Мирбат Хәстиев: Социалистик Хезмәт Герое, колхоз рәисе, агроном

2 нче октябрьдә  ТАССРның 100 еллыгы, районыбыз оешуга 90 ел тулу уңаеннан “Шәхесләрдә – Арча тарихы” проекты буенча музеебызның күргәзмәләр залында Мирбат Хәстиевка багышланган күргәзмә ачылды. Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, тырыш, үз-үзен аямыйча башкарган  фидакарь хезмәтләре өчен дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнгән, олы исем — Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган шәхес  ул — Мирбат Бәдри улы. Күргәзмә Арча башкарма комитетының архив бүлеге белән берлектә оештырылды. Күргәзмәдә Мирбат Хәстиевнең шәхси докуметлары, мактау кәгазьләре, төрле елларда төшерелгән фотолар, шулай ук  газета материаллары тупланылган.

Хәстиев Мирбат Бәдри улы 1927 елның 7 июнендә Арча районы Казанбаш авылында туган. 1951-53 елларда Казан шәһәрендә урта авыл хуҗалыгы мәктәбендә белем алып , шул елдан ул үзенең бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. 33 ел “Известия” күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшләгән. Хуҗалык рәисе булып эшләү чорында М.Хәстиев бик күп бүләкләргә лаек була. Шулардан иң зурлары — Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары. Ә 1984 елның декабрендә аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Мирбат Бәдриевич авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчәнлеген үстерүдә бик күп еллар буе армый-талмый хезмәт итте, бөтен көчен, белемен, сәләтен шуңа юнәлтте, һәрвакыт булсынга эшләде. Үзен зирәк җитәкче һәм талантлы оештыручы булуын да күрсәтте. Шуның өчен дә ул районда гына түгел, республикабыз күләмендә дә танылган җитәкче иде. Мирбат Бәдриевич һәрвакыт гади, киң күнелле, ярдәмчел кеше булып күңелләрдә саклана. Тормыш иптәше Дәминова Рәсидә Лотфулла кызы белән матур, тату, күпләргә үрнәк булып яши алар. Берсеннән-берсе акыллы 4 бала тәрбияләп үстерәләр, барысына югары белем бирәләр. Күргәзмә ачуда Мирбат Бәдриевичның улы табиб  Хәстиев  Ринат Мирбат улы да катнашты. “Әти турында күп сөйләргә була. Безгә иң зур байлыгын, югары исемен калдырып китте. Яшь буын шундый зур шәхесләрдән үрнәк алып үсәргә тиеш. Әтине шулай зурлап искә алганыгыз өчен, эчтәлекле күргәзмә оештырганыгыз өчен туганнар исемннән зур рәхмәтемне белдерәм”, – дип сөйләде.

Күп еллар буе Казанбаш мәктәбе директоры булып эшләгән, Мирбат Хәстиев белән якыннан аралашкан Низамов Даниял абый да үзенең якты истәлекләре белән уртаклашты. “Мин Мирбат абыйга бик рәхмәтлемен, үз канаты астына алып, мине эшләргә өйрәтте. Минем чын остазым иде. Ул вакытларда колхозларга социаль объектлар салырга ярамый иде, ә Мирбат абый  мәктәпкә йөз белән борылган кеше, мәктәпне өлешләп салды, шулай ук техник базасын яңарту өчен дә зур өлеш кертте. Ул үз эшен төгәл, ахыргача эшләүче зур шәхес иде” – дип искә алды.

Күргәзмә ачуда катнашучы Рамзия Шәрип кызы, Фәрхат Гани улы, ИбраҺим Зөфәр улы шулай ук Мирбәт Хастиев турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Элекке газет хәбәрләренә караганда, Мирбат Хәстиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев та Мирбат Бәдри улының тырыш, фидакарь хезмәтен күреп матур сүзләр әйткән: “Мирбат Бәдриевичны мин татар халкының, Татарстанның баһадир кешесе дияр идем. Шул кадәр зур хезмәтләр башкарып та, Мирбат кебек тыйнак була белү бик кыен. Эшем белән даным чыксын, халыкның көнкүреше яхшы булсын дип яшәве үзе бер хисап”.  Дөрестән дә, Мирбат Бәдриевичның хезмәте, матур үрнәге безгә юл күрсәтеп барыр. Аның истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Күргәзмә ай буе музеебызда торачак. Рәхим итегез! Килегез! Күрегез!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика