Музейның туган телне саклау юнәлешендәге эшчәнлеге

Һәр халыкның мәгарифе һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары туган теле ярдәмендә саклана. Бүгенге көндә туган телне саклау һәм үстерү иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Бу уңайдан 1992 елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы кабул ителде һәм аны тормышка ашыру юнәлешләрен билгеләп 2013 елның 25 октябрендә Татарстан Ресаубликасы Министрлар Кабинетының 794 карары белән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кабул ителде. Телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган телне өйрәтү гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәпләрдә даими алып барылса, һәр бала туган телендә яратып, горурланып, үзара аралашып сөйләшүгә ирешә. Аларга  музейларыбыз да зур ярдәм күрсәтә. Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музее халкыбызның үткән тарихын, сәнгатен, көнкүрешен өйрәнгәндә яшь буында туган җиргә мәхәббәт, үткәннәргә хөрмәт хисләре, буыннар арасындагы элемтәләр,  күренекле шәхесләребез башкарган хезмәтләр белән таныштыру юнәлешендә даими эш алып бара.

Казан арты – татар мәгърифәтенең һәм мәдәниятенең мәркәзе дигән фикер бар. Безнең музеебызга  килгән кунаклар да еш кына “Ни өчен Арча ягыннан, Казан артыннан, шул кадәр күп мәгърифәтче һәм язучы, фән һәм сәнгать эшлеклеләре чыккан?” – дип сорау бирәләр. Чыннан да алар бик күп. Татар халкының йөзек кашлары булган язучыларыбыз Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев,  мәгърифәтчеләребез Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин  Күлтәсиләр һәрберсе үзләре генә дә Арча данын еракларга таратыр иде. Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә өч меңнән артык экспонат бар. Алар турындагы мәгълүматлар татар һәм рус телләрендә язылган. Экспозицияләргә куелган материаллар Арча төбәгенең әдәбияты, мәдәнияты һәм анда туып-үскән талантлы кешеләр турында сөйли. Районыбызда алтмышлап мәгърифәтче, җитмештән артык профессионал  һәм илледән артык танылып килүче язучылар, йөздән артык сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә тырышып хезмәт куючы хөрмәткә лаеклы бик күп шәхесләребезне беләбез һәм без алар белән горурланабыз, алар турында мәгълүматлар туплау эшен дәвам итәбез. Музейда булганнан соң һәркемнең күңелендә туган телебезне саклауга, әдәбиятны һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрнең кадере тагын да арта.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәребез дә музеебызда еш булалар.Аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төрле темаларга экскурсияләр оештырыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәктәп программасына кертелгән якташ язучыларны өйрәнгәндә музейга килеп музей хезмәткәрләре белән берлектә дәресләр үткәрәләр, ул вакытта тема белән бәйле өстәмә күргәзмәләр дә куела. Өлкән сыйныф укучылары, студентлар рефератлар язганда, фәнни эзләнү эшләре алып барганда, проект эшләре эшләгәндә музей экспозицияләренә  урнаштырылган һәм фондта сакланган экспонатларны кулланалар. Туган телебездә язылган аңлатмаларны, язучыларның әсәрләрен кулланганда без аларга ярдәм итәбез. Күчмә күргәзмәләр, районыбыз мәктәпләрендә укучылар белән төрле кичәләр, конференцияләр үткәрәбез. Бүгенге көндә иҗат итүче якташ язучыларыбыз да бу чараларда бик теләп катнашалар. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә баргач, балаларның туган телебездә дөрес итеп сөйләүләрен, әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп укуларын күргәч, туган телебезне өйрәтү дөрес юнәлештә алып барыла дип сөенәбез.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законын үтәү юнәлешендә “Әдәби хәзинә” проектын тормышка ашырып килә. Язучылар турындагы бу тапшыруларны “ТНВ- планета” каналы аша бөтен дөнья татарлары да күзәтеп бара. “Казан арты” тарих-этнография музее катнашында, районыбыз мәктәпләренең ярдәме белән Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Галәү, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Мәрзия Фәйзуллина, Фәрваз Миңнуллин, Гөлчәчәк Галиева, Сания Әхмәтҗанова, Гафур Каюмов турында тапшырулар эшләнде һәм күрсәтелде инде. Бу тапшыруларда язучыларның туган авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре, мәктәп укучылары башкаруында авторларның әсәрләреннән өзекләр уку, мәктәп музейларында булган материаллар кулланыла. Шулай ук әдәби телдә әңгәмәләр, видеофильмнардан өзекләр күрсәтелә һәм бу тапшырулар безнең районыбызда туган телнең сакланышына зур  әһәмият бирелүен  бөтен дөнья татарларына күрсәтәләр.

Музей хезмәткәрләренең “Арча” радиосы белән берлектә оештырган “Арча ягы–данлы төбәк!”, “Без–Тукай якташлары”, “Каләм алдым кулыма” тапшыруларын радиотыңлаучылар яратып тыңлыйлар. 2014 елдан башлап барлыгы 400 дән артык тапшыру әзерләнде, аларның кайберләре 2-3 тапкыр эфирга чыгарылды. Районыбызда туган күренекле кешеләр, истәлекле вакыйгалар, үткәрелгән чаралар турындагы бу тапшырулар туган телебезне саклауга ярдәм итә. Аларны безнең районыбыз халкы гына түгел, тирә-як районнарда яшәүчеләр дә тыңлый, радиотапшырулар турында уңай фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерәләр. Күренекле шәхесләребезнең тормыш юллары һәм иҗатына багышланган 275 радиотапшыруны туплап аудиодиск чыгарылды, алар район мәктәпләренә һәм китапханәләргә бүләк ителде.

Музей фондында булган материалларны кулланып “Без бит — Арча яклары”  өч томлыгын чыгаруга ярдәм иттек. Арча төбәге әдипләре иҗаты тупланган бу китаплар 1-11 нче  сыйныф укучылары өчен класстан тыш уку дәресләрендә һәм төрле чаралар үткәргәндә бик уңышлы кулланыла. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Ятимлеге аның – язмыштандыр, бөеклеге ләкин – халыктан!” исемле китап чыгарылды. Аңа якташ язучыларыбызның Тукай иҗатына карата фикерләре һәм аңа багышлап язган шигырьләре тупланган. Шулай ук Арча районында туып-үскән язучыларның  юмористик хикәяләре, шигырьләре, кызыклы мәзәкләре тупланган “Арча ягы шаярулары” дип исемләнгән китап бастырылды. “Арча” радиосы аша алып барылган тапшыруларның язмаларын туплап “Арча ягы –данлы төбәк” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Бу китаплар, уңышлы итеп кулланганда, туган телебезне өйрәтүдә өстәмә ярдәмлекләр булып тора.

Музеебызда үткәрелгән чаралар, күренекле шәхесләребезнең юбилейлары белән бәйле кызыклы язмаларны  “Арча хәбәрләре”, “Татарстан яшьләре” һәм башка газета-журналларга тәкъдим итеп барабыз. Бу язмалар да туган телне камилләштерүгә булыша дип уйлыйбыз.

Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин: “Тел – халыкның күңел кыңгыравы. Ә кыңгырау — кагылмасаң, чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауга ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”, – дип язган. Аның бу фикере бүгенге көндә безгә туган телебезне саклау, яшь буынга өйрәтү юнәлешендә туктаусыз эш алып барырга кирәклеген искәртеп тора. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, тел юкка чыгарга мөмкин. Ә тел бетә икән, ул халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә дигән сүз. Тел саклансын өчен ул тулы хокуклы аралашу чарасы булырга тиеш. Һәрбер кеше үзенең туган телендә иркенләп, горурланып сөйләшсен иде.

                                                                  “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                              директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика