Ул сәхнәгә гашыйк. (2019 – Театр елы)

                                       Театр яктылыкка-нурга илтә,

                                            Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

                                                                          Габдулла Тукай

  1985 елда Казан театр училищесын тәмамлап тугыз яшь артист Әлмәт Татар дәүләт драма театрына эшкә киләләр. Аларның өчесе – Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары Фәймә Бикморатова һәм Дилбәр Әбүнәгыймова бүгенге көндә дә бу театрда иҗат итәләр.

Раушания районыбызның Симетбаш, ә Фәймә Иске Иябаш авылында туган. Алар үз авылларында башлангыч мәктәп тәмамлаганнан соң Яңа Кырлай урта мәктәбендә, Казан театр училищесында укыганнар, хәзер дә бергә эшлиләр. Фәймә Бикморатова: “Мәктәптә укыганда ук Раушаниянең хыялы артист булу иде. Минем дә шул юлдан китүемә аның йогынтысы зур булды. Сәхнәне сайлавыма үкенмим. Театрда эшли башлаганнан бирле бер-беребезгә ярдәм итешеп, киңәшеп иҗат итәбез. Безне театр училищесында Фирдәвес Әхтәмова һәм Роберт Батулла кебек күренекле шәхесләр укытты. Безнең белән бер группада Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи дә укыган иде”- дип  истәлекләрен яңарта.

Ә Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина: «Мин Фәймә белән бүгенге көндә дә бергә эшлим, якташым белән горурланып яшим. Фәймәгә спектакльләрдә нинди генә рольне тапшырсалар да, ул аларны тамашачыга җиткерү өчен бөтен көчен куя, сәхнәдә аның белән кара-каршы уйнавы бик уңайлы. Ул тамашачыны рәхәтләнеп көләргә, уйланырга мәҗбүр итә. Фәймә тормышка чыгып балалар тәрбияләгәндә театрдан аерылып торса да, яңадан сәхнәгә әйләнеп кайтты, дөрестән дә аңа театр җене кагылган. Хезмәт сөючән Фәймә бүгенге көндә берсеннән-берсе матур образлар тудыра, камиллеккә омтылучы һәм ару-талуны белмәс кеше ул»,- ди үзенең якташы  һәм хезмәттәше турында.

Фәймә Павлованың беренче уйнаган роле Борис Васильевның “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде” (“А зори здесь тихие”) пьесасы  буенча эшләнгән спектакльдә Лиза Бричкина була. Ә аннан соң Рөстәм Мингалимнең “Кунак кызы гел килмәс” лирик комедиясендә — Бану һәм “Шүрәлеләр үч алмый” пьеса — әкиятендә Әни Шүрәле, Туфан Миңнуллинның “Тал бөресе имәндә” спектаклендә бер юлы өч рольне — Равилә, Рамилә, Ралимә һәм “Исәнмесез”ендә — Антонина, Фоат Садриевның – “Яшьли сөйгән ярлар”ында — Римма, Илшат Йомаголовның  “Мәхәббәт кошлары”нда — Хәния, Данил Салиховның “Узып барышлый” ында – Мария Павловна һәм “Капчык” спектаклендә – Кандел, Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясендә Уңганбикә, Сергей Беловның “Булмас димә — дөнья бу!” спектаклендә – Ана, Мансур Гыйләҗевның “Туй күлмәге”ндә — Сабира, Илгиз Зәйниевнең “Сагынуларга ни чара?”сында – Сара,   Кәрим Тинчуринның  “Назлы кияү” ендә — Җиһан һәм башкалар.  “Минем иң яратып уйнаган рольләрем Заһир Исмәгыйловның “Кодача”сында — Шәмсия,  Илгиз Зәйниевнең “Туган-тумача” сында – Мәхрүзә булдылар,”- дип горурлана Фәймә Бикморатова. Якташыбызның иҗатындагы уңышлары бәяләнеп, 2014 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Ул 2015 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана” театр премиясенең “Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.

“Мин театрның ветеран артисткасы буларак якташым, коллегам, гастрольләрдә бергә  рольләр уйнап йөргән Фәймә Бикморатованың иҗаты белән кызыксынып яшим. Фәймә ханымның күңеле киң, үзе эчкерсез, ягымлы, шәфкатьле. Аның белән күзгә-күз карашып сөйләшеп-серләшеп була, дуслыкка тугры шәхес. Ул Әлмәт театрында үсте, ныгыды, хәзер театрның әйдәп баручы артисткасы, яраткан эшендә илһамланып иҗат итә”,- дип яза Әтнә районының Югары Шашы авылында туып-үскән Татарстанның атказанган артисткасы Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова.

“Без гаиләдә ундүрт бала идек, бүгенге көндә уникебез исән -сау. Фәймә кечкенәдән артист булу турында хыялланды. Чәчләрен матур итеп үреп, бантиклар куеп безгә шигырьләр сөйләргә, җырларга яратты.   Аның хыялы тормышка ашты, туганнар белән җыелып сәхнәдә уйнаганын карарга яратабыз, бүгенге көндә күренекле артистка булуына сөенәбез. Фәймә бик туган җанлы, ул барыбызга да булышып, хәлләребезне белеп яши. Иске Иябашка кайтып ял итәргә ярата”- ди Арча шәһәрендә яшәүче апасы Фәния.

Фәймә Бикморатова  туган авылы Иске Иябаш мәдәният йортында оештырылган чараларда актив катнаша. Авылдашы, Татарстанның халык артистлары  Рәбига Сибгатуллина һәм Фәрит Хатыйповлар белән бергә очрашу кичәләрендә катнашып, үзе язган шигырьләрен укый, җырлар башкара. Ул “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә  еш була, үзенең эшчәнлеге турында материалларны тулыландырып бара.

Фәймә ханым үзенең тормыш иптәше Марсель һәм уллары Виталий үзенең гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә торалар,  ә кызлары Алинә Кытайда яши һәм инглиз теле укыта. Бу бәхетле гаилә балаларының  һәм оныкларының уңышларына сөенеп, аларга ярдәм итеп  яши.

Быел, 20 гыйнварда якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Фәймә Бикморатова үзенең олы юбилеен билгеләп үтә. Аның бәйрәменең илебездә билгеләп үтелә торган  Театр елы, ул эшли торган Әлмәт татар дәүләт драма театрының 75 еллык юбилейлары белән бер елда булуы, Фәймә ханым өчен зур куаныч дип уйлыйбыз. Без аны гомер бәйрәме – 55 яшь тулу көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, гаиләсендә тигез тормыш, балаларының, оныкларының, туганнарының, дусларының һәм хезмәттәшләренең ихтирамын тоеп, тамашачыларны яңа рольләре белән куандырып яшәвен телибез.

                                                                                            “Казан арты” тарих-этнография музееның

                                                                                                директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Фотолар музей архивыннан

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика