“Ләйсән”леләр бәйрәм итә

27 март көнне “Ләйсән” халык вокаль ансамбленең 50 еллык юбилеена багышланган “Ләйсән моңнары” дип исемләнгән иҗат концертын карап сокландык. Күп еллар дәвамында халкыбызның моңнарын илебез күләмендә танытып, чит илләрдән килгән кунакларга  тыңлатып, үзләреннән истәлекле хатирәләр калдырып, бүгенге көндә төрле төбәкләрдә яшәүче берничә буын “Ләйсән” ансамбле кызларының очрашу кичәсе булды бу.

Даны ерак-еракларга таралган “Ләйсән” кызлар җыр ансамбле Арча педагогия көллиятендә 50 ел элек оештырыла. 1968 елда Зилә Зәки кызы һәм Флорес Нәҗип улы Шәйхетдиновлар җитәкчелегендә студентлардан торган җыр ансамбле барлыкка килә. Башта алар “Романтика” исеме астында чыгыш ясыйлар, аннан соң “Дуслык” исеме белән алыштырыла. “Ләйсән яңгыры” җырын башкарганнан соң 1983 елдан “Ләйсән” исемен йөртә башлый. 2001 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карары нигезендә “Ләйсән” ансамбленә халык вокаль ансамбле исеме бирелә. Менә инде 18 ел ансамбль шушы исемне горур йөртә, ничә буын яшьләребезне тәрбияләп, үзенчәлекле юнәлеш биреп олы юлга озата.

Ансамбльнең үсеш чорында, аның концертмейстерлары  Мөдәрис Сәйфетдинов, Россиянең мәгариф отличнигы Радик Садыйков һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Вәлиевның, хәзерге вакытта баян партиясен яздыручы Наил Сәгъдиевның да рольләре зур булды. Бүгенге көн сәхнәсендәге чыгышларны заманча бизәлгән аранжировкалардан башка күз алдына китереп тә булмый. Бу вазифаны Шәйхетдиновларның улы, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең тавыш яздыру студиясе баш режиссёры Айрат Шәйхетдинов башкара. ”Ләйсән” ансамбленең аудиоальбомы һәм компакт-диск чыгаруда да Айратның өлеше бик зур.

Сәхнәдән сихри моң агыла… Нәфис, сылу, чибәр кызлар җырлый. Кичә дәвамында бүгенге көндә ансамбльгә йөрүче кызлар башкаруында “Чишмә” җырларына попурри, “Бәйрәм җыры”, “Зиләйлүк”, “Шәл бәйләдем”, “Тукайлы туган ягым”, “Сандугач –күгәрчен”, “Бөдрә таллар”, “Ай һай карашларың”, “Ай былбылым”, “Сабантуй”, “Без бер йортның уртак балалары” җырлары башкарылды. Зал тулы тамашачылар аларны алкышларга күмделәр.

Ансамбльдә 25 ел элек җырлаган,  Иваново шәһәрендә Бөек җиңүнең 50 еллык конкурс фестивалендә лауреат булган  кызларның чыгышы бәйрәмдә катнашучыларны аеруча дулкынландырды. Бүгенге көндә Арча балалар сәнгать мәктәбендә вокал, фортепиано дәресләре алып баручы “Асылъяр” балалар мода театры җитәкчесе Алинә Шиһабиева, Зилә Зәкиевнаның вокал дәресләрендә белем алган, Биектау балалар сәнгать мәктәбендә  үзе дә ансамбль җитәкчесе булып эшләүче Гөлнара Кәримова, Кукмара шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә вокал дәресләре алып баручы, балалар ансамбле җитәкчесе Миләүшә Сафина һәм башкалар чыгыш ясап җитәкчеләрен котладылар һәм хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. 1993-1995 елларда ансамбльгә йөргән, ләкин бу кичәгә кайта алмаган Гүзәл Сафина Пермь якларыннан үзенең котлау телеграммасын җибәргән һәм сәхнәдә башкарган җырын видео аша тамашачыларга карарга мөмкинлек тудырды. Чиканас мәктәбендә укытучы булып эшләгән, 43 ел элек ансамбльгә йөргән Халидә Вафина башкаруында “Туганнар” җырын тыңлагач, ансамбльгә йөргән кызларның бай тәҗрибә туплауларына тагын бер инанасың.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамиль Ильгиз улы, район башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Рамиль Рафис улы, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаил кызы үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәйхетдинова Зилә Зәкиевнага Арча район Советының Мактау грамотасы, Республикада традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең рәхмәт хатын тапшырдылар. Бүгенге көндә җырлаучы кызларга мәдәният идарәсенең, Арча педагогия көллиятенең дипломнарын һәм рәхмәт хатларын бирделәр.

“Ләйсән” халык вокаль ансамбле күп санлы фестиваль-конкурслар лауреаты, дипломантлары, гран-при иясе. Студентлардан торган ансамбльнең составы дүрт ел саен алышынып тора.  Меңләгән тамашачының мәхәббәтен яулаган, 50 еллык тарихы булган “Ләйсән” халык вокаль ансамбленең киләчәге өметле һәм бик күп еллар үзенең яңа җырлары белән сөендереп яшәр әле.

«Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика