Язучыларның балалары белән очрашу

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Казан каласында әдәбият галиме Хәй Хисмәтуллинның кызы, химия фәннәре кандидаты Ләйлә Хисмәтуллина, оныгы, физика-математика фәннәре кандидаты, РФА Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машина төзелеше институты галимәсе Наилә Хисмәтуллина; язучы Госман Бакировның энесе, хезмәт ветераны Рөстәм Бакиров, кызы, медицина фәннәре кандидаты Суфия Бакирова, оныгы Айдар; язучы Диас Вәлиевның хатыны, сәнгать фәннәре кандидаты Вәлиева Динә Кәрим кызы белән очрашты. Мөхтәрәм якташларыбызның угыл-кызлары музей фондына тапшырган документлар, китаплар, фоторәсемнәр, язучыларның шәхси әйберләре белән «Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә танышырга мөмкин. Тәфсилле фото һәм видео репортаж сайтка соңрак куелачак.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика