Татар халкын Төркиядә танытучы якташыбыз

Ап-ак чәчәктә, күр, өрек агачы!..

                                                             Ә күңелгә тансык үз алмагачым.

       Төркиядә Карс шәһәренең Кавказ университетында Чордаш төрки телләр бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четинның олы юбилее, бу көннәрдә аңа 50 яшь тула. 2015 елда “Башкортстан кызы” журналының әдәбият елы уңаеннан үткәрелгән “Әни йөрәге” шигырь бәйгесендә “Сагыштан чыккан юллар” номинациясендә җиңүче, 2018 елда “Елның иң яхшы галиме” дипломына лаек булган якташыбызның  фәнни хезмәтләре һәм әдәби иҗаты бәяләп бетергесез. Ул безнең музеебызга үзенең язган һәм тәрҗемә иткән китаплары, катнашкан конференцияләре турында мәгълүматлар җибәрде, аларның исемлеген карап чыгу өчен генә дә күп вакыт кирәк. Гаяз Исхакый хикәяләренең төрек теленә тәрҗемәсе, “Татар халкының гореф-гадәтләре” китабы, Парижда Садри Максуди укыган университет каршында һәм аның кызы Бөтендөнья Татарлар Берлеге рәисе Гёнул Пултар белән, фәнни хезмәтләрен язган Сәгыйть Рәмиевнең кызы Фирдәүс ханым белән төшкән фотолары, газета-журналларда чыккан мәкаләләре безнең музеебызда саклана. Татарстан һәм Төркия арасында дуслык җепләрен ныгытучы якташыбыз белән без горурланабыз.

Чулпан Әфрәим кызы Зарипова 1969 елның 25 апрелендә районыбызның Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туган, әтисе Әфрәим физика, әнисе Гөлфәмә биология укытучысы. Чулпан мәктәпкә керәсе елны аларның гаиләләре  Арчага күченә. Ул Арча шәһәренең беренче номерлы урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында язучы Радик Фәизов җитәкчелегендәге “Тукай якташы” исемле әдәби түгәрәккә йөри, Чулпан гомере буе Радик Фәизовка рәхмәтле була, Татарстан телевидениесе тапшыруларында катнаша. Аның татар һәм рус телендә язган шигырьләре матбугатта күренә башлый. 1987–1992 елларда Казан дәүләт педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә укый, аны тәмамлаган елны аспирантурага кабул ителә. Ул Сәгыйть Рәмиев иҗатын әдәби, фәнни яктан өйрәнә, 1995 елда Сәгыйть Рәмиев иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1995-1999 елларда Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетында татар халык авыз иҗаты, ХХ гасыр башы татар әдәбияты һәм борынгы шәрыкъ әдәбиятыннан студентларга лекцияләр укый. Аның шигырьләре һәм мәкаләләре газета-журналларда басыла, ул Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә еш катнаша, татар әдәбияты кафедрасы каршында оештырылган “Илһам” иҗат оешмасын җитәкли.

1999 елда алар төрек егете Йосыф белән гаилә коралар, үзлегеннән төрек телен тирәнтен өйрәнә, тиешле сынауларын үтә. 2002 елдан Мугла шәһәрендәге университетта Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлегендә доцент булып, 2012 елдан Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университетында эшли.

Чулпан Зарифның шигырьләре, мәкаләләре татар, рус, төрек телләрендә газета-журналларда басыла. 2003 елда «Кояшка юл тота кәрваным”, 2013 елда “Апельсиновая осень” шигырьләр җыентыгы, 2005 елда “Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан…” исемле Сәгыйть Рәмиев иҗатына карата яңа мәгълүматлар, истәлекләр һәм моңарчы басылмаган фоторәсемнәр тупланган җыентыгы чыгара. Бүгенге көндә Чулпан Зариф Татарстан һәм Эгей Язучылар берлекләре әгъзасы.  “ …Бүген татар шигъриятендә Чулпан Зарифның үз урыны, үз юлы бар. Ул татар шигыренә Көнчыгышның гүзәл поэтикасын кабат алып кайта, бу поэтика белән бергә яңа образлар, яңа кичерешләр, яңа аһәң алып кайта.”,- дип язган Галимҗан Гыйльманов.

Чулпан Зарипова-Четинның татар, төрек, әзербайҗан, рус телләрендә язылган мәкаләләре арасында “Татар әдәбияты һәм шигыре турында”, “Казан татарларының кыска җырларында хатын-кызларның аянычлы язмышы”, “Казан татарларының легендаларында гаилә мөнәсәбәтләре”, “Казан татарларында һәм төрекләрдә кыска җырларда хат язышу” һәм башка язмалары булу халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын башка милләт вәкилләренә таныту булып тора. “Студентларга да дипломнарын татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты буенча яздырам. Татар-төрек мөнәсәбәтләрендә мәдәният һәм фәннең алга киткәнлеген күреп торабыз, мин моңа бик сөенәм. Үзем дә Казанда башлаган юлымны дәвам итеп, татар әдәбияты, бигрәк тә татар халык авыз иҗаты өстендә эшлим, төркилек белән бәйле фәнни чараларда катнашырга тырышам”,- ди ул үзенең эшчәнлеге турында. Соңгы елларда Чулпан Зарипова-Четин Төркиядә һәм башка илләрдә, шул исәптән Татарстанда, Чаллыда үткәрелгән симпозиумнарда, конференцияләрдә катнашуы турында тулы мәгълүматлар җибәрде, Арча кызы чыгышларын ничек язып өлгерә икән дип гаҗәпләндек.

“Минем ирем — төрек егете, ләкин ул да, улым Ильяс та татарча бик әйбәт беләләр. Улымны тугач та татар теленә күнектердем, теле татарча ачылды. Улым белән татарча сөйләшкәнне ишетеп, бигрәк тә Татарстанга кайтып, халкыбызны якыннан таныганнан соң, ирем дә татарчаны өйрәнде. Минемчә, татар кешесе баласын татар итеп үстерә ала. Моның өчен теләк кенә кирәк. Улымны кечкенәдән китапка күнектердем. Казанга һәр кайтуыбызда аңа күп итеп китаплар алып китәбез. Баламның ике халыкның да күркәм, матур гореф-гадәтләрен белеп үсүенә игътибар итәргә тырышам”,- дип сөйли Чулпан, менә кемнән үрнәк алырга кирәк.

Мин үзем дә, Чулпанның әнисе Гөлфәмә Шәрип кызы белән, Арчаның 3 нче мәктәбендә бергә эшләдек. Ул бик тырыш укытучы булды, безнең музей белән   даими  элемтәдә тора. “Безнең гаиләдә дүрт бала: Ландыш, Чулпан, Миләүшә, Рамил. Әтиләре Әфрәим дә, мин дә балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләргә   тырыштык, барысы да югары белем алдылар, тормышта үз урыннарын таптылар. Чулпан кечкенәдән  әдәбият һәм телләр өйрәнү белән кызыксынды. Куйган максатына ирешү өчен бөтен тырышлыгын куя, Төркиядә яши башлагач аңа ничек авыр булганын мин үзем генә аңлыйм.Чит ил университетында шундый дәрәҗәләргә ирешү өчен бик тырышты. Ире Йосыф та бик ярдәмчел һәм үзара аңлашып яшиләр”,- дип горурлана Гөлфәмә апа.

Югары гыйльми дәрәҗәләргә ия булган, шул ук вакытта шигырьләр язарга да вакыт тапкан якташыбыз Чулпан Зарифны олы юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаиләсендә тигезлек, тугандаш халыкларның дуслыгын ныгытуда уңышлар телибез.

 

                                                                                         “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                           директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

      Фотолар музей архивыннан

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика