Шигырьләре җырлап тора


 

Иҗат өчен илһам кирәк,

Килсә – җаным талпына.

Йөрәгемне ярып бирәм

Җырлар, моңнар хакына.

Илгиз Кадыйров

 “Гомер агышлары”, “Яшим әле, яшьним…” шигырь китаплары авторы, үзенең сүзләренә җырлар иҗат иткән һәм үзе үк башкаручы да булган Илгиз Хәниф улы Кадыйровка 2019 елның 2 гыйнварында 80 яшь булыр иде. Ул районыбызның Штерә авылында туган, мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан технология техникумында укый, ә аннан соң Казан дәүләт университетының тарих филология факультетын тәмамлый. Яңа Сала, Шушмабаш мәктәпләрендә тарих фәнен укыта, Төбәк-Чокырча һәм Сеҗе  урта мәктәпләрендә директор булып эшли.

“Илгиз белән мин — яшьтәшләр идек. Ул бик булдыклы кеше, талант иясе, үз эшен җиренә җиткереп башкара торган, оештыру сәләтенә ия булган шәхес. Яңа Сала мәктәбендә дә, Шушмабашка күчкәч тә 80 — 90 кешелек хорлар, кызлар, баянчылар, вокаль-инструменталь ансамбльләр оештырды. Арчада ике меңнән артык кеше катнашкан җыр бәйрәменәрен оештыруда актив катнашты,  аккардионда да уйнады,  кушылып җырлады да. Әйбәт укытучы булгандыр, шул ул вакытта чын мәдәният өлкәсе кешесе иде ул”, – дип хәтерен яңарта 1966-1973 елларда Арча районы мәдәният бүлеген җитәкләгән Клара Филлипова.

Ул елларда Сеҗе  мәктәбенең рус теле һәм әдәбиятын укыткан, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Гөлсинә Хәйруллина: “1978 елда яңа мәктәпкә күчкән генә идек , Илгиз Кадыйров директор булып килде. Белемле, оештыру сәләтенә ия булган, тәҗрибә туплаган укытучы буларак укытучылар коллективы белән бик тиз уртак тел тапты. Педсоведлар, методик берләшмә утырышларының зур әзерлек белән үтүенә игътибар бирде. Үз фәнен бик яхшы белә, сәнгатьне ярата, әле ул вакытта шигырьләр язуын сиздерми иде.

Аның тормыш иптәше Зәйнәп апа да рус теле укытты, бер үк фәнне укыткач, үзара ярдәмләшеп эшләдек. Алар Илһам, Дилүс исемле ике егет үстерделәр. Гаилә дуслары буларак та аралашып яшәдек. Сигез ел эшләгәннән соң алар Зәйнәп апаның туган ягы Можга шәһәренә күчеп киттеләр”,- дип искә ала.

Илгиз абый 1985-1994 елларда Можга районы Рус Сюгаилы урта мәктәбендә директор булып эшли, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы дигән исемгә лаек була. Якташыбыз анда да җәмәгать эшләрендә актив катнаша, Можга татарларының җирле милли-мәдәни автономиясен җитәкли. Шул ук вакытта иҗатын дәвам итә, аның мәкаләләре, шигырьләре “Яңарыш” газетасында даими басылып тора.

2006 елда без Можга шәһәренең “Дубитель” мәдәният йортында якташыбыз, шагыйрь композитор Илгиз Кадыйровның “Гомер агышлары” исемле китабын халыкка тәкъдир итү тантанасында катнашкан идек. Анда Ижевск, Казан шәһәрләреннән да бик дәрәҗәле кунаклар катнашты. Иҗат бәйрәмендә  Штерә төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рәдиф Гарапшин чыгыш ясап: “Күптән түгел очрашуда бүләк иткән китабыгыз авылдашларыбызның өстәл китабына әйләнде дисәм, һич арттыру булмас!” — дигән иде. Шушмабаш урта мәктәбе укытучысы Эльвира Гобәйдуллина “Шушмабаш вальсы” җырын башкаргач, Илгиз абый үзе язган “Шушмабаш” җырыннан өзек укыган иде.

Кайчагында, үзәкләрне өзеп,

Сагындыра Шушма буйлары.

Онытылмас авыл урамнары,

Кабатланмас яшьлек еллары.

Әйе, Илгиз абый Шушмабаш халкын яратты, укучыларга тарих фәнен бик теләп укытты. Мин дә аның укучысы булуым белән горурланам, ул вакытта район мәгариф идарәсе җитәкчесе буларак бу кичәдә катнашып остазыма олы рәхмәтләремне җиткердем, районыбыз җитәкчелегенең котлавын һәм бүләкләрен тапшырган идем.

Илгиз Кадыйров 2009 елда туган авылында очрашуда “Туган авылым – Штерә”  һәм башка җырларын авылдашларына бүләк иткән, ул җыр аның “Яшим әле, яшьним…” шигырьләр җыентыгына кертелгән, китапка уңайлы итеп бик күп җырларының ноталары да урнаштырылган. 70 яшьлек юбилеена багышланган кичәдә катнашучыларның хөрмәтен тоеп ул бик сөенгән , үзенең яңа китабын бик теләп авыл китапханәсенә, дусларына истәлек итеп тапшырган.

   Илгиз абый Кадыйров 2009 елның 26 декабрендә вафат булды, Зәйнәп апа да, олы уллары Илһам да безнең арабызда юк инде. Илһамның хатыны Рәмзия, ул да Сеҗе авылы кызы, балалары белән Можгада, ә кече уллары Дилүс гаиләсе белән Воткинск шәһәрендә яшиләр. Зәйнәп апа һәм Илгиз абыйның татар телендә сөйләшә, аралаша белүче дүрт оныклары, инде оныкчыклары бар, алар да туган телебезне өйрәнеп үсәләр.

Үзенең җырларын сәхнәдә танылган артистлар кебек башкарып, язган шигырьләрен сәнгатьле итеп укып тамашачыларның ихтирамын яулаган, бик күп яшьләргә тирән белем биргән, яшь укытучыларга үз һөнәрләренең остасы булуда ярдәм иткән,  гаиләсенең һәм балаларының таянычы булган Илгиз абый Кадыйров тууына 80 ел тулган көннәрдә безнең арада йөридер кебек. Аның шигырьләрендә милләтебез өчен зур горурлык хисләре дә, милләт язмышы өчен борчылулары да, шәхси уй – тойгылары да чагыла. Туган авыл һәм туган нигезгә булган олы хөрмәт, табигатьне, кешеләрне ярату, әти – әниләрнең кадерен белү – якташыбызның җырга әйләнгән шигырь юллары аша киләчәк буыннарга әйтеп калдырырга теләгән фикерләре булып яңгырый.

“Казан Арты” тарих – этнография музее директор урынбасары  Шәфигулла Гарипов

Фотолар музей архивыннан

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика