Сәхнәдә Әлмәт театры

3 сентябрьдә район мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” спектаклен күрсәтте. Тормышта була торган төрле вакыйгаларны, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне, кешелеклелек һәм шул ук вакытта явызлык, мәхәббәткә тугрылык һәм хыянәт ачысы, балаларга карата мөнәсәбәт, әти-әнигә булырга тиешле хөрмәт, гомүмән кешеләр арасындагы кичерешләрне эченә алган спектакль булды ул. Зал тулы тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны караганда үтә җитди дә булдылар, еладылар да, көлделәр дә, үзләренә кирәкле тэрбия дә алдылар.

Спектакльдә Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз,  Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаның катнашуы безнең өчен аеруча куанычлы булды. Артистларның үз рольләрен зур осталык белән башкаруын һәркем ошатты, безнең өчен бу тамаша Театр елы уңаеннан Әлмәтлеләрнең зур бүләге булды.

      “Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

      Ленар Гобәйдуллин фотолары

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика