Күчмә күргәзмә

20 ноябрь көнне Арчаның 5 нче гимназиясендә “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Театр сәнгатен үстерүгә өлеш керткән якташларыбыз” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул көнне башлангыч класслар өчен экскурсияләр оештырылды. Укучылар һәм укытучылар анда куелган экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар. Кич белән әти-әниләр җыелышына килүчеләр дә андагы материаллар белән таныштылар. Күргәзмә 25 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика