Шаяру һәркемне тәрбияли

Арча үзәк китапханәсендә “Казан арты” тарих-этнография музее, Арча районы мәдәният идарәсе белән бергәләп чыгарган “Арча ягы шаярулары” китабын тәкъдим итү булды. Бу китапка Арча районында туып-үскән язучыларның юмористик хикәяләре, шигырьләре, кызыклы мәзәкләре тупланган. Китапка үзләренең әсәрләре кергән язучылар Вакыйф Нуриев һәм Гүзәл Әдһәмнең,  шулай  ук юмор остасы Алмаз Хәмзиннең  катнашулары, 1 апрель көнне рәхәтләндереп көлдерүләре кичәдә катнашучыларга бик ошады. Китапханә хезмәткәрләре бу кичәне бик уйлап, мавыктыргыч итеп оештырганнар иде.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов: “Бу эшебез әле башлангыч кына, сатира-юмор әсәрләре иҗат итүчеләрне барларга, аларга ярдәм итәргә, әдәбият сөючеләргә бу юнәлештәге яңа иҗат үрнәкләрен даими рәвештә тәкъдим итә барырга кирәк. Музей хезмәткәрләре бу юнәлештә зур эш алып бара, киләчәктә дә якташ язучыларыбызның иҗатын пропагандалауны дәвам итсеннәр иде ”,- дигән фикерен белдерде.

                                                                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                               директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 Фотолар музей архивыннан

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика