Мәһдиев сыйныфташы бездә кунакта

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда бик җылы очрашу булды. Язучының сыйныфташы Минзада апа Газизова Мөхәммәт ага турындагы истәлекләре белән уртаклашырга килде. Сикертән мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары катнашында үткән “Батырлык” дәресе бик файдалы булды. Гап-гади авыл апасында бик күп хатирәләр саклана икән.

Минзада апаның әтисе Газизулла һәм әтисенең дүрт бертуганы   Нурулла, Шәехнур, Мулланур, Миннислам Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган.

– Мин 1929 елның 1 маенда Сикертән авылында туганмын, – дип сөйләде Минзада апа. – Әтием – Газизулла, әнием – Мәрфуга. 1936 елда сеңелем Рәйхана туды. Мәктәптә бик яхшы укыдым. Әтием Бөек Ватан сугышына киткәндә миңа нибары 12 яшь иде. Әнине колхозның ындырына көндезге каравылчы итеп билгеләделәр, ләкин уракка кеше җитмәү сәбәпле, әни кырда, ә мин әни урынына көндезге каравылда эшләдем. Башкалар белән кырда чүп үләне дә, башак та җыйдым. Балалык һәм үсмер елларым авыр хезмәт белән үтеп китте.

Минзада 1941 елда Сикертән мәктәбенең 5нче сыйныфына укырга бара. Алар Сикертән, Казаклар, Гөберчәк, Чөмә-Елга авылларыннан 45 бала бер сыйныфта укый. Гөберчәк һәм Чөмә-Елга авылларыннан килгән укучылар барысы да малайлар булып чыккан. Гөберчәктән җиде малай килгән. Араларында Мөхәммәт тә бар. Ул тырышып укуы белән башкалардан нык аерылып торган. Укытучы нинди генә сорау бирсә дә, Мөхәммәтнең җавабы әзер булган. Гел дәресләргә әзерләнеп йөргән. Соңыннан сыйныфташлар, Сабантуйларда очрашып, мәктәп елларын сагынып искә ала торган булганнар. Бер очрашуда Мөхәммәт абый Минзада апага: “И, Минзада, укуларың әрәм калды…” – дип әйткән. Чөнки Минзада апа, мәктәптә бик яхшы укыса да, алга таба укуын дәвам итәргә насыйп булмаган.

Гөберчәк малайлары арасында Гарифулла исемлесе дә булган. Бүген инде ул мәрхүм. Гарифулла өйләнгәч, үзенең улына язучы сыйныфташы Мөхәммәт исемен куйдырган. Күрәсең, Гарифулла улының иптәш егете кебек зирәк акыллы, тәртипле, тырыш булуын теләгән.

М.Мәһдиев белән очрашулар сирәк булса да, әдип үзенең сыйныфташы Минзада апаны онытмый, хәтта 1977 елда Сикертән мәктәбе укучыларына язган хатында да (хатның күчермәсе музейда һәм мәктәптә саклана) Минзада апа турында искә ала: “…Иң әйбәт укучылар менә болар иде: беренче урында, әлбәттә, Газизова Минзада. Аның тырышлыгы, сәләте белән, әгәр ул алга таба да укыган булса, бүгенге көнне күренекле зур галим булган булыр иде”.

Әйе, булыр иде. Чөнки кыз мәктәпне барлык фәннәрдән дә “бик яхшы” билгеләре белән тәмамлый. Минзада апаның кулында моны дәлилләүче таныклык та бар, анда барысы да “5”ле! 1944 елның 5 июнендә бирелгән таныклык янында Мактау грамотасы да сакланган. Бу документларны мин музейга куйдым: яшь буын күрсен – нинди авыр вакытта да укучылар бик яхшы билгеләренә генә тырышып укыганнар, ачлыкка, кием-салым булмауга, башка төрле авырлыкларга да карамастан, белем алганнар. Ләкин сугыш дигән афәт кызның киләчәк юлын кисә. Мәктәпне тәмамлауга ул колхозда яшелчә бакчасында эшли. Аннан соң 1945–1946  елларда хисапчы, 1947 елдан табельче-секретарь, кассир, хисапчы булып хезмәт итә. 43 ел хезмәт стажы белән пенсиягә чыга. “Атказанган колхозчы”, “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек була.

Минзада апа әтисенең һәм туганнарының кайларда һәлак булып, кая күмелгәннәрен белеп яши. Бу турыда икенче язмамда укырсыз. Кызганыч, Мулланур абыйсы турында гына бернинди дә хәбәр табылмый. Анысын, бәлки, киләчәк белгертер…

Биш баһадирдай ир-атның сугыштан кайтмавы, әнисен ялгыз калдырып читкә китәсе килмәве кызны бу тормышта ялгыз калдырган, авылда төпләнергә мәҗбүр иткән. Бәлки моңа ир-атлар кырылып беткән сугыш арты еллары да сәбәпче булгандыр. Бертуган сеңлесе Казанга бала карарга китеп, Буа егетенә кияүгә чыгуы ике туганның Татарстанның ике ягында яшәүгә китергән. Ярый әле әнисе Мәрфуга апа белән алар бер-берләренә кирәк һәм терәк булып яшәгәннәр. Әнисе вафат булса да, ялгыз түгел Минзада апа, туганнары, күрше-күлән белән аралашып яши. Бигрәк тә ул туганнары Мансурга, Мәүлиягә бик рәхмәтле.

Музейда Сикертән авылының хөрмәтле ак әбисе Минзада апаның истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңладык. Ул укучы балаларга матур теләкләр әйтеп, музей фондына үзендә сакланучы “Хәтер” китапларын бүләк итте. Без Минзада апага исәнлек-саулык, тыныч көннәр телибез.

Халидә Габидуллина,

 М.Мәһдиев музее мөдире

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика