Тууына 100 ел тулу уңаеннан фронтовик язучы Әнәс Галиевне искә алу

Кушлавычта изге һәр адым җир,

Кырларына куна торналар.

Бөдрә таллар Тукай суын эчкән

Чишмәләрне саклап торалар.

Чишмәләр күп монда, чишмәгә бай

Тукай туган авыл – Кушлавыч.

Күп гасырлы узган тарихы бар,

Киләчәге аның соклангыч…

Бу шигырь юллары районыбызның Кушлавыч авылында туып-үскән фронтовик язучы Әнәс Галиевнең туган авылына багышлап язылган. Бу көннәрдә Әнәс Галиевнең тууына 100 ел була, шул уңайдан без аны искә алабыз. Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев 1920 елның 3 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Әтисе Касыйм Галиев Шимбердән, ул Кушлавычта 1901 елдан 1954 елга кадәр мулла булып торган. Әнисе Асия Кушлавычтан инеш суы белән генә аерылып торган Иске Җөлби авылы мулласы Хәбибулла хәзрәт кызы. Әнәс җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1936-1939 елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбъяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли. Әнәс Галиевнең беренче шигырьләре 1937 елда “Кызыл яшьләр” газетасында басыла, ә 1938 һәм 1940 елларда “Җилфердә, байрак!”, “Сөю” исемле шигырь китаплары дөнья күрә.

Әнәс Галиев 1940 елда Кызыл Армия сафына чакырыла һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. Сугышка ныклап әзерләнгән Германия гаскәрләренә каршы тора алмыйча чигенү авырлыкларын үз күзе белән күрә. Бер ел да ике ай дәвамында каты бәрелешләрдә күп кенә иптәшләре ятып кала, күбесе яралана. Торган җирләрен ташлап күченүче халыкның газаплануын күрү, аларны бомбага тоткан вакыттагы авырлыклар, 20 яшьлек Әнәс Галиевне чыныктыра, туган илне азат итү өчен барлык көчне куеп көрәшергә кирәклегенә ышаныч уята. Ләкин 1942 елның сентябрендә, Майкоп шәһәре тирәсендә барган канлы бәрелешләр вакытында, артиллерист Әнәс Галиев, чолганышта калып, контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә. Украинадан Польшага, Польшадан Германиягә, лагерьдән лагерьга озатыла, кача, тотыла, җәзалана, тагын кача, тагын тотыла…. Әсирлекнең барлык газабын үз җилкәсендә татый һәм 1945 елның апреленә кадәр, союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителгәнче, фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә. Әсирлектән котылып берничә ай эвакогоспитальләрдә дәваланганнан соң, ул, терелеп, аякка басып туган авылы Кушлавычка кайта. Әнәс Галиев Казанга барып эшкә урнаша һәм тыныч тормыштагы хезмәтен һәм иҗатын дәвам итә.

Якташыбыз коточкыч кыен шартларга килеп эләгүенә карамастан, фашист тоткынлыгында да үзенең иҗат эшен дәвам иттерә, шәхси кичерешләрен шигырь юлларына теркәп барырга тырыша. Совет солдатының мораль өстенлеген, рухи ныклыгын данлаган бу шигырьләрнең бер өлеше соңыннан, 1958 елда, “Кыен юл” исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.

Тоткынлыкта күргәннәрен, кичергәннәрен, анда аралашкан кешеләрнең язмышлары, кайберләренең әсирлектән азат булганнан соңгы тормышлары турында язып  Әнәс Галиев укучыларга “Йолдызлар шаһит” исемле китабын тәкъдим итте. Ул бу әсәрен Ватан сугышында кичергәннәрен яшь буынга әйтеп калдыру өчен яза. Мең төрле җәһәннәмне үтеп тә, рухлары сынмаган, иленә, халкына тугры булып калган совет кешеләренең Германия җирендә уелган авыр эзләре югалырга тиеш түгеллеген кисәтә. Ул ниндидер тирән гомумиләштерүләрне максат итеп куймый, шуңа күрә әсәренең жанрын да күрсәтми һәм дөрес эшли, чөнки бу – ярым документаль әсәр. Безгә ул шундый характерда булуы белән кызыклы да.

Язучы Аяз Гыйләҗев Әнәс Галиев турында: “Мең газаплар татып, яралары төзәлмәгән килеш фашист коллыгында җәберләнеп, һәр көне, һәр сәгате җәбер-золым белән мул бизәлгән лагерь сукмакларында да үзен-үзе югалтмаган батыр солдат булып кала егет. Дөрес, Әнәс Галиев Муса Җәлил түгел, ул безгә батырлыкның ачык үрнәкләрен калдырмаган, ләкин аның хатирәләреннән бөркелеп торган ачы хакыйкать, кырыс дөреслек, язмышлар аяусызлыгы укучыны битараф калдырмый. Автор күкрәген кагып шапырынмый, мактанмый, үз кичергәннәренә инә очы кадәр дә уйдырма-ялган өстәми – ул дөреслек ягында. Дөреслек, ихлас күңел – аның иманы. Үлчәүгә салып карасаң, әсирлектә дә аяусыз тартыш, канлы сугыш бара! Немец палачлары белән, кансыз полицейлар белән өзмәс тарткалаш бара. Ачлык газаплый әсирләрне, яман чирләр төрле яктан камый, аның арык сөякләренә бет, борчалар ташлана. Авыр, пычрак эшләр белән җәфалыйлар аларны. Шулар өстенә әсирлек хурлыгы җаннарны изә. Сугыш аяусыз, әсирлек исә аяусыз бәхетсезлек тә ул,”- дип язды.

Бөек Ватан сугышы 1960-1990 елларда әдәбиятебезнең төп темаларыннан берсе булды. Фронтта катнашкан язучылар, хәтерләрен яңартып, яңа әсәрләр язды. Бу әсәрләр исемлегендә якташыбыз Әнәс Галиевнең “Йолдызлар шаһит” документаль повесте дә булу, әдипнең хезмәтенә югары бәя дип  горурланып әйтергә мөмкин.

Әнәс Галиевнең “Һәр солдатның үз язмышы” повесте дә сугышка кадәрге һәм сугыш чорындагы  солдатларның хезмәте, сугыштагы батырлыклары турындагы әсәр. Китапны укыгач, сугыш елларының тарихи чынбарлыгын күз алдына китерергә, чагыштырып карарга мөмкин. Ул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән язучы тарафыннан сүрәтләнгән бу әсәр бик яратып укыла.

Соңгы елларда Әнәс абый Галиев “Намус кушканча” повесте һәм аның дәвамы буларак “Тугрылык сагында” дигән әсәрен язды. Әдипнең бу әсәрләре сүрәтләнгән материалның яңалыгы, тормышчан кырыслыгы һәм күтәргән мораль-этик мәсьәләләрнең заманча актуаль яңгырашлы булуы белән кызыклы. Әнәс Галиев 1985 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1996 елның 26 июлендә Казанда вафат булды.

Әнәс Галиев Габдулла Тукайның туган авылыннан, бәлки аны әдәбиятка да шул этәргәндер. Исән чагында Әнәс абый Кушлавычка гел кайтып йөрде, авылның тарихы һәм киләчәге белән кызыксынды. Ул Габдулла Тукайның Кушлавычтагы музей-йортын ачуда катнашты. Бу урында шуны да әйтү кызыклы булыр, 1995 елның 25 апрелендә Арчада  “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачылды. Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Ринат Мөхәммәдиев, Радик Фәизов, Фәрит Яхин һәм башкалар белән бергә Әнәс Галиев тә бу тантанада катнашты һәм үзенең иҗатына багышланган экспозицияне күреп бик куанган иде. Музеебызда ул көннең истәлеге буларак аларның теләкләре язылган култамгалары саклана.

Әнәс Галиевнең бертуган сеңлесе, Татарстанның атказанган табибәсе Мәсхүдә Касыйм кызы музей хезмәткәрләре белән очрашу вакытында: “Элек бәрәңгене май ахырларында утырта идек. Без бакчада эшләп ятканда безнең янга укытучы булып эшләгән Мөкәррәмә апа килеп:” Абыстай, сезгә хат бар иде”,- дип аны тапшырды. Хатны укыгач, Әнәс абыйның исән икәнлеген белдек. Әнием абыйның исәнлеге турында хәбәр килсә,  күлмәк бүләк итәм дип нәзер әйткән булган. Бүтән күлмәге булмаганлыктан сөенче китерүчегә өстендәге күлмәген салып бирде. Без абыйны җәй буе көттек, ә ул юк та юк. Әнәс абый октябрь ахырында гына кайтып төште. Әле дә хәтеремдә, ул елны бик калын итеп кар яуган иде. Билгеле, ул берничә көннән эреп бетте. Абый вагон өсләрендә кайткан, киемнәре бик начар, бер одеялга төренгән иде. Госпитальләрдә дәваланган, бик ябык. Без барыбыз да аның исән-сау кайтуына бик шатландык.

Абый берничә көн безнең тормышны күзәтте дә, Казанга барып эш эзләп кайтам әле дип чыгып китте. Ул вакытта пропискаң булмаса эшкә урнашып булмый. Әнәс абыйга иптәш егетенең әнисе ярдәм итә. Ул аны мех фабрикалары тоткан Исхак Аппаковның кызы Рәбига белән таныштыра. Алар үзара килешеп гаилә коралар һәм аларга  кызның әтисе үзләре яшәгән йорттан унике квадрат метрлы бүлмә бирә. Абыйлар анда бик озак яшәделәр, бер-бер артлы  кызлары Кадрия һәм Фирдәвес туды. Кызлар икесе дә бүгенге көндә Казан шәһәрендә үз гаиләләре белән яшиләр.Абый балаларны бик яратты, эштән кайткач алар белән шөгыльләнергә дә вакыт таба иде.

Әнәс абый кырыс, сабыр, тыйнак иде. Бер  үпкә белән генә яшәсә дә инвалидлык пенсиясе артыннан да йөрмәде, врачлар үзләре мәҗбүр итеп пенсия билгеләделәр.Үзенең күргәннәре турында бик сирәк сөйләде. Без аның турында үзенең язган китапларыннан укып кына беләбез. Ул үзе мәрхәмәтле дә иде, Казанга килгәч мине һәм абыемны барлап, булышып яшәде. Казан шәһәренең төрле районнарында финанс оешмаларының җаваплы хезмәткәре булып эшләде һәм иҗат белән шөгыльләнергә дә  вакыт тапты.

Тоткынлыкта булганы өчен абыем язучы буларак бернинди теләктәшлек күрмәде. Югыйсә 1956 елда ук аңа реабилитация булган иде. 1958 елда аның “Кыен юл” дип аталган шигырьләр җыентыгы, аннан соң үзенең сугышта  күргәннәрен тасвирлаган “Йолдызлар шаһит” повесте басылып чыккан иде. Газета-журналларда аерым хикәяләре, мәкаләләре бик еш басылып  килде. Ләкин аны Татарстан Язучылар берлегенә алуны кичектерә килделәр, бары тик 1985 елда гына аны Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул иттеләр һәм ул аның белән бик горурланды. Шуннан соң иҗатын тагын да көчәйтте, яңа әсәрләрен бер-бер артлы чыгара килде. Ул 70 яшенә кадәр финанс органнарында эшләде, шул ук вакытта “Намус кушканча” һәм “Һәр солдатның үз язмышы” повестьларын,  “Авылдашлар” романын язарга да вакыт тапты. Без аның туганнары буларак, бу әсәрләрне бик якын итеп, үз йөрәгебез аша үткәреп кабул иттек”,- дип сөйләде.

Мәсхүдә апа, Әнәс абыйның кызлары Кадрия һәм Фирдәвес  һәм башка туганнары “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә торалар. Фронтовик язучы Әнәс Галиевне искә алып оештырылган кичәләрдә катнашалар һәм истәлекләре белән бик телән уртаклашалар. Без, музей хезмәткәрләре, Әнәс Галиевнең иҗатын радиотапшыруларда кулланабыз, районыбызда туып-үскән язучыларның әсәрләрен туплап чыгарылган китапларга аның да әсәрләрен тәкъдим  итәбез.

Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Татар язучыларыннан Ватан сугышында катнашмаган кеше бик аздыр. Өлкән язучылар белән бергә, поэзиягә яңа аяк атлаган шагыйрьләр дә фашизмга каршы корал алып көрәштеләр.  Бик күбесе әдәбиятка кире кайтмады, сугыш кырларында батырларча һәлак булды. Фронтовик язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз Әнәс Галиев белән без чиксез горурланабыз, аның әсәрләре бик күп яшьләрне тәрбияләр әле.

                                                                                                      “Казан арты” тарих-этнография музее

        директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика