Җирдә яши, иҗат итә

 

Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан журналистларының Х.Ямашев һәм Язучылар берлегенең Г. Исхакый премияләре лауреаты Рәфикъ Юнысның 1982 елда “Вакыт чылбыры”, 1986 елда “Җирдә яшим”, 1989 елда “Учтагы песнәк” 1991 елда “Сүнгән яшен”, 1993 елда “Син һәм мин” шигырьләр җыентыклары дөнья күрде.

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев якташы Рәфикъ Юныс турында:”Әйбәт журналист. Шигырьләре дә күптән басыла килә. Шигырьләрендә миңа иң ошаган ягы – җитдилек, ихласлык, җыйнаклык. Шагыйрь, як-якка чәчелмичә, үзе сайлаган тематик юнәлешне эзлекле рәвештә үстерә бара”, — дип язды.

Язучы, журналист Рәфикъ Юнысның 1990 елда “Татарстан референдумы” дигән тарихи-публицистик, ә 2013 елда әңгәмәләр, мәкаләләр, хатирәләр, шигырьләре тупланган “Татар гаме” исемле китаплары басылып чыкты. Аның “Казан арты” тарих этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә бүләк иткән “Татар гаме” исемле китабына түбәндәге сүзләр язылган:”Музейга ягъни хәзерге һәм киләчәктәге райондашларыма бүләк “гамь” бу. Гамьсез, уйсыз, яки шәхси, эгоистик гамь белән генә яшәүчеләр күп ул. Бу китапны укып ләззәт алучылар исә күп булмас. Ләкин алар табылыр дигән өметтә калам. Кайнар сәлам сезгә, гамьдәшләремә! Эшләрегез уңсын! Автор, 2015, 26 март.”

Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиев бу китапка кереш сүзендә: “Рәфикъны мин иң элек үзем өчен шагыйрь буларак ачкан идем. Аның шигырьләрендә табигыйлек, ихласлык хас, ул, өстән торып, филосовларча акыл сатмый, яшәргә өйрәтми, ә, киресенчә, беренче чиратта үзен, үз күңелен, яшәү мәгънәсен аңларга омтыла.

Рәфикъ Юныста тагын берничә бик затлы сыйфат – үзе күренмичә генә, кеше күрерлек олы эшләр эшләү, шапырынмыйча, йодрык төйнәп, сәяси мөнбәрләрдә шигырьләр яңгыратмыйча гына көрәшә белү, максатка ирешә алу сыйфатлары бар. Кайсы гына гәҗиттә яисә журналда кем генә булып эшләсә дә, ул тора-бара аларның күзгә күренми торган төп хезмәткәренә — умыртка сөягенә әверелә”,-дип яза.

Бөтен гомерен милләт өчен көрәшкә, туган телебезне саклауга багышлаган Рәфикъ Юныс улы Юнысов 1943 елның 1 мартында районыбызның Кәче авылында дөньяга килә.1957 елда туган авылы сигезьеллык мәктәбен, 1960 елда Арча урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда һәм төзелештә эшләп ала. 1962 – 1965 елларда армиядә — стратегик ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 1969 елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, уналты ел “Татарстан яшьләре” газетасында эшли. 1985 елдан Татарстан китап нәшриятында редактор, баш редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1992-2004 елларда Рәфикъ Юныс – “Идел” журналының баш редакторы урынбасары, 2005 елдан “Казан утлары” журналында баш редактор урынбасары, ә бүгенге көндә бүлек мөдире булып эшли. Ул гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши һәм иҗатын дәвам итә. Аның шигырьләре, күренекле кешеләр белән кызыклы әңгәмәләре газета-журналларда даими басылып килә. Бу көннәрдә безнең өчен зур горурлык, якташыбыз Рәфикъ Юнысны массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләделәр.

Шагыйрь,журналист,публицист Рәфикъ Юныс 1 мартта үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аны барлык райондашларыбыз исеменнән туган көне белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, иҗат уңышлары телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика