Урта Сәрдә шагыйре (17.03.1939-Ринат Рәхимовның тууына 80 ел)

“Җиргә агроном кирәк дигәнне мин күптән белә идем. Минем өчен бу ачык нәрсә. Ә менә җир белән эш иткән кеше шул җирнең шагыйре булырга тиеш дигән уй миндә соңрак туды. Авылдан чыккан хисләрем, соңгы егерме ел эчендәге күзәтүләрем шуңа китерде… Агрономы һәм шагыйре… Җир кешенең рухи бай булганын ярата”,- дип язган Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким. Бу сүзләр Ринат Рәхимов турында әйтелгән. Кем соң ул Ринат Рәхимов? Без биш ел элек “Арча ягы – данлы төбәк” проекты буенча беренче тапшыруны  аңа багышланган язма белән башлап җибәргән идек. Һәм ул проект бүген дә уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Быел якташыбыз, шагыйрь Ринат Рәхимовның тууына 80 ел булыр иде.

Ринат Рәхим улы Рәхимов 1939 елның 17 мартында районыбызның Урта Сәрдә авылында туа. 1956 елда Биектау районындагы Мүлмә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында гади колхозчы һәм ындыр табагы бригадиры булып эшли. 1957-1962 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый, аны тәмамлагач, өч елга якын Татарстанның Питрәч районы Ильич исемендәге колхозда баш агроном, 1965 елдан 1973 елга кадәр колхоз рәисе була. 1973-1980 елларда Ринат Рәхимов шул ук районның авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән агроном-мелиоратор, аннары мелиоратив берләшмәнең баш агрономы һәм соңыннан рәисе булып эшли. 1980-1984 елларда яңадан мелиоратив берләшмәсенең баш агрономы вазифасын башкара. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Ул әнисенә бер генә бала була, әтисен сугыш алмаса, бәлки күбрәк булырлар иде. Әтисе Рәхим сугышта үлеп, әнисе Маһирә, әбисе Баһиҗамал тәрбиясендә ярым ятим бала булып үскәнгәме, Ринат бик уйчан, хисчән  булган, күңелендәгесен кыска итеп шигырь юлларына салган. Ринат Рәхимовның әдәби иҗат юлы урта мәктәптә укыганда ук башлана. Студент елларында ул “Татарстан яшьләре” газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөри, шул ук газетада беренче шигырьләрен бастыра. Беренче мөстәкыйль  китабы – “Тормыш атомнары” исемле шигырьләр җыентыгы – 1964 елда дөнья күрә. Аннан соң “Сабан тургае”, “Туган җирем” һәм русчага тәрҗемәдә “Тепло земли” исемле шигырь китаплары басылып чыга. 2010 елда “Игелек”, “Дала бөркетләре”, “Арышларым — сагышларым” дигән шигырь җыентыклары дөнья күрә.

               Җырлар язмыйм, бары орлык чәчәм,

Күңелемдә серле җыр шытса.

 Сокланудан тәүге кыякларга,

       Сүз таба алмый телем тотлыкса.

                                            Җырлар язмыйм, бары иген игәм.

                                  Күңелемдә өмет җыр шытса.

                                          Сокланудан тулган башакларга,

                               Тел очында гына сүз торса.

                   Җырлар язмыйм, бары иген җыям

Күңелемдә әгәр җыр туса,

            Сокланудан алтын көшелләргә

          Шул игеннән җирем сыгылса.

      1972 елда Ринат Рәхимов Татарстан язучылар берлек әгъзасы итеп кабул ителә. Ә инде Ринатның иҗатын тикшерүгә багышланган секция утырышын Казанда түгел, Казан янындагы колхозларның берсендә — Рәхимов председатель булып эшләгән Ильич исемендәге колхозга барып үткәргәннәр. Авылда секция утырышы башкачарак уза, анда Ринат Рәхимовның яңа шигырьләрен укыйлар. Тормыш һәм поэзия турындагы бәхәс аларны кырларга, фермаларга алып чыга, ә анда игенчеләр, дәүләтчә акыллы эш итүче кешеләр, кадрлар… Шагыйре дә әйбәт, игене дә мул, “Ильич” колхозы – районда алдынгыларның берсе. Ринат Рәхимов өчен җир, кеше һәм табигать – фәлсәфәнең нигезе булып тора.

Китап  битләрен актарган  саен шагыйрьнең берсеннән — берсе эчтәлекле шигырьләрен укып таң каласың. Ринат Рәхимовны чын шагыйрь иткән шигырьләр алар. Бу китапларда җир белән бәйле шигырьләр төп урынны алып тора.  Дөрестән дә авыл хуҗалыгы белгече буларак, якташыбыз авылны, җир хезмәте кешеләренең тормышын яхшы белә, авылда барган социаль үзгәрешләрне һәм әледән-әле туып тора торган проблемаларны нечкә сиземли. Аның поэзиясе дә, әнә шул үзе кайнап яшәгән тормыш материалына нигезләнеп, туган туфрактан шыткан җырлар булып кабул ителә.

Икмәкне кисәләр аягүрә, күкрәккә терәп;

Игенчегә һәм ризыкка, олы кадер-хөрмәт.

Игенчеләр китә, уңдырышлы кыры кала,

Төзүчедән – мең яшәрлек сарайлар.

Иген кыры икмәк бирер, тарих калыр,

Онытылмас буыннан –буынга бу агайлар.

Ринат Рәхимов шигырьләрендә үз чалымын булдыруга ирешә. Моңа аның телгә сәләтле булуы, туган телне яратуы ярдәм иткәндер. Һәр сүзендә, һәр эндәшендә йөрәгенең типкәне сизелеп, үзенең яшәвен әле дә белгертеп тора кебек. Без аларда шагыйрьнең куанычлары, борчулары белән тагын бер кабат очрашабыз һәм тере шагыйрьнең үзен күреп, сөйләшеп торган кебек булабыз.Ихлас сүз, керсез йөрәк, кеше үзе китсә дә  исәннәр белән бергә кала, бергә яши икән…  Кызганыч, Ринат Рәхимовның гомере кыска була, ул 45 яшендә, 1984 елның 16 августында вафат була. Аның кабер ташына үзенең сүзләре язылган:

                          Ишеттем мин – дуслар әйтте:

                                        -Йөрәге аны бер тынгысыз кеше итте.

                    Дөнья куйсам, әйтер алар:

                                                                                                               Тик йөрәге алып китте.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Ринат Рәхимовның  китаплары, фотолары, документлары саклана, аның иҗатына багышланган күргәзмәләр куела, очрашулар үткәрелә. Без, авыл хуҗалыгында тырышып хезмәт иткән, иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан, якташыбыз Ринат Рәхимовны тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алдык. Аның шигырьләре туган ягыбызны яратырга, игенче хезмәтенә хөрмәт белән карарга, үткән тарихыбызны онытмаска кирәклеген өйрәтә.

Кеше яши йолдыз асларында,

Акылы – эше белән якты сибә.

Ул дөньядан китми, җирдә бары

Нурын түгеп янып йолдыз сүнә.

                                              “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                          директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика