Яңа шигырь туган

Районыбызның актив иҗатчысы Марсель Шарапов музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә еш була. Бу килүендә ул Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов туган Кечкенә Өчиле авылы урынында булганнан соң туган хисләрен шигырь юлларына салып алып килгән. “Анда алган хисләрем үзеннән-үзе шигырь юлларына күчте, яңа туган шигыремне кызы Наилә Ахунова да бик ошатты һәм язманы музейга бүләк итәргә тәкъдим итте”,- диде ул.

Ахун – чишмә

Монда чирәм – хәтфә келәм, искитәрлек!

Искән җиле нәзәкатьле вә нәзберек,

Кызларының билкәйләре үтә нәзек!

Гөлгә кунган бал кортлары көнләшерлек!

Нигез буш, тик Йорт иясе моннан китми,

Могаен ул бу җирләрне ятим итми,

Көмеш сулы Ахун-чишмә җырын көйли,

Әйтерсең лә, хуҗасының серен сөйли!

Эх, белергә иде миңа чишмә телен,

Гариф абый Ахуновның бөтен серен:

Үсмер чагын, тәүге ярын, йорт нигезен,

Туып-үскән, тәпи киткән Өчилесен!

Ошбу җирдә ял итүе чып-чын ләззәт,

Ул табигать, ышанмассың, үзе җәннәт!

Елгасында су коену ифрат рәхәт,

Тәннәреңә иңә көч-дәрт, җанга сихәт!

                                                                                                           Марсель Шарапов, 20.06.2019

        Шигырьнең кулъязмасына ул: “Казан арты” тарих-этнография музеена истәлек өчен автордан, 13.08.2019”,- дип үзенең теләген язып безгә тапшырды. Марсель Шарапов Гариф Ахуновның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү максатында аңа багышлаган экспозицияне карап, музей фондындагы документлар белән танышкач, үз фикерләрен җиткерде.

      “Казан арты “тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика