Кешеләр – үзе бер зур хәзинә

1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә һәм бу тарихи вакыйганың 100 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек бара. Бер гасыр дәвамында Татарстан Республикасы үткән юлны без газета-журналларда басылган мәкаләләрдән, әдәби әсәрләрдән укып, кинофильмнардан күреп кенә таныша алабыз. Быел Татарстанда нефть ятмаларын табу һәм аны эшкәртә башлауга 75 ел булды. Якташыбыз Гариф Ахуновның шул елларда язган “Хәзинә”, “Хуҗалар” романнары Татарстан нефтьчеләрен бөтен илебезгә танытты. Гариф абый гомере буе яңалыкка омтылды. Мавыктыргыч хикәяләр, повестьлар иҗат итә башлап, тәрҗемә белән шөгыльләнеп үзенең осталыгын күрсәтергә өлгереп, редакциядә эшләп тәҗрибә туплаган якташыбыз гаиләсен алып яңа һөнәр ияләре – нефтьчеләр тормышы белән кызыксынып Әлмәт шәһәренә күчеп китә. Ул анда Язучылар берлеге оештыра һәм иҗатын дәвам итә.Язар өчен материалны, хезмәт кешесе арасындагы мөнәсәбәтләрне геологлар, бораулаучылар, нефтьче галимнәр, ул вакыттагы партия хезмәткәрләре, Әлмәт шәһәрендә, тирә як авылларда яшәүчеләр арасыннан таба.

Арчаның әдәбият һәм сәнгать музее ачылган вакытта Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов музеебызга 1963 елда басылып чыккан “Хәзинә”романының иң беренче басмасын бүләк итте. Ул бу китапка “Хәзинәләр эзләп Арчадан киткән идем, “Хәзинә”мне Арчага кайтарам. Арчаның әдәбият һәм сәнгать музеена хөрмәт белән якташыгыз Гариф Ахунов, 12.04.1995”,- дип язган. Инде бу китап чыкканга да 55 ел вакыт үткән.

“Хәзинә” романын әдәбият сөючеләр бик яратып кабул итте һәм бугенге көндә дә ул яратып укыла. Төрле елларда бу роман 17 тапкыр басылып чыккан, ә гомуми тиражы алты миллионнан артып киткән. Ул бик күп телләргә тәрҗемә ителгән, казах телендәгесе безнең музеебызда да саклана. Үзенең чыгышларында Гариф абый “Хәзинә” романының рус теленә тәрҗемәләреннән, улы Рәшит Ахунов тарафыннан башкарылган вариантын иң уңышлысы дип билгеләп үтә иде.

 “Гариф Ахунов прозасы” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклаган Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,филология фәннәре кандидаты Фәридә Гайфуллина үзенең фәнни хезмәтендә түбәндәге фикерне әйтә:”Хәзинәне язучы дүрт мәгънәдә курсәтә. Беренчедән, ул – җир астында яткан байлык; икенчедән, сандыктагы мал; өченчедән, тырыш, көр күңелле кешеләр; дүртенчедән милли традицияләрне саклаучы аналарны автор милләтнең хәзинәсе дип кабул итә.” Әйе, кешеләр – үзе бер зур хәзинә.

Хәзинә романы бәхетле язмышлы булды, Гариф Ахунов үзенең бу әсәре белән Татарстан нефтьчеләренә һәйкәл куйды. Аңа 1973 елда “Чикләвек төше” повесте һәм “Хәзинә” романы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.Язучы үзе өчен иң зур танылу дип”Татнефть” берләшмәсенең мактаулы нефтьчесе” исеме бирелүне саный. Аның белән бәйле дипломнар һәм мактау тасмалары, нефтьчеләр бүләк иткән сувенирлар безнең музеебызда да саклана.

Свердловск киностудиясе “Хәзинә” исемле фильм төшерә. Киң экранлы фильмны төшерүдә Вахтангов исемендәге Мәскәү театры, Кабарда — Балкар республикасы артистлары һәм үзебезнең Габдулла Шамуков, Вера Минкина, Дилүс Ильясов, Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев кебек күренекле артистлар катнаша.Фильмны күрсәткәндә күп нефтьчеләр үзләрен һәм якыннарын танып, “Хәзинә” әсәрендәге геройлар белән бергә шатланып һәм кайгырып, шул ук вакытта горурланып та карыйлар.

1983 елда Кәрим Тинчурин исемендәге театр “Хәзинә” романы буенча “Кошның да үз оясы була” дигән спектакль куя. Бу спектакльнең истәлеге булып сүзләрен шагыйрь Мансур Шиһапов, көен Мәсхүт Имашев иҗат иткән “Туй күлмәге” җыры тарихка кереп калды.

Гариф Ахунов үзенең “Әлмәт – гомер бишегем” мәкаләсендә: “Минем өчен дөньядагы иң матур кала булып Әлмәт калачак. Әлмәт – минем яшьлек хыялларыма канат үстергән шәһәр, Әлмәт – минем язучылык эшемдә иң зур булышчым, иң зур сөенечем, гомер бишегем булган шәһәр”,- дип язган.

Гариф Ахунов Яңа Кенәр авылында яшәп иҗат иткән фронтовик язучы Рафаил Төхфәтуллинны да Әлмәткә чакыра, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзаллар бергә эшлиләр. Сүз уңаеннан шуны да язып узыйм, аларның дуслыгының шаһите буларак, Әлмәт шәһәрендә яшәгәндә Гариф абыйның 40 яшенә бүләк ителгән ике тумбочкалы өстәле безнең музеебызның иң кыйммәтле экспонатларының берсе булып тора. “Бу өстәл артына утырып, мин күп кенә әсәрләремне иҗат иткән идем, инде менә хәзер бу өстәл Арчага, минем туган ягымдагы сәнгать музеена китә. Сау бул, минем кадерле өстәлем!” дигән язмасын укыганда өстәл артында Гариф абый елмаеп утыра кебек.

Гариф Ахуновның “Хәзинә” һәм аның дәвамы булган “Хуҗалар” романнары , гомумән һәрбер әсәре зур кызыксыну белән укыла. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев: “Гарифның “эшем бармый әле, тукталдым… кәефем юк” дигән сүзләрен бер чакта да ишеткәнем булмады минем. Гариф белән эш, тырышлык, хезмәт янәшә яшиләр. Әнә шуңа күрә дә ул тормышны ярата белә, тормыш төзүче эш кешесенә аның ихтирамы чиксез…”,- дип язды якташыбыз турында.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Ленар Гөбәйдуллин фотолары

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика