Якташ язучыларыбыз Бөек Ватан сугышында

Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 73 ел була. 1941-1945 еллардагы сугыш батырлык һәм җиңүләрдән генә тормый, ә коточкыч зур югалтулар һәм корбаннарга китергән дәһшәтле афәт һәм фаҗига дә булды. Ул миллионнарча гаиләләргә үлем һәм кан яшьләре, ятимлек һәм толлык, ачлык һәм михнәт алып килде.

Яраларны вакыт кына төзәтә, диләр. Балаларын һәм ирләрен, сөйгән ярларын һәи әти-абыйларын югалткан миллионнар йөрәгендә бу сугыш гомер буе төзәлмәслек  канлы җәрәхәт булып саклана. Пуля, мина-снарядлар явып торган сугыш кырында һәм салкын окопларда илебезне яклап көрәшкән солдатларның уй-кичерешләрен һәм өмет-хыялларын теркәп барган, аларны үзләренең әсәрләрендә кулланган якташ фронтовик язучыларыбыз турында безнең музеебызда күп мәгълүматләр саклана.

Гомәр Бәшировка Төньяк-Көнбатыш фронтында 1942 елның 23 августыннан 28 октябрьгә кадәр сугышчылар арасында партия политикасын аңлату эшен көчәйтүгә керткән өлеше, татар телендә чыга торган “Ватан өчен” фронт газетасына ул көннәрдә иң кирәкле темаларны яктырткан очерклар, мәкаләләр язуын, сугыш хәрәкәтләре башланыр алдыннан оештырылган митингларда ясаган чыгышлары һәм фронтның алгы сызыгында булып сугышчылар арасында аңлату эшләре алып баруы турында  бирелгән бәяләмә саклана. Аңа полк комиссары Глазунов кул куйган.

Якташыбыз үзе ул көннәр турында “Күңел дәфтәре” көндәлегендә:

“Кичә, ике ай да ун көн йөреп, фронттан кайтып төштем. Әле бүген-иртәгә ял итәм. Сугышны күрдем, аның кешеләрен күрдем. Авыр яклары да күп булды, түздем. Түземлек дигәндә, ул миндә Аллага шөкер бит, җитәрлек.

Инде хәзер күргәннәрне оештырып язып чыгарга кирәк.. Поездда кайтканда, төрле халыкларның сугышта ничек катнашулары турында сүз чыгып китте дә, бер украин егете болай диде:”Татарлар, минемчә иң яхшы кешеләр. Әгәр татар белән дусланып китсәң, ул сине гомер буе онытмый, нинди генә кыенлыкка төшсәң дә, үзен корбан итеп булса да ул сине коткара. Аннан соң, гаҗәп тәвәккәл кеше ул. Мин сугышның башыннан бирле фронтта. Татарларны миңа сугышның иң хәтәр урыннарында очратырга туры килде. Алар — куркусыз халык”.Ул моны миңа түгел, башкаларга сөйләде.Үз халкың турында шундый куанычлы сүзләр ишетү бик күңелле. Ярый, бүгенгә җитәр. 31 октябрь, 1942 ел.”,- дип яза.

Гомәр Бәширов фронтта күргәннәрен “Гармоньчы егет”, “Шулай бер көнне…”, “Мунча”  һәм башка хикәяләрендә куллана. Сугыш елларындагы  авыл тормышы турында язылган “Намус” романы  1951 елда СССР Дәүләт  премиясенә лаек була.

Югары Курса авылында туып-үскән Госман Бакиров 1942 елның 18 ноябрендә үзе теләп фронтка китә. Башта орудие командиры буларак, аннары “Ватан намусы өчен” исемле фронт газетасының хәбәрчесе булып сугыш беткәнче фронтның алгы сызыгында була. Украина, Польша, Чехословакия җирләрен азат итүдә, Берлинны алу операцияләрендә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм хәрби хезмәт нәтиҗәләре өчен”Кызыл Йолдыз”, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнеры һәм медальләр белән бүләкләнә. Якташыбыз Госман Бакировның фронттан Афзал Шамовка язган хатларында:

“Афзал дус, мин бөтенләй башка шартларда хезмәт итәм. Хезмәтем җиңел түгел, нишлисең инде, сугыш шартлары шуны таләп итә. Ватаныбыз шундый киеренке минутлар кичерә, тик шуңа шатмын: һәр көн алга барабыз, көн саен яңа уңышлар казанабыз, авылларыбызны, шәһәрләребезне немец кабахәтләрдән азат итә барабыз. Бу азатлык өчен көрәштә миңа орудие командиры булып катнашырга туры килде. Яңа елны Житомирда каршы алдык, безнең дивизия Житомирский дивизия исемен алды.

Афзал дус, мин хәзер редакциягә күчеп эшләүдән өметне өздем инде. Синең һәм башка иптәшләрнең минем турыда кайгыртуларына бик рәхмәт.Өлешемә тигән йөкне күтәреп барудан башка чара юк. Бәлки, исән калсам, очрашырбыз. Әгәр мин сугыш кырларында ятып калсам, минем үтенеч: басылган һәм басылмаган әйберләрне карап чыгып, балалар өчен бер җыентык кебек нәрсә оештыруда инициатива күрсәтсәң иде. Бу – кечкенә генә булса да, мин яратып эшләгән балалар, яшь буын өчен бер истәлек булыр иде…

Афзал дус, кулыңны кысып, сәлам белән калам. Госман, 16 май, 1944 ел”.

       Госман Бакиров сугышның ахырына кадәр катнашып исән сау кайта, иҗатын дәвам итә Бөек Ватан сугышы турында язылган повесть һәм хикәяләре тупланып 1949 елда “Сугышчы көндәлегеннән” һәм “Сиртмәле кое”, 1953 елда “Партизан малай” китаплары басыоып чыга.

Сугыш елларында яшүсмерләр дә тылда һәм фронтта әтиләренә, абыйларына булышканнар. Фронтовик язучы Госман Бакировның 1976 елда басылып чыккан “Укытучы апам”, 1982 елда дөнья күргән “Бормалы юллар” китапларында урын алган повесть һәм хикәяләрнең күбесе әнә шул турыда.

Ә Кушлавыч авылында туын-үскән Әнәс Галиевнең язмышы бөтенләй башка. Ул 1940 елда Кызыл армия сафларына чакырыла һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. Тигезсез сугышта чигенү газапларын, төрле авырлыкларны күреп бер ел да ике ай сугышканнан соң Майкоп шәһәре тирәсендә чолганышта калып, контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә. Берничә тапкыр тоткынлыктан качарга телиләр, шуның өчен  Польша, Германиядәге берсеннән-берсе каты режимлы концлагерьларга күчерелә. Әнәс абый фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә.

         Шундый ерак киттем туган илдән,

         Җил дә исми монда ул яктан.

         Бер кош очып үтте баш очымнан,

         Ахры ул да илен югалткан.

         Таулар арасында, чит-ят җирдә,

         Ялгыз башым гомер итәмен.

        Ятим калган кош баласы төсле,

        Газапланып таңны көтәмен.

     Бу шигырь юллары Әнәс Галиевнең  “Пленнан хатлар” поэмасыннан. Алар 1945 елның апрель аенда союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителәләр, берничә ай эвакогоспитальдә дәваланганнан соң туган якларга кайта һәм иҗат белән шөгыльләнергә  дә вакыт таба. Аның 1958 елда тоткынлыкта күргән газаплары, илне сагыну һәм туган якка булган мәхәббәт хисләре белән сугарылган “Кыен юл”, 1968 елда үз язмышы, фашист әсирлегенең бөтен кабахәтлеген һәм вәхшилеген  сүрәтләгән “Йолдызлар шаһит” повесте, 1994 елда “Һәр солдатның үз язмышы” документаль повестьлары  басылып чыкты. Фронтовик язучы Әнәс Галиев бу әсәрләрендә Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, кичергәннәрен киләчәк буыннарга әйтеп калдырырга тели, ул елларда халкыбызның батырлык үрнәкләре, тарихи чынбарлык онытылмаска тиешлеген кисәтә.

Яңа Иябаш авылында туып-үскән  якташыбыз Рафаил Төхфәтуллин 1942 елның августында армиягә алына. Алты ай чамасы хәрби училищеда әзерлек курсы үткәннән соң, фронтка җибәрелә. Башта – пулемётчылар, соңыннан элемтәчеләр отделениесе командиры сыйфатында ул Брянск, Орша һәм Рига шәһәрләре янындагы каты сугышларда катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителеп Рафаил Төхфәтуллин туган авылына кайта.Ул көннәр турында : “1945 елның салкын январь ае иде. Зарыгып көткән җиңү салютлары яңгырар сәгатьләр дә инде ерак түгел… Мин Рига шәһәре өчен булган сугышларда каты яраланып, госпитальләрдә ятканнан соң, туган авылыма кайтып киттем… Йөрәк күкрәктән сикереп чыгардай булыа тибә… Менә поезд үзебезнең Арча станциясенә дә якынлашып килә…”- дип яза Рафаил Төхфәтуллин үзенең “Өйгә кайту” әсәрендә.

Рафаил Төхфәтуллинның “Сугыш еллары” һәм сугыштан соңгы авыл тормышы турында язылган “Тамчылар ни сөйли” повесте, “Акбүз ат” хикәясе, “Авылдашым Нәби” повесте һәм башка әсәрләрендә шул кырыс елларга хас тормыш  күренешләре сүрәтләнгән. Ул үзенең әсәрләрендә сугыш темасын ачуга яңачарак якын килә, сугышта корбан булганнарның якты истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсен җитди итеп, фәлсәфи планда күтәрә. Рафаил Төхфәтуллинның әсәрләрен укыгач буыннар арасындагы бәйләнешне сакларга кирәклеген, булган матур традицияләрне  онытмыйча, киләчәк буыннар үткәннәребезне кадерләп яшәсен өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә кирәклеген аңлыйсың.

Районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән, фронтовик шагыйрь  Мостафа Ногман да Бөек Ватан сугышы башланганда ук армия хезмәтендә  юстиция өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә гаскәри хезмәттә була. Ул берничә тапкыр яралана, төрле госпитальләрдә, хәтта Мәскәү шәһәрендә  дәваланганнан соң  яңадан фронтка китә һәм сугышның ахырына кадәр  алгы сызыкта була. Сугышта күргәннәрен язып бара, ул елларның истәлеге буларак аның 1944 елда “Давыллы еллар лирикасы” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Мостафа Ногманның бу иң беренче китабы безнең “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана. Китапка Мостафа Ногман үз кулы белән :”Нечкә моңнарны дулкынландыручы Җәүдәт Фәйзи иптәшкә өйрәнчек җырларымның беренче бәйләме”,- дип истәлек тә язылган.Үз вакытында укучылар тарафыннан җылы кабул ителгән бу китап басылганнан соң инде 74 ел вакыт үткән. Бөек Җиңүне якынайтуда рухи азык буларак  бу шигырьләрнең дәрәҗәсе бик зур булган.

Мостафа Ногманның 1944 елда “Давыллы еллар лирикасы”, 1958 елда “Җир турында җыр”, ә аннан соң “Кокушкино таңнары”, “Каеннар шаулый”,“Үлмәс чәчәк легендасы”, “Иртәнге җырлар”, “Акчарлаклар оча Иделдә” исемле китаплары дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышында бик күп язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре катнаша. Аларның күбесе яу кырында ятып калалар, күпме әсәрләр язылмый, бик күп җырлар җырланмый кала…

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз: Гомәр Бәширов, Госман Бакиров, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллин, Мостафа Ногман безнең бәхеткә сугыштан исән-сау кайтканнар һәм иҗат иткәннәр.

                                                                “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                             директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика