Ипинең нигә кадере юк?

 

Газетаның 23 нче август санында Мөслим районыннан Гөлфия Мөхәммәтгәрәеваның “Икмәк, ипи, ипекәй!” мәкаләсен кат-кат укыдым. Мәкаләне укыгач, төрле хатирәләр, бүгенге вакыйгалар күз алдымнан үтте.

Ипи — бар кешенең дә яшәү чыганагы. Хәзер ипигә караш үзгәрде ахрысы. Икмәкнең өстәл өстенә килеп урнашканчы никадәр хезмәт, никадәр кул аша үткәнен бөтен кеше дә аңлап бетерми сыман. Моңа бер кечкенә генә дәлил дә китерә алам. Балаларыбыз башкалада яши , берсе – укый, икенчесе – эшли. Аларның торган урыннарында күршеләре  зур кибет челтәренең берсендә директор урынбасары булып эшли. Ул балаларның авылдан икәнлеген белә. Шуңадырмы: “Вакыты чыккан ипиләр бар, киптерергә авылга алып кайтмыйсызмы, барыбер чүплеккә чыгарып ташлыйбыз”, – дигән күрше хатыны. Кызыма аның бу сүзләре бик сәер тоелып: “Ничек инде, чыгарып ташлыйсыз?” – дип гаҗәпләнгән. “Ник, саклану вакыты чыккан, аларны ташламыйча нишләтәсең. Шуңа күрә авылга алып кайтмыйсызмы дип сорыйм бит”,-дигән күрше хатыны. Кызым: “Ни йөрәгең белән шул ипине чүплеккә чыгарып ташлый аласың?! Игенне бит минем әти кырдан җыя, ә сез чыгарып ташлыйсыз?” — дип күршесеннән сораганга җавап бик гади булган: “Мин үзем ташламыйм. Ул вакытта мин махсус башка эш белән шөгыльләнәм”, — дигән күрше хатыны. Билгеле, кызым күршесе әйтүгә, җиңел машинага сыярлык итеп берничә капчык ипине шул кибеттән үзләренә алып кайткан, ә без ипиләрне авылга алып кайттык. Капчыкларны ачып карасак, анда нинди генә ипи төре юк: кабартмалар, ак һәм кара ипинең бик күп төре, батоннар. Кыскасы, безнең өчен бик гаҗәп хәл булды бу. Кыш буе Казаннан “вакыты чыккан“дип мөхер сугылган ипи ташыдык. Аны үзебез дә ашадык, маллар да тук булды, җәй аласы тавык-чебешләр өчен дә киптереп куйдык.

Менә, җәмәгать, икмәккә караш, мөнәсәбәт нинди икән! Ә бит без кечкенә вакытта, Гөлфия ханым мәкаләсендә язганча, кибетләрдә берничә тапкыр чират торып ипи ала идек. Ә авылда ипи бер гаиләгә ике яки өч кенә данә сатыла иде. Элек безнең Гөберчәк авылына Миңнегөл апаның малае Харис абый зур ипи машинасы белән кара, әчкелтем, түгәрәк ипи алып кайтып сата иде. “Харис кайткан, Харис кайткан!”-дип , бөтен авыл халкы Миңнегөл апаның капка төбенә җыела, чират ала. Авылның ничә баласы бар, барысы аерым-аерым чиратка басып, Харис абыйның әнисендә чәй эчеп чыкканын көтә идек. “Харис ипие” өчен һәр өйдә аерым тегелгән ак капчыклар сакланды. Алар бездә берничә иде, әби безгә бу капчыкларны теләсә ничек кулланырга бирми, ә билгеле бер урында саклый һәм Харис абый кайткач, берәм-берәм безгә тоттыра иде, без инде һәрберебез чират алырга йөгерешәбез.

Капка киң итеп ачыла, аннан Миңнегөл апа чыга, ул җыелган халыкка бер карап ала, икенче карый, үзенә ошаман кешегә читкә китәргә яки бөтенләй чиратка басмаска куша. Шуннан Харис абый үзе күренә. Озын тимер таягын кулына алып, ипи машинасының ишеген ача. Аннан борынга шундый тәмле ис килә, ашамасаң да тукланган кебек буласың. Их, исе диючеләр дә ешая.

Әбием Сәлимә белән чиратта торсак, Харис абый әбиемне аерым алга чакырып, аның капчыгын иң беренчеләрдән тутырып ипи бирә иде. Ни өчен дисезме? Әбием бу малай тугач, Харис исемен куярга тәкъдим итә. Миңнегөл апа ризалашып, баласына шул исемне кушкан. “Миңа исем биргән апай бит ул”, — дип Харис абый әбиемнең аркасыннан сөеп ала иде. Әбиемнең ире Харис — Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Иренең исемен ул шушы малайга куштырган.

Авыл халкы элек-электән оны булса, ипи салган. Хәзер генә ул, без ялкаулар дип әйтимме соң инде, кибеттән генә алу ягын карыйбыз. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев тә “Бәхилләшү” әсәрендә болай дип язган: “Ипи салу…Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше”. Менә шундый хезмәттән соң да икмәкне чүплеккә чыгарып ташлау дөресме дигән сорау туа. Бу икмәк барлыкка килсен өчен авыл кешесенең никадәр хезмәт түгеп, тир тамызганын, көч куйганын исәпләсәң, ай-һай, вакыты чыккан дип әйтәсе килер идеме икән?

Ирем Яхъя, улым Динис быел икесе ике комбайнда иген басуында хезмәт куйдылар. Алар иртүк чыгып китәләр, караңгыда гына өйгә кайталар.Ирем инде 1984 нче елдан кырда эшли. Иртә яздан кырда җир эшкәртү, чәчү, уҗымны тукландыру, шунда ук һава торышының уңай килүен теләп, көзен инде шул икмәкне югалтуларсыз җыеп алу аларның төп эше дип әйтсәң дә була. Улым кечкенәдән әтисе белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Әле аңа унсигез генә яшь, шулай булса да быел үзе ярдәмче белән кырда хезмәт куйды. Аларның кырда игенне югалтуларсыз җыю өчен ничек тырышып, күпме борчылулар белән эшләгәннәрен тасвирлый башласаң, белмим күпме язарга кирәк булыр иде икән.

Кибетләрдә ипи кичәге ахрысы диючеләргә (ә андыйлар миңа еш очрыйлар): “Кичәге, бүгенге ипи була алмый, ашарыңа булгач, Ходайга шөкер итеп, алырга гына кирәк”, — диясе килә. Бүген генә кайнар мичтән чыккан ипине табиблар ашарга да кушмый бит. Шулай булгач, сәламәтлекне дә саклыйк, вакыты чыккан диеп ипи — ипекәйне дә мыскылламыйк. Ә кибетләрдәге “вакыты чыккан” дигән мөһерле ипине башкалага якын урнашкан кошчылык фермаларына бирергә кирәктер дип уйлыйм.

Халидә Габидуллина,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика