Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр

Бу көннәрдә төзекләндереп ачылган Ахун чишмәсе турында газета-журналларда язмалар күп булды. Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә, аны ачу тантанасында катнаштык һәм Кечкенә Өчиле авылы турында өстәмә материаллар өйрәнүне дәвам итәргә булдык.

Менә без Кечкенә Өчиле авылы урнашкан урынга килдек. Шушы авылда туган Идрисов Фәнис Әлтаф улы белән сөйләшәбез. Ул үзе бүгенге көндә гаиләсе белән Көтек авылында үзе салып чыккан өр-яңа нигездә яши.  Фәнис Кечкенә Өчиле авылын искә төшереп: “Менә безнең авыл шушы урында, биредән ат юлы уза иде. Менә Гариф Ахуновның туган, үскән нигезе шушы. Бу урында безне төшергән карточкасы бар аның. Беренче өйләре  менә монда, икенче өйләре әнә тегендә. Тоташ бер түбә астында иде алар. Беренчесе – ак өйләре. Ә монысы – кара өй. Әнә тегендәге чокыр – аларның бәрәңге базы. Гариф абыйларның өйләре искиткеч матур, ул бездән өстә, елгага таба карап тора иде. Мин үземне белгән вакыттан Кечкенә Өчиледә алты гаилә яшәде. Безнең авыл бик матур, бөтен тирә-ягы яшеллек, чишмәләр бик күп иде. Аларның күбесе, 1990 елларда буа төзелгәч, су астында калды. Араларында бик көчле чишмәләр бар иде. Су астында искиткеч матур болыннар да калды.

Малай вакытта Рәшит Ахунов та бирегә кайтты. Без аның белән бергә уйнап үскән малайлар. Гарифҗан абыйга килгәндә, ул гел нәрсәдер язып утыра торган иде. Аңа еш кына Шәһидә апа ниләрдер әйтеп яздыра иде. Алар икәүләшеп иҗат иттеләр. Гариф абый язудан туктаган арада Казансу буена төшеп, балык тотарга ярата иде. Безнең кармакларга иң беренче кылны да Гариф абый алып кайтып бирде. Шулай итеп, Гарифҗан абый, җәй саен бирегә кайтып,  әнисе Бибинур апа янында шактый вакыт яшәп, иҗат иттте. Әниләре 1963-1964 елларда гына Кечкенә Өчиледән Арчага, Ризван исемле улы гаиләсенә күченде. Ризван абый Бибинур апаның икенче ире Нурулладан туган улы була. Ризван абый әле дә исән-сау, уллары Рамил, Рөстәм дә Арчада яшиләр”, – дип үзенең истәлекләрен сөйләде ул.

Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр яңартуны без Фәниснең Көтек авылында яшәүче бертуган апасы Сәвидә апалар гаиләсендә дәвам иттек. Без килеп кергәч Сәвидә апа безгә Гариф Ахунов төшергән фоторәсем күрсәтте һәм сораулар да биргәнне көтмичә: “Бу фотога без 1955 елда төштек. Алда Кечкенә Өчиле авылында туган  күренекле язучы, авылдашым Гариф абый Ахуновның улы Рәшит, аңа ул вакытта 2 яшьләр булгандыр. Сул яктан беренчесе мин, Сәвидә Идрисова, миңа ул вакытта 9 яшь. Мин 1940 елда Кечкенә Өчиле авылында  туганмын. Әтием Әлтаф, әнием Бибисара “Кызыл Көтек” колхозында эшләделәр. Абыйларым Рафис, Данил солдат хезмәтеннән соң Ашхабадта яшәделәр, балалары белән хәбәрләшеп яшибез. Безнең гаилә Көтек авылына 1959 елда күченде”, – дип сөйли башлады Сәвидә апа.

“Әйе, мин хәтерлим әле, аларның өйләрен сүтеп, озын арбалар җиккән атлар белән ташыдылар. Өмә ясап күтәрделәр. Сәвидә терлекчелектә эшләде, без аның белән гаилә корып өч бала үстердек. Улыбыз гаиләсе белән бергә тату гына яшәп ятабыз”, – дип сүзгә кушылды Рамазан абый Мөбәрәкшин.

Сәвидә апа башлангыч сыйныфларны Көтек мәктәбендә, җиденчегә кадәр Казанбашта укыган. “Безнең Кечкенә Өчиледә чишмәләр бик күп иде, җәй буе су буенда була идек. Гариф абыйның Гайшә апасы белән әни өчен эшкә йөргәнемне хәтерлим. Тишелеп чыкмаган урыннарга кукуруз орлыгы салабыз яки тишелдерелгәннәрен утыртабыз, чөгендер чүбе утау һәм башкалар. Гайшә апа бик тырыш, безгә дә ярдәм итте. Аларның әниләре Бибинур апа да бик әйбәт, кешелекле, ярдәмчел иде. Әти-әниләр авылны бик сагынып яшәделәр. Мин үзем дә әле ел саен авыл урыннарын карап, зиратында булып, догалар укып төшәм. Бу фотода минем янда Әминә апа, ул хәзер Арчада яши. Ул миннән өч яшькә олырак, авылыбыз турында ул күбрәк тә хәтерлидер. Ә уң якта Гөлшаһидә апаның апасының кызы Наилә. Алар Казанда яшиләр, Гариф абыйларга ияреп кунакка кайта иде. Ул Рәшитне бик яратты, гел аны ияртеп йөртте. Ул соңыннан бик дәрәҗәле врач булды, ләкин безгә аралашырга туры килмәде. Бу фотоны музейга бүләк итәм”, – дип балачак елларын искә алды Сәвидә апа.

Арчада яшәүче Әминә Әсхәдулла кызы белән очрашкач, фотоны күрү белән аптырап калды, ләкин ике яшьлек Рәшит Ахуновтан башкаларын танып  әйтте. Әминә апа:”Мин үзем Кечкенә Өчиледән тугел, аңа якын гына булган Каенлык авылыннан. Безнең балачак Кечкенә Өчиледә узды, барыбыз бергә җыелып су коена идек, төрле уеннар уйнадык, чишмәләреннән су эчтек, болыннарыннан какы-кузгалаклар ашадык. Гариф абыйлар өе каршында шомырт, балан үсә иде. Өйләре ике яклы, өйалды белән тоташтырылып эшләнгән. Минем хәтеремдә Бибинур апа ап-ак яулыктан, бик чиста, ягымлы булып истә калган. Гариф абый белән Гөлшаһидә апаның шәһәрчә киенеп кайтканнарын, буш вакытларында авыл халкы белән аралашканнарын, соңрак кечкенә Рәшит белән уйнаганнарны әлегедәй хәтерлим. Бу фотоны Гариф абый төшергәндер, ул фотога төшерергә ярата иде. Чишмәне төзекләндереп ачуны телевизордан күреп бик куандым”, – дип сөйләде.

Кечкенә Өчиле белән бәйле истәлекләрне барлаганда һәркем Ахун чишмәсен яңартып, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматләр урнаштырып авылларының урынын мәңгеләштерүгә үзләреннән зур өлеш керткән “Таттелеком” оешмасына һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Кечкенә Өчиле авылында яшәгән берничә кеше белән очрашу вакытында гына да күп яңалыклар белдек, истәлекле фотога юлыктык. Киләчәктә Кечкенә Өчиле авылы белән бәйле материалларны Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеена хәбәр итүегезне, кызыклы  фотолар табылса безгә тапшыруыгызны үтенәбез.

Шәфигулла Гарипов

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика