Якташыбыз – юмор остасы

Тотып алдырмадым,

Борып салдырмадым.

Илледә дә, хәтта алтмышта.

Шуңа һәркөн

Ихлас күңелемнән

Рәхмәтләр укыймын язмышка.

Менә инде бүген

Алтмыш тугызны да

Йомгаклап та куйган икәнмен.

Җитмештә дә әле,

Алла бирсә,

Борып салдырмаска исәбем.

— дип  шаярып яза Иске Төрнәле авылында туып-үскән якташыбыз Рәис Гайнетдинов үзенең “Борып салдырмаска исәбем” дигән шигырендә. Инде аңа шигырьдә язылганча 69 гына түгел, быел 26 апрельдә Рәис Габделхак улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рәис абый бик күп кызыклы шигырьләр, юмористик хикәяләр авторы. Аның 2009 елда “Ышанмасаң, ышан!..”, 2016 елда “Елмаеп яшик әле”, 2019 елда “Булгандырмы, юктырмы…” дип исемләнгән китаплары басылып чыкты. Китапларның исеменнән күренгәнчә аларның эче тулы Рәис абыйның тормышында очраган кызыклы вакыйгалар, шаян хәлләр.

Музей хезмәткәрләре буларак, без, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәп, актив иҗат итүче якташыбыз Рәис абый Гайнетдинов белән даими элемтәдә торабыз.  Ул үзенең тормыш юлы турында:  “Мин 1939 елның 26 апрелендә Арча районының Иске Төрнәле авылында дөньяга килгәнмен. Әтием Габделхак, әнием Каймә шул авылдан, ата-анасыз үсеп, ике ятим бергә гаилә корып, дөньяга дүрт бала тудырганнар. Әти 1941 елда Совет Армиясенә алынып, 1942 елда Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалды. Балачагым сугыш һәм аннан соңгы авыр бөлгенлек елларында узды. 1946 елда укый башлап,  туган авылда 7 сыйныфны тәмамладым. Җиде чакрым ераклыктагы Урта Пошалым авылына җәяү йөреп, урта белемгә ия булдым. Бер ел Казанда техник училищеда укып, Әлмәт шәһәренең Миңлебай газ эшкәртү заводында компрессорлар машинисты булып эшли башладым. 1959-1962 елларда армия сафларында чик сакчысы хезмәтен башкарып кайткач, шул ук заводта эшемне дәвам итеп, Мәскәү нефть институтының Әлмәт кичке факультетын тәмамладым.

1968-1976 елларда Әлмәт шәһәренең “Татспецстрой” трестында инженер, бүлек җитәкчесе, идарә башлыгы урынбасары, “Строймеханизация” трестының партком секретаре хезмәтен башкардым. 1976-1983 елларда Коммунистлар партиясенең Әлмәт шәһәр комитетында бүлек мөдире һәм икенче секретарь вазифаларын башкардым. 1983 елдан “Татнефть” берләшмәсенең Әлмәт автомобиль юллары идарәсен җитәкләдем, 1999 елдан – лаеклы ялда.

Хатыным Илкинә белән 55 ел бергә гомер кичереп, Радик һәм Рамил атлы ике малай үстердек. Алар югары белем алып, үз гаиләләрен корып, безгә 6 онык, ике оныкчык бүләк иттеләр инде. Хәзерге көндә шулар өчен куанып яшибез.

Кече яшьтән үк иң яраткан шөгыльләремнең берсе шигырьләр, хикәяләр, юморескалар язу булды. Дүртенче сыйныфта укыганда ук “Коммунизм юлы” дип аталган беренче шигырем Арча районы гәзитендә басылды.  Күп язмаларым шәһәр һәм республикабыз гәзит-журналларында, бигрәк тә сатира һәм юмор журналы “Чаян”да басылып, еш кына радио аша укылып киләләр. 2009 елда “Ышанмасаң, ышан” дип аталган сатира һәм юмордан торган беренче китабым, аннан соң башкалары дөнья күрде”,- дип горурланып сөйләде.

“Скорый”га утырдым

Телевизордан еш карап

Тау чаңгычыларына,

Көнләшеп куйдым аларның

Оста шууларына.

Ә мин алардан киммени,

Дигән уй килде башка.

Кирәк-яракларны алып,

Киттем беркөн тау якка.

Менә, тау башына менеп,

Карап торам ис китеп:

Бар да ут өергән кебек,

Китәләр таудан төшеп.

Алардан калышмас өчен

Төшеп киттем күз йомып.

Аска төшкәч, кайтып киттем

“Скорыйга” утырып.

 

Ни дигән сүз?

            Фәтхетдин бабай белән Фәүзия җиңги үзләренең алтын туйларын үткәрәләр икән. Мәҗлесне алып баручы тамада кич буе бер сүзсез утырган Фәтхетдинне телгә китерү теләге белән:

     — Абзый, әйт әле, син Фәүзия апаны яшь чакта ни өчен яраттың да, хәзер ни өчен яратасың?-дип сорый.

      Беркавым уйланып утырганнан соң Фәтхетдин карт тамак кырып ала һәм:

     — Ни өчен дип, яшь чакта ул бик чибәр иде, шуңа яратканмындыр, хәзер мин аны теге ние өчен яратам,- дип куя.

      Мәҗлестәгеләр тәгәрәшә-тәгәрәшә көлеп туктауга, тамада янә сорап куя:

      — Ние өчен дигәнең ни өчен була соң ул, абзый?

      — Ние шул, теге субсидия белән пенсиясе инде, — дип сүзен тәмамлаган ди Фәтхетдин карт.

 

Гомерем көзенә кергәч

Халкыбызда бер әйтем бар:

Ир-ат өч гамәл үтәргә

Тиеш үз гомерендә:

Йорт салып, агач утыртып,

Балалар үстерергә.

Күп көч куеп, мин аларның

Барысын да үтәдем.

Башта агач утырттым,

Хәтта бакча үстердем.

Балаларга килгәндә дә

Маһы бирмәдек бугай:

Хатынкаем бер-бер артлы

Алып кайтты өч малай.

Ныклап тырышкач, йортның да

Менә дигәнен салдым.

Өч гамәлне дә үтәгәч,

Чын күңелдән куандым.

Әмма ләкин, яши торгач,

Уйга калдым бер вакыт:

Ир-атка бу йөкләмәләр

Булмыйлар микән артык?

Чөнки тудырган балалар

Үсеп буйга җиттеләр.

Бер-бер артлы гаилә корып,

Таралышып беттеләр.

Ә бакчаны хатын белән

Икәүләп эшкәртәбез,

Утыртабыз, чүп йолкыйбыз,

Җәй буе су сибәбез.

Салган йорт та үзем белән

Бергә картаеп килә:

Я түшәменнән су тама,

Я бер җире кителә…

Ул вак-төякләргә бәлки

Булыр иде түзәргә.

Ә газ, ут, су, телефонга,

Җиргә миңа түләргә.

Бу тормыш бик сәер икән,

Башта гамәлен бирә.

Аннары гомере буена

Ирне ат кебек җигә.

Әйтемне уйлаучы, шаять,

Үзе ир-ат булмаган.

Гомерем көзенә кергәч,

Шул турында уйланам.

 

Менә шундый мавыктыргыч шаян  хикәяләр һәм шигырьләр язган   Рәис абый Гайнетдинов хезмәттәге уңышлары өчен “Почет билгесе” орденына һәм “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исемгә лаек була. Әлмәт шәһәре төзелешенә һәм үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, кайда гына эшләсә дә һәркем өчен үрнәк, яшьләргә остаз булган, әдәбият һәм сәнгать белән шөгыльләнергә вакыт тапкан, туган авылы Иске Төрнәле халкы белән даими аралашып яши торган якташыбыз белән без чиксез горурланабыз һәм киләчәктә дә Рәис абыйдан  кызыклы  әсәрләр көтеп калабыз.

«Казан арты» тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика