V Районара Мәһдиев укулары

Арча районы Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мәһдиев укулары үткәрелде. Кунак булып язучының кызы, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр ханым Хәсәнова, Татарстан фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова, Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровлар килгән иде. Һәр ел саен фәнни-гамәли конференциянең юнәлешләре билгеләнелә. Алар халкыбызның тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, укучыларда язучының иҗади мирасына карата кызыксынуны арттыру, фәнни-эзләнү күнекмәләрен үстереп ныгыту, эш алымнары белән уртаклашу өчен оештырыла. Юнәлешләр укучылар һәм укытучылар өчен аерым темалар белән бирелә. Мәсәлән, укытучылар өчен “М.Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” темасы белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу юнәлешнең бер өлешендә миңа да тыңлап утыру мөмкинлеге туды. Укытучылар дәрес үрнәкләре, фәнни-гамәле хезмәтләре, язучының иҗаты буенча мастер-класс, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре белән уртаклаштылар. Минем өчен иң куанычлысы, укытучылар арасында Мөхәммәт абыйның студентлары катнашуы булгандыр. М.Мәһдиевнең лекция барышында нинди алымнар кулланылуы да телгә алынып,  бераз хатирәләргә дә урын бирелде.

“Шигърият бакчасында” юнәлешендә укучылар язучының шәхесенә карата соклануларын, уй-кичерешләрен, иҗатында күтәрелгән темаларын яктыртып шигырьләр иҗат иткәннәр. Шигырь язу һәркемгә дә бирелә торган сәләт түгел дип уйлыйм. Бу юнәлештә катнашу өчен укучыга язучының әсәрләре, тормыш юлы белән якыннан танышырга, яктыртылган темаларны бүгенге көн белән чагыштырып, актуальлелегенә басым ясарга һәм шуннан соң туган фикерне шигырь юлына сала да белергә кирәк. Укучы язучының әсәрләрен дә искә ала, шунда ук аңа карата хисен дә белдерә. Алар тырышканнар, хис-тойгы, кичерешләрне үзләренең иҗат җимешләре аша башкаларга да ирештерә алдылар. Хәтта араларында моңарчы язган шигырьләре газеталарда басылган укучылар да бар иде.

“Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес”, “М.Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге”, “М.Мәһдиев иҗаты язучылар әсәрләрендә” кебек юнәлешләрдә дә укучылар югалып калмаганнар. Зур хезмәт башкарып, аны яклый да белделәр. Һәр юнәлешнең үз җиңүчеләре булып, диплом һәм истәлекле бүләкләргә дә ия булдылар.

Мәһдиев укуларын үткәрү өчен район мәгариф бүлеге һәм Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе коллективы зур тырышлык күрсәтә. Фәнни-гамәли конференция укучылар һәм укытучылар әзерләгән әдәби-музыкаль композиция белән үрелеп баруы катнашучылар күңелендә әле озак сакланыр.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика