Игелекле хезмәттә узган гомер

Без бу язманы әзерләгәндә Флүзә Нәкыйб кызы Нураеваны “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә очрашуга чакырдык.      Әңгәмә вакытында Флюзә Нәкыйб кызы үзенең әти-әниләре, бала чагы, уку һәм һөнәр алу еллары турындагы хатирәләрен яңартты. Мәгариф ветераны буларак үзе эшләгән еллардагы укыту-тәрбия эшләре, хезмәттәшләренең уңышлары турында  истәлекләр сөйләде. Ул безгә тормышы, хезмәт юлы белән бәйле булган фотолар, газеталарда басылган мәкаләләр алып килде һәм алар белән таныштырды. Алга китеп, шуны әйтәсе килә, бу очрашу вакытында Флүзә Нәкыйб кызы безне нык гаҗәпләндерде. Ул музейдагы 1996 елгы Арча сабантуенда Борис Ельцинның  катнашуы турындагы экспозициядәге фотоларны карагач, үзендә Россия Президенты ваткан чүлмәкнең бер кыйпылчыгы саклануын әйтте. Ул көнне аңа бу кыйпылчыкны мәктәп директоры, сабантуй үткәрү комиссиясе әгъзасы  Ленар Заһидуллин биргән булган. Безнең музейда Россия Президентының күзен бәйләгән тасма,  чүлмәк ваткан таяк саклана иде инде, ә чүлмәк ватыклары юк иде әле. Икенче килүдә Флүзә Нураева сабантуй истәлеген музейга бүләк итте, күптәнге хыялыбыз 24 елдан соң тормышка ашты, музейда тарихи истәлекле чүлмәк китеге дә булды.

 

 

 

Флүзә Нураева 1944 елның 28 августында  Балтач авылында  туган. Энесе Рөстәмгә дә, сеңлесе Луизага да гомер биргән әти-әниләре: Роза апа укытучы, ә Нәкыйб абый районнның баш ветеринария врачы булган. Әтиләренең эше белән бәйле булып, аларның гаиләсе 1949 елда Чистайга, ә 1952 елда Арчага күчерелә. Флүзә икенче сыйныфтан башлап Арчаның беренче номерлы мәктәбендә, Арча педагогия училищесында укый, Казан дәүләт университетында рус теле һәм әдәбияты белгечлеге ала. Ул кечкенәдән бик яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Студент елларындагы фотоларын күрсәтеп ул: “1965 елда төзелеш отряды Казахстанга  китәр алдыннан тимер юл вокзалы каршында бик зур митинг үткәргәннәрен хәтерлим. Студентлар отрядында бергәләп эшләү, ял итү, чит җирләрдәге тормышны күрү безнең өчен зур куаныч булды. Ял көннәрендә колхозларга булышу өчен өмәләр үткәрә идек. Берсендә сыер торакларының түбәләрен балчык белән сылап чыкканыбыз хәтердә. Нигездә без төзелештә эшләдек, вожатый буларак педагогик практиканы да шунда ук үттек. Бергә укыган иптәшләрем белән очрашкач ул елларның матур истәлекләрен әле дә сөйләшеп туймыйбыз”, – дип искә алды.

Флүзә Нураева 1968 елда икенче мәктәптә, хәзер ДОСААФ оешмасы урнашкан бинада, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хак Шәфигуллин җитәкчелегендә укыта башлый. Ул 1972 елдан станциядә ачылган яңа мәктәпкә  күчеп,  балаларга рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1978 – 2001 елларда  укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

Арча шәһәренең икенче урта мәктәбе турында сүз чыкса, иң беренче булып РСФСРның халык мәгарифе отличнигы,  Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Флүзә Нәкыйб кызы Нураева күз алдына килә.  Безнең үзебезнең балалар да шул мәктәптә укыдылар, шуңа күрә Флүзә апа  дәрескә кергән иде, мәктәп линейкасында чыгыш ясады дигән сүзләрне күп ишеттек. Әти-әниләр җыелышларында безгә биргән киңәшләре әле дә истә.

Яңа мәктәптә эшли башлаган елларында Флүзә Нәкыйб кызы бишенче сыйныфта алган балалар белән алар өлгергәнлек аттестаты алганчы укытучы һәм сыйныф җитәкчесе буларак эшләп карау бәхетенә ирешә. Үземнең эш тәҗрибәмә нигезләнеп шуны әйтеп үтәм, димәк  Флүзә Нураева мәктәптә балаларны укыту-тәрбия эшенең тулы бер циклын үткән. Яшьлек елларын искә алып хезмәт ветераны: “Төрле гаиләләрдә туып-үскән балалар белән алты ел дәвамында эшләү миңа аннан соңгы педагогик эшчәнлегемдә зур ярдәм итте. Бу елларда куйган хезмәтем сыйныф җитәкчесе буларак һәр баланы тигез күреп яратырга һәм таләп итәргә, ә әти-әниләренә укыту-тәрбия эшендә ышанычлы ярдәмчеләрем итеп карарга өйрәтте. Бердәм булуыбыз нәтиҗәсендә без укучылар белән хәтта Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләренең иң яхшы музейларында, театрларында булырга өлгердек. Ә иң мөһиме укучыларым тормышта үз урыннарын таптылар, илебезгә яраклы кешеләр булуларын исбат итеп яшиләр. Мин алар белән чиксез горурланам. Ә калган хезмәтем барлык фәннәрне укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, билгеле инде бөтен мәктәпнең ата-аналары белән уртак тел табып, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән иде. Мәктәптә вакыт белән исәпләшеп эшләп булмый, вазыйфам буенча үз дәресләремне үрнәк итеп уздыру, башка фәннәр буенча методик берләшмәләрнең эшләрен тиешенчә эшләтү, үзара тәҗрибә уртаклашу эшен оештыру без эшләгән елларда бик нык таләп ителде. Мәктәбебездә район, республика, хәтта илкүләм семинарлар, конференцияләр үткәрелде. Болар барысы да икенче мәктәп укытучылар коллективының яңалыкларны кабул итеп, элеккеләренә дә  таянып эшләү нәтиҗәсе булды”, – дип горурланып  хәтердә калганнарын яңартты.

Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә озак еллар рус теле һәм әдәбияты укыткан хезмәт ветераны, укытучы Флера апа Хәкимова белән телефон аша сөйләшеп алдык”.  Икенче сыйныфтан без Флүзә белән бергә беренче мәктәптә дә, педагогия училищесында да бер парта артында утырып укыдык, бүгенге көндә дә дусларча аралашып яшибез. Флүзә бөтен гомерен эшкә бирде, балаларга белем бирүгә багышлады. Ул бик белемле, һәр яңалыкны туплап барырга һәм хезмәттәшләренә җиткереп барырга тырышты. Кем нинди сорау белән мөрәҗәгать итсә дә, ул гади итеп, шул вакытта фәнни телдә аңлатып бирә иде. Хезмәттәшләренә карата ихтирамлы һәм таләпчән дә була белде. Иң мөһиме ул конфликтлар тудырмый, ничә ел таныш булып, без үзара һәрвакыт дусларча аңлашабыз. Әнисе Роза апа миңа, бер-берегезне ташламагыз дип әйтеп калдырды. Флүзә кебек укытучылар күбрәк булса, безнең җәмгыятебез белемле яшьләрдән генә торыр иде”, – ди якын дусты турында Флера апа.

Үзенең истәлекләрен дәвам итеп: “Лаеклы ялга чыккач та берничә ел үткәч район укытучыларының август киңәшмәсенә чакырганнар иде. Анда югары уңышларга ирешкән унлап укытучыны сәхнәгә чыгарып бүләкләделәр, ә дүртесе минем укучыларым иде. Менә шуннан да зур шатлык, бәхет буламы укытучы өчен,  Мин бу вакыйганы үземә бүләк дип кабул иттем”, – ди Флүзә Нәкыйбовна күз яшьләре белән искә алып.

Әйе, аның дәвамчылары, укытучы булып эшләүче укучылары бик күп. Бүгенге көндә икенче мәктәптә Алла Молофеевская рус теле һәм әдәбияты укыта, Рәйсә Нәбиева Лениногорск шәһәрендә редакциядә эшли, Резеда Гайнуллина Шушмабаш мәктәбендә рус теле һәм әдәдбияты укыткан. Ләкин Резеда безнең арада юк инде, миңа Шушмабаш мәктәбендә директор урынбасары буларак аның бик күп дәресләрендә булырга туры килде, аның рус әдәбиятын тирән белүенә, балаларны яратуына соклана идем. Менә хәзер уйга калдым, Флүзә Нәкыйб кызының эш үрнәкләрен дәвам итүче булган бит ул…

 

Күпьеллык күзәтүләренә нигезләнеп Флүзә Нәкыйб кызы: “Безнең мәктәпләрдәге укыту системасы иң сыналган, укучыларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә иң практик алымнарга нигезләнгән иде дип уйлыйм. Башка илләрдә безнең тәҗрибәне бик теләп кулланалар, ә без нишләптер үзгәртеп бетердек. Укыту планнары катлаулана, дәресләрдә аеруча бердәм дәүләт имтиханнарына гына әзерлек алып барыла кебек. Әдәби китаплар укырга омтылыш, алардан тормыш итү өчен уңай якларны алып, тискәре күренешләргә карата үз фикерләрен әйтә алучы, бүгенге катлаулы тормышта үз юлларын таба белүче яшьләрне тәрбияләү әһәмиятле. Ә аның өчен укыту программаларында таләп ителгән стандартларны төгәл үтәргә тиешбез дип уйлыйм. Әйе, бүгенге көн яшьләренең нәрсә белән кызыксынуларын да, аларның күңелләре ни теләвен дә исәпкә алырга кирәк билгеле”, – дип үзенең уйлануларын җиткерде.

Әйе, укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе күп еллар үткәч кенә билгеле була. Флүзә Нәкыйб кызы да үзенең укучыларының, хезмәттәшләренең уңышларына сөенеп, аларның бәхетле гомер итүләре турында газета-журналларда язылган мәкаләләрне укып, радио-телевидение тапшыруларында укучылары турында сөенечле яңалыклар ишетеп, туганнарының һәм дусларының игътибарын һәм ихтирамын тоеп, бүгенге көн яшьләренә үрнәк булып озак еллар яшәсен иде.

Музейдагы кунагыбыз – орден иясе.

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда читтә яшәүче авылдашларыбыз еш кунак була. Алар язучының үзен яисә әсәрләрен яхшы беләләр. Кайчандыр читтән бәхет эзләп авылдан чыгып киткәннәр туган якларын сагынып кайталар һәм музейга килеп язучының тормыш, иҗат юлын кабат искә төшереп, Гөберчәк авылы тарихына кагылышлы фотокүргәзмә белән танышалар. Ә фотоларда  үткән тарих чагыла. Шундый кунакларның берсе – Галимҗанов Нурмөхәмәт. Туган авылына кунакка кайткан һәм музейга кергән. Ул фотоларга карап, элеккеге авыл белән бәйләнешле вакыйгаларны искә төшереп, күңелендәге хатирәләрне яңартты. Урак урган вакытлар, көлтәләрне җыеп, нинди агрегатта суканнар, аның механизмы ничек, кемнәр эшләгән – һәркайсы хәтерендә. Үзенең үткән гомер юлы да зур мактауга лаек икән. Ул — Батырлык ордены, “Чернобыль ветераны” күкрәк билгесе иясе. Чернобыльдә шартлау булгач, иң авыр бүлегендә эшләгән. Курку белмәс авылдашыбыз бу турыда хәтта күз яшьләрсез искә дә ала алмый. Ләкин без, аның авылдашлары, Нурмөхәмәт аганың батырлыгы белән горурланабыз, аңа киләчәктә сәламәтлек, озын гомер телибез.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Наш известный земляк

В музее «Казан арты»  представлены работы известного художника – графика, члена Союза художников России, нашего земляка Гаимова Рашита Хамитовича из серии «Казанское ханство». Они выполнены в сложной технике печатной графики – офорте.  Работы Рашита Хамитовича находятся в Государственном музее изобразительных искусств РТ, Вологодской областной государственной галерее, в частных коллекциях.

 

Туганыбыз – безнең горурлык

Наласа авылында яшәүче мәгариф ветераннары Лилия һәм Камил Габдрахмановлар бөтен гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия  бирүгә багышладылар. Алар 13 октябрь көнне Камилнең апасы Гүзәл Әдһәмнең музейда булган  материаллары белән танышу максатында әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Бүгенге көндә иҗат итүче якташ язучыларыбыз экспозициясендә аның “Наласа авылы көе”, “Асылмалы күпер”, “Әбием ни исемле?” китапларын, газета-журналларда басылган хикәяләрен күреп чын күңелдән сөенделәр. Без аларга Гүзәл Әдһәмнең язган сәхнә әсәрләре, уйнаган рольләре турында мәгълүматлар тупланган язмабыз  кертелгән “Сәхнәдә, сәхнәдә…” китабын бүләк иттек. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы , филология фәннәре кандидаты, укытучы галимә Гүзәл Әдһәм белән горурланып энесе Камил: “Гүзәл апа һәм җизнәбез Ринат яшьтән үк бергә спектакльләр куеп йөргәннәр, һәм театрдан бер дә аерылмадылар. Алар 1987 елда халык иҗатының икенче Бөтенроссия фестивале лауреаты медальләре белән бүләкләнделәр. Хәзер дә спектакль, концертларга йөрергә яраталар. Бу китапны күргәч алар өчен горурлыгыбыз тагын да артты, районыбызның күренекле сәхнә осталары турында чыгарылган китапта Гүзәл апабызның да булуы безгә зур куаныч”, – диде.

Гүзәл Әдһәм үзе дә безнең музей белән даими элемтәдә тора, төрле очрашуларга теләп йөри, иҗатының яңа үрнәкләрен музейга җибәреп бара.

Көз – ул муллык

Быелгы көз рәссамнар өчен берсеннән-берсе карап туймаслык картиналар язу өчен мөмкинлекләр тудырды. Һәркем көз күренешләренә карап соклана, аның матурлыгын күреп калырга ашыга. Дөрестән дә табигатьтә алтын көз дәвам итә.Урамдагы агачлар төрле төсләр белән бизәлде: кызыл, сары, яшел, кызгылт-сары төсләргә буялды. Бу яфраклар аз гына җил иссә дә коела башлыйлар, бөтен җир төрле төстәге яфраклар белән түшәлә. Аяк атлаган саен коры яфракларның кыштырдаганы ишетелә. Балаларның шул яфракларга күмелеп уйныйсылары килә башлый. Миләш агачы бигрәк матур күренә, аның яфраклары да, җимешләре дә кып-кызыл булып янып тора.

Көзге табигатьнең гүзәл мизгелләрен, аның кеше күңеленә тәэсирен, көзге муллыкка рәхмәт хисләрен белдереп бик күп шигырьләр, хикәяләр языла. Якташыбыз, Штерә авылында туып-үскән шагыйрь,бик күп җырлар авторы Илгиз Кадыйровның “Матурлыкны күрә бел” шигыре аның истәлеге буларак яңгырый.

Кайберәүләр көзне яратмыйлар,

Ошатмыйлар аның һавасын.

“Үтә салкын, юеш, пычрак, – диләр, –

Көзнең нинди ямен табасың?”

“Көзнең яме, – димен, – өстәлләрдә,

Яңа оннан пешкән икмәктә.

Идән асты тулы сый-нигъмәттә,

Тозлы гөмбәләре – кисмәктә.

Көзнең яме матур табигатьтә,

Тынып калган ялгыз урманда.

Түшәк-түшәк алтын яфракларда,

Оста “барабанчы” тукранда.

Табигатьнең булмый бик шыксызы,

Юк шулай ук үтә яхшысы.

Һәрбер матурлыкны күрә белеп,

Кала безгә аны мактыйсы”.

Көз – табигатьнең иң матур вакыты, аны һәркем ярата. Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Минһаҗ Кашапов көзнең матурлыгын үзенчә сүрәтли:

 

Көзге шатлык

Юеш асфальтта җилдерә

Бизәлгән машиналар.

Һәрберсендә шатлык ташый,

Җилферди лента, шарлар.

Көз – ул шатлык, муллык чоры,

Тормыш көздә башлана.

Ел буена тырыш хезмәт,

Көздә ясый тантана.

Көзләрдә уңыш бәйрәме,

Шатлана карты, яше.

Йөзләргә яңгыр сибәли,

Ул – көзнең шатлык яше.

 Көз – басу-кырларның бушап калган, агачларның яфрак койган, чәчәк-гөлләрнең үз төсләрен үзгәрткән, кешеләрнең кышка әзерләнә торган вакыты. Өстәлләрдәге муллык өчен көзне яратабыз, сокланабыз, табигатьтәге үзгәрешләрне яратып карыйбыз. Арчада яшәп иҗат итүче Роза Шәйхетдинованың да көз турында шигырьләре бик күп.

 

Яшел уҗым

Көз – көз инде, бит-күзләргә

Салкын җил килеп бәрә.

Җир алтын төсен югалтты,

Агачлар да шәп-шәрә.

Җиһан моңсуланып кала,

Кояш йөзен чытканда.

Ул яшәреп ала берчак,

Яшел уҗым шытканда.

Көз көнендә яшел уҗым –

Ул күңел юанычы.

Һәр яшел сыр – игенченең

Тире һәм ышанычы.

Ул шатлана тигез булып,

Чыкса чәчкән орлыгы.

Диңгездәй уҗым басуы –

Игенче горурлыгы.

Күңелдән сагышны куа,

Хәтфәдәй яшел уҗым.

Карлар әйбәт кенә явып,

Исән чыксыннар кышын.

Быел көзнең беренче ае бигрәк тә истә калырлык булды. Ә хәзер октябрь ае матур көннәре белән дәвам итә. Кояшлы көннәрнең күп булуы һәркемгә көз көне башкара торган эшләрен тәмамларга, теләгән кешегә рәхәтләнеп ял итәргә, алтын көзнең байлыгы белән хозурланырга мөмкинлек бирде. Бигрәк тә әбиләр чуагы көзнең иң күркәм мизгеле булып тора. Якташыбыз Рәис Сафинның “Әбиләр чуагы” исемле шигыре шушы матур көннәргә багышлана.

 

Әбиләр чуагы

Әбиләр чуагы – көзләрнең чибәре,

Һәр тарафта серле моңсулык.

Табигатьне сары төсләр бизи,

Офык читләрендә алсулык.

Зәңгәр күккә кемдер ямау салган,–

Анда-монда болыт төркеме.

Тик аерым торган ак болытның

Янәшәдә юктыр беркеме.

Дөнья гизеп, ул күкләрдә йөзеп,

Кояш нурларында коена.

Ап-ак йөзен галәмнәргә багып,

Рәхмәтенә аның сыена.

Әбиләр чуагы – табигать бүләге,

Хушлашуы ямьле җәйләрнең.

Чыдамлыгын сынап карар чаклар

Буыннарны бәйләр бәйләүнең.

Нинди җимеш бирдең, ныкмы җирең?

Нәрсә калдырасың дөньяда?

Акыл бармы нәсел-нәсепләрне

Дәвам итәр ата-балада.

Әбиләр чуагы –язмышның бүләге,

Гүзәллеге көзге вакытның.

Җир-күкләрнең шәфкать, мәрхәмәте –

Чуак чорын күрү картлыкның.

Көз көне җилле яңгырлар да, ямьсез көннәр дә була. Ләкин ул көннәрне кемнәрдер ярата, тәрәзәдән карап табигатькә серләрен сөйли, үткән гомерен барлый. Гомерләребез тыныч узсын, көзләребез мул уңыш китерсен.

Шәфигулла Гарипов,

«Казан арты» тарих-этнография музееның директор урынбасары.

Үткәннәргә кайтып…

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан күп еллар Чөмә-Елга, Гөберчәк авыл клубы мөдире булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран  Халидә Әхмәдиева белән очраштык. Аны бүгенге мәдәни тормыш белән таныштырып, үткәннәргә дә кайтып килдек. Халидә апа туган авылы Гөберчәк тарихына кагылышлы фотокүргәзмә белән танышты, “Үткәннәргә кайтып…” күргәзмә материалларын да зур кызыксыну белән карады. Халидә Мөхәмәтнур кызы үзе, әти-әнисе, абый-апасы турындагы музей фондында сакланучы мәгълүматларны күреп куанды. Ул үткән хезмәт юлын исенә төшереп, хатирәләре белән уртаклашты. Соңыннан үзе эшләгән авыл клубына да сәяхәт кылдык. Ул яңа мөдирнең хезмәте белән кызыксынды, аңа үзенең киңәшләрен бирде, киләчәккә уңышлар теләде.

Данлыклы Фәйзи Галиев вафат

Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елда Татарстан АССРның Арча районы, Түбән Шашы авылында туган. Хезмәт юлын 1941 елда колхоз хисапчысы буларак башлый. 1942 елда Совет армиясе сафларына чакырыла, илбасарларга каршы сугышларда катнаша. Яраланганнан соң демобилизацияләнә һәм 1944 елда туган авылында колхоз рәисе итеп сайлана. 1957-1959 елларда КПССның Әтнә район комитеты секретаре була. 1959 елдан туган төбәгендә кабат колхоз җитәкчесе булып эшли. Ул җитәкләгән “Искра” колхозының даны республика чикләрен үтеп, бөтен СССРга тарала. Фәйзи Галиев “Искра” колхозы белән 49 ел җитәкчелек итте. Колхозны миллионер хуҗалыклар рәтенә чыгарды. Аннан өйрәнделәр, аны үрнәк итеп куйдылар. Фәйзи Әхмәт улы Галиев ике чакырылышта Татарстан АССР Югары Советы депутаты, СССРның унынчы чакырылыш Югары Советы депутаты булды. Ул Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры, Татарстанның һәм РСФСРның атказанган агрономы, 2005 елда – легендар Фәйзи Галиевка 80 яшь тулган көндә “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнә. Фәйзи Галиев Татарстан язучылар берлеге әгъзасы иде.

Халыкка хезмәт итеп, узган тормышыннан бик канәгать булган, көр күңелле, яшәүдән ямь, тәм табып гомер иткән, музеебызның дусты Фәйзи Галиев безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

“Ахунов” велоэкскурсиясе

Арчада “Ахунов ” велоэкскурсиясе оештырылды. Арча – Күпербаш – Казиле  — Казанбаш – Көтек — Кечкенә Өчиле — Арча маршруты буенча 37 чакрым юл уздык. Велосәяхәтнең максаты Гариф Ахунов иҗатын, районыбыздагы тарихи истәлекләрне, спортны пропагандалау һәм экстремизмны кисәтү иде.

Родной край: известный и неизвестный

В историко-этнографическом музее «Казан арты» состоялась презентация книги молодого автора, исследователя, краеведа Тумакова Артура Дамировича. Это его вторая книга, посвященная нашему району. В книге “История православных приходов Арской округи XVI-XXI вв.” на основе архивных материалов, исследований, результатов экспедиций, а также воспоминаний различных лиц показана история развития православия на территории Арского района. На встречу были приглашены истинные ценители истории родного края, уважаемые жители города, которые знают, помнят события, связанные с прошлым.  И именно поэтому, книга вызвала у них большой интерес. Они выразили благодарность автору за такую кропотливую работу и пожелали дальнейших успехов. Отрадно, что  есть такие молодые люди, которым небезразлична история и которые являются энтузиастами своего дела. Одна из гостей, восхищенная познаниями Артура Дамировича,  назвала таких людей  «сливками общества».  Да, на века будут актуальны слова великого русского ученого М.Ломоносова «Народ, не знающий своего прошлого, не имеет будущего». И мы, в свою очередь, должны приложить все силы для выполнения этой важной миссии. До новых встреч в музее!

Равия апа латинча укыган

Өлкәннәр ункөнлегенә

 Равия апа латинча укыган

Өлкән кешеләр тыңлаучы булганда үзләренең тормыш юллары турында сөйләргә яраталар.  91 нче яше белән баручы Равия апа Шәфигуллина телефоннан шалтыратып: ”Сез шундамы, миңа латин алфавиты кирәк иде, музеегызда латин телендә язылган китаплар бармы?”, – дип сорады да, бераз вакыттан килеп тә җитте. Сөйләшүне дәвам итеп: “Мин Казиле мәктәбендә беренче, икенче классларны латинча укыдым. 1939 ел булса кирәк, безне хәзерге татар алфавиты белән укыта башладылар. Укытучылар да, үзебез дә бик азапландык, бик еш бутала идек. Рамил исемле классташым истә калган, укытучы диктант яздырганда латинча хәрефләрнең остенә татарчасын төзәтеп барган. Укытучы аның дәфтәрен күргәч, Рамил дәфтәреңне чуарлап бетергәнсең бит, дип кисәтте. Ул гомере буе Чуар Рамил кушаматы белән йөрде,” – дип сөйләде.

Фронтовик язучы Госман Бакировка багышланган экспозициядә латин телендә 1930-1935 елларда язылган “Беренче җиңү”, “Безнең рапорт”, “Башваткычлар” , “Сафа балалары” китапларын карагач,  Равия апаның куанганын бернинди сүзләр белән дә аңлатып бетереп булмый. ”Госман абыйны бигрәк яраттым бит әле мин, ул да латинчаны әйбәт белгән икән, күп китаплар язган,”– дип шаяртып алды ул. Без аңа тел галиме, якташыбыз Хәй Хисмәтуллинның латин телендә 1932 елда чыккан “Дөрес язу күнегүләре”, 1941 елда  басылган “Тыныш билгеләре буенча күнегүләр” китапларын күрсәттек. Үзебез дә Равия апаның белемен тикшереп карадык. “Әлифба” авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова төзегән латинча әлифбадан сүзләр укыттык. Үзенә дә латин алфавитының күчермәсен бүләк иттек. Равия апа латинча язуны кабат исенә төшереп үзенең туганына хат язарга уйлый икән. Олы яшьтә булуына карамастан үзенә максат куйган һәм шуны үтәргә тырышып йөргән кешенең гомере озын буладыр ул.

   Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика