Олы юлның тузанында калды минем эзләрем…

Укытучылар “Әлифба” авторлары Сәләй Гататдин улы Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитоваларның фәнни-методик мирасын даими өйрәнеп, иҗади кулланалар. Аларның хезмәтләре балаларга ана телебезне өйрәтүгә, шомартуга, сүзлек күләмен арттыруга, сөйләгәндә һәм язганда дөрес кулланыш табарга ярдәм итә. Сәләй Вагыйзов авторлыгында 1980 елда басылып чыккан “Кызыклы грамматика” китабын кабат укып чыккач, мин шуңа инандым. Бу бәяләп бетергесез хезмәткә тупланган грамматик уеннар, мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, әкият һәм мәзәкләрне татар теле дәресләрендә бик уңышлы кулланып була. Бүгенге көн укучыларына ныклы белем бирү һәм аларда мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, зирәклек, максатка ирешү, бергәләп эшләргә өйрәнү кебек сыйфатларны тәрбияләүдә күренекле галим-педагогларыбызның хезмәтләре үз дәрәҗәләрен бер дә югалтмыйлар. Аларның бергәләр иҗат иткән “Әлифба” китабыннан тыш укытучылар өчен тәкъдим ителгән 42 фәнни хезмәтләре бар, мин аларны санап чыгуны максат итеп куймыйм.

2002-2005 елларда миңа Арча педагогия  көллиятендә  директор булып эшләргә туры килде. Шул вакытта бөтен дөнья татарларына билгеле булган “Әлифба” авторлары белән очрашырга, аларның өйләрендә булып, Рәмзия апа һәм Сәләй ага белән бергә аларның тормыш юллары һәм методик әсбапларның ничек язылуы турында сөйләшеп утырырга насыйп булды. Кайчан керсәң дә аларның тырышып эшләгән вакытлары булыр иде. Өстәл тулы, анда сыймаганнары урындыкларга, хәтта идәнгә таратылган китаплар, кисеп алынган аерым битләр, сүзләр, иҗекләр, кулъязмаларның күплеге әле дә минем күз алдымда тора. Аларның берсен дә күчереп куярга ярамаганын беренче очрашуда ук аңладым. Минем Сәләй ага һәм Рәмзия апаның купсанлы китапларының ничек язылганын, кирәкле материалларның ничек тупланганын, шуларга өстәп матур рәсемнәрнең ничек сайланганын күреп, һәр китап өчен нинди зур хезмәт куелганын аңлап аларга булган хөрмәтем һәм ихтирамым тагын да артты.

Мин аларның тормышын гаилә үрнәге буларак кабул иттем. Сәләй ага да Рәмзия апа да ятимлек ачысын татып, үз тырышлыклары белән белем алып, бәхетле гаилә корып, ләкин шуннан соң зур  сынаулар аша узып, озак еллар бер-берсеннән аерым торып, кызлары Римма, уллары Камилгә  ныклы тәрбия биреп, гомерлек мәхәббәтләренә тугры калганнар һәм соңгы көннәренә кадәр бәхетле пар булып яшәгәннәр. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берсенә таяныч булып, үзара аңлашып яшәү нәтиҗәсе буларак алар Арча педагогия училищесының иң хөрмәтле укытучылары һәм бик күпләрнең яраткан остазлары булдылар.

2003 елда Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Ушинский медале белән бүләкләнгән  Сәләй Гататдин улы Вагыйзовның 95 яшьлек юбилей кичәсен үткәрдек. Анда Татарстанның мәгариф министрлыгыннан, район хакимиятеннән вәкилләр, килгән кунаклар бик күп иде. Ике сәгатькә сузылган бу кичә ахырында Сәләй ага үзе яратып җырлый торган “Олы юлның тузаны” җырын башкарды. Аның көчле тавышы әле дә минем исемә төшә, Сәләй аганың дөрестән дә сабыр, түзем, горур кеше булып калуына ул вакытта һәркем сокланды.

Олы юлның тузанын

Үзем күрдем тузганын.

Белми калдым, сизми калдым

Яшь гомеремнең узганын.

Бүген Рәмзия апа Вәлитова һәм Сәләй ага Вагыйзовлар безнең арабызда юк инде, алар Арча зиратына җирләнгән. 24 октябрьдә Сәләй Гататдин улының тууына 110 ел тулу уңаеннан без аны искә алабыз. Еллар узган саен аларның кадерләре арта гына бара. Туган телебезнең саклануы, халкыбызның бөтенлеге өчен ихлас күңелдән кайгырткан һәм зур эшләр башкарган бу гыйлем ияләре язган дәреслекләр киләчәк буыннарга озак еллар хезмәт итәр әле.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Фотолар музей архивыннан

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика