Гамьле очрашу

Казанбаш төп белем бирү мәктәбендә якташларыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, галим, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова һәм “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, язучы Вакыйф Нуриев белән очрашу булды. Кунакларны мәктәп директоры Камалов Ришат Ренат улы, укытучылар, укучылар якты йөз, татар халкының милли ризыгы – татлы чәкчәк белән каршы алдылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Луиза Минһаҗ кызы, Казанбаш авыл китапханәчесе Авхадиева Рүзилә Равил кызы алып бардылар. Алып баручыларның төпле сораулар биреп кунаклар белән аралашу һәркем өчен кызыклы булды. Кичәне мәктәп укучыларының матур биюләре, җырлары тулыландырп, җанландырып җибәрде.

Гәүһәр Хәсәнова үзенең кая, нәрсә эшләгәнен, нинди планнар белән яшәвен кыскача гына укучы балалар аңларлык итеп сөйләп үтте: “Хәзерге көндә ТРның Фәннәр Академиясендә эшлим, аңа 8 институт һәм 1 үзәк керә. Академия ул – халкыбызның борынгы, сирәк очрый торган басмалары, Коръән, элеккеге галимнәренең язмалары белән танышу, туплау. Татарстан галимнәре бергәләп эш итә, татар теле тарихын, мохитен өйрәнә”.  Шулай ук Гәүһәр Хәсәнова үзенең иң мөһим планы – Мөхәммәт Мәһдиевнең 10 томлыгын чыгара башлауга сөенүен белдерде:

– Бу хыялымның нәтиҗәсе күренә башлады. Ниһаять, 6 томы чыкты. Калганнары эшкәртелде, хаталары төзәтелде. Әтиемә нәшриятта, коллективымда әле дә ихтирам бар, шулар нык ярдәм иттеләр. Мөхәммәт Мәһдиевне күпләр язучы буларак кына белә. Кызганыч, аны галим буларак кабул итмәделәр. Әтиемне галим буларак дөньяга танытасым килде. Элеккеге газета-журналлардагы әтием язган мәгълүматларны, материалларны, шулай ук зур шәхесләр турында язган язмаларны туплап, аларны китап итеп бастыру – әтием М.Мәһдиевне галим итеп күрсәтүнең зур өлеше. Бүген мәшһүр шәхесләребез турында язучы галимнәребез бар, әмма аларның күбесе бу проблеманы 1960 елларда ук, озак вакытлар онытылып торганнан соң, совет чорында ук фәндә беренче мәртәбә Мөхәммәт Мәһдиев язып чыкканын белми.

Гәүһәр Хәсәнованың әтисенә булган ихтирамы, аны хөрмәтләве эшләрендә ачык чагыла. Кичәдә катнашучы һәркемгә үзенең иң матур, җылы теләкләрен җиткерде. “Әти-әниләрегезне хөрмәтләп яшәгез, аларны хөрмәтләп яшәү – үзе зур бәхет!” – диде һәм үзенең тәрҗемә ителгән китапларын бүләк итте.

Вакыйф Вәкил улы Нуриев Сеҗе мәктәбендә укыганда ук районның “Коммунизмга” газетасына мәкалә-хәбәрләр язып, каләм чарлавын искә алды. Татарның башка милләтләр белән мөнәсәбәтен чагылдырган күләмле әсәр язарга хыяллануы турында да әйтте.

Кичәнең азагында Арча мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина: “Районыбызда төрле очрашулар оештырыла, затлы кешеләр белән аралашып, алардан үрнәк алабыз, күп мәгълүматлар туплыйбыз”, – дип Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриевка мәгариф идарәсе җитәкчесенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика