеп әйтеп булмый да торгандыр. Дөрестән дә хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңелендә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән 8 март бәйрәме белән котлыйбыз! Бәйрәм сезгә саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф алып килсен. Якыннарыгызның игелеген күреп бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез!

.

                                                                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                                                                                                                     директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика