Укытучылар белән бергә

20 августта “Казан арты” тарих-этнография музеенда район педагогларының август конференциясен үткәрү планы нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары секциясе булды. Бу утырышта узган уку елында музей белән берлектә башкарылган эшләр һәм яңа 2019/2020 уку елында оештырылачак чаралар турында сөйләшенде. Мәктәп укытучылары язучыларның юбилей даталарына багышланган кичәләр үткәргәндә, төрле очрашулар оештырганда телевидение өчен “Әдәби хәзинә” тапшыруларын әзерләгәндә бик теләп катнашалар. Бу очрашуда укытучыларга шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһиның иҗат юбилеен билгеләп үтү өчен ярдәм итәрлек материаллар, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентациянең электрон варианты бирелде. Һәр мәктәпкә музей хезмәткәрләре һәм “Арча” радиосы тарафыннан әзерләнгән, үз эченә 275 радиотапшыруны сыйдырган “Арча ягы – данлы төбәк” дискы өләшенде, шул ук исемдәге китапның электрон варианты бүләк ителде. 2020 елда узачак якташ язучыларның, сәнгать эшлеклеләренең юбилей даталарын билгеләп үтү турында фикер алышынды.

Секция эшендә “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова катнашты һәм чыгыш ясады. Район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина музейның район мәктәпләренә ярдәм итүенә югары бәя бирде, киләчәктә дә туган телебезне саклау юнәлешендә бергәләшеп эшләрбез дип ышандырды.

“Казан арты” тарих-этногрфия музееның

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика