Якташларыбыз белән горурланабыз

5 апрель көнне Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында районыбызда туып-үскән якташларыбыз очрашуы булды. Ул быел 2019 ел – Театр елына багышланган иде. Безнең музеебызның районыбызда туып-үскән театр артистлары, режиссерлар, драматургларның тормыш юллары һәм иҗатларына багышланган күргәзмәсен һәркем зур кызыксыну белән яратып карады. Үзебезгә дә күренекле шәхесләребез Гөлзада Сафиуллина, Рүзәл Йосыпов, Әгъзәм Фәйзрахманов, Рифат Җамал, Гүзәл Әдһәм, Рәис Сафин һәм башкалар белән аралашу бик күңелле булды.

                                                                             “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                               директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 Автор фотолары

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика