Музеебыз кунагы – якташыбыз Кафия Закирова

Түбән Пошалым авылында туып-үскән Зөлфирә Камалова белән без даими элемтәдә торабыз. Ул Урта Пошалым мәктәбендә өлкән пионервожатый, татар теле укытучысы булып эшләгәннән соң озак еллар Карадуган балалар бакчасын җитәкләде, мәктәпкәчә балаларны тәрбияләү буенча төрле программалар һәм методик кулланмалар язды. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясенә лаек булган Зөлфирә Камалова үзенең дустын, Түбән Курса авылында туып-үскән Закирова Кафия Вәли кызын, “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә алып килде. Ул безнең өчен бик кызыклы шәхес булып чыкты. Күптәнге хыялын тормышка ашырып, Кафия Закирова үзенең тормыш юлы һәм хезмәте белән бәйле материаллар туплап чыгарылган китапларын музеебызга бүләк итте.

Закирова Кафия Вәли кызы үзенең педагогик эшчәнлеген 1966 елда ТАССРның Арча районы (хәзерге Әтнә районы) Кышлау авылында балалар бакчасы мөдире буларак башлый. 1971– 1993 елларда Казан шәһәренең 233 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 1993 нче елдан Казан шәһәре Совет районының 415нче татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасында методист вазыйфасын үти. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү, аларда халкыбызның рухи байлыгына, милли мәдәниятенә нигезләнеп, әхлакый сыйфатлар булдыру буенча зур тәҗрибә туплый.

Кафия Закирова 1995-2005 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының фәнни-методик үзәгендә дәреслекләр эшләү секторын җитәкли. Аның югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы гамәли эшчәнлек кысалары белән генә чикләнмичә, заманга яраклашкан программалар, методик әсбаплар эшләргә, хрестоматияләр төзергә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә ул тәрбия-белем бирү  татар телендә алып барыла торган балалар бакчалары өчен 30 дан артык программа, методик кулланмалар авторы. Әлеге әсбаплардан Татарстан Республикасындагы балалар бакчалары тәрбиячеләре генә түгел, Башкортстан, Чувашия республикаларында, Оренбург, Пермь һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшләре  дә кулланалар. Кафия Закирова ХХ гасыр ахыры ХХ1 гвсыр башында татар балалар бакчаларында белем һәм тәрбия бирү эшенә гыйльми һәм гамәли өлеш кертеп танылган педагогларның берсе.Ул бүгенге көндә дә үзе сайлаган һөнәргә тугры калып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Аның 1997 елда “Әткәм-әнкәмнең теле”, 1998 елда “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Көч һәм рух тамырлары”, “Әдәп төбе-матур гадәт”, “Иң матур сүз” һәм башка бик күп кулланмалары тәрбиячеләр һәм әти-әниләр арасында зур хуплау тапты. Тәрбия һәм белем бирү программалары төзүдә катнашуы Кафия Закированы әзерлекле методист буларак танытты. 2005 елда ТР Мәгариф министрлыгы грифы белән бастырылган “Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәплелек тәрбияләү программасы”на методик ярдәмлек буларак эшләнгән 2013 елда “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” һәм әлеге әсбап өчен әзерләнгән махсус аудиокушымта якташыбыз башлаган эшнең кирәкле һәм нәтиҗәле булуын раслаучы мисалларнаң берсе.

Кафия Вәли кызы Закирова соңгы чорда мәгариф өлкәсендә актуаль булган юнәлешләрнең берсе поликультуралы тәрбия бирү өлкәсенә дә шактый зур өлеш керткән методист. Аның ике телдә дөнья күргән “Балачак аланы” (“На поляне детства”), “Балалар дөньясы” (“Мир детства”) хрестоматияләре әлеге юнәлештә балалар бакчалары өчен эшләнгән иң уңышлы әсбаплардан санала. Бу әсбапларда татар балаларын милли рухта, халык педагогикасы, татар педагоглары К.Насыйри, Р.Фәхретдин хезмәтләренә таянып һәм алар үрнәгендә, татар һәм Россия язучыларының иң күренекле әсәрләренә нигезләнеп тәрбияләнүгә зур игътибар бирелә.

 “Шәһри Казан” газетасына язган мәкаләсендә Казан шәһәренең 162  нче балалар бакчасы тәрбичесе Надия Вәлиева аның турында: “Аны якыннан белүчеләр яраткан хезмәтенә ихлас бирелгән, эшчән-тырыш педагог, җитәкче дип әйтерләр.Мин исә үзем бу асыл сыйфатларның төбенә төшәргә тырыштым. Кайдан килә бу ханымга илаһилык, гыйлемлелек? Туган җирдән, Арча туфрагыннанмы? Белгәнебезчә, бу төбәк халкыбызга асыл затларны күп биргән, Курсавиның авылдашы булган Кафия аның дәвамчысымы? Социалистик Хезмәт ударнигы булган әнисе Саниянең бердәнбер кызына һәр эшенә җаваплылык хисен тоеп, күңел биреп башкарырга кирәклеген аңлатуыннандыр бәлки? Бер яшеннән әтисез калып, әнисенең гомере буе әтисенә карата җуймаган хөрмәтеннән, тугрылыгыннан киләме бу асыл сыйфатлар?

Боларның берсе дә эзсез югалмагандыр. Ләкин миңа калса, уңганлык-булганлык төбендә туган илгә, туган телгә мәхәббәт ятадыр кебек…”,- дип язган.

Кафия ханым үзе дә музейда якташлары фронтовик язучы Госман Бакировка куелган экспозиция белән, аның туганы Рөстәм Бакировның материаллары белән танышкач истәлекләрен яңартты. “Мин Курсавилар укыган мәдрәсә бинасына урнашкан Югары Курса мәктәбен тәмамладым, укуымны Арча педагогия училищесында дәвам иттем һәм тәрбияче һөнәрен үзләштердем. Госман Бакиров белән оештырылган очрашуларны яхшы хәтерлим, ә Рөстәм абый безне физикадан укытты. Ләкин минем соңгы елларда авыл белән элемтәм өзелде, әнием безнең белән Казанда яшәде”,- диде.

“Үр артыннан яңа үрләр яулап, яшимен мин, туймыйм тормыштан…”,- дигән сүзләр Кафия Закированың тормыш девизы. Балалар бакчасында намус белән башкарган эше, тәрбиячеләр өчен язган методик хезмәтләре югары бәяләнеп аңа Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исемнәр, Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясе бирелде.

Районыбызда туып-үскән мәгърифәтчеләр Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәсиләрне дәвам итеп Хәй Хисмәтуллин, Альберт Яхин, Рүзәл Юсупов, Фәрит Бәшир, билгеле инде озак еллар Арча педагогия көллиятендә эшләгән Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова, Наҗия Саттарова һәм башкаларның эшләрен дәвам иткән музеебыз кунаклары Зөлфирә Камалова, Кафия Закировалар телебезне саклау һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерү буенча бәяләп бетергесез хезмәт башкаралар. Аларның беркайчан да дәрәҗәсен югалтмый торган фәнни хезмәтләре озак еллар төрле яшьтәге балаларны тәрбияләүгә хезмәт итәр әле.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

 

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика