Умартачы язмышы

– Умарталарны карау бер генә дә җиңел эш түгел дип саныйм, бигрәк тә хатын-кызга, – дип сүз башлады гомер буе умартачы булып эшләгән Гамбәр апа Шәйхиеваның кызы, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Лилия ханым Галимҗанова. – Без үскәндә дә әни шул умарталыгыннан кайтып кермәде. Күбрәк Латыйфа әбием белән булдык. Әни тумышы белән Казаклар авылыннан. Алар алты бертуган булганнар. Шулар арасыннан өч абыйсы Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалган. Камилә әбиебезнең йөрәге бик нык булган икән дип хәзер уйлыйм. Бер юлы өч баһадирдай улың суга төшеп киткәндәй юк булсын әле. Аллам сакласын. Әни булачак язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә Сикертән мәктәбендә белем алган. Укып бетергәч тә колхозга член булып керә. 1946-1949 нчы елларда Чуриледә (ул вакытта район үзәге) курсларда укып, дәүләт тәэминат бүлегендә сәркәтип булып эшли. Әни гел белем алу юлында булган кеше. Авыл хуҗалыгы буенча аерым курслар тәмамлый. Шулвакытта булачак әтиебез белән бергә укый. Гөберчәк кибетендә дә эшләп ала, аннан әтиебезгә кияүгә чыгып, биш бала тудыра, аның икесе кечкенә вакытта ук вафат була.

Мөхәммәт Мәһдиевнең музей фондында Сикертән мәктәбе укучыларына язган хатның күчермәсе саклана. Шул хатта сыйныфташы Гамбәр турында ул болай дип яза: “Сибагатова Гамбәр әйбәт, бик тырыш укучы. Ул бик матур итеп җырлый, аны җырчы булып китәр дип ышанып сөйлиләр иде…”. Юк, ул җырчы булып китмәгән, ә Куйбышев исемендәге колхозның һәм Арча районы буенча беренчелекне бирмәүче тырыш умартачы булып гомер иткән. Алтмыш яше тулгач кына бу хезмәтеннән туктаган.

– Колхоз умарталыгы урманда урнашкан иде. Көн саен җәяү менәсе, төшәсе. Ә умартачылык хезмәтенең бар нечкәлегенә әнине авылдашыбыз, оста умартачы Фәһем абый өйрәткән. Аннары ул Илгизәр абый белән эшләде, соңыннан Әгъзәм абый белән. Кортларның тормышы катлаулы, аларны күзәтеп торсаң да, аңлап бетерә торган түгел. Ә әни алар белән уртак телне тиз тапкан. Бик яратып эшләде ул бу хезмәтендә. Җәйнең эссе көннәрендә бал аерту эше – иң авыры булгандыр. Ә кортлар бал җыйсыннар өчен аларның ояларын, рамнарны чистартырга кирәк, тирәлегендәге үләннәрне чабарга, һәр ояның эшләү мөмкинлеген белергә, аерылып чыккан кортларны үз вакытында җыеп, кабат урнаштырырга, кышка әзерлек чоры үзе бер тарих, кыскасы, бетмәс-төкәнмәс хезмәт куярга кирәк. Аертылган балны бидоннарга тутырып, машинага үзләре төяп, Сикертән амбарына тапшыра иделәр. Ә өстәлгә килеп урнашкан әзер балны ашаудан да рәхәт нәрсә юктыр, дип уйлыйм. Аның артында никадәр хезмәт ятканын умартачы гына белә. Әниебез шул эше белән горурланып яшәде. Ел саен умартачылык эше буенча белемен арттыру өчен курсларга барып укый һәм имтихан биреп кайта иде. Елдан-ел күбрәк бал алып эшләгән әниебезнең хезмәтен җитәкчеләр дә үз вакытында бәяли белгәннәр.Тырыш хезмәте өчен аны яшьли бригадир итеп тә куйганнар. Ел саен колхозның “Иң яхшы умартачысы” дигән мактаулы исем бирелде, ә районда аның рәсеме мактау тактасында эленеп торды. Бу турыда аның таныклыклары шул хәтерне саклый. Ул аларның барчасын да җыеп барган һәм безгә биреп калдырды. Бишъеллык ярышларның да җиңүчесе иде ул, дипломнар, мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр, медальләре бихисап, “Хезмәт ветераны” да булды. Хуҗалыклардагы кортларны карарга да өлгерде әниебез. Кем булышырга чакыра яки ярдәм сорый, берәүгә дә юк дип әйтә белмәде, хәтта умарталык серләренә дә төшендерә иде. Безне дә бу хезмәткә өйрәтеп калдырды. Бүгенге көндә дә без кортлар асрыйбыз. Әнинең киңәшләрен кулланып, умарталар тәрбиялибез. Әни математика фәнен яхшы үзләштергән. Исәп-хисапка оста, хәтере яхшы иде. Кыш көне умарталыкта эш булмый, шул чорда аны колхоз бухгалтериясенә эшкә чакырып алалар иде. Сыйныфташы, якын дусты Минзада Газизова белән эшләде, аның белән гел аралашып яшәделәр. “Арча”, “Карурман”, “Сарман”, “Рәйхан” көйләрен әни җырлап җибәрсә, без тын калып тыңлый идек. Ул Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова нинди яңа җыр башкара, шуларны отып, моңлана иде. Бәлки җырлар белән хәсрәтләрен дә баскандыр дип уйлыйм. Әти оста гармунчы булган, әни өздереп җырлаган. Мәҗлесләрдә алар гел бергә чыгыш ясаганнар. Хәтта әни шигырь итеп теләкләрен, без кияүгә чыккач, котлау открыткалары итеп җибәрә иде. Соңгы алты елын ул урын өстендә үткәрде, нык авырды. Өч елын Казандагы апам, калган өч елын миңа карарга туры килде. Әни әйтә иде: “Кызым, элек мин сезгә кирәкле кием-салым, оекбашларны бәйләп-тегеп кидертә идем, хәзер сез шуны минем өчен эшлисез”. Әнинең сабырлыгына, тырышлыгына, кыю-көчле булуына әле дә сокланам. Ул сиксән ике яшенә кадәр яшәде.

Әтиебез Миннәхмәт авылда беренчеләрдән булып велосипед алды, иң беренче радио бездә сөйләде, патифон уйнады. Авылдашлар өйнең нигезенә килеп утырып, ачык тәрәзә аша радио тыңлаганнары әле дә хәтердә. Кызганыч, әти яшь килеш үлеп киткән. Миңа ул вакытта бары өч яшь, мин аны бик нык хәтерләмим. Әниебез без өч баласын ялгыз әбиебез белән бергәләп үстерде. Төрле нахак сүзләр дә ишетте, ләкин тормыш авырлыгына, кеше сүзенә ул бирешмәде. Үзенең тырышлыгы белән горур булып яши белде. Без кечкенәдән эш белән тәрбияләндек: печәнен дә чаптык, утынын да әзерләдек. Кеше рәтеннән калмадык. Әни безгә җил-яңгыр тидермәде, укытты, кеше итте. Кайнана белән дус-тату яшәве дә күпләргә үрнәк иде. Әбиебез Латыйфа бик эшчән, тырыш, тәвәккәл, күпне күргән кеше иде. Укый-яза белә, бик динле. Авыл кешеләре дә аны яратып, хөрмәт белән “безнең җиңги” дип кенә йөрттеләр. Ул – алты бала анасы. Ике кызы Бакуда, ике улы Новокузнецск шәһәрендә яшәде. Нурислам исемле улы ачлык елларында бер уч ашлык белән тотылып, Свияжск төрмәсенә җибәрелә. Әби аның янына гел барып йөри, ләкин улы, акылына зәгыйфьлек килеп, шунда үлеп кала. Җитмәсә, әтиебез дә иртә дөнья куйды. Никадәр хәсрәт, ләкин татар хатын-кызы бервакытта да баш иеп, мескенләнеп яшәмәгән. Әби дә, әни дә шундый булдылар.

Әни эштән кайтышка әби ашарга әзерли, безне карый, маллар да бар бит. Аларны тәрбияләргә дә өлгерә. Кыскасы, әниебезнең төп терәге иде дисәм дә ялгышмам. Әби бик оста һәм тәмле итеп ипи сала иде. Шул һич күңелемнән китми. Бүген дә аның күпереп пешкән икмәге күз алдымда тора. Ул Шәйхи бабаебыз белән бик тату яшәгән. Бабай Бөек Ватан сугышына киткән, ләкин яраланып кире кайткан. Ул – балта остасы. Аның турында Мөхәммәт абый “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә аерым бүлек итеп язган бит. “Шәйхи – зур күзле, ябык гәүдәле, озынча буйлы бер ир иде. Авылда тәрәзә рамнары ясау, пыяла кую буенча бердәнбер оста иде. Аз сүзле, әдәпле. Шәйхи эчкән, Шәйхи сүгенгән, гаиләдә тавыш чыгарган дигәнне авылда беркемнең дә ишеткәне булмагандыр”, – дип язган авылдашыбыз Мөхәммәт ага. Бик тәртипле, эшчән кеше булган шул безнең бабабыз. Шундый кеше булмаса, язучы аны әсәренә үзенең герое итеп алмас иде дип уйлыйм. Гомере генә кыска булган, сугышта алган ярасыннан авырып үлеп киткән.

Искә төшерсәң, хатирәләр күп. Энебез Расилның гына гомере бик кыска булды. Киленебез Әлфия дүрт бала белән тол калды. Куанычлар да бихисап, аллага шөкер. Апам исән-сау, Казанда яши. Аның белән дә гел аралашабыз, энебезнең гаиләсе белән дә тыгыз элемтәдә яшибез. Вафат булганнарның урыннары оҗмахта булсын, ә калганнарыбызга Аллаһы тәгалә озын-бәрәкәтле гомер бирсен дигән теләкләр белән яшим. Амин!

Халидә Габидуллина,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика